Новости раздела

“Мәчет һәрбер кечкенә авылда кирәк!”

Борынгы бабалары чыккан авылга хәйрияченең мәчет бүләк итүе турында

“Мәчет һәрбер кечкенә авылда кирәк!”
Фото: Динар Фатыхов/realnoevremya.ru

Яшел Үзән районының Бузай авылында 2005 елдан бирле бер матур мәчет тора. Аны, асфальт салынган юлны һәм зират коймасын хәйрияче Рөстәм Мәһдиев бүләк иткән. Совет хакимияте Бузай мәчетен юк иткәч, аның абые, үзенең өй капкасы төбендә азан әйтеп, мәзин ролен ала. Ә инде хәзер аның бертуганының улы мәчетне авылга кире кайтарган, аның борынгы бабалары җирләнгән зиратны тәртипкә салган, һәр Корбан гаете саен авылдашларына 15 бәрән юллый... Тулырак — “Реальное время” репортажында.

Мәчетне юк итсәләр дә, Аллаһка мәхәббәт калган

Яшел Үзән районының иркенендә, киң кырларында һәм кечкенә урманнар арасында, ямьле күл янында бәләкәй Бузай авылы урнашкан. Ул Казан ханлыгы чорыннан алып танылган, бу — бик борынгы авыл. Авыл зиратында XVIII гасырга караган кабер ташлары бар — белгечләр аларны тикшереп, олы яшьләрен раслаганнар.

Динар Фатыхов/realnoevremya.ru

Бузай картлары тирә-юньдәге иң укымышлы кешеләре дигән ышаныч буыннан буынга күчеп бара, һәм аларны еш кына күрше авылларга мулла итеп тә куйган булганнар. Әлбәттә, монда мәчет тә булган: ул 1859 елның рәсми документларында да чагылган, әмма ул бу чорга тикле дә авылда озын заман күргән.

Тик шушы борынгыдан килеп тәртипкә салынган тыныч кырларны революция читләп үтә алмаган. 1932 елда илне яулап алган динсезлекне яклаучылар Бузай мәчетен җимергәннәр, соңрак аның урынында клуб төзеп куйганнар.

— Әнием ягындагы бабам бик динле булган. Заманында мулла да булган, кешеләргә дәрес тә биргән. 1932 елда мәчетне генә җимермәгәннәр — үзен һәм гаиләсен кулак дип табып, малларын таратып, авылдан куганнар. Бөтен әйберен тартып алганнар, һәм авылдагыларга алар белән сөйләшмәскә боерганнар, ярдәм итү турында сүз дә юк... Дәү әнием минем дүрт яшьлек әнием һәм төенчеккә төрелгән кием белән урамда утырган. Бер карчык төнлә аларны качып ашата торган булган, — дип авылда яшәүче Роза Зәбиһулла кызы Галиәкбәрова сөйли.

Соңрак, барсы да тынычлангач, гаилә авылга кире кайткан. Роза Зәбиһулла кызы хәтере буенча, мәчетне җимерү кеше йөрәкләрендәге исламны юк итмәгән. Намазны өйдә укыганнар, гәет намазына олы яшьтәге, күп белүче кешеләрдә җыелганнар. Ә карт капка төбенә көненә биш тапкыр чыгып, азан әйткән. Аны ишетеп, балалар авыл буенча йөгерешеп, бөтен әби-бабайлар намаз вакыты икәнлеген белсен дигән ният белән: “Азан әйтте! Азан әйтте!” дип кычкырганнар.

Динар Фатыхов/realnoevremya.ru

“Авылыгызга ничек ярдәм итим?”

Шушы үз теләге белән мәзин ролен башкарырга булган картның бертуганының улы Рөстәм Эльбрус улы Мәһдиев инде Казанда туган — әтисе Бузай кешесе, әмма авылдан яшь килеш чыгып киткән. Аннары Рөстәм тагын да ераграк, Мәскәүгә, киткән. Эшмәкәрлек белән шөгылләнә башлаган, татарларның Мәскәү автономиясенең эшендә бик күп катнашкан — бу оешма аны беренче чиратта меценат итеп белә.

