Новости раздела

«Аларның кампанйасы шайтанский, өстәлдә бер дюжинә шампанский»

«Реальное время» говорит по-татарски: рецензия на дореволюционное произведение, осуждающее реформаторов-джадидистов

В колонке профессора Альфины Сибгатуллиной анализируется стихотворное произведение кадимистского содержания (1909). В нем анонимный автор критикует труд Мусы Бигиева, посвященный исправлению ошибок в изданиях Корана. Предлагаем статью вниманию читателей «Реального времени».

Татар җәмгыятенең көн кадагына суккан теманы күтәргән, ләкин бүген инде онытылган әсәр

XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында татар җәмгыятендә ике фикри юнәлешнең кадимчеләр һәм җәдитчеләр лагеры буларак мәйданга чыгуы, иң беренче чиратта, шул чорда күтәрелгән тәгълим-тәрбия һәм дин мәсьәләләрендәге бәхәсләргә барып тоташа. Җәдитчеләргә гел югары бәя биреп, кадимчеләрне даими хурлау заманнары инде хәзер узып бара: кадимчелек булмаса, җәдитчелек тә барлыкка килә алмас иде дигән фикер дөреслеккә ныграк якын тора кебек тоела. Ләкин, кызганычка каршы, кадимчеләр станыннан булган шәхесләрнең хезмәтләре һаман әле читкә кагыла, өйрәнелми кала бирә. Аларга мөрәҗәгать итүнең шул чор фикер хәятын тагын да тирәнрәк аңларга ярдәм итәчәге шөбһәсез.

Шундый әсәрләрнең берсе — «Китабел хәдид ли әбталел җәдид, яки Мисыр каргасы» («Җәдитчеләргә каршы тимердәй нык китап, яки Мисыр каргасы») дип аталган, Х.И. наширлегендә Казанда берадарән Кәримевләр матбагасында 1909 елда чыккан 36 битлек бер шигъри әсәр игътибарымны җәлеп итте. Тукай тарафыннан «Авыл җырлары» ның дүртенче көлтәсендә «Карга»дип «чеметелгән» бу китапның «Яшен», «Ялт-йолт», «Әл-ислах» битләрендә дә телгә алынуы билгеле.

ХХ гасыр башы татар җәмгыятенең көн кадагына суккан теманы күтәргән, ләкин бүген инде онытылган әлеге әсәрнең эчтәлеге белән якыннанрак танышу белән бергә, аның әдәбилеге мәсьәләсен дә күзәтергә мөмкин, ягъни текстка «кадим-җәдид» бәхәсе күзлегеннән генә чыгып бәя бирмичә, аны татар әдәби теленең формалашу этабына караган бер үрнәк буларак та тикшерергә мөмкин, дип уйладым.

«Мисыр каргасы» дип Муса Бигиев атала

Беренче карашка ук, ул миңа рифма-кафиясе шактый гына шома (аааб, вввб), үткен һәм җор тел белән язылган бер әсәр булып күренде:

Бер ходага тапшырып яздым китаб,
Хәвасләргә, гавәмнәргә булсын хитаб,
Кыйлсалар да без фәкыйрьне анлар гыйтаб,
Калебемдә милләтемнең гайрәте бар.

(хәвас — аксөяк; гавәм — кара халык; хитаб – эндәшү, мөрәҗәгат итү; гыйтаб – шелтә, әрләү; кальб — йөрәк).

Авторы күрсәтелмәгән һәм шуның аркасында күп кенә гөманнарга урын калдырган бу китапчыкта «Мисыр каргасы» дип Муса әфәнде – Муса Ярулла улы Бигиев (1875-1949) атала. Татарларда Мисырда укып кайтучыны «Мисыр каргасы» дип, Гарәбстанда укыганны «Гарәбстан песие» дип атау таралганлыгын искә алсак, кушаматның Муса Бигигә нигә тагылуы аңлашыла: ул — Каһирәдә атаклы Әл-Әзһәрдә белем алган кеше. Нәкъ менә Мисырда вакытта Муса Биги Милли китапханәдә Коръән тарихы белән бәйләнешле китапларны өйрәнеп, соңыннан «Тарих әл-Коръән вә әл-мәсахиф» (Коръән һәм күчермәләренең тарихы) китабын яза.

