Новости раздела

Муса Бигиев: «Халыкта намаз бар, ләкин рух юк, халыкта шәкеле бар, ләкин хакыйкате һәм әдәбе юк»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: рецензия на книгу о поездке татарского богослова из Советского Союза в Мекку

Альфина Сибгатуллина поделилась с «Реальным временем» своими впечатлениями от прочитанных и переизданных путевых заметок (хаджнаме) известного и в какой-то мере скандального татарского богослова Мусы Бигиева. В 1927 году он покинул Советскую Россию на пароходе «Ильич», отправившись в паломничество к святым местам Аравии. О том, как проходил хадж чуть меньше 100 лет назад, в статье Альфии-ханум.

XIX гасыр азагы — ХХ гасыр башында Рәсәй мөселманнары арасында күзгә күренеп ешайган хаҗ сәфәрләре татар тарихын һәм әдәбиятын күпсанлы хаҗнамә әсәрләре белән баетты. Бу чорда Аллаһ Тәгалә каршындагы хаҗ вазыйфасын үтәү максаты белән озын һәм авыр юлга батырчылык итеп чыгарга теләүчеләрнең артуы, Рәсәй империясендә яшәгән мөселманнарның икътисади хәятенең азмы-күпме җайга салынуын, гомуми тормыш шартларының яхшырып китүен дә күрсәтә торган бер фактор иде. Авылдан, мәхәлләдән хаҗга киткән кешеләрне озату-каршылау гадәтләре дә бер бәйрәм хосусиятен алганга, туган иленә әйләнеп кайткан хаҗины котлар һәм юл маҗараларын тыңлар өчен, зәм-зәм суыннан, хөрмә җимешеннән авыз итәр өчен, күрше-тирә халкының җыелулары да матур бер күренешкә әйләнеп китә.

Шул булачак очрашу-сөйләшүләрне күз алдында тотып, хаҗга баручыларның күбесе, электән кулында каләм тибрәткәне дә, тибрәтмәгәне дә, сәфәренең башланып китүеннән, өенә кире кайтып, ишеген ачып кергәнгә кадәр үз күзе белән күргәннәрен куен дәфтәренә, көндәлегенә теркәп барырга тырышкан. Мондый хаҗнамәләрнең сакланып калган өлеше Казан, Әстерхан, Уфа, Себер кебек Рәсәйнең төрле төбәкләреннән оештырылган сәфәрләрнең шартларын, үзенчәлекләрен, маршрутларын билгеләргә, юлда күргән авырлыкларын ачыкларга ярдәм итә. Шиһабетдин Мәрҗани, Габдерәшит Ибраһим, Габделбари Баттал Таймас һ.б. татар зыялыларының хаҗ сәфәрләре белән бәйле язмалары бүген дә татар фәне өчен зур әһәмияткә ия. Галим-голәма гына түгел, гап-гади авыл абзые тарафыннан теркәлгән язмаларның шул чор вакытлы матбугатында яки кечкенә китапчыклар хәлендә типографияләрдә басылып чыгуы үзенә күрә бер мавыгуга, модага да әйләнеп киткәнгә охшый. Араларында шигъри юллар белән, эмоциональ рухта язылган әдәби әсәрләрнең дә очравы, хаҗнамә жанрының ХХ гасыр башында иң югары ноктага менүен күрсәтә. 1910-нчы еллар уртасына кадәр дәвам иткән хаҗ «модасы» Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, әлбәттә, туктый, аннары инде тарих тәгәрмәче шул кадәр тиз әйләнеп китә ки, яңа төзелгән Советлар илендә, ераклардагы Мәккә-и мөкәрәмә, Мәдинә-и мөнәвәрәне, Кәгъбә-и мөгаззәмәне һәм Пәйгамбәр мәчетен барып күрү, дога кылу, зиярәт итү түгел, үз авыл мәчетеннән азан тавышын ишетү, бергәләп намаз кылу рәхәтлекләре дә әкренләп юкка чыга.

