Новости раздела

Звездный «Инстаграм»: Венера Ганеева в «Бессмертном полку», Элвин Грей под капельницей и астраханский рыболов

Топ-10 фотографий татарских исполнителей и актеров из популярного фотосервиса

«Реальное время» подготовило очередную подборку лучших публикаций татарских звезд в «Инстаграме». На этой неделе Венера Ганеева и Фанис Зиганшин участвовали в патриотической акции, Элвин Грей оказался под присмотром врачей, а семья Лейсан Гимаевой и Булата Байрамова начала готовиться к «Казанскому марафону».

Венера Ганеева в строю «Бессмертного полка»

Башка татарстанлылар кебек үк йолдызлар да Җиңү көнен бәйрәм иттеләр — профилләрендә котлаулар яздылар, аяз күк теләделәр, илне коткаруда катнашучы бабаларын искә төшерделәр,

«Үлемсез полк» акциясендә халык артисты Венера Ганеева да катнашты. Ул үзе генә килмәгән, үзе белән туганнан-туган оныклары Роберт белән Кәримне дә алган. Алар һәрберсе кулларына Бөек Ватан сугышында катнашкан бабаларының рәсеме төшкән такталар тотып үткән.

Как и все остальные татарстанцы, звезды отмечали День Победы — писали в профилях поздравления, желали мирного неба, вспоминали своих предков, которые внесли свой вклад в спасение страны.

В традиционной акции «Бессмертный полк» приняла участие народная артистка РТ Венера Ганеева. При этом пришла она не одна, а со своими внучатыми племянниками — Робертом и Каримом. Каждый из них прошел с табличкой, на которой были изображены члены их семьи, участвовавшие в Великой Отечественной войне.

Патриот Фанис Зиганшин

Үзенең «Үлемсез полк» та катнашуы турында Г. Камал исемендәге театр артисты Фәнис Җиһанша да сөйләгән.

«Барыбызны да Бөек Җиңү көне белән тәбрик итәсем килә! Илләрдә иминлек, дөньяларда тынычлыкның никадәр мөхим икәнен, сугыш афәте кичкәннәр генә аңлыйдыр. Гаилә тынычлыгы да Сезне читләп узмасын дусларым», — дип язган Җиһаншин үзенең Муса Җәлил янында төшкән фотосы астына.

О своем участии в акции «Бессмертный полк» рассказал и актер театра им. Г. Камала Фанис Зиганшин.

«Дорогие друзья! Поздравляю всех с Днем Победы! Вторая мировая война задела каждый дом. Наши деды и бабушки, которые все сделали для мира, не жалея жизни, сколько молодых парней и девушек ушли на фронт, защищая страну от фашистов! Сегодня мы живем в мире благодаря только усилиям наших дедов и бабушек!» — написал Зиганшин под фото, где он запечатлен в военной форме рядом с памятником поэту Мусе Джалилю.

Традиция в семье Венеры Ивановой

Алып баручы Венера Иванова үзенең гаиләсендәге матур традиция турында сөйләп үткән — алар һәр елны Җиңү көнендә үзләренең бабаларын бәйрәм белән котларга кайта торган булганнар. Хәзер бабалары вафат булса да алар барыбер ел саен авылга кайталар икән.

«Шыксыз, яңгырлы көнне дә кайтып, күрше-туганнар белән күрешеп, күңел өчен тагын билгеле бер вакытка җитәрлек энергия, дәрт алып киләм менә», — ди ул.

Телеведущая Венера Иванова рассказала своим подписчикам, что традицией в ее семье является навещать деда в День Победы. Правда, сейчас деда Ивановой уже нет в живых, тем не менее их семья каждый год приезжает на его могилу в деревню. «Приезжая даже в дождливую, ненастную погоду, общаясь с родственниками и соседями, получаю заряд энергии», — пишет ведущая.

Лейсан Гимаева готовится к «Казанскому марафону»

Ә менә җырчы Ләйсән Гыймаева белән алып баручы Булат Бәйрәмов гаиләсе «Казан марафонына» әзерәләнә — алар 21 майда үтәчәк йөгерүдә катнашырга җыеналар. Гыймаеваның профилендәге видеода йолдызлы пар Горький исемендәге паркта йөгерә һәм башка төрле күнегүләр ясый.

«Иң мөһиме — йөгергән вакытта бернигә дә карамастан сөйләшмәскә», — дип йөгерә-йөгерә шаяра Булат Бәйрәмов.

А вот семья певицы Лейсан Гимаевой и ведущего Булата Байрамова полным ходом готовится к «Казанскому марафону» — они обещают участвовать в забеге, который пройдет 21 мая. На видео в профиле Гимаевой звездная чета бежит по парку Горького и делает упражнения на растяжку. На артистах надеты футболки с надписью «Казанский марафон».

«Самое главное правило — ни в коем случае не разговаривать во время бега», — делится секретом успеха Байрамов прямо на бегу.

Почему Элвин Грей оказался под капельницей

Элвин Грейның җанатарларына яраткан башкаручылары өчен дулкынланырга туры килгән: ул үзенең капельница астында яткан фотосын бастырган. Артист әйтүенчә, соңгы концерт аның өчен авырлык белән үткән. Хәзер Радик Юльякшин табиблар карамагы астында кала, аңа хәтта «Самый шулай турны» туктатып торырга һәм берничә концертны күчерергә туры килгән. Шуңа да карамастан җырчы елмаерга һәм күтәренке кәефле булып калырга тырыша.

