Новости раздела

Илхан Садри, Калифорния: «Татарстан татарлары «Хей, без татарлар! Привет» диләр. Минем йөрәгем авырта башлый»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: интервью с нашим американским соотечественником, который делает оцифровку пластинок и поет песни на улицах Сан-Франциско

Одним из событий недели стала поездка президента Татарстана Рустама Минниханова в США. Корреспондент «Реального времени» побеседовал с одним из представителей татарской общины. Предки Илхана Садри эмигрировали из России во время революции, а сам он практически всю сознательную жизнь провел в США. Тем не менее он говорит на родном языке и старается знакомить с татаркой культурой своих американских друзей. У него дома можно найти несколько десятков аккордеонов, на которых он играет на улицах Сан-Франциско. Сейчас Илхан заканчивает проект по оцифровке татарских пластинок. В интервью «Реальному времени» он рассказал о своем единственном путешествии в Казань, а также посетовал на то, что татары, приезжающие из Татарстана, не знают родного языка.

«Минем янымда Луиза Батыр-Болгари утырган»

— Үзегез турында сөйләп үтегез. Сезнең гаиләгез Америкага кайчан килгән? Сез анда ничек яши башладыгыз?

— Минем әби-бабаларым күбесе Пенза якларыннан — Пенза мишәр татарларыннан дип әйтергә мөмкин. Революция вакытында алар Кытайга, Маньчжурияга китәләр. Әбием Маньчжурияда татар теле укытучысы була. Әтиемнең гаиләсе Японияга китә. Әтием Японияда туган, әнием — Кытайда. Әбием Каюм Насыйри шикелле җанлы татар теле укытучысы иде. Кытайдагы сугыш һәм революция вакытында безнең мәктәпләрне яба башладылар, безгә китергә куштылар. Шулай итеп әкрен генә безнең татар халкы Маньчжуриядән китте, алар анда хәзер бик аз.

Әтием Японияда торган. Америкалылар белән сугыш вакытында Японияга бомбаларны төшерәләр, һәм безнең татарлар Төркиягә таба китә башлый, чөнки безнең телләребез якын, төрекләр безнең «кузенлар» (туганнан туганнанар — иск.) кебек. Әтиемнең гаиләсе Анкарага Япониядан, әниемнең гаиләсе Кытайдан күчә. Әтием белән әнием бер урамда яши башлыйлар. Алар Анкарада өйләнешәләр, анда минем абыем туа. Бу 1950-нче еллар була. Ул вакытта бөтен кеше Америкага барырга тели. Без Японияда бик оста инглизә сөйләштек, чөнки Японияда мәктәпләрдә инглизчә өйрәтәләр иде. Безгә Америкага килергә бераз җиңелрәк иде, чөнки без инглиз телен белә идек.

Мин үзем татар теле мәктәбенә бармадым, үземлегемнән өйрәнергә тырышам — ТВ-программалар карыйм, радиотапшырулар тыңлыйм. Минем арттагы китаплар — һәммәсе татар китаплары. Аларның күбесе музыкага кагылышлы, мин музыка белән бик нык кызыксынам.

Калифорнияда татарлар бар иде. Без Америкага килергә тырыштык, ләкин башта безгә анда килергә рөхсәт итмәделәр. Шуннан соң безнең гаилә Канадага күченә. Мин үзем Монреаль шәһәрендә тудым. Без Монреальдә Америкага күчүне биш ел дәвамында көттек, чөнки монда әтиемнең әтисе бар иде.

Беләсезме, дөньяда диаспоралар, татарлар күп җыелган урыннар бар — Хельсинки, Стамбул, Анкара, Калифорния, Нью-Йорк, — Флорида да татарлар бар. Без аларны «кайнар урыннар» дип атыйбыз. Калифорнияда күбесе Япониядан килгән татарлар. Безнең төркемнең исеме –American Turko-Tatar Association. Шул исемне– Turko — японнар безгә бирделәр. Японнар безне бик каты яраттылар. Ул вакытта японнар Маньчжурияне генә түгел, бөтен Кытайны алырга теләделәр. Татарларны алар мөселман җирләрендә администрация итеп куйярга ниятләделәр. Мисал өчен, японнар Маньчжурияне алгач, алар Кытайның Көнбатыш якларында мөселманнар, уйгурлар бар икәнлеген беләләр. Алар татарларны мөселман халкы белән җитәкчелек итәргә өйрәтә башлыйлар.

