Новости раздела

Юто Хисияма, Япониядән: «Татар теленең киләчәге татарларның үзләреннән тора»

«Реальное время» говорит по-татарски: интервью с японцем о следах татарской общины в стране Восходящего Солнца, глобализации и песне «Туган тел»

Юто Хисияма из Токийского университета еще один японец («Реальное время» ранее побеседовало со студенткой Университета Цукубы Мидзуки Накамура), который самостоятельно выучил татарский язык при помощи книг на немецком языке и победил на Международной олимпиаде по татарскому языку в Казани. В интервью он рассказал, откуда берет начало его интерес к татарскому, негативных стереотипах об исламе, о напряженных отношениях Японии и России, а также о небольшом вкладе в развитие татарского языка.

«Аерылмагыз» һәм «Туган тел» җырларын тыңлагач...

Татар теленә карата кызыксыну ничек барлыкка килде?

— Университетта төрек теле бүлегендә укыганда, башка төрки телләр белән кызыксына башладым. Бер көн «Ютуб» сайтында очраклы рәвештә татар җырларын тыңлагач («Аерылмагыз» һәм «Туган тел» җырлары), шундук татар телен өйрәнәсем килде.

Япониядә татар телен өйрәнер өчен мөмкинлекләр бармы? Мәсәлән, Пьер Аберг инглиз һәм швед телләрендә мәгълүмәт аз диде. Син татар телен ничек өйрәндең?

— Япон телендә дә мәгълүмат юк дәрәҗәсендә. Чит телдә язылган дәреслекләрне һәм сүзлекләрне зур китапханәләрдә генә табып була. Хәзер Токиода түләүле татар теле курсларына йөреп, татар телен өйрәнү мөмкинлеге бар. Ләкин мин өйрәнә башлаганда ул әле юк иде.

Японнарга татар теле һәм мәдәнияте белән танышу мөмкинлеген бирү максатыннан, мин дуслар белән сайт эшләдем. Сайтыбызда, татар теле һәм мәдәнияте турында япон телендә мәгълүматлар бирелә.

Минем татар телен өйрәнүемә килгәндә, иң башта университет китапханәсендә алман телендә язылган татар теле дәреслеген укып, грамматиканы өйрәндем. Сүзләрне өйрәнер өчен ике сүзлекне: татарча-русча һәм русча-японча сүзлекләрне кулландым. Грамматиканы һәм гади сүзләрне өйрәнгәч, интернетта татарча язмаларны укып, сүз байлыгын арттырырга тырыштым. Шул ук вакытта татарча радиоларны тыңлап, һәм татарча видеоларны карап, әйтелешне өйрәндем.

Өйрәнү вакытында нинди авырлыклар туды?

— Татар телен өйрәнү материалларының күбесе рус телендә. Шуңа күрә, татар телен өйрәнер өчен бераз гына булса да рус телен белергә кирәк иде. Мин рус телен бөтенләйгә белми идем. Миңа рус телен өйрәнү авыр булды, чөнки аның грамматикасы бик катлаулы.

Халыкара татар теле олимпиадасы турында ничек белдең? Әзерләнергә берәрсе булыштымы? Катнашуга кадәр җиңү турында уйлаганың булдымы?

— Америкада яшәүче татар кешесе миңа хат язып, олимпиадада катнашырга тәкъдим иткән иде. Ул Япониядә туып үсеп, Америкага күченеп киткән булган. Мине ТНВда карап белгән. Шундук катнашырга булдым, сайтка теркәлеп, онлайн-тест тапшырдым. Оештыручыдан хат килгәнче, икенче турга узармын дип уйламаган идем. Монда татар телен белүче булмагач, берүзем әзерләндем. Җиңү турында да уйлаганым булмады. Казанда үткән олимпиада көннәре миңа төш кебек тоелды.

Грамматиканы һәм гади сүзләрне өйрәнгәч, интернетта татарча язмаларны укып, сүз байлыгын арттырырга тырыштым

Хәзер ни белән мәшгүлсең?

— Хәзер бездә язгы каникул. Апрельдә аспирантурада укый башлыйм.

