Новости раздела

Дөнья үзәге — татар авыллары арасында. Ышанмыйсызмы?

«Реальное время» говорит по-татарски. Очерк с поездки в три турецких деревни: Османие, Бёгрюделик, Икепенар, — основанные татарами

Путевой очерк колумниста «Реального времени» Айзиряк Гараевой-Акчуры в этот раз про татарские деревни на турецкой земле. В 70-е годы в Турции было 8 татарских деревень, они были основаны переселенцами в конце XIX века и в начале XX века. На сегодняшний день большая часть выходцев из этих сел проживают в городах. Автор «Реального времени» Айзиряк Гараева-Акчура побывала со своими земляками в трех деревнях: Османие, Бёгрюделик, Икепенар. Айзиряк Гараева-Акчура в своей колонке рассказывает, как они за два дня проехали более пятисот км и успели встретиться и пообщаться с сотнями татар. А также побыть в родном городе Ходжа Насретдина.

Төркиягә килеп-китүчеләрне өч төркемгә бүлергә мөмкин. Әлбәттә, күпләр бирегә ял итәргә диңгез ярына килә, икенчеләрен тарихи Истанбул үзенә тарта. Тагын бер төркем бар, алар — татарлык белән кызыксынучылар. Монысына күбрәк җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, журналистлар керә. Шуңа күрә авылда яшәп яткан якташларымның мондагы татарлар янына барырга җыенулары бераз сәер тоелды. Шул ук вакытта гаилә башлыгының улларын ияртеп, милләттәшләребез яшәгән җирләргә сәфәр кылырга теләве сокландыра...

Җәй урталарында «Актаныш таңнары» район газетасында Төркия татарларына кагылышлы интервьюны бастырганнар иде. Шул чыккач ике малаен Төркиядә укытучы якташым Нәҗип абый Гыйлфанов эзләп тапты. «Татарлар бит, үзебезнекеләр. Барып күрәсе иде. Дога кылып йөрим...» Чакырдык. Һәм ул Корбан бәйрәме көннәрендә әниемнең «кош теле» кадәр хатын, безнең якка гына хас итеп пешерелгән, үзе эре-эре, үзе авызда эреп китә торган чәкчәкләрне, ашап туймаслык бал төяп, Искешәһәргә килеп тә җитте.

Без ике көндә 540 км юл узып, өч татар авылына сәфәр кылдык: Корыһөек, Бөгередәлек, Икепынар.

Беренче тукталыш — Корыһөек-Османия

22 август көнне төшке вакыт якынлашып килгәндәрәк, өйләне авыл мәчетендә укырга исәп тотып, минибуска төялдек, шулай Искешәһәрдән кузгалдык. Юлда укырмын дипме, әллә аерыласы килмәгәнгә, кунаклар алып килгән район газетасы белән, әнинең кыска гына язылган хатын үзем белән алдым. Күз алдына — минибусның алгы тәрәзәсе төбенә куйдым.

Иң элек Искешәһәрдән 70 чакрым ераклыктагы Османия-Корыһөек авылына юл тоттык. Төркиядә августта юл манзарасы бер төслерәк — саргылт-соры, чөнки игеннәр урылган, җыеп алынган, үләннәр корып бара. Нәҗип абый, яхшы гына үсеп утырган чөгендер, кеше буе булган кукуруз, көнбагыш басуларын ерактан ук күреп ала, җир турында берәр соравын биреп калырга ашыга. Җиргә бөтен гомерен диярлек багышлаган, үзе дә җир эшкәрткән, мал-туар тоткан фермер бит ул.

Төркиядә августта юл манзарасы бер төслерәк — саргылт-соры, чөнки игеннәр урылган, җыеп алынган, үләннәр корып бара