— Белүемчә, сез Казанда бары тик бер тапкыр Совет чорында гына булгансыз. Совет вакытында монда ничек ктлә алдыгыз?

— Мине Казанга баручы татарлар төркеменә кушылырга чакырдылар, мин ризалаштым. Башта мин Хельсинкига очтым, аннары поезд белән бардык. Барып җиткәч мин елаудан туктамадым — мин беренче тапкыр телемне урамнарда, трамвайларда ишеттем,. Елаудан туктамадым, чөнки җаным өен тапты. Мин үземнең туган өемә кайттым — безнең бер Япониядагы бабабыз Казанда туган булган.

Без барган вакыт — Горбачев вакыты иде. Барган вакытта безне анда ашарга юк, кибетләрдә йөзләгән кеше чиратларда тора дип кисәттеләр. Без үзебез белән крекерлар, кипкән итләр алып бардык. Ул проблема юк иде. Казанда безгә министрларны күрсәтә башладылар. Безнең министрларны, яңа совет биналарын карыйсыбыз килмәде. Без, мәсәлән, татар театрына барырга теләдек. Без Мәрҗәни мәчетенә бардык, ул вакытта мәчетләр күп түгел иде. Безгә анда бик ошады. Совет заманында төшергән фоталар бөтенесе дә фотодәфтәрләрдә.

Мин ул вакытта янымда утырган кешеләрнең исемнәрен белмәдем. Безне бик җылы каршы алдылар. Шул вакыттагы рәсемнәр Америкага кайттылар, ул 1989 ел иде. Ул фотолар минем китабымда тордылар, анан соң мин аларның сканынясап, «Фейсбукка» куйдым. Аннан соң мин шул вакытта безнең каршыбызда утырган кешеләрнең исемен белдем. Ул вакытта мин француз ресторанында эшли идем, ә минем каршымда бөек кешеләр утырган булып чыкты. Шуларның берсе — композитор Болгари (Луиза Батыр-Болгари — иск.).

Мин ниятем — июль аенда Казанга икенче мәртәбә килергә.

«Монда русларга каршылык юк»

Минем өем — татар өе, мин монда татар тормышы алып барам. Үземнең американ иптәшләремә татарлар турында сөйләргә тырышам — карасыннар, өйрәнсеннәр, безнең тарихыбызны белсеннәр, безнең җырларны тыңласыннар. Берничә кеше белән музыка уйныйм һәм аларга безнең җырларыбызны өйрәтергә тырышам — мәсәлән, «Ай быбылым» көен. Шул җырларның мелодиясе америкалыларның колагы өчен бик матур, аңламасалар да шул мелодияләрне яраталар. Беләсезме, татар җырлары туп-туры йөрәккә барып керә, хәтта елый башлыйсың. Аларны американнар да шулай ярата башлыйлар.

Өем тулы гармуннар — минем каядыр 35 гармуным бар. Кечкенә рус гармуннары, уртачалары да бар, берничә татар гармуным да бар. Минем өем татар музее кебек — диварларда безнең орнаментлы рәсем, Казанның 1850-нче елларда ясалган бик иске рәсеме бар, шулай ук читекләр, түбәтәйләр.

Сез Ринат Закировны (Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе — иск.) беләсездер. Ул берничә ай элек Казаннан килгән иде, шул ук вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та монда булды. Шул Ринат әфәнде Закиров минем өемә дә килде — софама утырып чәй эчтек, Татарстан, татарлар турында сөйләштек. Ул минем өемне яратты, миңа «Синең өең артык тулы», диде. Мин «Булсын, татар музее кебек булсын» дип җавап бирдем. Американ иптәшләремне өемә китерәм, утыртам, каршыларына чәй куям. Минем алгы ишегемнән чыгуы бик авыр. Мин аны яхшы итеп биклим һәм сөйли башлыйм, ә алар тоткыннар кебек утыралар. Мин аларның алдына кайнар чәй, алар мине мактый башлыйлар. Мин әйтәм — бу нормаль бер йоладыр, татар булсаң кешеләрнең каршына чөй куясың, безнең тормышыбыз шулай.