Беренче тапкыр Бузайга ул 2004 елда кайта. Авылдашлары әйтүенчә, “кешене җир, кан тарта”. Роза Зәбиһулла кызы сүзләренчә:

— Авылга кайтты, безнең өйгә керде, үзе белән таныштырды һәм: “Авылыгызга ничек ярдәм итим?” дип сорады. Мин аны туганнары торган йортка тикле озатып куйдым (абыйсының хатыны әле исән иде ул заманда). Алардан чыккач, уйлап куйдым: “Йә, Аллаһ! Зиратыбызның коймасы начар хәлдә. Сорыйм әле, бәлки ярдәм итәр”. Борынгы бабалары җирләнгән зиратны күрсәтергә сорады. Карады да, койма белән ярдәм итәргә сүз бирде һәм кинәт: “Сезнең авылыгызда элек мәчет бар идеме соң?” дип әйтте. “Әлбәттә”, дидем. “Кайсы җирдә икәнлеген беләсезме? Күрсәтә аласызмы? Без аны торгызсак, авылдашлар моңа ничек карар?” дип сорады. “Мондый яхшылыктан кем баш тартыр?” дип мин җавап кайтардым.

Икенче көнне Роза Зәбиһулла кызы сельсовет җыелышын уздырган: ул — бик зур активист хатын, яшьтән бирле Коръән дә укый, шуңа күрә дә авылда аның абруе югары булган. Әйтеп үтүе бик урынлы булыр: мәчет төзелгәч тә, ул “Мөһәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган! Ә теге заманда, 2004 елда, авылдашларының мәчет төзүгә ризалыгын алгач, кинәт кенә барлыкка килгән яхшылык кылучыга мәгълүмат юллаган — һәм барчасы да көтергә тотынган.

Берничә көннән соң штакетник, аннары кирпеч, соңрак башка материалларны китергәннәр. Башта зират тирәли 700-метрлы койма корганнар. Аннары төзүчеләр килеп яңа мәчетнең нигезен дә салганнар. Соңыннан юл салучылар да барлыкка килгән!

— Бездә бит бернинди юл да юк иде. Тик тәгәрмәч эзе һәм саз. Кешеләр машиналарын күрше авылда калдырып, монда җәяү атлап килгәннәр, чөнки шушында батып калу ихтималы бар иде. Рөстәм Эльбрус улы безгә 4 километр асфальт җәеп бирде, — Роза апа сөйли. — Төзүчеләрне дә, юл салучыларны да ашатырга кирәк иде — сельсовет рәисе миннән ярдәм сорады, һәм мин утыз кешене өемдә көненә өч тапкыр ашата идем. Тик шушындый куанычны безгә җибәргән өчен Аллаһка рәхмәт яусын, әлбәттә.

Динар Фатыхов/realnoevremya.ru

“Бөтен халкыбыз белән Ходайга аның өчен дога кылабыз”

Бузай мәчетен 2005 елнын 4 августында ачканнар. Зур бәйрәм булган, кунаклар килгән: Казаннан, Яшел Үзәннән хәзрәт, республика түрәләре. Хәтта вертолет та булган — барысы да шак каткан! Мәчетнең беренче хәзрәте авыл кешесе булган, тик 2018 елда бу вазифаларны үтәү аңа авырга килгән — ул бик олы яшьтә инде. Шуңа күрә бу рольгә курше авылдан — Норлаттан — белүче кешене чакырганнар.