Корыһөеккә, ниятләгәнчә, өйләгә барып җиттек, шуңа да якташларымның бу авыл һәм авылдагылар белән танышуы мәчеттән башланды. Намаз укып чыккач та авыл татарларыннан Мәҗит Сүзәр кыскача җирлек тарихы белән таныштырды. Мөхаҗир татарларга авылны корырга 1895 елда рөхсәт ителә. Рөхсәт алганнан соң, кышны җир астындагы «өйләрдә» землянкаларда уздыралар. Өйләр корганчы ук мәчеткә нигез салалар. 1908 елда мәчетне төзеп бетерәләр. Мәчет эчендә исә татар балта осталары мирасы — түшәмдә һәм икенче катта татар өйләрендә еш кулланылган агач бизәкләр күренеп тора. «Мәчеттән соң мәктәп салынган, 130лап бала укый иде. Мәчет ике катлы, әмма анда кеше сыймый иде. Ул чакларда 130лап хуҗалык булса, хәзер 20-30 калган. Хәзер авылдан киткәннәр кире кайта башлады. Соңгы ун елда 20ләп йорт салынды», — дип, сөйләде ул. Тагын бер әйбергә игътибар юнәлтте: «Безнең авыл аерым бер проект белән салынган. Мәмләкәттән килгән тәртип белән. Өйләр киң урам-урам итеп тезелгән. Билгеле бер тәртип сакланган».

Бүгенге көндә мәктәп бинасы мәдәният үзәге булып тора. Җәй көннәрендә утызлап, кыш көннәрендә 15ләп йортта яшиләр. Яңа мөһаҗирләр килгәч, Корыһөектә гомер булмаганны, урамда русча сөйләшкәннәр ишетелә. Ә менә авылда электән яшәгәннәр: «Безнең тел төрекчәгә авышкан», — дисәләр дә, барыбер татарча чөкердәшәләр.

Корыһөектә өйләр корганчы ук мәчеткә нигез салалар. Фото nailtimler.com

Корбан бәйрәме көннәрендә кемдә тукталсаң да корбан итеннән пешерелгән кавырма белән сыйларлар. Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте рәисе Нади Өздамар һәм җәмгыять җитәкчеләреннән Вахит Ирден гаиләсе безне кавырмадан тыш, кош теле, алма бәлеше кебек ризыклар белән каршы алды. Чәй эчкәндә исә соңгы вакытларда һәр татарның диярлек күңеле аша узган четерекле сораулар күтәрелде: «Тел бетмәсен өчен нишләргә?», «Татар яшьләре мәчеткә йөриләрме?», «Татарларга үзләрен «эреп бетүдән» ничек сакларга?» һәм башкалар… Намаз укыганнан соң авыл татарларыннан Мәҗит Сүзәр белән аралашкан Нәҗип абый чәй өстәле артында: «Менә мин мәчеттән чыккач татарча рәхәтләнеп сөйләштем, күзләремә яшьләр тулды. Без Аллаһ каршына нинди тел белән тусак, шул тел белән басачакбыз, шул тел белән хисап бирәчәкбез, диләр бит. Шуңа күрә ана телен сакларга, белергә, сөйләшергә кирәк, бу бик мөһим әйбер», — дип, үз фикерен җиткерде. Әмма аның шатлануын бераз киметтеләр: «Без сөйләшәбез, балалар — аңлый, ә оныклар нишләр?!» Чәй өстәле янында Вахит абый үзен татар мөхаҗирләренең алтынчы буыны дип таныштырды, җиденче буын — улы татарча сөйләшеп утыра. Димәк, чит бер илдә тел җиденче буынга кадәр сакланган, бу бит үзе бер горурлык һәм ышаныч уята торган мисал.

Инде догалар укып урыннан тордык, кузгалдык дисәк, татарлармы җырламый аерылышыр?! Җирле татарлар бабаларыннан отып калган җырларны искә төшерсә, актанышлар «Озата барма», «Олы юлның тузанын» суздылар. Шул җырлар дулкынында авылның татар мәдәният үзәге урнашкан элекеге мәктәбенә кереп чыктык.

Әлбәттә, алты почмаклы биек агач өйләрдә туып-үскән, соңгы елларда яңа заманннан калышмаска тырышып кирпеч йортлар салган Татарстан кешеләре өчен Төркия авылларындагы йөзәр ел торган җыйнак кына, кечкенә тәрәзәле тәбәнәк таш-балчык өйләрне, буш калган ихаталарны күрү бераз гаҗәпкә калдыра. Шулай, һәр җирнең үз яшәү тәртибе, чималы… Бездә һәр тараф агач булган кебек (хәер, хәзер пластик алыштырып бара), монда һәр тараф таштан. Өйләр, ишегалдындагы каралты-кура, диварлар балчык белән сыланган таштан. Әмма шунысы кызык, Мәҗит Сүзәр әйткәнчә, проектлары мәмләкәттән килгән. Хәтта төрекләргә бөтенләй хас булмаган балчык-таш мунчалары безнеңчә булган. Вахит абый ихатасындагы 80 ел элек салынган мунчаны карап чыктык. Миче, төтен юлы, ләүкәсе, юынып чыккач ял итәргә өй алды… Нәкъ безнең авыллардагы иске мунчаларны хәтерләтә.