Сез Ринат Закировны беләсездер. Ул берничә ай элек Казаннан килгән иде, шул ук вакытта Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та монда булды

— Гармуннарыгызны сез кайдан аласыз?

— Монда сатып алам. Интернет аша да алам. Берсе Татарстаннан китерелгән. Мин бәби кебек тоттым аны. Алар монда бик очсыз — 100 долларга сатып ала аласың бер аккордеонны.

— Сез үзегез аккордеонда, гармунда кайчан уйный башладыгыз?

— Мин аккордеонда уйнау өчен бер тапкыр да мәктәпкә бармадым. 25 яшьтә уйлый башлаганмындыр. Хәзер миңа инде 50 яшь. Башта мин аларны җыя башладым: өч-дүртне җыйдым, шуннан соң уйнарга өйрәнергә булдым. Мин татар музыка китаплары ярдәме белән өйрәндем. Һәр көн уйныйм. Урамнарда йөреп уйныйм монда, чөнки Сан-Францискода кар юк. Уянып, эшләремне бетереп, гармунны киеп, урамга. Мин фатирда торам, минем күршеләрем бар. Аскы катта укытучы-профессор яши. Ә гармун бик каты тавыш чыгара, шуңа күрә мин өйдән чыгып китәм, урамнарда уйныйм. Кешеләр моны бик яраталар. Бу балык тоту кебек — гармун белән чыгасың һәм балык тотасың кебек. Кайсы кешеләр тавышны ишетеп киләләр, «Ай, машалла, бик матур тавыш» дип әйтәләр. Узган кешеләр рәхмәт әйтәләр. Кайсы кеше татар җырларын ишеткәч, кайдан килгәнем белән кызыксына, алар бу музыканы кытай музыкасына ошаталар.

Бер мәртәбә мин бакчада утырып татар көе уйный идем. «Күгәрчен» иде бугай ул. Яныма бер яшь матур хатын килде, аның янында ир басып тора иде. Ул миннән кайдан килүемне сорады. «Мин — татар, бу татар музыкасы дип җавап бирдем. Ул миңа „Мин дә татар“ диде. Мин аны бик каты кочакладым. Ул вакытта без бик шат идек. Ул көнне мин иң яхшы балык тоттым мин. Мин балыкчы кебек гармун белән татарны таптым.

Бездә руслар күп. Монда Русиядән качкан рус яһүдиләре күп. Безнең автобусларыбыз рус яһүдиләре белән тулы. Һәр Татарстаннан килгән татарлар русча сөйли беләләр, әлбәттә. Без монда урысча аңламыйбыз. Яңа килгән татарлар русча сөйлиләр монда. Безнең әти-әниләребез Кытайда туганнар, алар бик оста русча сөйли беләләр, алар рус мәктәпләрендә укыганнар. Әнием дә Харбинда рус мәктәбенә йөргән. Без монда русчаны кулланмыйбыз, һәм безнең татар халкыбызга ул файдасыз.

Без русларга каршы түгел. Монда русларга каршылык юк. Без рус дусларыбызны бик яратабыз. Русия белән Кушма штатлар политикасы турында без бик күп ишетәбез. Шулай ук, Украина, Кырым турында хәбәрләр килә. Бу көннәрдә без аларны бераз күбрәк ишетәбез. Халыктан, америка халкыннан, минем дусларымнан урамнарда руслар турында һич тә бер каршы сүз ишетмәссез. Кайсыбер вакытта телевидениены ачасың һәм Русия һәм америкадагы ярыш турында ишетәсең. Ләкин бу бары тик политика. Халык шулай уйламый. Американнар тулы кичәгә Русия кешесе килсә, һәр кеше „Хуш килдегез, рус дустыбыз“ дип әйтер. Каршылык юктыр — шуны әйтергә телим.

«Татарстаннан безгә татарлар киләләр һәм «Хей, без татарлар! Привет» диләр»

— Татар яшьләре, гомумән татарлар Америкага күп киләме? Сез алар белән аралашасызмы, аларга ничектер ярдәм итәргә тырышасызмы?