«Безнең Муса һич тик тормас: яңлыш тапкан Коръәннән»

1908-09 елларда Муса Биги Казан, Чистай һәм Оренбург арасында күп йөри, «Шәрык китапханәсе»ндә китаплар бастыра, төрле очрашулар уздыра, соңрак «Хөсәения»дә укыта ук башлый. Бу вакытта актив рәвештә Коръән басмаларында киткән график хаталарны төзәтү юнәлешендә һәм "Әл-Лөзүмийәт" китабының авторы атаклы философ имам Әбелгалә әл-Мәгарринең тәрҗемә-и хәлен язу өстендә эшли. Кадимчеләрнең «Мисыр каргасы» китабы нәкъ менә шул уңайдан, ягъни Муса Бигинең 1909 елда Казанда басылып чыккан «Тәсхих рәсм хатт әл-Коръән» исемле әсәренә каршы язылган дип әйтергә мөмкин. Бигиевнең бу хезмәте турында Тукай да «Авыл җырлары» ның өченче көлтәсендә телгә ала:

Арыслан белән юлбарыс яратылган бер каннан;
Безнең Муса һич тик тормас: яңлыш тапкан Коръәннән.
Безнең кулыбыздагы китапта исә болай диелә:
Мәмләкәткә шөһрәтен тәмам чәчде,
Ничә кәррә мәҗлесләрдә булып кәчде,
Йөзләп хата табам дип Коръән ачды,
Андин артык батил ялган сүзләре бар.

(кәррә – тапкыр).

Бигиев әсәре татар руханилары арасында зур шау-шу куптара: Коръәндә йөзләп хата таптым дип әйтергә җөръат иткән кешене тыңларга һәм «тәртибен тикшерергә» теләүчеләр күп табыла: 1909 елның 7 һәм 21 февральләрендә сәүдәгәр М.Юнысовлар өендә ике зур җыелыш булып, һәрберендә өчәр йөзләп кеше катнаша.

Китап авторы үзенең бу вакыйгага ничек килеп эләгүен гап-гади тел белән аңлатып бирелә:

Кантурга төшкән идем, гәзит алдым,
«Тәсхих» дигән мәкаләгә күзем салдым,
Бер көндән соң дәхи дәгъвәтнамә алдым,
Фәлән көнгә Муса Биги дәгъвәте бар.

(тәсхих – төзәтү; дәгъвәт – чакыру).

Җыелышка килүчеләр Муса Биги хезмәтенә мөнәсәбәтле рәвештә икегә бүленә. Муса тарафдарларының аны яклап чыгуы китап авторына, әлбәттә, ошамый:

Мусаны юкарыга утырттылар,
Синдән галим кеше юк дип күперттеләр,
Хатаны күбрәк тап, дип котырттылар,
Юкарыдан түбән төшәр көннәре бар.

Кадимче авторның Муса Бигине Шиһабетдин Мәрҗанигә каршы куюы күренә һәм бу башта гаҗәп кебек тоела:

Мәҗлестә Мәрҗанине таптадылар,
Муса таба барыр кадәм атладылар…

(кадәм – адым).

Чөнки Мәрҗанинең заманында үзенең дә кадимче доносларыннан иза чиккән шәхес булуын бүген һәркем белә, монда исә китап авторы галимнең дөньякүләм мәшһүрлегенә таныклык итә:

Мәрҗанинең тәгълимләре мәгъләм улды,
Хәрамәин һәм Хиҗазда мәгълүм улды,
Тәснифләре Йаурупага тәмам тулды,
Исламбулда андин артык шөһрәте бар.