Рөстәм Мәһдиев мәчет төзү белән генә чикләнмәгән. Ул туган авылындагы бөтен бүләкләре артыннан карау мәсьәләсен тулысынча үз өстенә алган. Зиратны ике-өч елга бер буярга һәм койманы яңартырга кешеләр җибәрә. Аның ярдәмчесе мәчетнең халәтен игътибар белән күзәтә: койманы караучы, торбаларны буяучы, ватылганны төзәтүче эшчеләр һәрдаим килә. Монна башка авылдашлар мәчетнең коммуналь түләүләре мәшәкатен белми — хәйрияче газ өчен дә, ут өчен дә түли. Күптән түгел асфальт юлын брусчаткага алмаштырганнар.

Динар Фатыхов/realnoevremya.ru

Мәчет янында өй җиткергәннәр: анда Коръәнне укырга өйрәнергә теләүчеләр өчен уку бүлмәсе, кечкенә аш пешерү бүлмәсе һәм уртак зал бар. Яшел Үзән балалары өчен җәйге лагерь бер тапкыр шушында оештырылган булган — гарәп телен, Коръән һәм ислам турында башлангыч белемне өйрәнү өчен алар хәзрәт белән бергә шушында килгәннәр. Бу җәйдә лагерь яңадан оештырылачак.

Мәчеттәге көндәлек эшләрне авыл кешесе, 82 яшьлек Илдар Хәйдәр улы Гыймәдиев башкара. Ул шушында 1942 ела дөньяга килгән, гомере буе авылда көн күрә.

— Бөтен авылыбыз белән Рөстәм Эльбрус улына бик рәхмәтлебез. Бөтен халкыбыз белән Ходайга аның өчен дога кылабыз. Мәчет тә җиткерде, өй дә җиткерде, безгә юл да салды, зиратны да тәртипкә салды... Мин монда мәчет артыннан карыйм. Аны 2005 елда төзегәннән алып, мин аны тиешле тәртиптә тотам. Бернинди мәшәкать күрмибез: газ өчен үзе түли, ут өчен үзебез түлибез. Димәк, барлык сәдаканы хәйриягә юллыйбыз: мохтаҗларга, авыруларга, ут кабу сәбәпле йортсыз калганнарга булдыра алганча ярдәм итәбез...

Динар Фатыхов/realnoevremya.ru

Мәчет ишегалдысында төзекләндерелгән чәчәклекләр, купшы чыршылар, декоратив куаклар, бөтен җир чиста итеп себерелгән — Илдар абый үз эшен белә. Тик бер борчуы бар — ул инде яшь түгел, үзе бу эшне башкара алмагач, мәчет артыннан карауны кем үз өстенә алу билгесез...

“Мәчет ишекләре ачык булганда, Аллаһ бәланы авылдан читтә тота”

Без Бузайга җәйге төндә, авыл Корбан бәйрәмен каршы алган вакытта кайттык. Бу — символик бәйрәм: корбанның әһәмияте дә, якыннарың турында кайгырту кирәклеген дә, яхшы гамәлләр кылуның зарурлыгы турында да ул. Шул вакытта кеше ни сораса, Аллаһ барысын ди бирер.

Рөстәм Мәһдиев Бузайга 18 ел дәверендә, мәчет ачылуыннан бирле, Корбан бәйрәменә атап корбан итеп 15 бәрән җибәрә. Канун буенча, корбан гает намазыннын соң чалына, кояш батканга тикле эшне төгәлләү мөһим. Итнең өчтән бер өлешен, кагыйдәләр буенча, узеңә калдыра аласыз, тагын өчтән бер өлеше мохтаҗларга таратыла һәм башка бер өлеше аш оештыру өчен кулланыла.