— Белгәнегезчә, Калифорнияда Силикон үзәне урнашкан, Microsoft, Apple, Twitter — һәммәсе Сан-Францискода. Twitter бинасы да Сан-Францисконың уртасында. Күп татар яшьләре бу тарафларга югары технологияләр өлкәсендә эшләргә киләләр. Без әкрен генә бу кешеләрне табабыз. Соңгы 6-7 елда яңа дулкын татарлары килгәннәр — аларның күбесе шул югары технологияләр дөньясында эшли.

Без һәр ел Сабантуй үткәрәбез. Узган елгы Сабантуй иң зурысы иде. Безгә кайвакыт Миңнеханов һәм башка политиклар, бизнесменнар киләләр. Кайбер очракларда ул кешеләр Татарстаннан килгәннәр, сез алар белән бер тур эшли аласызмы дип безгә хәбәр бирәләр. Кайвакытларада без югары технологияләр дөньясын һәм Сан-Францисконың матур урыннарын күрсәтәбез. Бик матур шәһәр Сан-Франциско.

Монда күченергә җиңел түгел. Сан-Францискога күченергә теләсәң, ким дигәндә ун мең доллар кирәк. Мин торган бинада бер ятак бүлмәле фатир өчен аена 3 200 доллар түләргә кирәк — Русия акчасына әйләндерегез һәм шул бәяне күз алдына китерегез.

Яңарак килгән татарлар белән дуслашабыз. Миңа бераз авыр, чөнки кайсылары татарча сөйли белмиләр. Бу татарлар Татарстаннан безгә киләләр һәм «Хей, без татарлар! Привет» диләр. Минем йөрәгем авырта башлый, чөнки минем әбием укытучы иде. Синең әбиең татарча сөйләшсә, син татар түгелсең, синең оныкларың татарча сөйләшсәләр, син татарсың, синең балаларың татрча сөйләшсәләр син татарсың диләр.

Телебезне онытмау минем өчен бик мөһим. Мин үзебезнең телебезне мәҗнүн кебек яратам. Иң матур тавыш дөньяда минем өчен — безнең телебез.

— Тасмаларыгыз турында сөйләп үтегез — аларны кайдан алдыгыз, күпме алар сездә?

— Ул тасмалар минеке түгел. Алар һәммәсе апам гаиләсе коллекциясеннән. Без монда 1971 елда килдек, алар инде монда иделәр — Шәмсия апа һәм аның ире. Совет вакытында Казан бит ябык шәһәр иде, туристларны кертмиләр иде. Алар Совет вакытында берничә тапкыр Казанга, Уфага бардылар. Совет вакытында алар югарырак кешеләр белән таныштылар. Рәссам Бакый урманчы Шәмсия апаның портретын ясаган. Бу тасмалар аныкы. Мин яшь вакытта Шәмсия апа укытучы иде, дин дәресләреукыта иде.

Алар монда берничә ел тордылар. Хәзер алар икесе дә вафат. Шәмсия апаның балары бар иде. Берсе — Вилдан абзый. Вилдан абзыйның улы –Туран, ул бүгенге көндә безнең идарәбезнең президенты. Мин үзем романтик һәм үзебезенең иске музыка, иске модалы тормыш белән кызыксынамын. Мин иске татар җырларын ишеткәч күңелем тула. Кайсыбер җырлар аеруча тәэсир итә үземә. Шундый җырларның берсе — «Иркәм». Аның сүзләре абстракт түгел. Ләкин ул җанга шул кадәр үтеп керә.

Мин алардан — сездә татарча пластинкалар бармы дип сорадым? Алар — бар дип җавап бирделәр. Мин аларны цифрлаштырырга тәкъдим иттем, шул рәвешле архивның сакланачагын аңлаттым. Шулай ук мин җырларны үземнең блогома куюны үтендем. Бу пластинкалардан башладым, һәм кешеләр бик яраттылар бу эшне, үзләренең әбиләреннән калган пластинкаларын бирергә тәкъдим итә башладылар.