Белгәнемчә, син башкорт теле белән дә кызыксынасың. Башкорт телен өйрәнүгә нәрсә этәрде?

— Башкорт теленең татар теленә бик охшаш икәнен белгәч, өйрәнеп карыйсым килде. Башкорт теленең фонетикасы бераз катлаулырак, әмма грамматикасы һәм сүзләре татар теленә бик охшаш булганга күрә, өйрәнү бик кыен булмады.

Тагын нинди телләр беләсен?

— Япон һәм татар телләреннән башка, инглиз, төрек һәм башкорт телләрен уртача беләм. Рус телен дә бик әйбәт булмаса да аңлыйм. Алардан башка төрле телләрне өйрәнеп караганым бар.

Татар теленнән башка татар әдәбияты һәм мәдәнияты белән дә кызыксынасыңмы?

— Әйе, бигрәк тә татар мәдәнияте белән кызыксынам. Милли ризыклар һәм халык җырлары бик ошый.

Казан, Рәсәй сине нәрсә белән шаккатырды? Рәсәйдә олимпиадага тикле булганың булдымы?

— Олимпиадага кадәр бер тапкыр Казанда булганым бар. 5 көнгә сәяхәт итәргә һәм дуслар белән күрешергә килгән идем. Беренче тапкыр чит илдә булып, күргән һәрнәрсә шаккатырды дисәм дә ялгыш булмас. Шәһәр үзәге, аеруча Казан кирмәненең матурлыгы, татар ризыкларының тәмлелеге, дусларымның кунакчыл һәм ярдәмчел булулары… Татарстан башкаласында татарча сирәк ишетелүе генә күңелемне төшерде.

Ни өчен КФУда укырга булдың?

— Олимпиадада бирелгән сертификат буенча, КФУның мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе бүлегенә укырга кердем. Төрки телләр турындагы программа буенча 2 ел белем алып, диссертация яклап, диплом алдым.

Укыту системасының аермасы зур. Мәсәлән, Япониядә яңа уку елы апрельдә башлана, бер семестр эчендә дәресләр тәртибе (расписание) үзгәрми, зачёт дигән нәрсә юк, китапханәдә студентлар үзләре киштәдән китап алалар (каталогка карап заказ бирү кирәкми).

Татар телен хәзер кулланасыңмы? Япониядә берәрсе белән татар телендә сөйләшәсеңме? Мидзуки Накамура белән күптән танышмы син? Я

— Бик сирәк булса да кулланам. Казаннан дусларым Токиога килсә, алар белән татарча сөйләшәм. Мидзуки белән күптән таныш. Аның белән беренче тапкыр Рөстәм Миңнеханов Токио мәчетенә килгәндә күрештем. Япониядә яшәүче татарлар һәм төрекләр белән сирәк аралашам. Гомумән, Япониядә яшәүче татарлар бик аз.

Олимпиадада бирелгән сертификат буенча, КФУның мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе бүлегенә укырга кердем

«Вконтакте»да татар халык ашларының фотоларын курдем. Татар халык ашлары ошадымы? Үзең пешерәсеңме?

— Әйе, бик ошады. Япониягә кайткачтын, татар ризыкларын сагынып пешерә башладым. Миңа аеруча чәкчәк, өчпочмак, өлеш һәм пәрәмәч ошый. Аларны тәмле итеп пешерү җиңел түгел.

Гомумән, япон халкы татарлар турында беләме? Мөселманнарга карата мөнәсәбәтләре нинди?

— Гомумән татарлар турында бернәрсә дә белмиләр. Мөселманнарга карата тискәре стереотиплар яши. Шулай да, соңгы елларда Исламны аңларга тырышалар. Индонезия, Малайзия кебек илләрдән килгән туристлар арта бара. Андыйлар өчен хәләл ризыкларын әзерлиләр. Узган елны беренче тапкыр мөселман модасы күрсәтелде.

Япон телен саклап калу мәсьәләсе бармы?

