Новости раздела

«Тәңгре татарларга ике канат биргән: татар һәм рус телләре...»

«Реальное время» говорит по-татарски. Ждет ли татарский язык судьба исчезнувших малых европейских языков

«Реальное время» публикует татарский вариант статьи о билингвизме Инеры Сафаргалиевой, руководителя французско-татарской ассоциации Occitanie et Tatarie («Окситания и Татария»). Ее русскую версию можно прочесть здесь.

Мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелегендә бердәмлек — бу Инера Сәфәргалиеваның тормыш мәсләге. Ул Occitanie et Tatarie («Окситания һәм Татария») француз-татар ассоциациясе җитәкчесе. Россиядә региональ җирле телләрнең бүгенге көндәге хәлен һәм Дәүләт думасында телләр буенча законопроект каралуын искә алып, ул үзенә «Татар телен дә Франциядәге окситан теле тәкьдире көтәме?» дигән сорау куя. Ә ул тел исә XX гасырның беренче чирегендә илдә гомуми француз теле кертүнең корбаны булды. Аннан тыш, «Реальное время» сәхифәчесе татар һәм Европа телләре арасында кызыклы бәйләнешләр дә таба.

Окситан тырмасы

Минемчә, Россия бүген XX гасыр башында Франция барган юлдан бара — төп мәдәният һәм телнең бар өлкәдә дә өстенлек итүе һәм җирле мәдәният һәм телләр үсешен тоткарлау сәясәте алып барыла илдә. Ләкин Франциягә килгәндә, анда бүгенге көндә җирле региональ кыйммәтләрнең яңарыш күренеше күзәтелә. Чөнки хәзер бу илдә региональ үзенчәлекләрнең күптөрлелеге туризм икътисады күзлегеннән караган вакытта күпкә отышлы булуын яхшы аңлый башладылар. 1990 елдан башлап килгән туристлар саны буенча Франция дөньяда беренче урында тора. Бу җәһәттән бер искәрмә бар, беренчелек титулына шулай ук Испания дә дәгъва белдерә, чөнки Испаниягә барган күп туристларның юллары Франция аша үтә. 2014 елда Франциягә 84 миллион турист килде, ә 2020 елга аларның саны 100 миллионга җитәр дип көтелә.

Ике ел элек Франциядә регионнарны берләштерү үткәрелде, шуның нәтиҗәсендә илдә зур гына яңа регион — Окситания регионы барлыкка килде. Tropki.ru фотосы

Шунысын әйтеп китәргә кирәк, илдә җирле телләр проблемасы хәзер актуаль проблема дип саналмый. Кулланудан төшеп калган тулы бер гасыр — бу телләрнең сүнеп юкка чыгу дәрәҗәсенә тәгәрәве өчен җитәрлек вакыт…

Соңгы вакытта Франция һәм Европаның башка илләрендә җирле мәдәният, җирле мирасны торгызу өлкәсендә кызыклы нәтиҗәләргә ирешкән региональ көчләр барлыкка килде. Алар җирле телләрне торгызу өлкәсендә дә яхшы гына хезмәт куялар. Моннан ике ел элек Франциядә регионнарны берләштерү үткәрелде, шуның нәтиҗәсендә илдә зур гына яңа регион — Окситания регионы (Урта диңгез буе — Переней таулары) барлыкка килде. Бу регионның үзәге — Тулуза шәһәре, ул шоссе буенча Барселона шәһәреннән 400 км ераклыкта. Регионны элекке тарихи атамасы — Окситания дип атау — җирле окситан халкының, аның активистларының, дусларының зур казанышы. Бүгенге көндә окситан телен саклап калу, торгызу буенча да эшләр алып барыла. Ләкин бер гасырдан артык кулланудан туктатылып торган телне тулысынча торгызу турында әле хәзергә сөйләп булмый.

Бу мисалның татарларга сабак булуын һәм татарларның андый тәкъдиргә юлыкмауларын теләр идем. Әгәр дә һәр аңлы, намуслы кеше татар теле сакланып калсын, алга таба үссен, аның куллану даирәсе киңәйсен өчен хәленнән килгәнчә үз өлешен кертсә, татар халкы мәдәниятен сызып ташлап булмаячак һәм аның алга таба үсешен тоткарлап та. Мин үзем дөньядагы бар мәдәният һәм телләрне саклап калу тарафдарымын, димәк, күптөрлелек тарафдарымын.