Аннары, әрвахлар рухына дога кылып китү зур савап булыр дигән өмет белән, зиратка барырга карар иттек. Биредә Нәҗип абыйның уллары авылга нигез салганнарның гарәп хәрефләре белән язылган кабер ташларын укып күрсәтте. Туган җирләреннән меңләгән чакрымнар читтә, мөһаҗирлек газабын татыган, бернинди авырлыкларга бирешми яңа нигез корган, киләсе буыннарга авыл төзеп калдырган, телләрен, диннәрен, деннәрен саклаган бабаларыбыз рухлары шат булсын!

Тау башыннан караганда Бөгредәлек уч төбенә «сыйды»

Таулы тукталыш — Бөгередәлек

Ике авыл арасы — 200 чакрымнан артык. Сәгать кичкә таба авышуга карамастан, шактый кыздыра, кызулык 30дан төшми. Мин эчемнән генә, Искешәһәрдә юлга чыгар алдыннан тиз-тиз генә күз ташлап алган хатны тәмләп укырга хәзер вакыт булыр дип, уйлап куйдым. Әмма күз алдында гына яткан «кош теле» шулай укылмыйча безнең белән сәфәрен дәвам итте… Чөнки Конья тарафына таба юл манзарасы үзенә бөтереп алды төсле: офыкта зәп-зәңгәр аяз күк әле төссез дала-кырлар белән тоташа, әле ерактан ук күренеп торган аксыл таулар артында кала. Бөгередәлек юлында тоз белән капланган ап-ак күлләрне дә, бездәге кебек камыш сырып алган сазлыкларны да күрдек.

Авыл ерактан ук төзек, зур күренә. Османия кебек далада түгел, ә тау итәгенә урнашкангамы, безнең якларны күбрәк хәтерләтә. Яшеллек күзгә ташлана. Биредә себер татарлары яши. 110 ел элек дин галиме, Япониядә ислам динен таныткан хәзрәт, мәгърифәтче, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһим нигез салган авыл ул. Бөгередәлекләр аны хәзер дә «бабай» дип йөртәләр.

Офыкта зәп-зәңгәр аяз күк әле төссез дала-кырлар белән тоташа, әле ерактан ук күренеп торган аксыл таулар артында кала

Төркиядә гает бәйрәмнәрендә бер-берләренә кунакка килеп, бәйрәмләшеп йөрү гадәте көчле. Бу гадәт кунакчыл татарлар арасында киң таралган. Көн дәвамында туганнарын, күршеләрен, дусларын бәйрәм белән котлап йөриләр. Менә шулай, бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, Корбан гаетенә без дә — мәмләкәттән (Россиядән) килгән кунаклар белән өстәлдек. Монда Рәхмәтулла Куртаранда тукталдык. Хуҗа безне:

Хуш килдегез сез безгә,
Батмаенча диңгезгә.
Кадерле кунак сез безгә,
Ни хөрмәт итик сезгә?! — дип, каршылады.

Без килгәндә күршеләреннән авыл урамына дәртле музыка тавышы яңгырап тора, татарча җырлар, «Әпипә», бию көйләре ишетелә иде. Сөннәт туе бара икән. Әле бит Рәхмәтулла абзыйларның иртәгә үзләрендә бәйрәм көтелә, кич кызларының хна бәйрәме — туй йоласы! Ләкин мәшәкатьле чагыбыз диярләрме, мосафирлар килгән! Аларны көйләү, кунак итү, үзе бер савап санала бит.

Ирләр һәр намазны авыл мәчетендә укыдылар. Яңа таш мәчет авыл халкы көче белән 2002 елда салынган. Янына мосафирханәсе төзелгән. Мәчет шул кадәр якты, нурлы, зур. Ә азан исә һаман бабалары әйткән биек манарадан яңгырый. Элеккеге мәчетнең идәне-түшәме агачтан булган. Электр үткәргечләре кызудан, янгын чыгып харап булган ул. Мәчетнең манарасы гына сакланып калган.

Яңа таш мәчет авыл халкы көче белән 2002 елда салынган

Шулай ук авыл зиратына бардык, тау итәгендәге чишмәдә кул-битләрне юдык. Таудан бәреп чыккан чишмә елгага әйләнеп авылга таба ага. Чишмә янында үләннәр арасында олы гына ташбака «йөгерә» иде. Фотога «төшкәч» үз юлын дәвам итте.

