Новости раздела

Альбина Кармышева: «Яңа клипта Мадагаскардан Санта исемле кызыбыз милли күлмәктә татарча биеде»

«Реальное время» говорит по-татарски: уроженка Саранска о шансоне на татарской эстраде, вырезанных кадрах на телевидении и дружбе народов

Песня ведущей и певицы Альбины Кармышевой-Басыйровой на прошлой неделе пополнила коллекцию клипов с иностранными исполнителями татарских песен. В сети выложен клип, в котором она вместе с чернокожим французом Адамом поет на татарском языке песню «Авыл кое» на улице Баумана. Корреспондент «Реального времени» побеседовал с исполнительницей.

Мордовия кызы

Альбина, үзегез турында сөйләп китегезче.

— Минем туган ягым Мордовия, Саранск шәһәре. Үзем мин катнаш гаиләдән, әнием — урыс-украин милләтеннән, әтием — татар (мишәр). Җырга мәхәббәтем бик кечкенәдән килә. Әтием бик матур татар халык җырларын җырлый. Минем карт әбием Пятницкий хорында җырлаган. 6 яшьтән жырлый башладым. Мәктәптә гел бишлегә генә укыдым. 9 нче класстан соң Саранск мәдәният һәм сәнгать көллиятенә укырга кердем. Саранск шәһәрендә укыган чакта төрле фестивальләрдә катнаштым. 2004 нче елда колледжны кызыл дипломга тәмамлап, Казанга килдем. Татар дәүләт педагогик университетына кереп, укуны кызыл дипломга тәмамладым. Тик укырга керү җиңел булмады. Римзиль абый Валеев ярдәм итте (конгресстан юнәлтү бирделәр). Ул мине Татарстанның халык артисты Мингол Галиев белән таныштырды. Ул — минем остазым. Беренче җырым — «Беренче мәхәббәт», чөнки ул — минем әнинең яраткан җыры.

Бүгенге көндә яшь-үсмерләр клубында вокал белән гитара дәресләрен укытам, мәҗлесләр алып барам һәм хәйрия концертларын оештырам. Казанда яшәсәм дә, Саранск шәһәренә Айдар Галимов, Рәсим Низамов, Мингол абый, Хәния Фәрхитатар кебек танылган артистларының концертларын мин генә оештырам. Татар иҗтимагый үзәкләренең катнашлары юк.

Иптәшем Айзат КФУда укыта. Әминә и Әскәр исемле ике балам бар.

«Авыл көе»н транскрипциясын француз телендә язып, Адамны татарча җырларга өйрәттем»

— Адам белән ничек таныштыгыз?

— Минем нәселемдә күп каннар ага: черкес, поляк, украин, яһүд, урыс һәм татар. Шуңа күрә мин башка халыкларны да хөрмәт итәм. Бер ничә көн элек тагын бер яңа халыклар дуслыгына багышланган клип төшердек. «Теләклэрем сезгә» дип атала.

Адам белән «8нче Март» клибын төшергәндә таныштык. Адамнан башка да анда рэп укый торган егет Аугустин бар иде, ул хәзер Америкада. Адам үзе Конго Демократик Республикасының башкаласы Киншаса шәһәреннән.

— Сезнең «8нче Март» клибында башка чит илл вәкилләре дә катнаша. Алар белән бергә җыр башкару фикере ничек барлыкка килде? Алар кайсы илләрдән?

— Башта мин аны үземнен якыннарым өчен видеокотлау формасында Саранск шәһәрендә концертта күрсәтер өчен әзерләгән идем. Үзем дә ул проект бөтен кешегә дә ошар дип уйламаган идем! Социаль челтәрләрдә ул бер ай эчендә 100 меңнән артыгырак каралды һәм 4 меңгә якын лайк җыйды. Цингцинг — Кытай кызы, Миджанур — Бангладеш егете, Адам — Франциядән, Аугустин — Америкадан, Максуд — Казаннан.