Аннан сон шул Вильдан абзыебыз өйтте миңа әнисеннән калган бик зур иске тасмалар барлыгын әйтте. Без аларны reеl to reel дип атыйбыз. Аннан соң монда Ленар килгән иде, һәр татар беләдер безнең Ленарыбызны ( Ленар Мөһәмәдиев — иск.) — бик кызыклы кеше ул, без яратабыз үзен. Ул миңа бу әйберләрнең татарча исеме тасма булуын әйтте. Шул сүзне өйрәндем. Ул тасмаладра би күп музыка бар, миңа 50-60 тасма бирделәр. Каршымда шундый күп материал. Аннан соң шул reеl to reel машинасы, тасма машинасы алдым. Беренчесе ватылды, икенчесен Лос-Анджелестан машина белән барып алдым, ул бик начар булды. Өченче машинаны интернеттан сатып алдым, ул 500-600 доллар чамасы тора иде, мин аны шул проектны тәмамлар өчен алдым. Кайсыбер тасмалар кибеп, череп беткәннәр — кулга алуга коелалар. Кайсылары алтын кебек, тышларына композиторларның исемнәре язылган. Мәсәлән, берсе Рәстәм Яхинныкы. Аларның тышларына Шәмсия апага карата җылы сүзләр язылган. Мин бу музыканы интернетка куям һәм кешеләр миңа композитор һәм җырчыларның исемнәрен әйтәләр.

«В Казани нас стали знакомить с министрами. А мы хотели пойти в татарский театр»

— Расскажите о себе. Когда ваша семья переехала в Америку? Как вы начали там жить?

— Большинство моих предков родом из Пензенской области — их можно назвать пензенскими мишарами. Во время революции они уехали в Китай, в Маньчжурию. Моя бабушка преподавала в Маньчжурии татарский язык. Семья моего отца уехала в Японию. Мой отец родился в Японии, мать — в Китае. Моя бабушка была таким же вдохновенным учителем татарского, как Каюм Насыйри. Во время войны в Китае наши школы начали закрываться, нас попросили уехать. Постепенно татары стали уезжать из Маньчжурии, сейчас их там осталось очень мало.

Мой папа жил в Японии. Когда начинается война с американцами, а на Японию скидывают бомбы, татары начинают уезжать в Турцию, потому что у нас очень похожие языки, можно сказать, что мы с турками как двоюродные братья. В Анкару семья отца переезжает из Японии, а семья матери — из Китая. Там мама и папа живут на одной улице. Они женятся в Анкаре, там рождается и мой старший брат. Это были 1950-е годы. В то время многие хотели уехать в Америку. Нам было проще туда переехать — мы хорошо говорили по-английски.

Сам я не учился в татарской школе, и стараюсь учить язык самостоятельно — смотрю телевизионные программы, слушаю радио. Книги, которые вы можете видеть на моих полках, почти все на татарском языке. Большинство из них о музыке, я очень интересуюсь музыкой.

В то время в Калифорнии уже жили татары. Мы пытались уехать в Америку, но нас туда не пустили. После этого наша семья едет в Канаду. Сам я родился в Монреале. Нам пришлось прожить в Монреале пять лет, прежде чем нам разрешили переехать в Америку.

Вы знаете, есть места, где собирается много татар — Хельсинки, Стамбул, Анкара, Калифорния, Нью-Йорк. Большинство калифорнийских татар приехали из Японии. Название нашей организации — American Turko-Tatar Association. Татары нравились японцам. В то время Япония хотела завоевать не только Маньчжурию, но и весь Китай. Японцы хотели, чтобы татары стали членами администрации в тех районах, где жило много мусульман.

— Насколько я знаю, вы были в Казани только один раз, в советское время. Как вам удалось въехать в Казань в советские годы?

— Мне предложили присоединиться к группе татар, которые должны были лететь в Казань, и я согласился. Когда мы приехали, я все время плакал от счастья — впервые я слышал родной язык на улицах, в трамвае. Я не переставал плакать, потому что моя душа обрела свой дом. Я был дома — наш дед из Японии родился в Казани.

Мы приехали в Казань во времена Горбачева. Когда мы ехали, нас предупредили, что там нечего есть и что люди в магазинах стоят в очередях по сто человек. Мы взяли с собой крекеры, вяленое мясо. В Казани нас стали знакомить с министрами. Но мы не хотели смотреть на министров и на новые советские постройки. К примеру, мы хотели пойти в татарский театр. Мы были в мечети Марджани, тогда в Казани мечетей было немного. Нам очень понравилось. Я сохранил эти фотографии, сделанные в советское время.