Ә таулары әллә ни зур да түгел кебек. Шулай да минибус белән мендек. Тау башыннан караганда Бөгредәлек уч төбенә «сыйды». Шул ук вакытта татар авылы икәнлеген күрсәтеп торган бөтен гүзәллеге, басу-кырлары, мөлкәт-байлыгы белән күз алдында янә бер кат ачылды кебек. Авыл башына яңарак кына кунакханә салганнар, үзәктә мәчетнең йомры гөмбәзе кояшта ялтырый. Икенче башта су тарту корылмалары күренә. Урамнар тип-тигез, кызыл түбәле йортлар төзек, бер-берсеннән аерылып тормыйлар. Тоташ салынган. Авыл тирәсендә исә рәхәтләнеп иген игәрлек басу-кырлар җәелгән. Аллага шөкер, авылга менә шулай тау башыннан күз ташлаганда да, халкы белән аралашканда да буыннарда сакланган яшәү көче, ныклыгы сизелде.

Бөгередәлек авылында Рәхмәтулла абыйлар безне кунак итте

Көтелмәгән тукталыш — Сиврихисар

Бөгередәлектән Икепынарга барып ятыш, юлыбызда очлы-очлы таулар калыкты. Әлегә кадәр йомры башлы биек таулар йә сулдан, йә уңнан озатып барганнар иде, монысы аптырашта калдырды. «Дөнья үзәге шунда!», — дип, төртеп күрсәтте ирем — Төркия татары. Мин: «Татар авыллары арасындамы?!» — дип, аптырадым.

Без Сиврихисар шәһәренә якынлашабыз икән. Барчабызга мәгълүм мәзәкче Хуҗа Насретдинның туган җире. Әмма Төркиядә аны Акшәһәрдә туган диючеләр дә бар. Шушы ике шәһәр дөньякүләм танылган хуҗаны бүлешә алмыйлар ди, ә без аны Үзбәкстаннан дип йөрибез… Ирем: «Монда аңар зур һәйкәл куелган булырга тиеш», — дип кызыктыргач, тукталыш ясап алырга булдык. Шәһәрнең бер урамына керүгә, һәйкәл урынын сорап йөрдек, өченче кеше генә юл күрсәтте. Ул арада Насретдин хуҗаның мәзәген искә төшердек.

Беркөн Хуҗа Насретдин галим бер кеше алдына утырган да:

— Мин сиңа бер сүз әйтәм, шуның киресен расласаң — галим булганыңа ышанам, — дигән. Шуннан үзенең таягын җиргә кадый һәм: Дөнья үзәге менә шушында. Ышанасыңмы? — дип сорый. Галим:

— Ышанмыйм, — дигән.

— Ышанмасаң, үлчәп күрсәт!

Паркта менә шушы риваятьне гәүдәләндергән — җир шары өстендә ишәгенә утырган, кулына озын таягын тоткан хуҗа һәйкәле каршы алды безне. Төрле тарафта башка мәзәкләре язылган ташлар урнаштырылган, бер кырыйда кызының кабере һәм үзенең кабер ташы макеты ясап, язып куелган. Кызының кабере табылганга күрә, бу шәһәр Насретдинның туган җире санала икән.

Паркта менә шушы риваятьне гәүдәләндергән хуҗа һәйкәле каршы алды безне

Соңгы тукталыш — Икепынар

Икепынарга якынлашканда күктә ай калыккан иде инде.

Османия белән Бөгредәлектән үзләренең авыллары тарихына кагылышлы китаплар бүләк итеп җибәрсәләр, өченче авылда татарлар яшәве хакында күпләр хәбардар түгел.

Төрек телендә басылган «Төркиядәге кырым татар һәм ногай авыллары җирлекләре» (2012) китабында авылга кагылышлы мондый мәгълүматлар урын алган. 1894 елда Идел буеннан Госманлы дәүләтенә күчеп килгән Казан (Идел-Урал) татарларыннан 36 мөхаҗир Падишах фәрманы белән төрекләрнең Икепынар авылына урнаштырылган. Бу мөхаҗирләрнең бер өлеше күчү шартлары авыр булганга бик фәкыйрь хәлдә була. Хөкүмәт ашарга һәм чәчәргә орлык һәм үгез бирә, әмма бу ярдәм бик соңарып килә. Ул арада татарларның кайберләре Багдад тимер юлында эшли башлый. Хөкүмәт биргән бодай килеп җиткәнче дүрт кеше ачлыктан мәрхүм була. Аннары да алар мөшкел хәлдә көн итәләр. Хәтта хөкүмәтнең мөхаҗирләргә юрганнар бирүе хакында архив документлары саклана.

