Словарь Ганиева заговорил в интернете: внук ученого создал ресурс правильного произношения татарских слов
«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: материал о первом электронном словаре, который умеет произносить татарские слова голосом артистки
Внук известного ученого-языковеда Фуата Ганиева — Азат Ганиев — в память своего деда создал электронную версию его русско-татарского словаря. Он отличается тем, что слова не только переводятся на татарский язык, но и произносятся в соответствии с нормами. В плюсах и минусах нового ресурса разбиралось «Реальное время».
Бер тапкыр күргәнче
Күптән түгел татар телен өйрүчеләр өчен яңа мөмчинлек барлыкка килде — Фоат Ганиевның рус-татар электрон сүзлеге эшли башлады. Ул www.ganiev.org сайтында урнаштырылган. Монда сүзне тәрҗемә итеп тә, аның әйтелешен тыңлап та була — моның өчен төймәгә басу җитә. Шунсы шатландыра, Google Translate кебек күпчелек интернет-ресурслардан аермалы буларак, сүзләрне робот тавышландырмый, шуңа алар хатасыз яңгырый. Дөрес, монда тулы фраза яки сүзтезмәне тәрҗемә итеп булмый. Ресурс сүзлек форматында эшләнгән булгач монда һәрбер сүзне аерым кертергә кирәк.
Электрон сүзлектә барлыгы 30 мең сүзнең татарча тәрҗемәсен табып була.
— Ул барлык кулланучылар өчен гади, уңайлы итеп эшләнелгән. Сүзләрне дөрес тавышландыру ниятеннән без тавыш яздыру студиясенә Университет (КФУ — ред.иск.) галимнәрен чакырдык. Шул ук «кош» һәм «кыш» сүзләрендә бала буталырга мөмкин — татар телендә гомумән үзенчәлекле авазларны дөрес, төгәл әйтү кирәк. Проектның төп үзенчәлеге дә шунда дип уйлыйм — сүзләрне бер үк вакытта укырга да, ишетергә була, — ди «Татар балалар нәшриятының» башкармы директоры Алсу Мәрданова.
Барлык сүзләрне ягымлы хатын-кыз тавышы укый. Аның хуҗасы — Галисгәр Камал исемендәге татар дәүләт театры артисты Ләйсән Фәйзуллина.
Сайтның структурасына килгәндә, ул өч бүлектән тора — «Словарь» («Сүзлек»), «Об авторе» («Автор турында»), «О проекте» («Проект турында»).
Билгеле булганча, рус-татар сүзлегенең авторы Фоат Ганиев — тел белгече, тюрколог. Ул 350 фәнни эшнең, шул исәптән 24 монографиянең авторы. Ганиев татар грамматикасы һәм сүз ясалышы өлкәсендәге оригиналь эзләнүләре белән билгеле. Шулай ук ул ике глобаль проектның авторы. Сүз Татарстан телләре турындагы канун һәм Татарстан республикасы халыклары телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасы турында бара.
«Фоат Әшрафович әле үзе исән булганда кайбер сүзләрне инде тавышландырган идек»
Интернет-ресурсның авторы — Азат Ганиев. Ул рус-татар сүзлегенең авторы Фоат Ганиевның оныгы һәм «Татармультфильм» студиясенең режиссеры.
— Әлеге сүзлекне ясау өстендәге эшне ике-өч ел дәвамында алып бардык. Фоат Әшрафович әле үзе исән булганда аның кайбер сүзләрен инде тавышландырган идек, ул аларны үзе дә ишетте. Фоат Әшрафович — татар телен өйрәнү, саклау һәм үстерүгә бәяләп бетермәслек зур өлеш керткән галим. Нәкъ бер ел элек, 2016 елның 28 февралендә ул бакый дөньяга күчте, һәм бер ел үткәннән соң 28 февраль көнне без әлеге проектны ачтык. Фоат Ганиевның гомер буе куйган тырышлыгы сүзлекләр белән бәйле. Бүгенге көндә дә әлеге сүзлекләр һаман үсештә. Без әлеге эшне башлаганда интернетта татар телендә тавышландырылган сүзлек юк иде. Шуңа күрә без Фоат Әшрафович истәлегенә багышланган әлеге интернет-проектны тормышка ашыру өстендә эшләргә керештек, — дип сөйли Алсу Мәрдәнова.
Аның әйтүенчә, интернет-сүзлектән һөнәре буенча кирәксенгән кеше дә, татар телен тирәнтен өйрәнүчеләр дә файдалана ала. Интернетка тоташу мөмкинлеге булган очракта сүзлекне телефон ярдәмендә кулланырга да мөмкин.