Тогда я не знал, с кем я находился рядом. Я привез фотографии в Америку, это был 1989 год. Я хранил их, потом отсканировал и выложил в «Фейсбуке». Тогда я узнал имена этих людей. Например, оказалось, что я сидел рядом с композитором Болгари (Луиза Батыр-Болгари — прим. ред.).

В июле я хотел бы приехать в Казань во второй раз.

«От простых американцев вы не услышите ничего плохого о русских»

Здесь я веду татарский образ жизни. Я стараюсь побольше рассказывать о татарах своим друзьям-американцам — пусть знают нашу историю, слушают наши песни. Вместе с несколькими друзьями я исполняю музыку, в том числе татарскую музыку. Например, мы играем «Ай былбылым». Американцы не понимают слов, но им нравится мелодии этих песен. Вы знаете, татарские песни проникают прямо в сердце, иногда хочется плакать.

У меня дома 35 аккордеонов. Есть небольшие русские гармошки и средние и татарская гармонь. Мой дом похож на музей татарской культуры — на стенах развешаны рисунки с татарским орнаментом, старое изображение Казани 1850-х гг., сапожки, тюбетейки.

Наверное, вы знаете Рината Закирова (председатель исполкома Всемирного конгресса татар — прим. ред.). Несколько месяцев назад он приезжал к нам, тогда же здесь был и президент Татарстана Рустам Минниханов. Ринат Закиров приходил ко мне домой, мы пили чай, говорили о Татарстане и татарах. Ему понравился мой дом, он сказал, что он слишком сильно заполнен. Я ответил: «Пусть будет как в татарском музее. Я приглашаю своих американских друзей домой, сажаю, наливаю чай. Потом я хорошенько закрываю дверь и начинаю рассказывать им о татарах, они становятся моими пленниками. Я всегда ставлю перед ними горячий чай, они хвалят меня за гостеприимство, а я говорю, что это нормальное явление — татары должны угощать своих гостей чаем.

— Где вы берете свои аккордеоны?

— Покупаю здесь. Иногда заказываю в интернете. Также у меня есть одна гармонь, которую мне привезли из Татарстана. Я относился к ней, как к ребенку. Здесь они очень дешевые — аккордеон можно купить за 100 долларов.

— Когда вы начали играть на аккордеоне?

— Я ни разу не ходил на специальные занятия. Наверное, я начал играть, когда мне было 25 лет. Сейчас мне 50. Сначала я только собирал их: когда у меня оказалось три-четыре аккордеона, я решил, что должен научиться на них играть. Я учился с помощью татарских книг. Я играю каждый день, играю на улицах, потому здесь у нас нет снега. Я просыпаюсь, заканчиваю свои дела, беру аккордеон и выхожу на улицу. Я живу в квартире и у меня есть соседи. На нижнем этаже живет профессор-преподаватель, а аккордеон издает громкий звук, поэтому я ухожу на улицу. Людям очень нравится. Это похоже на рыбалку — будто выходишь с аккордеоном и ловишь рыбу. Многие благодарят меня. Некоторые услышав музыку, подходят и спрашивают, откуда я. Им кажется, что музыка, которую я играю, похожа на китайскую.

Один раз я сидел и играл на своем аккордеоне татарскую музыку. Ко мне подошла молодая очень красивая женщина. Она спросила, откуда я. Узнав, что я татарин, она сказала: «Я тоже татарка». Я крепко ее обнял. Тогда я поймал свою самую крупную рыбу — я, как рыбак, нашел рыбу с помощью аккордеона.

«Несколько месяцев назад здесь был и президент Татарстана Рустам Минниханов»

У нас много русских. Здесь много сбежавших из России русских евреев. Татары, приехавшие из Татарстана, конечно, тоже умеют говорить по-татарски. Мы здесь не понимаем русского языка. Татары, приехавшие недавно, начинают говорить по-русски. Мои родители тоже знают русский — в Харбине моя мама училась в русской школе. Но здесь мы не используем русский язык, для нас он бесполезен.