Икепынарга якынлашканда күктә ай калыккан иде инде

1910 елда исә бирегә кырым татарлары урнашуы билгеле. 20 нче еллардан соң Төркиянең Османия, Әфәндекүпере татар авылларыннан кайберәүләрнең бирегә күчүе теркәлгән. Җир документларына күрә (1934 елдан соңгы мәгълүматлар) биредә яшәгән татар гаиләләре: Анантай, Ася, Атакөн, Аталай, Авыл, Чәлик, Үзәк, Үзтөрк, Сизәр, Таң, Таңир, Яктыюл, Ярды.

1960 еллардан соң 20 ләп татар яшәгән. Бүгенге көндә 5 татар гаиләсе сакланган. Бер кырым татар гаиләсе Казан татарларыннан өй сатып алган.

«Без яшәгән урамны «Татар мәхәлләсе» дип йөртәләр, — диде, безне кунак иткән Рәфыйк Сизәр. — Мин — бишенче буын. Бирегә килгән мөхаҗир Сизәрләрнең дәвамчысы. Бабамнар: Юныс, Ильяс, Зөфәр, Юныс. Юнысның улы мин булам. Әтием татар, әнием төрек иде». Үзенең дә җәмәгате шушы авылдан, төрек икән. Әмма Бәйхан ханымның ире өчен ни кадәр куанганын күрсәгез! «Ирем татарларны бик ярата. Һәрвакыт аларны күрергә, өйдә кунак итәргә бик нык тели. Бүген шул теләге тормышка ашты. Сез безне бик нык шатландырдыгыз! Минем кайнанам да төрек иде, әмма ул миңа татар ашларын пешерергә өйрәтте. Миңа төрек хатыннары, пилмәнне татарлар кебек ясыйсың, диләр», — дип, ашыга-ашыга чәй әзерләде. Рәфыйк абый исә уенын-чынын бергә кушып, авылларына Россиядән беркайчан килмәүләре хакында әйтте, «Сез безгә мәмләкәттән килгән беренче татарлар», — диде.

Бездә һәр тараф агач булган кебек, Төркиядә һәр тараф таштан

Мосафирлар догасы кабул була дип, хуҗалар кызларына атап дога кыларга сорадылар. Өйләрендә ахшам намазы укып, дога кылдык, Коръән догалары укылды. Ястүне исә китешли авыл мәчетендә укыдык.

Рәфыйк абый исә ихластан безгә: «Мәмләкәттән мондый татарлар килсә, тагын алып килегез», — дип, теләп калды. Якташларым өчен бер горурлык хисе белән машинага утырганда төн уртасы җитеп килә иде. Юлыбыз янә Искешәһәргә юнәлде. Нәҗип абый исә ике көнлек сәфәргә нәтиҗә ясап кайтты: «Безнең милләттәшләр бик зур авырлыклар, югалтулар белән шушы җирләргә килеп урнашканнар. Динне саклыйбыз дигәннәр, тырышканнар, яшәп калганнар… Аллага шөкер, сәфәребез бик бәрәкәтле булды. Алла боерса, башка татар авылларына барырга, күрергә насыйп итсен. Тагын дүртәү калды дидегез бит әле. Алары киләсе елга… Мин менә нәрсә уйланып кайтам, малайларга читкә китәргә кирәкми инде, ә кызларга… Алар инде кеше кешесе. Малайлар нигездә калсыннар, үз туган җирләрендә нәселләрен дәвам иттерергә язсын...»

Кайтып җиткәндәрәк күзем кабат «кош теленә» төште. Алып укыдым: «Һәр барчагызга бездән, һәрбарчабыздан күп сәлам!». Әлеге Татарстаннан килеп ирешкән сәлам, безнең гаилә эчендә генә калмый, менә шулай ике көн дәвамында мөхаҗирләр узган юлларны, татар авылларын урады…

Айзирәк Гәрәева-Акчура, автор фотолары
ОбществоИсторияКультура

Новости партнеров