Динар Фатыхов/realnoevremya.ru

Роза Зәбиһулла кызының йорты мәчет янында, ул корбан чалу барышы өчен җаваплы:

— Бәрәннәрне минем ишегалдыма китерәләр. Мин кешеләрне җыям, бер 7-8 кеше килә. Минем бертуганымның кызы һәм тәрбиягә алынган кызы кайталар — алар миңа итне эшкәртергә ярдәм итә. Без аны пакетларга салабыз, тарату өчен эзерлибез. Соңыннан авыл буйлап таратабыз — һәммәсе өчен, милләткә һәм дингә карамыйча. Мохтаҗларга күрше авылга җибәрәбез. 15 бәрән барыбызга да җитә. Һичшиксез, шәһәргә дә җибәрәбез — анда авыл кешеләре бар. Мәсәлән, бер 93 яшьлек хатын гомере буе укытучы булып хезмәт итте, һәм хәзер балалары аны үзләренә алып китте. Башка олы яшьтәге, балалары янына яшәргә күчеп киткән кешеләр дә бар — корбан итен аларга да мәҗбүри рәвештә җибәрәбез. Шәфкать туташы, башка авылдан почта таратучы да бар, аларны да онытмыйбыз....

Таңда мәчет янында басып торабыз. Бөтен ир-атлар иртәнге намазны мәчеттә укыды. Аннан чыгып, авылның башка очына тикле атладылар — йөреш шунда башлана. Быел 25 ир-ат һәм мулла, туктап һәм тәкъбир укып, бөтен авыл буйлап атладылар. Роза Зәбиһулла кызы сүзләренчә, авылларда бу борын-борыннан оештырыла (тик шәһәрдә бу гореф-гадәт төшеп калган). Аннары кешеләр гает намазын укыр өчен мәчеткә юл тоталар.

Динар Фатыхов/realnoevremya.ru

Иртәнге сәгать өчтә авылның өч урамы бик җанлы: йөри алган һәр кеше өйдән чыккан. Авыл кечкенә, 100 торучыдан да аз кеше яши (шуңа күрә дә хәтта фельдшерлык пункты юк монда), иң яшь гел авылда торучыга инде 50 яшь тулган. Тик кешеләр монда җәй көне агыла — шушыннын заманында киткән кешеләрнең туганнары. “Кан тарта”, ди Роза Зәбиһулла кызы. Кайвакыт гает намазында утызлап, кырыклап кеше катнаша.

Хәзрәт, Кәбир Хәбир улы Бикмуллин, күрше авылдан 2018 елдан бирде килеп йөри. Җомга, гает намазын укый, мәчеткә йөрүчеләргә Коръән аңлата, киңәш бирә. Даими мәчеткә килүчеләрнең азлыгына зарлана: хәзер генә Корбанга бөтен авыл җыелган. Җомга намазына 8-10 кеше килә. Кайчагында кирәкле кеше саны җыелмаганга, җомга намазы укылмый...

Динар Фатыхов/realnoevremya.ru

— Шулай да, мәчет һәрбер кечкенә авылда бик кирәк! — хәзрәт ышанып әйтә. — Ул — авылның көзгесе. Аллаһ авылга бәла җибәрергә теләсә, ул башта мәчетнең ишекләре ачылганмы юкмы икәнлеген карый. Мәчет юлы чистамы? Мәчет эшләсә, кешеләр анда йөрсә, ул бәланы читтә тота. Мәчет һәм юл өчен Рөстәм Эльбрус улына рәхмәт, Аллаһ аңа гомерлек тазалык бирсен! Аны карарга ярдәм иткән өчен зур рәхмәт. Гадәттә мәчетне сәдака акчасына тоталар, мәчеткә йөрүчеләр булмаса, кайдан килсен ул? Шуңа күрә кайбер авыллар мәчет тоту белән бәйләнешле авырлыклар кичерә. Шул вакытта без бер кайгы белмибез, безнең хәйриячебез һәрнәрсә өчен үзе түли. Үзебезнең сәдака акчабызны мохтаҗларга таратып, яхшы максатларга тота алабыз...

Бузайдан җәйге иртәдә кузгалабыз. Догалар укылган, авыл корбан бәрәннәрен чалырга әзерләнә. Бәйрәмчә матур мәчет ае артыбыздан якты итеп балкый.

1/60
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
  • Динар Фатыхов/realnoevremya.ru
Людмила Губаева
Общество Татарстан

Новости партнеров