Илебезне акрын-акрын гына таш диварлар әйләндереп ала башлаган менә шул заманнан бер хатирә, тарихи кайтаваз булып, безгә тагын бер мөгътәбәр затыбыз — Муса Бигиевнең Хиҗазга сәяхәт язмалары табылу турында күңелле хәбәр иреште. Кулъязма хәлендә сакланып калган бу чыганакны табып-юллап алган кеше — Бигиев мирасын халкыбызга ирештерү юлында күп көч куючы тарихчы галим Айдар әфәнде Хәйретдин. Муса Бигиевнең куен дәфтәрендә урын алган бу истәлек, бер яктан, ХХ гасыр башында язылган татарча хаҗнамә текстларының фикер-гаясе белән керешеп китсә, икенче яктан, соңгырак дәверне һәм шактый гына четерекле халыкара тарихи-сәяси вәзгыятьне яктыртуы белән алардан аерылып тора. Шуңа күрә, бу чыганак эчтәлеге белән тарихчыларда һәм әдәбиятчыларда кызыксыну уятыр, ә теленең уникальлеге исә лингвистларның игътибарын җәлеп итәр дип өметләнергә кирәк.

Муса әфәнденең 1927 нче елда ясаган хаҗ сәфәрен ХХ йөз башы хаҗиларының юлчылыгыннан аерып торган үзенчәлекләрнең иң беренчесе: инде алласызлашып баручы Советлар иленнән Совторгфлот ширкәтенең «Ильич» пароходы белән Бәйтуллаһка — Аллаһ Өе саналучы Кагъбә тарафына юл алуы! Җитмәсә, ширкәтнең вәкиле Владимир Степанович Суслинны да «гүзәл адәм, аңлы адәм» дип мактап куя автор… Әгәр дә берәр роман кебек әдәби әсәр укысаң, бераз гына артыгын «кызартып җибәргән инде монда язучы» дияр идең, ләкин бу Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт» әсәре түгел, ә бәлки Муса әфәнденең үзе өчен теркәлгән факт-мәгълүматлар, аларда уйдырмага урын юк!

Хаҗ — бәйнәлминәл бер вакыйга ул, җир шарының бар почмагыннан изге туфракларга килгән мөселманнар ул елны да чирек миллионнан артып киткән. Тик Муса Бигиевнең генә «Русиядән, димәк мөмкин, бер ялгызым» дип язуы Советлар илендә инде исламга карата мөнәсәбәтнең тискәрегә үзгәрә баруын ачык дәлилләп тора. Дөрес, Одессадан юлга чыккан «Ильич» пароходында барлыгы өч йөз утыз җиде хаҗи булуын әйтә Муса әфәнде, тик соңрак аларның Чин (Кытай) мөселманнары булуы аңлашыла… Юкка гына Муса әфәнде дәфтәренә русча шундый мәгънәле юлларны язып куймагандыр инде: "Трудное дело красным проникать куда-нибудь. Мы очень много упустили, проиграли. Возместить уже поздно"… 1927 елда, инде Ленин үлеп, властька Сталин килгән дәвердә, эчке сиземләү белән әйтелгән бу фикернең дөреслеген тарих ничә дистә ел соң гына исбатлады…

Бигиев хаҗнамәсендәге икенче зур яңалык, аның эчтәлегенең халыкара сәясәт белән бик якыннан бәйләнештә булуы. Монда галимнең җир йөзендәге гомуми халыкара халәтне яхшы белүен һәм тирәннән анализлавын күрми мөмкин түгел. Ни дисәң дә, 1927 нче елга кадәр тарих мәйданында гаҗәеп вакыйгалар булып узган: Беренче бөтендөнья сугышы дәһшәте, Октябрь инкыйлабы, Рәсәй һәм Госманлы империяләренең таркалуы, картада яңа дәүләтләр Төркия җөмһурияте, Советлар Союзы барлыкка килү, Хиҗаз һәм изге җирләрнең госманлы идарәсеннән Согыд гарәпләре кулына күчүе һ.б.лар. Автор күп кенә дөньякүләм билгеле тарихи шәхесләрне телгә ала һәм алар хакында үз фикерен белдерә. Мисал өчен, Гази Мостафа Кәмал Ататөрек шәхесенә Муса Бигиев зур бәя бирә. Төркия Җөмһуриятенә нигез салган бу олы шәхескә аерым тукталып, милли-азатлык көрәшендә халыкны берләштереп, ватанны басып алучылардан коткаруы турында басым ясап сөйли. Хилафәттән баш тарткан төрек илендәге дини халәткә дә тиешле фикерен төпле генә итеп белдереп куя.

