«Тукай кызлар белән йөрмәгән дә, кызлар өчен язмаган дигән стереотип бар»
«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: интервью с сотрудниками ИЯЛИ АН РТ о том, писал ли Тукай о любви
Бытует мнение, что татарский поэт Габдулла Тукай почти не писал о любви, был от природы стеснительным и всячески избегал женского общества. Это мнение высказал один из наших читателей в фотогалерее, посвященной поэту. «Реальное время» попросило высказаться об этом заведующего Центром письменного и музыкального наследия ИЯЛИ АН РТ Ильхама Гумерова, главного научного сотрудника центра Зуфара Рамеева, и писательницу Рифу Рахмана. Эксперты отмечают, что произведения Тукая о любви — одни из наиболее совершенных по форме и по образной системе. О том, какие женщины оставили след в жизни великого поэта и почему он сдерживал свои чувства, читайте в материале «Реального времени». Чуть позже редакция опубликует перевод интервью.
«Тукай кызлар белән йөрмәгән дә, кызлар өчен язмаган дигән стереотип бар»
— Без укучылардан Габдулла Тукайның мәхәббәт лирикасы турында сораулар алдык. Тукайның иҗатында мәхәббәт лирикасы аз урын алган, гомумән мәхәббәт турында шигырьләр язмаган дигән фикер бар. Бу чыннан да шулаймы?
Рифә Рахман: Мин шушы сүзне гел ишетә торгач, яшь чагымда шушы темага доклад ясарга уйладым, һәм без Резеда апа Ганиева белән бу темага русча доклад әзерләп чит республикаларда чыгыш ясадык. Шунда мин Тукай иҗатында мәхәббәт темасының нинди зур урын алып торуына шаккаттым. Аның мәхәббәт шигырьләренең саны әллә ничә дистәгә җитә. Аның саф мәхәббәт шигырьләре дә бар. Әмма кайбер очракларда дөнья проблемалары да кушылып китә, шуңа күрә кайбер кеше аны иҗтимагый лирика дип карый. Тукайның андый шигырьләре дә шактый. Шул ук вакытта Тукай Көнчыгыш шагыйре — 19 нчы гасыр ахырында, 20 нче йөз башында да Көнчыгыш әдәбияты төп урынны тота дип уйлыйм мин. Ул шушы әдәбиятта үскән икән, Тукай аны читләп үтә алмый. Аның беренче шигырьләре үк бик камил, алар гарәп-фарсы әдәбияты нигезендә туган. Кайвакыт әгәр теге яки бу шагыйрь фәлән шигырен генә язса да, зур шагыйрь булып калыр иде дип әйтәләр. «Мәхәббәт шәрхы», «Мәхәббәт», «Син булмасаң» кебек шигырьләрен генә язса да, ул зур мәхәббәт шагыйре булып калыр иде. Университетта укытканда мәхәббәт темасы турында сөйләшкән вакытта мисалларны мин гел Тукайдан китерә идем.
"Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы".
Анда бит бөтен Көнчыгыш образлары кергән. Ул шулкадәр көчле интонация белән язылган. Сүз уңаеннан, Тукайның иң матур, иң камил формада язган шигырьләре — нәкъ менә мәхәббәт шигырьләре. Образлылык ягыннан да бу аның иң кызыклы шигырьләре. Аның бит иҗатында биографик, тормыштан кергән фактлар күп. Ә мәхәббәт шигырьләрендә абстракция көчле. Соңгы шигырьләрендә, Зәйтүнәгә һәм башкаларга багышланган шигырьләрендә конкретлылык та бар. Шулай да шигырьне гомуми планда аңлатасың икән, аның укучысы күбрәк, аңлаучысы күбрәк. Гомумләштергән образлар белән язу ул чор укучысы өчен кызыклырак булгандыр дип уйлыйм мин. Бер яктан, Тукайның мәхәббәт лирикасы үзенчәлекле — аның иҗатында башка образлар системасы белән аерылып тора. Икенче яктан, структур планда иҗтимагый лирикасын да кабатлый. Һәр строфа эчендә каршылыклар. Әсәрнең гомуми каршылыгы, аның көчәеп баруы, иң соңгы строфага җиткәч шартлар хәлгә китерүләре шушы шигырьләрне бик эффектлы итә.
Зөфәр Рәмиев: Аннары бит «мәхәббәт» сүзен киңрәк аңларга кирәк — табигатькә мәхәббәт дигән төшенчә дә бар. Ул шигырьләр дә мәхәббәт лирикасыннан ераклашырга тиеш түгел дип уйлыйм.
Рифә Рахман: Тукай кызлар белән йөрмәгән дә, кызлар өчен язмаган дигән стереотип бар. Тукайны укымаучылар, аның биографиясе белән өстән генә таныш кешеләр шундый фикер йөртә ала. Зур шагыйрь бервакытта да тормыштан гына этәрелеп язмый. Әгәр кеше гашыйк булгач кына мәхәббәт шигыре яза ала икән, ул профессионал түгел. Мин, мәсәслән, илһам килгәнне көтәм әле дигән кешеләргә бераз көлеп карыйм. Габдулла Тукай — теләсә нинди темага, теләсә кайвакытта яза алган шагыйрь. Мәхәббәт шигыре язар өчен бернинди пассиялар, музалар кирәк булган дип санамыйм. Зөфәр абый әйткәнчә, эчке мәхәббәт табигатькә, ата-анага, балага булган мәхәббәт аша да мәхәббәт аша чагылырга мөмкин. Карагыз, аның баласы да булмаган бит, ә балалар өчен нинди шигырьләр язган.
