Новости раздела

«Рубинның» татар җанатарлары белән «Ультрас» арасында бернинди дә дуслык була алмый»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: материал о том, как болельщики «Рубина» сами организовали трансляцию матчей на татарском языке

Футбольные болельщики наверняка помнят, что группа «Татарский Рубин» появилась около четырех лет назад в пику «Ультрас» «рубиновых». Сейчас противостояние между движениями стало менее активным, а «Татарский Рубин» провел ребрендинг и сделал акцент на общении на татарском языке. Подробнее — в материале «Реального времени».

«Рубинга» — икеле, комментаторга — бишле

Хәзерге көндә спорт матчларының татарча трансляцияләрен карау мөмкинлеге юк диярлек. Ләкин «Рубин» җанатарлары чыгу юлын тапканнар — «Вконтакте» сайтындагы «ТатРубин» («Татар Рубины», группада 5,5 меңгә якын әгъза) төркемендә даими рәвештә мондый трансляцияләрне үзләре оештыра башлаганнар.

Гадәттә матч алдыннан команданың составы һәм уенчыларның кырдагы позицияләре ясалган сүрәт бирелә. Уен дәвамында төркемнең администраторлары мөһим үзгәрешләр турында язып бара.

«Безнең капка янында һаман хәвәфле мизгелләр килеп чыгалар. Урал яхшы уйный. Безгә авыр».

«Командалар беренче таймны уйнап бетерделер. Безнең өчын бик авыр уен, Урал кыр уртасында яхшы уйный, туп тиз хәрәкәт итә. Екатеринбур тагын бер хәвефле мизгел булдырды, Мвила тупны көндәшкә тибеп бирде. Урал уенчысы уңышсыз уен күрсәтте».

Кыскасы, трансляция шушындый постлардан гыйбәрәт. Күпчелек җанатарларга мондый тәҗрибә ошый булса кирәк — постлар астындагы комментарийларда «админны» хуплаучылар аз түгел.

«Рубин уенчылары начар уйнадылар, оят булырга тиеш аларга. Ә Комментатор егеткә Әфәрин! Бүген бары сиңа 5 ле билгесе куярга була, шулай дәвам ит», — дип яза Рафиль исемле җанатар.

Әйтергә кирәк, төркемдә барлык язмалар да татар телендә түгел, ләкин комментарийларда уеннар, тренер гамәлләре турында еш кына татарча фикер алышалар.

«Татар җанатарлары белән «Ультрас» арасында бернинди дә дуслык була алмый»

Футбол белән кызыксынучылар, мөгаен, «Татарский Рубин», ягъни «Татар Рубины» белән таныштыр. Билгеле булганча, бу юнәлеш «Ультрас» дигән фанат төркемгә каршы тору нияте белән оеша. Исегезгә төшәрәбез, 2013 елда Махачкаланың «Анжи» командасы белән барган уен вакытында «Рубин Ультрас» җантарлары Русия империясе флагын ачалар, «Русские вперед» («Руслар алга») дип кычкыралар һәм «Алиса» төркеменең «Небо славян» җырын җырлый башлыйлар. «Татарский Рубин» бу күренешкә каршы чыга.

«Кызганычка каршы, Казан командасы җан ату формасын Мәскәү клубларыннан алган — аларга трибуналарда сүгенү, рус булмаганнарга каршы хисләр хас», — дип язып чыгалар «Татарский Рубин»ны оештыручылар.

Ул вакытта кайберәүләр «Ультрасларның» гамәлләрен Петербургтан фанатлар белән эшләү өчен махсус чакырылган белгечләрнең эшчәнлеге белән бәйли. Ләкин тора бора «Ультрасларның» активлыгы кими, шуның белән бергә «Татарский Рубин» белән булган каршылык та сүнә бара.

Белгечләр әйтүенчә, «Татарский Рубин» тарафдарларын әле дә фан-секторларда күрергә була. Алар үзләре белән Татарстан флагын алып киләләр. Ләкин гадәттә «ТатРубин»чылар уеннарга еш йөрми, конфликтларда катнашмый. Күпчелек очракта алар интернетта аралашуны кулайрак күрә.

Без «ТатРубин» админнары белән элемтәгә керә алмадык (корреспондентыбыз язган хат җәвапсыз калды), ләкин кайбер җанатарлар безгә үзләренең фикерләрен белдерергә риза булдылар.

— 2012 елда ВК челтәрендә мин бер Рубинга багышланган татарча төркемдә (Rubin Tatar Fans) админ идем, анда командага кагылышлы яңалыкларны татарча урнаштырып бардым. Шул чакта мине Татарский Рубин төркеменә чакырдылар, аларның оешып кына килгән чаклары иде. Вакыт җитмәү сәбәпле, Rubin Tatar Fans ябылды. Ә Татарский Рубин активистлары җыйналып, уеннарга йөри башладылар. Командага кагылышлы яңалыклар урнаштырып тордылар. Элек яңалыкларны русча гына урнаштырулары ошамый иде, тик «ребрендинг» үткәреп, ТатРубин исемен алгач, алар бу җитешсезлекләрен төзәттеләр.