ХХ гасыр башы хаҗнамәләрен бераз укыштырган кеше буларак, мине Муса Бигиев язмасында иң кызыксындырган нәрсә: 15-20 ел эчендә Рәсәйдән хаҗ юлында ниләр үзгәргән, аеруча хаҗилар өчен нинди яңа шартлар, уңайлыклар тудырылган, шуны беләсем килә иде. Чөнки үз гомерендә беренче тапкыр «тимер арба»га (поездга), аннан да вапурга (пароходка) утырып юлга чыккан ХIХ йөз ахыры-ХХ йөз башы татар хаҗиеның Одессадан Мәккәгә кадәрге сәфәрендә күргән кыенлыклары (гәрчә боларны Аллаһ каршында бер имтихан итеп кабул итсә дә), таможня-карантин мәшәкатьләре, алыпсатарлардан алданулары, бәдәви һөҗүменә вә башка бәла-казаларга дучар булулары, гайре ихтыяри рәвештә, ул истәлекләрдә аермачык укыла иде. Инде дөньяда технология үсеше бермә-бер арткан чорда юл авырлыклары азалган, юлчыларга да уңайлыклар тудырылган булырга тиеш иде кебек.

Тик, ни күрим, Истанбулга исән-имин килеп җиткән хаҗиларга шәһәргә чыгарга рөхсәт бирелмәүдән алып, Бигиев хаҗнамәсендә дә теге таныш «моңнар» ишетелә башлый: нигә әле карантин, дизенфекцияләү мәшәкате бары тик мөселман хаҗилар өчен генә оештырыла, югыйсә, моннан Афонга, Иерусалимга китүче христиан хаҗилар да бар бит?!.. Бу турыда үз заманында Габдерәшит Ибраһимов язып чыккан һәм «христан хаҗи» Истанбул уртасында йогышлы чирдән егылып үлсә дә, беркем игътибар итми, ә менә мөселманнарны кабат-кабат карантиннан уздырып җәзалыйлар, дип язып чыккан иде. Муса Бигиев тә, "дөрес, санитария мәсьәләсе халыкара бер мәсьәлә, тик нигә хаҗиларга гына махсус искәрмә ясалып, аларны түбәнсетәләр, ни өчен мондый караш тик безгә, мөселманнарга гына?" — дип әрни, "Хаҗилардан курку ни өчен? Хаҗиларга дошманлык, хаҗиларга нәфрәт хисе ни өчен?"- дип сорый. Бу «курку» хаҗиларның Истанбулда бераз калып, шәһәрне күрер өчен мөмкинлек тудырылмау мәсьәләсенә дә кагыла. Кытайдан килгән Кашгар мөселманнары — уйгурларның Рәсәй юлы белән хаҗга йөрүләренең максаты – Истанбулны күрү теләге, ди автор, тик шул кадәр ерак араларны узып, шәһәр капкасына кадәр килгән төрки-мөселман кардәшләргә ул капка ачылмый, хәтта алдан виза алып килгән 60-70 хаҗига да пароходтан шәһәргә иңәргә рөхсәт булмый. Моның сәбәбен аңларга тырышкан автор, төрле фаразлар ясап карый, ләкин төгәл җавабын таба алмый. Болай булса, бу маршрутның кызыгы бетәчәк, ди автор.