Әлбәттә, без гомумкешелек кыйммәтләрендә бердәм булырга тиешбез, тик ул бердәмлек аерым бер мәдәниятләрнең күптөрлелегендә чагылыш алырга тиеш. Шул вакытта гына мин дә, башкалар да сайлап алу мөмкинлегенә ия булачаклар. Шул вакытта гына без бер-беребезне баета, бер-беребезне үстерә алачакбыз.

Күптөрлелекне саклап калырга

Россиядә 190 тирәсе халык яши. Бу кадәр мәдәниятләр күплеге башка бер илдә дә юк. Икътисади күзлектән караган вакытта, бу — туризм өчен чып чын Клондайк. Без үз конференцияләребездә татар дөньясы турында сөйлибез, күпләр анда үзләре өчен таныш булмаган кызыклы яңа бер дөнья ачалар. Көнбатышта мәсәлән матрешкалар яки «Калинка» җыры белән беркемне дә шаккаттырып булмый хәзер. Россия — бер Мәскәү, Петербург һәм рус халкы гына түгел бит. Россия — күпмилләтле, күп мәдәниятле ил.

Әгәр дә үзәк телевидение каналлары башка регионнар, милләтләр мәдәнияте белән таныштыру өчен эфир вакыты бүлсә, бу бик гадел булыр иде. Һәм дә бу тапшырулар циклын шул милләт вәкилләре, регионнар әзерләсә. Регионнар, милләтләр тормышына Мәскәү корреспондентлары күзлегеннән түгел, ә җирле халык күзлегеннән карау бик тә кызыклы булыр иде. Регионнардагы халыкның чын тормышы да ачылып китәр иде телевизор экраннарында. Әгәр дә илдә үзәк телевидение бар икән, нишләп әле ул бер генә тавышлы булырга тиеш, нишләп әле аңа күптавышлы, бар Россия киңлекләрендә мультикуралы булмаска? Шунда инде ул чынлап та үзәк телевидение булган булыр иде.

Минем үзем өчен башта мәдәният, аннан соң гына икътисад. Франциядә, мәсәлән, кеше белән аралашкан вакытта, аның шәхси культурасына игътибар итәләр, аның кесәсендәге акчасына түгел. Европа илләре Россиядән шуның белән аерылып торалар да. Дөресен генә әйткәндә, Франциядә бай кешеләрне гомумән хөрмәт итмиләр, чөнки аларның күпләре салым түләмәс өчен (илдә финанс керемнәренә прогрессив салым шкаласы кертелгән) башка ил ватандашлыгы алырга тырышалар. Тик шул ук вакытта Франциядә яшәүләрен дәвам итәләр, аның нигъмәтләреннән файдаланалар. Мин монда Франция ватандашлыгыннан баш тартып, Россия ватандашлыгы алган бик тә киң билгеле бер иҗат кешесен әйтеп тормыйм инде.

«Гүзәл һәм бай татар теле һәм мәдәниятендә кешелек цивилизациясенең борынгы серләре яшеренгән, анда — татарларның генетик коды, безгә аны әле ачарга да ачарга. Ул безгә күп гаҗәеп ачышлар китерәчәк әле».
Олег Тихонов фотосы

Россиядә шулкадәр киң популяр булган люкс автомашиналар, затлы киемнәр, видеокамералар куелган зур-зур күпэтажлы коттеджлар — француз халкы өчен артык кызык түгел, алар моңа омтылмыйлар. Башка мәдәниятләргә карата ачык булу, җәмгыятьтә барысының да бәрәкәтле тигез тормышта яшәве, бар гражданнарның тигез хокуклыгы идеяләре монда мәктәп елларында ук балаларның аңына сеңдерелә. Франция дигән илнең дәүләт девизы: «Азатлык, тигезлек, туганлык!», һәм бу девиз — беренче француз революциясе елларыннан ук килә.

Бу дөнья үзенең күптөрлелеге белән гүзәл. Мин беркемне дә аерылып чыгарга да, таркалырга да чакырмыйм. Әлбәттә, бердәм булырга кирәк, тик телдәге һәм мәдәни күптөрлелекне саклап. Гомерем буе Россиядән читтә, башта Урта Азиядә, аннары Франциядә яшәп тә, мин һәрвакыт күңелем белән Россиядә булдым, Россия белән бәйләнешне бервакытта да югалтмадым. Чөнки минем тамырларым Россиядән, ата-бабаларым — Оренбург өлкәсеннән, Башкортостаннан. Минем әти-әниләр бакыйлыкка күчкәч, алар белән тулы бер галәм — татар мәдәнияте, традицияләре һәм дә, иң мөһиме, татар теленнән торган тулы бер галәм дә бакыйлыкка күчте. Һәм башка бер генә мәдәният тә, рус мәдәнияте дә, француз мәдәнияте дә миңа бу галәмне алыштыра алмый, мин аларны ничек кенә хөрмәт итсәм дә, һәм дә алар мине шәхес буларак ни кадәр генә баетсалар да.