Яңа клипта Санта исемле кызыбыз милли күлмәктә татарча биеде. Санта Мадагаскарның Махажанга шәһәреннән.

— Ни өчен «Авыл көен» сайладыгыз?

— «Авыл көе» минем остазым Мингол Галиевнын яраткан җыры. Һәм ул бу җырны бөтен укучыларына өйрәтә. Үземнең туган көнемдә, иҗади кичәмдә, Мингол абыйга сюрприз ясадым. «Авыл көе»н транскрипциясын француз телендә язып, Адамны татарча җырларга өйрәттем. Килгән кунаклар һәм тамашачылар аягүрә кул чаптылар.

— Киләчәктә дә бу юнәлешне үстерергә җыенасызмы?

— Бу юнәлештә әле бер ничә көн элек кенә тагын клип төшердек (халыклар дуслыгы һәм яхшылыкның хәрәкәте турында). Май аенда, Алла бирсә, әзер булыр дип көтәбез.

«Шансонның киләчәге бар, ләкин ул Рәсәй шоу-бизнесындагы кебек»

— Сез нинди җыр жанрларында эшләргә яратасыз? Татарда шансонның булырга хакы бармы?

— Мин эстрада, шансон, классика, романслар да башкарам. Мин үзем гитарада уйныйм. Шансонның киләчәге бар, ләкин ул Рәсәй шоу-бизнесындагы кебек. Мине кайвакыт телеэфирдан форматың туры килми дип төшереп калдыралар. Мәсәлән, концерттан минем чыгышны кисеп алып төшереп калдырган очраклар булды. Нишләптер гитараны шансон белән генә бәйле дип уйлыйлар. Мин бу фикер белән килешә алмыйм, чөнки мин гитарада халык җырларын да, романслар да, балалар җырларын да башкарам.

— Сезнеңчә, татар эстрадасы ничек узгәрә һәм нинди юнәлешләрдә усә?
Шул ук «Майдан»да төрле сыйфаттагы җырлар очрый: вульгар да, моңлы җырлар да бар. Алар өчен бер фильтр булырга тиешме? Яисә татарның хәле шул кадәр авыр, нәрсә дә булса ярыймы?

— Кызганычка каршы, мин «Майдан» каналы турында начар сүз әйтә алмыйм, чөнки тамашачыга минем иҗатны бугенге көндә «Майдан» каналы гына җиткерэ. Әлбәттә, музыкаль каналларда сәнгать советы һәм фильтрлар, цензура булырга тиеш. Ярымшәрә килеш сәхнәдә басып торуга татар эстрадасында урын булырга тиеш түгел.

— Африка кешеләре татар музыкасына нинди өлеш кертә ала?

— Татарстан халыклар һәм диннәр толерантлыгы буенча урнәк республика булып саналса да, барыбер, чит милләт вәкилләрен яратып бетермәу яисә төрлечә кысрыклау очраклары булып тора: расизм, скинхедлар, куптән түгел генә кеше утеру очрагы. Үз клипларымда һәм иҗатымда чит ил вәкилләре белән бергә эшләу халыклар дуслыгын ныгытуда уз ролен уйнардыр дип уйлыйм!

Нишләптер гитараны шансон белән генә бәйле дип уйлыйлар. Мин бу фикер белән килешә алмыйм, чөнки мин гитарада халык җырларын да, романслар да, балалар җырларын да башкарам

«Моя бабушка пела в хоре Пятницкого»

— Альбина, давно работаете в музыке?

— Родом я из Мордовии, из города Саранска. Я родилась в смешанном браке: мама — русской и украинской национальностей, папа — татарин (мишар). Любовь к песне началась в глубоком детстве. Папа очень красиво исполняет татарские народные песни. Моя бабушка пела в хоре Пятницкого. Я начала петь в шесть лет. В школе всегда училась на «пятерки». А после 9-го класса поступила в Саранский колледж культуры и искусства. Во время учебы в Саранске принимала участие в различных фестивалях. Закончив колледж на красный диплом в 2004 году, приехала в Казань, где поступила в Татарский государственный педагогический университет и окончила его на красный диплом. Но было нелегко поступить туда. Мне помог Римзиль Валеев (было направление из конгресса). Он познакомил меня с народным артистом Татарстана Минголом Галиевым. Он — мой наставник. «Первая любовь» была моей первой композицией, потому что это любимая песня моей мамы.