Узган чорлардан калган иң әһәмиятле проблема — хаҗиларның җан-тән иминлеге, сәламәтлеге һәм санитария сорауларының чишелмәве темасы Муса әфәнде язмаларында да үзәктә тора, ул моңа ирексездән әллә ничә тапкыр әйләнеп кайта: «пычрак» аңламындагы төрек телендәге «пислек\бислек»не ул пароходларда, изге туфракларда да даими күреп, уфтана. Хиҗазның кайбер мәчетләренең эче «гаять бис» булганлыктан, саф һавага чыгып, намаз укырга мәҗбүр булган Муса әфәнде Мәккә, Мәдинә, Җәддә, Таифта гомуми төзексезлек һәм тәртипсезлек хөкем сөрүенә борчыла, әл-Хәрәм мәчетен төзекләндерү ихтыяҗын телгә китерә: «Төрек башлады, Сөгыд, бәлки, тәмам идәр», дип госманлы солтаннары башлаган төзелешләрнең алга таба яңа хакимиятнең дәвам иттерүен тели. Ләкин Муса Бигиев гайремөслим аяк басмаска тиешле изге туфракларда Аурупа империалистлары, аеруча инглизләрнең, үз сәясәтен уздыруын бик яхшы белә: дөнья мөселманнары акчасына солтан Габделхәмид II салдырган Хиҗаз тимер юлын җимертү, шпион Лоуренсның мәкерле эшләре, ваһһаби фетнәләре — барысы да ислам галәменә дошман мәмләкәттән килгән явызлыклар иде.

Муса Бигиевне нык борчыган сорауларның берсе дә, ислам галәменең үзендәге наданлык, дини кануннарның өстән-өстән генә үтәлүе, сәяси темалардагы гамьсезлек, фикер тарлыгы. «Халыкта намаз бар, ләкин рух юк, халыкта ихрам бар, шәкеле бар, ләкин хакыйкате һәм әдәбе юк», -ди ул. Хәтта хаҗның иң мөһим ритуаллары (таваф, сәгый, Гарәфәт тавында тору һ.б.) тышкы яктан гына үтәлә, мәгънәсенә һәм эчтәлегенә игътибар ителми, дип кайгыра. «Галәме исламның һәр эшендә, хәрәкәтендә, карарында, гыйбадәтендә, һәр нәрсәдә тәртипсезлеге күренә, бу тәртип еллар буе булмады», — дип яза. Мина тавында, Гарәфәттә издирхамнар, хаҗиларның бер-берләрен таптап үтерү күренешләренең сәбәпләрен эзли. Һәр елгы кебек, ул елны да хаҗ зыярәте вакытында меңнәрчә кеше вафат булуын яза: "Гарәфәтдә мең кадәр, Минада өч мең кадәр вафат (бар). Мәетләрне күмүдә игътибарсызлык, хөрмәтсезлек күзгә ташлана. Халык күңеленә авыр тәэсир итте. Халык нәфрәт итте", — ди Муса әфәнде. Безнең башка хаҗиларыбыз игътибар иткән тагын бер ямьсез күренешне тасвирлый Муса әфәнде: корбан итеп суелган хайван итләрнең «тау-тау» итеп яндырылуы, янган ит исенең тирә-якны саруы. Корбан итләренең ярлы-ябагайга тарату эше белән махсус шөгыльләнүче булмаганлыктан һәм һаваларның кызу торганлыгыннан итнең тиз бозылуы сәбәпле, эпидемиядән саклану максатында, махсус чокырларга тутырылып ягылуы ул чорда гадәти бер күренеш була. Шундый күңелсезлекләр белән көн саен очрашып торган Муса әфәнденең күңелен юаткан нәрсәләрнең берсе — Хиҗаздагы кайсы шәһәргә барса, шунда тормыш итүче үз кавеме – Идел-Урал буе мөселманнарыннан вәкилләрне табып күрешүе, вафат булганнарының каберләрен барып дога кылуы. Ул аларның мөмкин кадәр исемнәрен, килеп чыгышларын да дәфтәренә теркәп барырга тырышкан.