(тәгълим -өйрәтү; мәгъләм –маяк; тәсниф – әсәр, китап).

Бу кадимчеләрдә дә фикер үсеше булган дигәнне аңлата түгелме: ХХ гасыр ба-шында яшәгән консерватив фикер йөртүче кешеләр инде Мәрҗанине галим буларак кабул иткәннәр, аның хезмәтләренә тиешле бәяне биргәннәр, димәк.

Мәрҗанинең шундый ук әсәренә якын торган

Мәрҗани исеменең бу китапчыкта телгә алынуы, заманында аның да Коръәнне бастырганда киткән хаталарны төзәтүгә багышланган шундый ук китабы -«Тәсхих Мусхаф» (Изге китапны төзәтү) булуы белән бәйле булып чыкты. Казанда, хәтта Истанбул һәм Каһирәдә басылган Коръән китапларында киткән хаталарны тикшерүгә багышланган Бигиевнең бу хезмәте Ш. Мәрҗанинең шундый ук әсәренә якын торган.

Муса Биги хезмәтен тикшерү җыелышының, кемнең, кайсы мулланың ни диюе хакындагы «стенограммасы» кадимче китабында шактый җентекле рәвештә бирелгән:

Әйа Муса, син чакырдың, без җыелдык,
Хата дигән фикремездән без тыелдык,
Хата-савап аермага без куелдык,
Хата юкка һәр хәзрәтнең дәлиле бар.
Суфи хәзрәт бер сүзенә йитмеш дәлил,
Ахырында дошманлары булды хәлил,
Һәркаюсы мөслимдер әля камил,
Дин гыйльменең шул вакытда файдасы бар.
Кәшшаф хәзрәт «Мөһиммә»сен кулга алды,
Дәлилләрен берәм-берәм җарып салды,
Бәднишинләр җавабына гаҗиз калды,
Мөэминләргә фәрештәнең илһамы бар.
Гариф хәзрәт хата югын тәгъфир итде,
Дәлил берлән Муса нәкълен тәкърик итде,
Эчендәге җәүһәрләрне тәфригъ итде,
Аны каккан «Бәянел-хак» гәзите бар.
Садыйк хәзрәт дәлилләре садыйк иде,
Хатасы юк дигән сүзгә сабит иде,
Дәлилләре әксәренә саикъ иде,
Хак тарафка хакның кыйлган вәгъдәсе бар.
Ибраһим хәзрәт барды, китап ачды,
Гайрәтендән шайтанлар ерак качды,
Җәүһәрен мәйданга барып сачды,
Хәзрәтләрнең риваҗ табар көннәре бар.

(бәднишин – эш башында торучы начарлар; тәгъфир итде – таныды; нәкъл – традиция; тәкърик итде – сөйләп бирде; тәфригъ итде – аерып бирде; әксәр- күпчелек; саикъ –юнәлтүче; риваҗ –популярлык)

«Бәхәсләрдә Муса Биги үзе дә кызып китә торган була»

Китап авторы җыелышка килми калган шәхесләрнең дә исемнәрен атый һәм аларның мөфти (Мөхәммәдъяр Солтанов) сүзеннән чыкмауларына ишарәтли:

Таип хәзрәт сүзләре дә савап алды...
Сабир хәзрәт бармады, колак салды...
Борнаев Шакир хәзрәт бармый калган,
Мөфтидән әмер җугын белеп алган...
Касыйм хәзрәт катышмады, авышмады...
Завод арты Вәли хәзрәт Габдулласы,
Хисаметдин хәзрәт Казан хак мулласы,
Белсәләр дә бүген мәҗлес һәм буласы,
Аларда һәм сәләфләрнең мәсләке бар...

Шакирҗан Хәмиди — берадарән Кәримевләр матбагасында корректор булып эшләгән, матбугатта күтәрелгән мәсьәләләр буенча еш чыгыш ясаган кеше дә Муса әфәндене тәнкыйть итеп, «савап җыя»:

… Мусаның бер сүзенә биш-ун җавап,
Бәрәкалла, Хәмидигә йөз мең савап...