Кайбер татар-латин бәйләнешләре

Татар телен белүем аркасында (гәрчә мин үзем татар мәктәбен тәмамламасам да) мин бар Урта Азия халыклары белән иркен аралаша алдым. Мәгриб илләрендә дә татар теле һәм мәдәнияте аркасында күп кешеләр белән уртак тел таба, аңлаша алдым. Чөнки татар телендә гарәп алынмалары күп.

Франциядә яшәп тә мин татар теленең латин телләре белән кайбер бәйләнешләрен очратам. Бу — минем өчен тулы бер ачыш булды. Мәсәлән, кайбер борынгы татар сүзләре француз һәм башка Европа телләре сүзләре белән охшаш мәгънәдә, алар уртак яңгырашлы яки уртак тамырлы сүзләр. Бу мине гомумән гаҗәпкә калдырды. Мондый феноменга җавапны мин өлешчә Фижак (Figeac) шәһәренең Шампольон исемендәге язу музеенда таптым. Бу шәһәр безнең Окситания регионында урнашкан, ә Шампольон (Jean-François Champollion) — Мисыр иероглифларын укый алган зур галим, тел белгече. Музейда телләр таблицасы бар. Шул таблицадан күренүенчә, латин телләре һәм төрки телләр ниндер борынгы уртак бер телдән аерылып чыкканнар. Ләкин ул тел бүгенге көндә үле телләр исемлегендә. Европа телләренең татар теле белән бәйләнешен мин топонимнарда да очратам. Менә бу фотографиягә күз салыгыз. Бу Франциянең көньягындагы бер авыл, аның исеме — Cazan (Казан).

Франциянең көньягындагы бер авыл бар, аның исеме — Cazan (Казан). Авторның фотосы

Мин шулай ук монгол, кытай, татар һәм башка төрки халыкларның үзенчәлекле мәдәниятләрендә дә охшашлык табам. Мин аларны милли бизәкләрдә, милли ашларда, милли киемнәрдә, милли тамгаларда, символларда, телдә һәм башкаларда очратам. Гүзәл һәм бай татар теле һәм мәдәниятендә кешелек цивилизациясенең борынгы серләре яшеренгән, анда — татарларның генетик коды, безгә аны әле ачарга да ачарга. Ул безгә күп гаҗәеп ачышлар китерәчәк әле. Татар теле һәм мәдәнияте — шулкадәр борынгы, шулкадәр кызыклы, ул җентекләп өйрәнүне таләп итә, аның рус һәм башка халыклар дәүләтчелеге, мәдәнияте, тормыш-көнкүреше һәм теленә биргән өлеше дә. Күпме татар сүзләре рус телендә! Рус лексикасының өчтән бере — татар алынмалары! Ә татар топонимнары күпме! Карпаттан алып Тын океанга кадәр киңлекләрдә һәр дүртенче топоним — татар телендә! Киевның, Харьковның үзләреннән башлап.

Ә үз телләрен белергә, сакларга теләмәгән татарларга мин кайвакыт шулай дим: «Тәңгре сезгә ике канат биргән — татар һәм рус телләрен. Бер канатыңнан үзеңне мәхрүм итеп, нигә гарип булып калырга?»

Инера Сәфәргалиева
Справка

Инера Сәфәргалиева — бәйсез журналист; Occitanie et Tatarie («Окситания һәм Татария») француз-татар оешмасы җитәкчесе, Франциянең Тулуза шәһәрендә яши.

Берничә телдә эшләнгән документаль фильмнар авторы: «Путешествие в наследие и историю татарского народа с Госансамблем РТ» (рус телендә); «Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән татар халкының тарихы һәм мәдәниятенә сәяхәт» (татар телендә); «Un voyage en pays Tatare» (француз телендә); «Ата-бабаларым авылы» (татар телендә); «Казан Зениты Тулузада» видеорепортажы (өч телдә) һ. б.

Француз телле дөньяда татар мәдәниятен пропагандалаучы Инера Сәфәргалиева җитәкләгән оешма Татарстан һәм татар дөньясы турында Тулузада конференцияләр үткәрә. Конференцияләре өчен Инера Сәфәргалиева француз телендә документаль фильмнар төшерә, caravanarba.org сайтын алып бара, сайт өч телдә эшли.