Дүрт ай унике көнгә сузылган гаять авыр, газаплы, озын һәм мәшәкатьле бу сәфәрдән тәҗрибәле Муса Бигиев, юлны белгәнгә, алдан ук хәзерлеген күргәнгә, күп урыннарда таныш-белешләре булганга, бәла-казага һәм авыруларга юлыкмыйча, сау-сәламәт йөреп кайта. Аллаһ каршындагы хаҗ вазыйфасын үтәве белән беррәттән, ислам галәменең торышы хакында кат-кат уйлану, үз фикерләрен башка өлкәләрнең мөселманнарына җиткерү, мәчетләрдә хөтбә уку, сәяси җыелышларда катнашу мөмкинлеге биргән бу сәфәрдән тәне белән арыган-йончыган Муса әфәнденең кәефен ватанга кайту, сөекле гаиләсе белән тиздән кавышу хыялы күтәрә. Миңа калса, Муса Бигиев хаҗнамәсенең, бәлки дә, иң матур һәм хисле, ихластан язылган юллары, шушы җөмләдер: «Сәйидәмне бик сагындым, аякларын үбәр идем»… Тормыш иптәшен, хатынын гарәп телендәге «мөхтәрәм хатын-кыз» аңламындагы сәйидә дип атавы, ислам галименең үз яшәешендә хатын-кызга булган хөрмәтен ап-ачык күрсәтеп тора. Көндәлекнең соңгы юллары «Сәйидәмне һәр кич төшемдә күрә идем» дип тәмамлануы да аның уй-хисләрен һәм хатыны Әсма-Галиягә карата булган мөнәсәбәтен ачык белдереп тора түгелме соң?!

Бу юлъязмасында Муса Бигиев, ислам галәмен, Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьне әтрафлы белүче, объектив фикер йөртүче, мөселман өммәте өчен ихлас кайгыртучы дин галиме, җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче буларак кына түгел, ә бәлки саф җанлы, күңел дөньясы чиксез бай гади бер җир кешесе буларак та ачыла. Әсәрнең теле турында бер җөмлә белән әйтсәк, ул гаять чуар һәм бай: татарча, русча, гарәп-фарсыча яхшы белгән галимнең куен дәфтәренә юлда күргәннәрен, башкалар укысын өчен түгел, үзе өчен генә язып барганын истә тотсак, аның фикерләү рәвешенең тирәнлеген менә шушы госманлы теленә бик якын булган үзенчәлекле телне куллануында тәгаен күрәбез.

Ушбу әсәрне киң катлау укучыга җиткерүче Айдар әфәнде Хәйретдиннең әйтүенчә, әле Муса Бигиевнең безгә билгеле булмаган башка кулъязмалары да бар икән. Димәк, Муса әфәнденең мирасын өйрәнү эше дәвам итә, алда, бәлки, тагын яңа ачышлар көтә, дип өметләнергә була. Зур акыл иясе Муса Яруллаһ Бигиев белән бәйле бу төр хезмәтләр, татар фәнендә генә түгел, бәлки Төркиядән башлап, төрки мөселманнар яшәгән барлык өлкәләрдә кызыксыну уятачагында шик юк. Шуңа күрә бу эштә тарихчыларыбызга, текстологларга уңышлы, бәрәкәтле, хәерле эшләр теләп калыйк.

Әлфинә Сибгатуллина, филология фәннәре докторы, профессор, Ислам мәдәният музеенды уткән "Мәңгелек илгизәр" кургәзмәсенең матер
Справка

Альфина Тагировна Сибгатуллина — доктор филологических наук, профессор, ведущий научный сотрудник Института востоковедения РАН (Москва).

  • В 1979 году с отличием окончила среднюю школу.
  • В 1984 году с отличием окончила Елабужский государственный педагогический институт (специальность: русский язык и литература, татарский язык и литература). Принята на кафедру русского языка.
  • В 1990 году в Институте языка, литературы и истории им. Г. Ибрагимова АН РТ защитила кандидатскую диссертацию на тему: «Эволюция концепции личности в татарской поэзии XIX века».
  • В 2000 году в Казанском государственном университете защитила докторскую диссертацию на тему: «Суфизм в татарской литературе (истоки, тематика и жанровые особенности)».
  • В 2002 году присвоено ученое звание профессора.

Муса Джарулла Бигиев (1875 – 1949) – одна из самых ярких и неординарных фигур татарской богословской мысли. Он был выдающимся мусульманским теологом, интеллектуалом с нестандартным мышлением и собственным мнением.