— Япон теле сөйләшүчеләр саны буенча дөньяда иң зур телләрнең берсе. Шуңа күрә, аның юкка чыгу куркынычы да, саклап калу мәсьәләсе дә юк. Тик, глобализация сәбәпле, бик күп инглиз сүзләре кереп бара. Аларны яшьләр аңласа да, олылар анламаска мөмкин.

— Япониядәге татарларнын документлар фонды юкка чыгу куркынычы астында тора дигән мәгълүмәт барлыкка килгән иде. Бу хакта берәр нәрсә беләсеңме?

— Япониядәге татарларнын документлар фонды турында ишетеп кенә беләм. Аларны бер җиргә җыеп, шунда сакларга уйлыйлар.

Татар мәчете белән нәрсә булып бетте? Мәчеткә йөрүчеләр күпме?

— Күптән түгел мәчет янында булган мөселман мәктәбенең тарихи бинасын сүткәннәр. Хәзер анда төрек мәдәният үзәген төзиләр. Мәчеткә аеруча җомга көнне күп кеше йөри. Алар арасында Индонезия, Пакистан кебек Азия илләреннән килгән мөселманнар күп.

Бездә Япониядә исламның тыелу турындагы гайбәт бик таралган. Дөресме бу?

— Дөрес түгелдер. Япония конституциясе буенча, һәр кеше җаны теләгән динне тота ала. Тик, алда язганымча, Япониядә Исламга карата тискәре стереотиплар яши. Исламны террор, террористлар белән бәйләп караучылар күп.

Рәсәй һәм Япония арасындагы бүгенге мөнәсәбәтләрне ничек тасвирлар идең? Курил утраулары турындагы сөйләшуләр һич туктамый.

— Ике дәүләт арасындагы мөнәсәбәт яхшыра бара дип уйлыйм. Япония премьер-министры Синдзо Абэ үзенең чорында Курил утраулары мәсьәләсен хәл итәргә тели. Аның Путин белән булган мөнәсәбәте бик яхшы. Курил утраулары мәсьәләсен Россия белән Япония якынаймасын өчен Америка киртә итеп куйган дигән фикер бар.

«Мәчеткә аеруча җомга көнне күп кеше йөри. Алар арасында Индонезия, Пакистан кебек Азия илләреннән килгән мөселманнар күп». Фото mahalla1.ru

Төркиядәге дәүләт түнтәрелеше япон төрекләренә тәэсир иттеме?

— Япон төрекләре белән бәйләнешем булмаганга күрә, алар белән нәрсә булганын белмим. Минем белүемчә, Токио чит телләр университетының төрек теле бүлегендә укучы студентларны тәэсир иткән. Төркиягә барып укырга теләүчеләр кимегән, теләүчеләр дә әти-әниләре каршы чыгып, бара алмаганнар.

Ни өчен татар теле республикада абруйлы түгел, әммә шул ук вакытта чит илләрдә аны өйрәнүче энтузиастлар барлыкка килә?

— Бер дәүләттә инде бер тел абруйлы булып киң кулланыла икән, икенче тел шул телгә кадәр абруйлы була да, киң кулланылышка керә дә алмый. Ә, тел өйрәнергә яратучылар телнең абруйлымы юкмы икәненә карамыйлар. Алар үзләренә нинди тел кызык яки ошый, шул телне өйрәнәләр. Минемчә, татар теле һәм мәдәниятенең үзенчәлеге, матурлыгы кайбер чит кешеләрне җәлеп итәдер. Мин дә андыйларның берсе.

Синеңчә, татар теленең киләчәге бармы? Аны популяштыру өчен нәрсә эшләргә кирәк?

— Татар теленең киләчәге татарларның үзләреннән тора. Битараф булган кешеләр бик күп, әмма аны популярлаштыру өчен тырышучылар да бар. Төрле эшләр алып баралар. Аларга зур уңышлар телим. Мин дә татар теленең киләчәгенә, аз булса да үз өлешемне кертәсем килә.

Перевод интервью на русский

Как появился интерес к татарскому языку?

— Я начал интересоваться другими тюркскими языками во время учебы в университете на отделении турецкого языка. В один день случайно послушав татарские песни (песни «Аерылмагыз» и «Туган тел») на Ютуб, тут же захотел учить татарский.

