Новости

14:58 МСК
Все новости

​Айдар Шәйхин:«Һарри Поттер татар фантастларын уятып җибәрер дигән өмет»

«Реальное время» говорит по-татарски: переводчик Гарри Поттера о дореволюционном фэнтези, переводе учебника географии 1914 года и цене дружбы

​Айдар Шәйхин:«Һарри Поттер татар фантастларын уятып җибәрер дигән өмет»

19 августа на дизайн-маркете «Печән базары» («Сенной базар») в Казани будет представлен перевод книги Джоан Роулинг «Гарри Поттер и философский камень» на татарский язык. Автор «Реального времени» побеседовала с координатором перевода, редактором татарского научпопа «Гыйлем» («Знания») Айдаром Шайхиным. Он рассказывает о том, что общего между увлечением наукой и волшебством, о любви мамадышского учителя к корейскому и татарскому фэнтези.

«Гыйлем» берләшмәсе мөхәррире Айдар Шәйхин, телнең дәрәҗәсен күтәрер өчен аны куллану даирәсен киңәйтергә кирәк, дип саный. Моны дәүләттән көтеп ятарга кирәк түгел, һәркем эшли ала, ди ул. «Гыйлем» сайты әнә шулай барлыкка килгән, Джоан Роулинг геройлары шуңа татарча сөйләшә башлаган.

— Айдар, фәнни-популяр «Гыйлем» сайты белән Джоан Роулингның Поттер маҗараларын нәрсә берләштерә ала?

— Алар икесе дә бушлыкны тутырыр, дөресрәге – ихтыяҗны канәгатьләндерер өчен эшләнде. «Гыйлем»не без Ленар Хөсәенов белән 2014 елда әзерләдек. Ул вакытта мин 11 сыйныфта укый идем әле. Тарих буенча бөтенроссия олимпиадасына әзерләнгәндә интернетта да, матбугатта да фәнни мәкаләләрнең юк дәрәҗәсендә булуына инандым. Шуннан фәнне популярлаштыру мәйданы булдырырга кирәк дигән идея туды. КФУның филология институтына укырга кергәч, сайт тулы куәтенә эшли башлады. Бүген сайт тулысынча волонтерлар кулында. Безнең максат: татар телендә контент булдыру һәм татар телен фән теле буларак үстерү. Шунысы сөендерә, «Гыйлем» башкаларда да кызыксыну уятты. Татар телендә фән юнәлешендәге сайтлар, пабликлар, төркемнәр барлыкка килде. Мәсәлән, татар гуманитар фәненә багышланган «Әлбәттә» сайты эшли башлады. Искиткеч проект бу. Бәлки әле фәнни тәҗрибәләрне аңлаешлы, җиңел телдә аңлатып яза торган авторлар да күбәеп китәр. Әлегә алар бик аз һәм безгә күбрәк тәрҗемә итәргә туры килә.

Китап тәрҗемә итүгә килгәндә, без башта 1914 елда иске татар телендә чыккан «Рәсемле география» китабын кириллицага күчердек. Йөз ел элек чыгарылган бу дәреслек кызыклы, гыйбрәтле булып чыкты. «Һарри Поттер һәм фәлсәфә ташы» на килгәндә, мин һәм тәрҗемә итүдә катнашкан 13 волонтер, барыбыз да, бу китапның фанатлары. Миңа Һарриның татарча фикерләве, татарча уйлавы бик тә кирәк иде. Шушы популяр китапны тәрҗемә итеп телгә кызыксыну уятырга тырыштык. Элек тә популяр китаплар тәрҗемә ителгән бит, нишләп әле бу эшне кузгатып җибәрмәскә? Үзем Робинзон Крузо маҗараларын татарча укып үстем. Мәсьәләнең икенче ягы да бар: татар әдәбиятында фантастика жанры торгынлык кичерә. Ә яшүсмергә тылсымлы әсәрләр кирәк.

Максим Платонов фотосы

— «Һарри Поттер...» ның өзеген сайтка урнаштыргансыз. Аңа, бу — татар халкына эшләнгән зур зыяннарның берсе, дип фикер язучы да бар.