Как и большинство выдающихся татарских дореволюционных богословов он стремился активно получить образование не только в своей стране, но и за рубежом. Поучившись в реальном училище города Ростова-на-Дону, где он и родился, а также непродолжительное время в «Приозерном» (Кул буе) медресе в Казани, он отправляется на учебу сначала в Бухаре, после чего уезжает на обучение в Стамбул и Каир. В Каире он учился в знаменитом университете «Аль-Азхар». Именно там он посещает занятия известного мусульманского реформатора Мухаммада Абдо. После Каира он учился в Мекке и Медине, а также в Сирии и даже в Индии.

Как пишет историк Ильшат Гимадеев, вернувшись позже в Каир, Бигиев занимается научными исследованиями. Пишет работу «Тарих ал-Куран ва-л-масахиф» («История Корана и его списков»), которая в 1904 г. публикуется в Каирском журнале «Ал-Манар», а через год в Казани выходит отдельной книгой.


Второй этап деятельности Мусы Бигиева начинается в 1904 году. В эти годы он получил известность как пламенный публицист и великолепный ученый. Г. Баттал-Таймас пишет, что сразу же по возвращении Бигиева в Ростов-на-Дону местные духовные лидеры мусульманской общины предложили ему возглавить крупный мусульманский приход-махалля, а также преподавать в известном медресе.


Как пишет историк А. Хайрутдинов, Бигиев не принял это предложение. Он уезжает в Петербург и поступает на юридический факультет университета. Здесь он имел свою типографию, самостоятельно разработал арабский шрифт и печатал на нем свои книги. А его семья, в силу сложного материального положения, до 1917 года жила в Чистополе.


В Петербурге Муса Джаруллах занимал ведущее место в политических и общественных движениях, развернувшихся в этих условиях. Как пишет современный муфтий Турции Мехмет Гермез, который к слову является специалистом по Мусе Бигиеву, Бигиев участвовал в работе всех пяти съездов российских мусульман, исполнял обязанности главного секретаря мусульманского курултая, проходившего в 1906 году в Нижнем Новгороде.


По мнению Ильшата Гимадеева, его либеральные воззрения включали не только новое в религии и образовании, но и взгляды на реформу политической системы России. Он выступает на всех съездах, ведет их стенографические отчеты, впоследствии, в 1917 г., наряду с некоторыми документами общественно-политической жизни татар того времени, издает их отдельной книгой «Ислахат асаслары» («Основы реформ»). В Петербурге совместно с Абдаррашидом Ибрахимом Бигиев участвует в издании газет «Тилмиз» («Ученик») на арабском языке и «Ульфат» («Согласие») и выступает на их страницах с большим количеством статей.


Много внимания уделяя общественной деятельности, Бигиев не забывал о научной работе. В это время вышли его многочисленные труды, посвященные религии и философии. Среди них «Пост в длинные дни» (1912), «Установления фикха» (1912) и вызвавшая большой резонанс среди общественности «Доказательства Божьей всемилости» (1911). Как пишет А. Тагирджанова, поднятая им идея о том, что милость Аллаха объемлет всех людей, независимо от их религиозной принадлежности, противоречила основополагающим принципам мусульманским ортодоксии, хотя была не нова в истории религий, как в Исламе, так и в христианстве. Новые идеи Бигиева получили резонанс на Ближнем и Среднем Востоке. Так, известный турецкий теолог Мустафа Сабри (1869–1954) критиковал деятельность Бигиева за то, что он порицал некоторых авторитетных факихов, мутакаллимов. В журнале «Исторический вестник» в 1914 году о Бигиеве была опубликована статья «Мусульманский Лютер».


В 1908 году Муса Бигиев приехал в Казань, где познакомился с хозяином издательства «Шэрык китапханэсе» (Восточная библиотека) Ахмадом Исхаки. Благодаря этому знакомству Бигиев получает возможность выпускать свои книги. Как отмечает историк А. Хайрутдинов, одним из первых трудов, изданных здесь, становится перевод сборника стихов Абу аль-Аля аль-Маарри (973—1058) « Аль-Лузу мият »(« Обязательность необязательного»).