Сегодня преподаю вокал и гитару в детско-юношеском клубе, провожу мероприятия и благотворительные концерты. Даже если живу в Казани, я организовываю в Саранске концерты таких татарских артистов как Айдар Галимов, Расим Низамов, Монгол Галиев, Хания Фархи. Татарские общественные центры не принимают в этом участие.

Супруг Айзат преподает в КФУ. Есть двое детей — Амина и Аскар.

— Как вы познакомились с Адамом?

Во мне течет разная кровь — черкессая, польская, украинская, еврейская, русская и татарская. Поэтому я уважаю другие народы. Несколько дней назад записали один клип под названием «Желаю вам», посвященный дружбе народов.

С Адамом мы познакомились во время съемок клипа «8-е Марта». Кроме Адама был другой молодой человек, рэпер Аугустин, сейчас он в Америке. Сам Адам из столицы Демократической Республики Конго Киншаса.

«И в социальных сетях набралось более 100 тысяч просмотров в течение месяца»

— В вашем клипе «8-е Марта» принимают участие и иностранцы. Как зародилась идея совместной песни? Откуда они?

— Сначала я готовила его в виде видеопоздравления для своих близких, для исполнения на концерте в Саранске. Я и сама не думала, что этот проект всем понравится! И в социальных сетях набралось более 100 тысяч просмотров в течение месяца и около четырех тысяч лайков. Цингцинг — из Китая, Миджанур — из Бангладеша, Адам — из Франции, Аугустин — из Америки, Максуд — из Казани.

В новом клипе наша девушка Санта исполнила татарский танец в национальном платье. Санта — из мадагаскарского города Махадзанга.

— Почему выбрали именно песню «Авыл көе»?

— «Авыл көе» — любимая песня моего наставника Мингола Галиева. Все его ученики знают эту песню. Я сделала сюрприз Минголу Галиеву в свой день рождения, в творческий вечер. Написав транскрипцию песни на французском языке, я научила Адама петь песни на татарском. Пришедшие гости и зрители аплодировали стоя.

— Собираетесь ли вы развивать это направление в будущем?

— Лишь несколько дней назад сняли новый клип в этом направлении, оно о дружбе народов и круговороте добра. Дай бог, надеемся, что будет готово в мае.

«Почему-то считают, что гитара связана только с шансоном»

— С какими жанрами вам нравится работать? Есть ли у шансона право на жизнь на татарской эстраде?

— Я исполняю эстрадные, классические песни, шансон, романсы. Сама играю на гитаре. У шансона есть будущее, но такое же, что и в шоу-бизнесе России. Иногда я остаюсь вне эфира из-за несоответствия формата. Например, бывало такое, что мое выступление вырезали и концерта. Почему-то считают, что гитара связана только с шансоном. Я не могу согласиться с этим мнением, потому что на гитаре я исполняю народные песни, романсы и детские композиции.

На гитаре я исполняю народные песни, романсы и детские композиции

— Как, на ваш взгляд, меняется татарская эстрада и в каких направлениях она растет? На том же канале «Майдан» встречаются песни разного качества: и вульгарные и душевные. Должен ли быть фильтр для них? Или у татар все так плохо, что сойдет все, что угодно?

— К сожалению, я не могу сказать ничего плохого про канал «Майдан», потому что на сегодняшний день только «Майдан» доставляет мое творчество до зрителя. Конечно, на музыкальных каналах должен быть худсовет и фильтры, цензура. На татарской эстраде не должно быть места для полуголых выступлений на сцене.

Айгуль Зиятдинова, фото и видео vk.com

Новости партнеров