«Ультрас» белән конфликтлар турында берни дә әйтә алмыйм, активистлардан сорарга кирәк. Тик шунысы билгеле — татар җанатарлары белән «Ультрас» арасында бернинди дә дуслык була алмый, чөнки алар империячеләр, ультра-уң рус милләтчеләре, — дип сөйли Рөстәм Хәйруллин.

Шул ук вакытта «ТатРубин» төркеменә татарстанлылар гына түгел, башка төбәктә яшәүче татарлар да керә. Мәсәлән, Руслан Хәбибуллин Төмәндә яши, ләкин «Рубин» уеннарын даими рәвештә карап бара.

— Рубиннын матчларын 2008 елдан карыйм. Төркемне даими карап барам, ул мина бик ошый. Мин аны интернет аша узем таптым. Матчларны онлайн режимда, телевизор аша карыим. Мин үзем Төмән шәһәреннән Һәм, кызганычка каршы, матчта бер тапкыр да булганым юк. Киләчәктә, һичшиксез, барып кайтырмын, -ди ул.

«Рубин» сыграл плохо. А комментатор молодец!»

Увы, возможность смотреть спортивные трансляции на татарском языке на сегодняшний день практически отсутствует. Однако фанаты «Рубина» нашли выход из ситуации — в группе «Татарский Рубин» («ТатРубин») «Вконтакте» они регулярно организуют такие трансляции самостоятельно.

Традиционно перед матчем дается схема размещения игроков на поле. Во время матча администратор группы на татарском языке пишет об изменениях, которые происходят во время игры.

«У наших ворот постоянно возникают опасные ситуации. «Урал» играет хорошо. Нашим приходится сложно».

«Команды отыграли первый тайм. Это очень непростая для нас игра, «Урал» хорошо играет на середине поля, мяч быстро переходит. Екатеринбург вновь создал опасный момент, М'Вила передал мяч сопернику. Игрок «Урала» показал нерезультативную игру».

Одним словом, трансляция состоит из подобных постов. Надо полагать, большинству болельщиков нравится такая практика — под постами немало одобрительных комментариев в адрес «админа».

«Рубин» сыграл плохо, им должно быть стыдно. А комментатор молодец! Тебе и можно поставить твердую пятерку, продолжай в том же духе», — написал фанат по имени Рафиль.

«Раньше новости были только на русском языке, но после проведения «ребрендинга» этот недостаток был исправлен»

Те, кто активно интересуется футболом, наверняка знакомы с «Татарским Рубином». Как известно, это направление было создано для противостояния группе «Ультрас». Напомним, что в 2013 году во время матча с махачкалинским «Анжи» фанаты «Рубин Ультрас» раскрыли флаг Российской империи, стали кричать «Русские, вперед!» и петь песню «Небо славян» группы «Алиса». «Татарский Рубин» выступает резко против этого.

«К сожалению, казанская команда переняла форму боления от московских клубов, где неадекваты на трибунах, мат-перемат, нацизм, направленный против неруси», — так гласит первая запись в группе «Татарский Рубин».

Сторонников движения «Татарский Рубин» и сейчас можно встретить в фан-секторах. realnoevremya.ru/Романа Хасаева

Отметим, что тогда некоторые связывали действия «Ультрас» с деятельностью петербургских специалистов, которые специально были приглашены для работы с фанатами. Так или иначе, со временем активность «Ультрас» начинает спадать, вместе с тем противостояние с «Татарским Рубином» тоже начинает затухать.

Как говорят эксперты, сторонников движения «Татарский Рубин» и сейчас можно встретить в фан-секторах. Они приносят с собой флаг Татарстана. Но как правило, «татрубиновцы» ходят на матчи не часто, в конфликтах не участвуют. Чаще всего они предпочитают общаться в интернете.

С администраторами группы «ТатРубин» связаться не удалось. Однако некоторые фанаты высказали нам свою позицию.

— В 2012 году я был админом одной из татарских групп «ВКонтакте» (Rubin Тatar Fans), там я размещал новости, касающиеся команды, на татарском языке. Меня пригласили в группу «Татарский Рубин», тогда она только зарождалась. Из-за нехватки времени Rubin Тatar Fans закрылась. А активисты «Татарского Рубина» начали собираться и ходить на матчи. Они размещали новости о команде. Раньше мне не нравилось, что новости были только на русском языке, но после проведения «ребрендинга» и смены названия на «ТатРубин», этот недостаток был исправлен.

Про конфликты с «Ультрас» сказать ничего не могу, об этом лучше спросить у активистов. Но понятно, что между татарскими болельщиками и «Ультрас» не может быть дружбы», — говорит болельщик Рустем Хайруллин.

В то же время в группе «ТатРубин» состоят не только татарстанцы, но и жители других российских регионов. К примеру, Руслан Хабибуллин живет в Тюмени, но регулярно смотрит игры «Рубина».

— Матчи «Рубина» я смотрю с 2008 года. Группу я просматриваю регулярно. Она мне нравится. Матчи смотрю в режиме онлайн, по телевизору. Сам я из Тюмени, и, к сожалению, на матчах не был ни разу. В будущем схожу обязательно, — отмечает он.

Гөләндәм Зарипова

Новости партнеров