В 1909 году Бигиев издает практически первую в истории ислама книгу по хадисам — «аль-Муватта», написанную основоположником одного из мазхабов имамом Маликом. Эта книга до появления известных сборников хадисов имама Бухари и Муслима была признана вторым источником шариата после Корана. Нельзя обойти вниманием и переведенный Бигиевым в 1905 году «аль-Муафакат» («Оригинальный трактат по методам согласования позиций мазхабов»). Кроме самого перевода он написал к этой книге предисловие, которое в качестве отдельной книги было напечатано в 1909 году в Казани. Бигиев стремился показать совершенство мусульманского законодательства, которое, по его мнению, прекрасно отражено в «аль-Муафакат».


В дни Февральской революции участвовал в работе Всероссийского мусульманского съезда в Москве в мае 1917 г., был избран членом Всероссийского мусульманского совета. В конце 1917 г. возглавил 1-й магометанский приход, стал имамом соборной мечети Петрограда. Издавал газету «Аль-минбар». Далее пытался сотрудничать с советской властью: в соавторстве с активистами составил устав мусульманской общины, добился открытия для татарских детей школы с преподаванием татарского языка, истории и литературы тюрко-татар.


В эпоху, когда по всему миру провозглашались коммунистические лозунги и будущее этого строя казалось великим, Муса Бигиев мужественно отстаивал величие исламских ценностей, критиковал марксизм и западную цивилизацию в целом. Как пишет А. Хайрутдинов, несмотря на явные притеснения со стороны большевистского режима, М. Бигиев продолжал начатую им еще в эпоху царизма борьбу за политическое освобождение мусульманских народов, и прежде всего татар. Знаменательным событием стала его встреча с Владимиром Лениным. После долгой беседы с лидером революции у Бигиева сложилось хорошее о нем впечатление. После памятного разговора несколько ослаб гнет политических преследований. Воспользовавшись этим, Бигиев издает в Берлине свое знаменитое воззвание «Ислам миллэтлэренэ» («Мусульманским народам», 1923), с подачи самого автора получившая известность как «Азбука ислама». Эта книга являлась ответом на «Азбуку коммунизма» Н. Бухарина.


Одного только содержания труда, в котором Муса Джаруллах подверг марксизм самой жесткой критике, было достаточно для того, чтобы сгноить автора в большевистских застенках. Дело осложнилось еще и тем, что книгу редактировал, корректировал и дополнил известный татарский общественный и политический деятель, писатель, противник советской власти и политэмигрант Гаяз Исхаки (1878—1954), живший тогда в Берлине. За этот труд Бигиев попал в тюрьму, откуда его удалось освободить только под давлением зарубежной мусульманской общественности. Смерть Ленина, видимо, оказала решающее влияние на ход гонений на татарского мыслителя. Ему не было дано полной свободы, он был лишен права перемещения и в течение трех лет безвыездно и без права общения оставался в Москве.


После возвращения в Петроград Бигиев стал советским служащим, получив должность научного работника областного отдела народного просвещения. В 1926 году он участвовал в работе мусульманского съезда в Уфе и Всемирного мусульманского конгресса в Мекке как религиозный ученый, получивший широкое признание в исламском мире.


Испытывая материальные трудности, в атмосфере фактической травли Бигиев был вынужден бежать из России через Среднюю Азию. Афганистан, Индия, Египет, Иран, Финляндия, Германия, Япония, Китай, Ява, Суматра – страны, в которых с 1930 по 1949 год он жил и работал. Последний год жизни он провел в приюте для пожилых людей в Каире, где и умер в 1949 году.


28 октября 1949 г. Бигиев скончался в Каире. Заупокойные молитвы были совершены в мечети Сайида Нефиса, похоронен в Афифи на фамильном королевском кладбище Хедивие. Книги из личной библиотеки Бигиева по воле покойного были переданы в Национальную библиотеку Турции.

использована информация сайта Инфо-ислам

Новости партнеров