Поволноваться за любимого исполнителя пришлось поклонникам Элвина Грея: он опубликовал фото, где лежит под капельницей. Артист признался, что последний концерт дался ему с большим трудом. Теперь Радик Юльякшин находится под пристальным наблюдением медиков, ему даже пришлось приостановить «Самый шулай тур» и перенести несколько концертов. Тем не менее певец не унывает и, несмотря на проблемы со здоровьем, старается улыбаться и оставаться бодрым.

Секреты рыбалки от Филюса Кагирова

Филүс Каһиров үзенең инстграмында балык тоту серләре белән бүлешкән: Әстерханда булган вакытта ул мондагы бер балык тотучыны видеога төшергән. Дөрес, бу бабай балыкны әкияттәгечә җәтмә белән түгел, ә экран ярдәмендә тоткан. Әйтергә кирәк, судан бәләкәй балык чыгаручы сүзсез балыкчы янында тагын бер йолдызны — җырчы Раяз Фасыйховны да күрергә була.

Небольшой видеоликбез у себя в «Инстаграме» опубликовал певец Филюс Кагиров: во время поездки в Астрахань он запечатлел, как местный житель ловит рыбу. Правда, старик ловил ее не неводом, как в известной сказке, а с помощью так называемого экрана. К слову, рядом с невозмутимым рыболовом, который ловко вытаскивает из воды небольшую добычу, можно заметить еще одного звездного оператора — певца Раяза Фасихова.

Семейный дуэт Зиннуровых

Җырчы һәм алып баручы Зөлфәт Зиннуров һәм аның кызы Зәлия җырлаган «Мин яратмыйм» композициясе Инстаграмда 18 меңгә якын кеше тыңлаган. Видеода Зиннуровлар үзләренең ялганны яратмаулары һәм киресенчә намуслы кешеләрне яратулары турында җырлыйлар. Бу постны Зиннуров авторитет хэштегы белән бастырган — гадәттә ул кызын шулай атый.

Почти 18 тыс. просмотров набрала видеонарезка, где певец и ведущий Зульфат Зиннуров исполняет песню «Мин яратмыймм» («Я не люблю») вместе со своей дочерью Залией. Суть композиции сводится к тому, что семья Зиннуровых не любит фальши и ненастоящих друзей. Этот пост Зульфат Зиннуров по традиции выложил с хештегом «авторитет» — именно так артист называет свою дочь.

Деревенские угощения для Дили Нигматуллиной

Җырчы Дилә Нигмәтулллина мичтә пешкән коймаклар белән сыйланган. Аның сүзләренчә, авылга кайткан саен тәмле мич коймагы пешерү инде традицияга әйләнгән.

Блинами из печки лакомилась певица Диля Нигматуллина. Под фото с ароматной выпечкой Нигматуллина призналась, что выпекание блинов в печи стало доброй традицией, которую она выполняет при каждой поездке в деревню.

Рядом с Олешко и Миннихановым

К. Тинчурин исемендәге театр артисткасы һәм җырчы Зөлфия Вәлиева «Ел иганәчесе — 2016» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләүдә катнашкан. Бу кичәдә аның белән бер сәхнәдә алып баручы Александр Олешко эшләгән. «Яхшы партнерлык өчен рәхмәт», — дип язган фото астына Вәлиева. Сүрәттә аның янында тагын бер атаклы ир кешене күрергә мөмкин — сүз Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны күрергә була.

В церемонии награждения победителей конкурса «Благотворитель года — 2016» приняла участие артистка театра им. К. Тинчурина и певица Зульфия Валеева. Ее коллегой на сцене в этот вечер стал Александр Олешко. «Спасибо за прекрасное партнерство», — подписала фото Валеева. Кроме того, на снимке артистка оказалась сразу с двумя импозантными мужчинами — кроме Олешко рядом с ней запечатлен президент РТ Рустам Минниханов.

С днем рождения, Гузель!

Г. Камал исемендәге театр артисткасы Гүзәл Сибгәтуллина (Минакова) үзенең 30 нчы туган көнен билгеләп үткән. Исегезгә төшерик, Сибгәтуллина шулай ук Гадел Кутуйның романы буенча төшерелгән «Тапшырыламаган хатлар» фильмында Галия ролен башкаручы буларак та билгеле. Бәйрәмен артитска «Татарская усадьба» комплексында гаиләсе һәм якыннары белән үткәрә. Фотоларда ул шәмнәрне сүндерә, чәчәкләр, шарлар һәм котлаулар ала.

Свой 30-й день рождения отметила актриса театра имени Камала Гузель Сибгатуллина (Минакова). Напомним, что Сибгатуллина известна в том числе и как исполнительница роли Галии в экранизации романа Аделя Кутуя «Неотосланные письма». Праздник артистка отмечала в комплексе «Татарская усадьба» в окружении семьи и близких. На серии фотографий актриса задувает свечи, получает цветы, шары и поздравления.

Гуландам Зарипова

Новости партнеров