Есть ли возможности для изучения татарского в Японии? Например, Пьер Аберг говорит, что нет информации на английском и шведском языках. Как ты учил татарский?

— Информации на японском практически нет. Учебники и словари на других языках можно найти только в больших библиотеках. Сейчас в Японии татарский язык можно учить на платных курсах. Их не было, когда я начинал учить язык.

Я и мои друзья создали сайт, чтобы познакомить японцев с татарским языком и культурой. На сайте представлена информация о татарском языке и культуре на японском языке.

Говоря о моем изучении татарского языка, сначала я учил грамматику по учебнику татарского языка на немецком языке, взятому из университетской библиотеки. Для изучения слов использовал два словаря: татарско-русский и русско-японский. Выучив грамматику и простые слова, я пытался обогатить свой словарный запас, читая статьи на татарском в интернете. В то же время я учил произношение, слушая радио и просматривая видео на татарском.

Какие сложности возникали в процессе изучения?

— Большинство материалов для изучения татарского языка написаны на русском. Поэтому нужно было знать хоть немного русский, чтобы учить татарский. Русский я совсем не знал. Было сложно учить его, потому что грамматика очень сложная.

Как ты узнал про международную олимпиаду? Кто тебя готовил? Думал ли ты о победе?

Один татарин, живущий в Америке, написал мне письмо и предложил принять участие в олимпиаде. Оказывается, он родился и вырос в Японии и переехал в Америку. Он увидел меня на канале ТНВ. Я сразу же решил участвовать, зарегистрировался на сайте и выполнил онлайн-тест. Я не думал, что пройду во второй тур до того, как пришло письмо от организаторов. Так как здесь не было людей, знающих татарский, я готовился один. Даже не думал о победе. Дни, проведенные в Казани на олимпиаде, казались сном.

Один татарин, живущий в Америке, предложил принять участие в олимпиаде. Он увидел меня на канале ТНВ. Я сразу же решил участвовать

Чем занимаешься сейчас?

— Сейчас у нас весенние каникулы. В апреле начну учебу в аспирантуре.

Насколько мне известно, ты интересуешься и башкирским языком. Что побудило?

— Узнав о схожести башкирского языка на татарский, захотел попробовать выучить его. Фонетика башкирского немного сложнее, но изучение не было сложным, поскольку грамматика и слова очень похожи на татарский язык.

Какими другими языками владеешь?

— Помимо японского и татарского, владею английским, турецким и башкирским на среднем уровне. Русский понимаю, даже если не очень хорошо. Я также пробовал учить другие языки.

Интересуешься ли ты татарской литературой и культурой кроме языка?

— Да, в особенности я интересуюсь культурой. Очень нравятся народные блюда и песни.

Чем удивила Казань, Россия? Был ли ты в России до этого?

— До олимпиады я уже был в Казани однажды. Приезжал на пять дней, чтобы попутешествовать и увидеться с друзьями. Не будет ошибкой сказать, что меня удивило все как человека, побывавшего впервые заграницей: центр города, особенно красота Казанского кремля, вкус татарских блюд, гостеприимство и отзывчивость… Немного расстроило то, что в столице Татарстана татарский звучит редко.

Почему решил учиться в КФУ? Отличается ли наша система обучения от японской? Понравилась студенческая жизнь в России?

— Я поступил на отделение татарской филологии Института филологии и межкультурной коммуникации КФУ по сертификату, выданному на олимпиаде. Обучившись по программе по тюркским языкам в течение двух лет, защитил диссертацию и получил диплом.

Разница в системе образования огромна. Например, в Японии учебный год начинается в апреле, в течение семестра расписание занятий не меняется, нет никакого зачета, в библиотеке студенты сами берут книги с полок (не нужно заказывать из каталога).

Используешь татарский сейчас? Общаешься ли на нем с кем-нибудь из Японии? Давно вы знаком с Мидзуки Накамура? Общаешься ли ты с татарами и турками Японии?