— Әлеге комментарийның мәгънәсе бар. Чөнки бу китапны кайбер илләрдә хәтта сихер бар дип, тыймакчы да булганнар иде. Киресенчә, христианлаштырырга тырышып, аны үз максатларында файдаланырга омтылу да булган. Миңа калса, «Һарри Поттер...» — тылсым турында түгел. Ул, беренче чиратта, дуслык һәм мәхәббәт хакында. Һарри ни өчен исән кала, чөнки аны әнисенең мәхәббәте саклый, бала хакына ана үз-үзен корбан итә. Ана белән бала мәхәббәте безнең милләткә туры килмимени? Икенчедән, Һарри Поттер таяныр дуслары булганга явызлыкны җиңә. Бу да безнең заманга туры килә торган идея. Әсәрдә тагын бер әһәмиятле фикер бар. Һарри Поттер, сездән аерылып торган кешеләр — сезнең кебек үк кешеләр, ди. Әсәрдә төп каршылыкларның берсе — тылсымчы гаиләсендә тумаган тылсымчыларның чиста канлы тылсымчылардан эзәрлекләнүе. Бу да безнең җәмгыятькә хас күренеш бит. Дөрес, әсәрне инглиз язучысы язган, аның фикерләү рәвеше татар кешесенә ят булырга мөмкин. Бу очракта миңа ул бик бай фольклор үрнәге буларак әһәмиятле.

— Татар әдәбиятында андый әсәр бармы?

— Каюм Насыйриның «Әбүгалиниса»сы бик матур үрнәк. Фентезига якын тагын бер әсәр бар. Ул — Рабит Батулланың «Алып батыр маҗаралары». Үрнәк бар, бик матур әкиятләребез бар, фольклор үрнәкләре шактый. Фентези жанрын җанландырып җибәрерлек идеяләр дә бар. Ләкин башламаган эшне сөйләп, тумаган тайның билен сындырмыйк әле.

— Унөч кеше тәрҗемә иткән китапның сыйфаты ни дәрәҗәдә соң?

— Шәхсән үземнең өзеккә килгәндә, эшемнән бик үк канәгать түгел. Әсәр тулаем рәвештә «Печән базары» чарасыннан соң интернетка куелачак. Китап рәвешендә чыкмагач, һәрвакыт төзәтү мөмкинлеге бар, ул даими яңартылып торачак һәм без тәкыйтькә әзер.

— Мондый тәрҗемә авторлык хокукларын боза бит.

— Китап рәвешендә чыгарган очракта авторлык хокукын сатып алырга кирәк. Ул шактый кыйммәт. Монда инде Татарстан китап нәшриятын гаепләп калдыру дөрес түгел. Алар, беренче чиратта, татар әдәбиятын таралуны кайгыртучы оешма. Ә безнеке — коммерция проекты. Татар «Һарри Поттер ...»ын сатып алырлык коммерсант табылса, шәп булыр иде.

— Интернет — татарны дөньяга чыгаруның бер юлы дисең. Алайса татар әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә итү кирәктер.

— Мамадышта бер мәктәп укучысы корея телен өйрәнә башлаган. Ул Кореяга бармаячагын да, бу телнең киләчәктә кирәк булмаячагын да белә. Ләкин ул бу телгә гашыйк булган да, өйрәнә башлаган. Чөнки ул шушы телдә сериал караган. Сериаллар башка телләрне дә әнә шулай, хәтта ки агрессив рәвештә популярлаштыра ала. Безгә дә шундый үрнәк кирәк. Татар телен халыкара дәрәҗәдә танытырлык сериаллар, кино кирәк. Мин хәтта «Голливуд»та татарча бер генә фильм төшерелсә дә, татар телен терелтеп җибәрергә җитәр иде, дип уйлыйм. Без Тукайны чит телләргә тәрҗемә итеп кенә дөньяга татарны таныта алмыйбыз. Кызыксындыру өчен башка алымнар кирәк.

Гөлинә Хисаметдинова
комментарии 5

комментарии

Войти через соцсети
Свернуть комментарии