Бигигә каршы чыгучылар арасында «Йолдыз» газетасы мөхәррире Әхмәдһади Максуди да бар:

Мусаның сүзләрен җакды утка,
Иярмәде Мәгарри кебек сукыр чуртка,
Һади мәхдүм, «Йолдыз»ың китсен хутка,
Мәгарринең кәференә дал сүзләре бар.

Күренә ки, кадимче авторның рус сүзләрен текстка шактый оста кертеп итеп җибәрә, бу төр "әче" теллелек аеруча Муса Биги яклыларны сүккәндә ачык күренә:

Аларның кампанйасы шайтанский,
Өстәлдә бер дюжинә шампанский,
Һәр сүзләре малаигъны шалканский,
Кадимләрдә «Дин-мәгыйшәт» журналы бар.

Кадимчеләрнең төп органы «Дин-мәгыйшәт» журналының иң явыз дошманы булган Оренбург газетасы «Вакыт» һәм мөхәррире Фатих Кәрими, фикердәшләре Риза Фәхретдин, Зыя Кәмали аяусыз чыбыркылана:

Вакыт-мокыт, Риза, Зыя шогъбәләре,
Диянәтдә күренми шөгъләләре.
Сукыр, зиндыйк Әбелгалә – кагъбәләре,
Мисырда гыйбадәт нам шайтаны бар.

(шөгълә –ялкын)

...«Дин-мәгыйшәт» журналын ачыб кара,
Мәгарриләр кабәхатен язып бара.
Бер елга дүрт сум көмеш салыб кара,
Мәгыйшәтдә зыялылар бәяны бар.

(кабәхат – гаеп, кимчелек)

Х-ХI гасырларда яшәгән гарәп философы, пантеист рухлы сукыр шагыйрь Әбелгалә Мәгарринең фикергә ирек таләп итүче тәгълиматының Идел буе мөселманнары хәясенә туры килмәвенә иманы камил автор, аңа иярүчеләрне дә зиндыйклыкта гаепли һәм аларның бу «чир»не Мисырда «йоктырып» кайтуларын әйтә:

Искеләрдән бер хәзрәтнең углы Гасыйм,
Мусага ияреп булды асим,
Атаңның җулындан чыкдың зачем,
Берадаре Мисри булып кайтмакы бар.

(асим – гөнаһ кылучы)

Муса Биги, шулай итеп, Рәсәй голамәсен «себереп түгеп», Мисырдан безнең җирлеккә хас булмаган башка бер мәзһәб гыйлемен алып кайтып таратырга җыенуда гаепләнә:

Мисрилардан ширукы мәзһәб чыкды,
Хәлал-хәрам хәдисләрен бәреп җыкды,
Дин гыйлемен Парижга барып тыкды,
Русиядә Мисриларның кантуры бар.

(ширукы-ширк – күп аллага ышану, мәҗүсилек)

Бу юлларда шул чор фикер ияләренең күбесен борчыган мөһим мәсьәлә күтәрелә: бер яктан, татар-мөселман җәмгыятенә яшьләрнең Аурупага ияреп, үз кыйблаларыннан тайпылуы куркынычы янаса, икенче яктан, игътикад үзгәрү куркынычы, Имам Матуриди гакыйдәсеннән, Әбү Хәнифә мәзһәбеннән читкә китү мәсьәләсе исә ислам дөньясыннан килергә мөмкин фетнә булып күренә. Бу принципиаль мәсьәлә кадимчеләр белән җәдитчеләрне берләштерүче үзәк нокталарның берсе булып тора. Татар мәдрәсәләрендә укымаган, каядыр читтә белем алган, яше яңа гына утыздан узып киткән ниндидер берәүнең Казанга килеп, беркемнең дә башына килмәгән, кулы-теле тимәгән әллә нинди катлаулы мәсьәләләрне берүзе чишәргә алынуы, дөресен әйткәндә, бик күпләрдә Бигиевкә ышанмау, аны җитди кабул итмәү хисен тудырган булса кирәк. Җитмәсә, бәхәсләрдә Муса Биги үзе дә кызып китә торган була. Безнең китап авторы да Муса әфәнденең үз-үзенә кирәгеннән артык ышануын һәм Казан динчеләрен надан дип уйлап, алар белән хисаплашмавын тәнкыйть итә:

Килгән икән Казанда кеше юк дип,
Коръәнда аларның эше юк дип,
Меллаларны наданлар, теше юк дип,
Меңәрләрне чәйнәб өзәр тешләре бар.

Бигиевне җитдирәк булырга чакырып, язучы:

… Муса әфәнде, өстән генә ни уйлыйсың,
Кәлам шәриф, хәдис белән ник уйныйсың? — дип сорый һәм:

… Мәгарри сүзен китабыңдан бетер утаб,
Мөэминләрнең игътикадын язма бутаб,- дип киңәш тә бирә.

Җыеылыш кадимчеләр тантанасы белән тәмамлана:

Йөз хатадан бер хатага калдырдылар,
Әхбаблары, мәхбүбләре кайгырдылар,
Әйтә торгач сачене дә алдырдылар,
Ахыр бер көн мыек кисәр көнләре бар.
Коръәннең хатасы юк, мәҗлес бетде,
Хәзрәтләр исбат кыйлып, кайтып китде,
Һади мәхдүм «Йолдыз»да игълан итде,
Мөэминләргә шадлык туар көнләре бар.

Әсәрдә Муса әфәнденең озын чәче һәм мыегы гына түгел, җәдидчеләрнең аурупача киенүдә дә утка тотыла:

Муса Коръән бастыра дип шадланмышлар,
Катышмакчы аңа бәгъзе мактанмышлар,
Пәлтә, шәблит киеп алга атламышлар,
Мөселманның үзенә хас либасы бар.

(либас – кием).

Кадимчеләрнең театрга каршы көчле нәфрәте, яңа укыту ысулын кабул итмәүләре дә әсәрдә тәфсилле чагылыш тапкан:

Инанмаңыз бу заманның шәятына
Театр хәрам ир һәм хатынына...

… Мәсҗед карты, эскрипкә тыңлап тор да,
Ни җавап бирерсең үлгәч гүрдә?..
Укытырлар аю-бүре, каргалары,
Уен-көлке, театр арбалары...
Ука, сука, арба, чана өйрәтерләр,
Бер бүлмәдә дәханны һәм көйрәтерләр,
Бер шәкертне сикез йиргә сөйрәтерләр,
Остаз хакы юк дигәнгә дәлиле бар.

Милләтпәрвәр байлар турында сүз

Автор шулай ук "җәдидләрне" ураза тотмауда гаепләп, бу темага да шактый күп үгет-нәсихәт биреп ташлый. Шул ук вакытта кадимчеләрне дә буш сафсата сату белән шөгыльләнмәскә чакыра:

Ни файда аять- хәдис күререңдә,
Җәдидләр-пәдидләр дип өререңдә,
Мин кадим дип лаф орыб йөререңдә,
Коръән-хәдис йөкләткән хәмаре бар.

(хәмар – каләм)

Китапта милләтпәрвәр бертуган Хөсәеновләр хакында шактый үзенчәлекле фикерләр әйтелә:

Бәрәкалла Мәхмүд байның мәкаменә,
Зат шәрифнең мөбарәк ак сакалына,
Васил булсын әүлияләр мәкамына,
Вакыфларым шәргый булсын димәке бар.
Дин гыйлеме укылсын, нурга батсын,
Әхмәд бай, Гани бай рәхәт ятсын,
Зат шәрифе Мәхмүднең гомре артсын
Миллионлар дин чырагы улмакы бар.