ОбществоОбразование Татарстан
комментарии 15

комментарии

  • Анонимно 21 июля
    Вот что значит мало практики. Текст с трудом читается...
    Ответить
  • Анонимно 21 июля
    "Тэнрэ сезгэ ике канат биргэн-татар хэм рус теллэрен. ...".
    Бу сузлэр минэ бик ошамый. Дорес тугел ул. Бу рауш дорес тугел.
    Безнен бер канат-татар булса , э икенче канат -инглиз булса, без купкэ ныграк очар идек.
    Ответить
  • Анонимно 21 июля
    Побольше бы таких постов на татарском
    Ответить
  • Анонимно 21 июля
    халык урамда гел татарча сэйлашерга тиеш. . биграк та яшьлар. оялмагыз. Без Белорусия да булдык , гел татарча сэйлаштек. кешелар анда бездан сорыйлар нинди тел , кайсы илдан сез дип сорыйлар. Без Татарстаннан дигач рахмат айталар шулай матур уз телебезда сэйлашканга.
    Ответить
  • Анонимно 21 июля
    Рэхмэт сезгэ реальное время, лунный матур татар телендэ язган очен
    Ответить
  • Анонимно 21 июля
    Надо чаще делать такие тексты . Спасибо
    Ответить
  • Анонимно 21 июля
    Татарский язык не умрет и не канет в небытие пока татарский народ будет его помнить, говорить на нем и учить своих детей
    Ответить
  • Анонимно 21 июля
    "Тәңгре татарларга ике канат биргән" - Гаяз Исхаки ишетсэ икэн бу сузлэрнэ, ачудан hэм гарьлегеннэн улэр иде.:(
    Ответить
  • Анонимно 21 июля
    Эгэр мэгэр))) Кызык язылган
    Ответить
  • Анонимно 21 июля
    Атна саен татарча язырга киряк. Укучы кешега практика булсын. Рахмат.
    Ответить
  • Анонимно 21 июля
    И как грустно, что половина читателей рв не поймут этот текст...
    Ответить
  • Анонимно 22 июля
    Яхшы текст. Тик ике канат дигәне генә шәп түгел, татарның ике канаты да татар телле. Автор бик дөрес яза, үзәк телевидение регионнарга, башка милләтләр мәдәниятләренә күбрәк урын бирергә тиеш, бәлки аерым бер канал да эшләргә кирәктер әле.
    Аннан соң, татарның русларга, башка халыкларга биргән өлеше, йогынтысы турында чынлап та бер тикшерү дә юк, менә ни белән утырырга кирәк безнең галимнәргә. Алайса безнең кайбер галимнәребез татарны берләштерәсе урынга таркатудан бушамыйлар, диалект эзлиләр дә аерымлыклар эзлиләр. Татар дәүләтчелек өлкәсендә ниләр биргән, мәдәният өлкәсендә, тормыш-көнкүреш өлкәсендә, тел мәс/әләсендә. Аннары тагын шунысын да әйтик күпме татар руска, полякка, украинга, үзбәк, башкорт, казах, төрекмән, кыргызга әйләнгән, дистәләрчә миллион, русларда гына татарлардан чыккан халык ким дигәндә 50 миллион. 90-чы еллар башында Комсомолская правданың кушымтасында "Вокруг одни татары" дигән мәкалә чыккан иде, анда татар урысларның саны минимум 50 миллион, максимум - бүгенге урысларның 60 %-ы диелгән иде.
    Рәхмәт авторга.
    Теле - камил, шәп язылган.
    Кешеләр Франсиядән үк татар өчен борчылалар, ә безнең үз маңкортларыбыз Татарстанда яшәп тә татар телен белми кайберләре.
    Ответить
  • Анонимно 22 июля
    "Тәңгре татарларга ике канат биргән: татар һәм рус телләре...» Мин Татар кешесе мина канатлар кирекме, мина Татар теле киряк! Канатларны узегезга калдырыгыз!
    Ответить
  • Damir Nabi 22 июля
    Бер канат, мисалга бер кошның сул канаты уң канатыга каршы, үтерәм-бетерәм мин үзем генә калырга телим үзем генә яшим дип, геноцид (этноцид, лингвоцид) ясыймы ул ? кем кайда къргщн ?
    ...шуны әйткән кемнең акылы да мантыйк-логикасы да юк, ничек итеп бер канаты икенче канатын ашый-кимерә-үтерергә (геноцид) ясый икән ? димәк бер канат белән дә очарга буламы икән ? Аның күргән кошлары бары да бер канатлымы икән ни ?!!!!
    Ответить
  • Анонимно 23 июля
    Спасибо, что русская версия тоже есть
    Ответить
Войти через соцсети
Свернуть комментарии