— Да, использую, хоть и не так часто. Разговариваю с друзьями из Казани, когда они приезжают в Токио.

С Мидзуки я знаком давно. С ней я впервые познакомился, когда Рустам Минниханов приезжал в мечеть Токио. Я редко общаюсь с татарами и турками, проживающими в Японии. Вообще татар, проживающих в Японии, очень мало.

— В сети «ВКонтакте» я увидела фото татарских блюд. Понравилась татарская кухня? Сам готовишь? Что именно?

— Да, очень понравилась. Вернувшись в Японию и соскучившись по татарским блюдам, я начал их готовить. Особенно мне нравится чак-чак, очпочмак и пэрэмэч. Приготовить их вкусно — непросто.

Знают ли японцы о существовании татар? Что можете сказать об отношении местных к мусульманам?

— В общем, о татарах ничего не знают. Есть отрицательные стереотипы по отношению к мусульманам. Тем не менее, они стараются понять ислам в последние годы. Растет число туристов из таких стран как Индонезия, Малайзия. Для них готовят еду халяль. В том году прошел первый мусульманский показ мод.

Нет проблемы выживания у японского языка?

— Японский язык является одним из самых распространенных языков мира по числу разговаривающих на нем. Поэтому ни опасности исчезновения, ни задачи сохранения нет. Но из-за глобализации есть много заимствований из английского. Если молодежь понимает их, взрослые могут не понять.

— Появлялась информация о том, что под угрозой существования находится некий фонд документов татарской общины в Японии? Не знаешь, о чем речь?

— Я знаю о фонде документов татарской общины в Японии лишь по слухам. Собранные вместе документы будут храниться там.

Что стало с татарской мечетью? Много туда ходит людей?

— Недавно разобрали историческое здание мусульманской школы при мечети. Теперь там идет стройка центра турецкой культуры. Особенно много людей ходит в мечеть по пятницам. Среди них много мусульман из таких азиатских стран, как Индонезия, Пакистан.

У нас ходит активный слух, что в Японии ислам находится под запретом, правда ли это?

— Наверное, неверно. Согласно Конституции Японии, любой человек может исповедовать религию, какую пожелает его душа. Но как я уже писал, в Японии есть негативные стереотипы по отношению к исламу. Многие связывают ислам с террором, террористами.

Как бы ты описал нынешние отношения России и Японии? Разговоры о Курилах не утихают.

— Думаю, что отношения между двумя странами налаживаются. Премьер-министр Японии Синдзо Абэ хочет решить вопрос по Курильским островам в свой срок. У него очень хорошие отношения с Путиным. Также есть мнение, что Америка подняла вопрос по Курильским островам во избежание сближения России и Японии.

Затронула ли как-то турецкую общину история с переворотом в Турции?

— Так как у меня нет никакой связи с японскими турками, я не знаю, что с ними произошло. Насколько мне известно, она затронула студентов, обучающихся на отделении турецкого языка в Токийском университете иностранных языков. Сократилось число желающих учиться в Турции. Они не смогли поехать, потому что сами желающие и их родители были против.

По-твоему, почему язык так не престижен в республике и в то же время появляются единицы энтузиастов за рубежом?

— Если в одном государстве один язык используется широко, будучи авторитетным, второй язык становится таким же авторитетным, как и первый, но не может использоваться широко. А люди, которые любят учить языки, не смотрят на авторитетность языка. Они учат тот язык, который их интересует или он им нравится. На мой взгляд, самобытность и красота татарского языка и культуры привлекли других людей. Я один из них.

На мой взгляд, самобытность и красота татарского языка и культуры привлекли других людей. Я один из них

На твой взгляд, есть ли будущее у татарского языка? Что нужно делать для его популяризации?

— Будущее татарского языка зависит от самих татар. Много равнодушных людей, но есть и те, кто старается популяризировать его. Они проводят разную работу. Желаю им большого успеха. Мне тоже хочется внести свой, хоть и небольшой, вклад в будущее татарского языка.

Айгуль Зиятдинова, фото и видео vk.com/boltwatts, facebook.com/yuto.hishiyama

Новости партнеров