… Мәхмүд бай зирәк икән, зиһне йитде,
Мәдрәсәсен ислахка һиммәт итде,
Әхмәд бай уйганмады, үлеб китде
Мәхәлләсен мәхрүм итеб үлмәке бар.
Батырҗанга ышанды, кәрам итде,
Ничә мең сум сәмәнне әрәм итде,
Сөмәрсез агачка су сибеб китде,
Тамырсыз агачның кормакы бар.

(мәкам — урын; кәрам – юмарт; сәмән – акча).

Теле җиңел һәм гади

Күргәнебезчә, Муса Бигинең бер хезмәтен кире кагуны максат итеп куйган китап авторы, язмасының ахырында шул заман татар җәмәгатьчелеге арасында күтәрелгән башка мәсьәләләргә юнәлеп, «төп курс»тан бераз читкә дә китә. Кадимчеләр арасында Муса Бигинең бу чыгышларына шигъри әсәр белән җавап бирү бер бу китап белән генә чикләнми, әлбәттә. Күп санлы мәкаләләр, язмалар белән Бигиевне туктаусыз тәнкыйтьләп, тынычсызлап торган «Дин вә мәгыйшәт» җурналында шигырь белән язылган башка текстлар да юк түгел. Мәсәлән, 1909 елның 24 июлендә чыккан 29 нчы сандагы авторы «Шагыйрь» дип куелган бер шигырь без тикшергән китап белән бик тә аваздаш тоела:

Җәмгыять ясаганнар төзәтергә,
Коръәндәге хатаны күзәтергә,
Ияргән малайлар Муса артындан,
Әйтәләр, әйдә, Коръән төзәтергә.
Җәмгыятьдә булган яхшы, галим затлар,
Рәд кыйлганнар Мусаны куш канатлар,
Гыйлемлек бер Мусада мәхсүр түгел,
Чыга шул Казанда да галим затлар...

(Рәд кыйлганнар – кире какканнар; мәхсүр – чикләнгән).

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, ХХ гасыр башында кадим-җәдид бәхәсләре буш һәм кирәксез тартышулар булмаган, киң җәмәгатьчелекне кызыксындырган сорауларга шулай бергәләп җавап эзләнгән һәм дөрес юлны табарга ярдәм иткән. Муса Бигиев тә бу җыелышларда үз фикерләрен яклап чыгып чарланган, көрәштә чыныккан, яңа идеяләр белән баеган дип уйларга кирәк. Без тикшергән әсәр исә кадимчеләр станындагы атмосфераны шактый җанлы итеп бирә алуы белән кызыклы. Теле җиңел һәм гади, шигырь төзелеше ягыннан традицион әдәби калыпка туры китереп язылган бу әсәр, шул чор татар җәмгыятенә хас үзенчәлекләрне типик гыйбарәләр белән белдереп, укучыларның бер өлешендә теләктәшлек хисе уята алган икән, димәк, аның татар иҗтимагый фикере һәм әдәбияты тарихында яшәргә хокукы бар дигән сүз.

Әлфинә Сибгатуллина, kazan-kremlin.ru фотосы
Справка

Альфина Тагировна Сибгатуллина — доктор филологических наук, профессор, ведущий научный сотрудник Института востоковедения РАН (Москва).

  • В 1979 году с отличием окончила среднюю школу.
  • В 1984 году с отличием окончила Елабужский государственный педагогический институт (специальность: русский язык и литература, татарский язык и литература). Принята на кафедру русского языка.
  • В 1990 году в Институте языка, литературы и истории им. Г. Ибрагимова АН РТ защитила кандидатскую диссертацию на тему: «Эволюция концепции личности в татарской поэзии XIX века».
  • В 2000 году в Казанском государственном университете защитила докторскую диссертацию на тему: «Суфизм в татарской литературе (истоки, тематика и жанровые особенности)».
  • В 2002 году присвоено ученое звание профессора.

Новости партнеров