Мы не против русских. Мы очень любим наших русских друзей. Мы много слышим о политических взаимоотношениях России и Америки. В то же время к нам приходят новости об Украине и о Крыме. В последнее время мы слышим больше новостей из России. Но это политика. От простых американцев вы не услышите ничего плохого о русских. Если на вечеринку, где много американцев, придет человек из России, его встретят со словами «Добро пожаловать, наш русский друг». Я хочу сказать, что противостояния нет.

«Мы стараемся дружить с только что приехавшими татарами, но некоторые из них не говорят по-татарски»

— В Америку приезжает татарская молодежь? Вы общаетесь с ними, стараетесь как-то помочь?

— Как вы знаете, здесь находится Силиконовая долина — Microsoft, Apple, Twitter расположены именно здесь. Здание Twitter, к примеру, находится в центре Сан-Франциско. Многие молодые люди приезжают сюда, чтобы работать в области высоких технологий. Мы постепенно находим их. В последние шесть-семь лет приехала новая волна татар — в основном они все работают в сфере высоких технологий.

Каждый год мы проводим Сабантуй. Прошлогодний Сабантуй был самым большим. Иногда к нам приезжает Рустам Минниханов, политики, бизнесмены. Иногда нас просят организовать для этих татарстанцев своеобразный тур. Мы стараемся показать им наш мир высоких технологий и достопримечательности Сан-Франциско.

Переехать сюда непросто. Если ты хочешь переехать в Сан-Франциско, ты должен иметь как минимум 10 тысяч долларов. К примеру, в доме, где я живу, за квартиру с одним спальным местом в месяц нужно платить 3,2 тысячи долларов — переведите это в рубли и вы сами все поймете.

Мы стараемся дружить с только что приехавшими татарами. Мне немного сложно, потому что некоторые из них не говорят по-татарски. Эти татары приезжают из Татарстана и говорят: «Я татарин. Привет». У меня начинает болеть сердце.

Очень важно не забывать язык. Я люблю наш язык, как сумасшедший. Для меня самый приятный звук на свете — звуки нашего языка.

Каждый год мы проводим Сабантуй. Прошлогодний Сабантуй был самым большим

— Расскажите о своих пластинках — где вы их взяли, много ли их у вас?

— Эти пластинки не мои. Они все из коллекции моей тети. Когда мы приехали сюда в 1971 году, они уже были здесь — Шамсия апа и ее супруг. В советские годы Казань была закрытым городом, туристов туда не пускали. Тем не менее они часто бывали в Казани, Уфе, общались с известными людьми. Есть портрет Шамсии апы, написанный знаменитым художником Баки Урманче. Это ее пластинки.

Сейчас Шамсии апы и ее мужа уже нет в живых. У них были дети. Один из них — Вильдан абый. Его сына зовут Туран. Я спросил, есть ли у них татарские пластинки. Я предложил оцифровать их и таким образом сохранить архив. Также я попросил разрешить мне выкладывать записи на «Фейсбуке». Я начал с оцифровки этих записей. Людям очень понравилось, они стали откликаться, предлагать пластинки своих бабушек.

Вильдан абзый рассказал мне, что у них есть очень большие старые пластинки. Мы называем их reel to reel. Потом сюда приехал Ленар (Ленар Мухамадиев — прим. ред.), он сказал мне, что по-татарски эти пластинки называются «тасма». Я выучил это слово. На этих пластинках очень много музыки, мне дали около 50—60 пластинок. Так что у меня очень много материала. Потом я купил специальные катушечные магнитофоны. Первый сломался, второй я привез из Лос-Анджелеса, но он оказалась очень плохим. Третий я заказал в интернете, он стоил примерно 500—600 долларов, я купил его специально, чтобы закончить этот проект. Некоторые пластинки уже устарели, сгнили, рассыпаются прямо в руках. Некоторые сохранились очень хорошо, а на обложках есть имена исполнителей и композиторов. Например, есть пластинка Рустема Яхина. На некоторых написаны благодарственные слова в адрес Шамсии апы. Я выкладываю эту музыку в интернете, и люди пишут, какому композитору она принадлежит.


Гөләндәм Зарипова, фото и видео facebook.com/ilhan.sadri

Новости партнеров