— Проект программалар кыссаларында эшләнмәде. Бүгенге көндә уку-укыту программаларына кертү, мәгариф һәм фән министырлыгы интернет сайтына урнаштытыру өчен без аны, әлбәттә, бирәчәкбез. Ләкин бу үзебез эшләгән проект, — лип искәртеп үтә Алсу Мәрданова.
Сайтка татарча-русча сүзлек кертергә планныштырмыйлар. Бер карасаң, бу уңайлы булыр иде: башка тәрҗемә ресурсларында гадәттә ике телгә дә тәрҗемә итеп була. Икенче яктан, электрон сүзлекнең асылы сүзне шулай ук дөрес ишетүдә, ә рус телендә сүзнең ничек укылышы купчелек очракта болай да яхшы билгеле. Ә менә татар телен, кызганычка каршы, хәзер еш кына татар телен чит тел кебек итеп өйрәнәләр, шуңа күрә сүзләрне дөрес итеп ишетү дә зарур.
«Чтобы правильно озвучивать слова, мы приглашали в нашу студию звукозаписи ученых из университета»
Новая возможность открылась для тех, кто начинает осваивать азы татарского языка — не так давно появилась электронная версия русско-татарского словаря Фуата Ганиева. Она размещена на сайте www.ganiev.org. Слова здесь можно не только переводить, но и слушать их переводный татарский вариант. Радует и то, что в отличие от переводчиков вроде Google Translate, слова озвучивает не робот, поэтому произношение не искажается. Правда, перевести целую фразу или словосочетание не получится — поскольку речь идет о словаре, желательно вводить по одному слову в начальной форме. Всего в словарь вошло 30 тысяч слов.
— Он прост и удобен в использовании. Для того, чтобы правильно озвучивать слова, мы приглашали в нашу студию звукозаписи ученых из университета (КФУ — прим. ред.) Ребенок может ошибиться в тех же словах «кош» («птица») и «кыш» («зима») — в татарском языке очень важно произносить без ошибок специфические звуки. Я думаю, принципиальное отличие проекта заключается именно в этом — татарский перевод можно и прочесть, и услышать, — говорит исполнительный директор Татарского детского издательства Алсу Марданова.
Все слова читает приятный женский голос, который принадлежит артистке Татарского государственного театра Лейсан Файзуллиной.
Что касается структуры сайта, он состоит из трех частей, которые называются «Словарь», «Об авторе», «О проекте». Как можно заметить, отдельное внимание уделяется автору самого словаря — Фуату Ганиеву.
Как известно, автор русско-татарского словаря Фуат Ганиев — известный языковед, тюрколог. Ему принадлежит 350 научных работ, в том числе 24 монографии. Ганиев известен своими исследованиями в области татарской грамматики и словообразования. В то же время он — автор двух глобальных проектов. Речь идет о «Законе республики Татарстан о языках народов РТ» и «Государственной программе по сохранению, изучению и развитию языков народов РТ».
Самостоятельный проект
Автор интернет-ресурса — Азат Ганиев. Он — внук автора русско-татарского словаря Фуата Ганиева и режиссер студии «Татармультфильм».
— Над созданием этого словаря мы работали на протяжении практически трех лет. Некоторые слова мы начали озвучивать еще в то время, когда Фуат Ашрафович был жив, он и сам их слышал. Фуат Ашрафович — ученый, который внес неоценимый вклад в изучение, сохранение и развитие татарского языка. Он покинул этот мир 28 февраля 2016 года. Спустя ровно год, 28 февраля, мы запустили данный проект. Деятельность Фуата Ганиева связана со словарями. Когда мы начинали нашу работу, в интернете не было ни одного озвученного словаря на татарском языке. Поэтому мы начали реализовывать интернет-проект, посвященный памяти Фуата Ашрафовича, — рассказывает Алсу Марданова.
По ее словам, интернет-словарем могут воспользоваться как те, кому он необходим по роду деятельности, так и те, кто хочет глубже изучить татарский язык. В случае если есть доступ к интернету, словарем можно пользоваться и с помощью телефона.
— Проект не был реализован в рамках госпрограмм. Мы его будем предлагать для использования в образовательных программах, для размещения на сайте Министерства образования и науки. Но это проект, который мы делали сами, — подчеркивает Алсу Марданова.
Вводить на сайте татарско-русский словарь пока не планируется. с одной стороны это было удобно: как правило, переводчики предлагают перевод сразу на два языка, что удобно и для носителей обоих языков. С другой стороны, «фишкой» электронного словаря Ганиева является озвучка слов, а озвучивать слова на русский язык большой необходимости нет. А вот татарский язык, увы, часто изучают как иностранный, так что в данном случае озвучка — необходимая составляющая.
Подписывайтесь на телеграм-канал, группу «ВКонтакте» и страницу в «Одноклассниках» «Реального времени». Ежедневные видео на Rutube, «Дзене» и Youtube.