«Мәхәббәте төшсә дә, шул мәхәббәткә Тукай үзен лаек түгел кебек тапкан»
— Тукайның мәхәббәт лирикасына нинди мотивлар хас булган?
Зөфәр Рәмиев: Ул һәрчак оптимистик рухта булмаган, бу аның язмышы белән дә бәйле. Тукай хатын-кызның матурлыгын күрә белгән. Көнчыгыш поэтикасына хас образлар да булган. Шул ук вакытта да шул замандагы моментлар да чагылган. Һәм ул тукта, мәхәббәт турында языйм дип түгел, ә, мәсәлән, трамвайда барганда Зәйтүнәгә баш селкеп калганнан соң шигырь яза. Реаль тормыш детале белән бәйлелек, минемчә, шигырьне укучыга аеруча якынайта. Мәхәббәт лирикасының мотивлары — бергә була алмау, күңеле төшкән кызны идеаллаштыру, үзен кечерәйтеп күрсәтү. Физик кимчелекләре дә йогынты ясагандыр. Зәйтүнәнең тырышлыгы белән алар өч-дүрт мәртәбә очрашканнар. Мәхәббәте төшсә дә, шул мәхәббәткә Тукай үзен лаек түгел кебек тапкан. Мәхәббәтнең киләчәген матур тормыш кору белән бәйли алмаган дип уйлыйм.
— Көнбатыш авторларыннан да үрнәк итеп алганмы Тукай мәхәббәт лирикасында?
Зөфәр Рәмиев: Гейне, Гете әсәрләре белән дә таныш булган. Татар әдәбияты нәкъ менә Тукай чорында Көнбатышка ныграк игътибар итә. Көнчыгышны да кире какмый. Дөрес, Көнбатыш рус әдәбияты аша керә. Тукай гарәп-фарсы, төрек телләрен дә белгән. Аның немец телен өйрәнәсе килгән дигән истәлекләр бар. Тукай шактый алдынгы мәдрәсәдә укыган, Казанга килгәч тә, белемгә омтылган. Аннары Уральскида өч класслы рус мәктәбен тәмамлау да аңа Көнбатыш, рус әдәбиятына якынаюга этәреш ясаган. Аннары, минемчә, аның Казанга килүе дә, мондагы әдәби тормыш, вакытлы матбугат, театрлар тирән фикерләүгә мөмкинлек тудырган.
Зөфәр Рәмиев: «Аннары бит «мәхәббәт» сүзен киңрәк аңларга кирәк — табигатькә мәхәббәт дигән төшенчә дә бар. Ул шигырьләр дә мәхәббәт лирикасыннан ераклашырга тиеш түгел дип уйлыйм»
Илһам Гомәров: Казанга килгәнче үк, Җаекта яшәгәндә дә, ул Казан белән тыгыз элемтәдә торган — хатлар алышкан, китапларын чыгару турында килешкән. Аның Казан белән танышлыгы Казанга килгәнче башланган. Ул Казанга өенә кайткан шикелле кайткан.
— Кызлар Тукайга игътибар иткән, ә ул алар белән аралашмаган, оялчан булган дигән стереотип бар. Ул чынлыкка туры киләме?
Зөфәр Рәмиев: Ул аралашырга бик атлыгып тормаган, ләкин туры килгәндә матур итеп сөйләшкән. Мәсәлән, Әхмәтгәрәй Хәсәнинең Васильевода дачасы булган. Анда аның хатыны Зәйнәп Хәсәни дә булачагын белгәч, Тукай аларга барудан баш тарткан, аны чак күндергәннәр. Ләкин очрашкач, озаклап сөйләшеп утыралар
Илһам Гомәров: Фатих Әмирханның шулай ук туганрак тиешле бер сеңлесе белән утырганда Тукайның ишекне ачып каравы һәм бүлмәдә кызлар да бар икәнен күргәч шунда ук ябып кую турында Әмирхан истәлекләрендә телгә алына. Бу аның характер үзенчәлеге дә булган. Минем уйлавымча, Тукай иҗатында мәхәббәт лирикасы юк дигән сүз чыннан да электән килгән стереотип фикер.
Зөфәр Рәмиев: Ул вакыттагы истәлекләрдә дә бераз куерту булган бит инде.
Илһам Гомәров: Аннан уйлап карасаң, ул 27 яшендә дөньядан китеп барган икән, аның яшьлек гомере дә бары сигез-ун ел дәвам иткән. Соңгы елларда авыруы да көчәеп китә бит. Бу электән килгән хисне, күрәсең, тагын да арттыра. Ул вакытларда аралашуын ул бигрәк тә чикли. Бәхетле тормышка корылган гаилә төзи алмачакмын дип уйлый күрәсең.
«Бер тапкыр шигырьдә ачылышы, яңгыравы мең тапкыр «Яратам» дип кычкыруга караганда зуррак саналган»
— Габдулла Тукайның Зәйтүнә Мәүлүдова белән аралашу тарихы билгеле. Аның турында сөйләп китегезче — ул кем булган? Алар ничек танышканнар, аралашканнар?
Зөфәр Рәмиев: Ул вакытта да кызлар мәдрәсәләрдә, абыстайларда укыган. Татарларда гомумән шигъри сүзгә омтылыш булган. Казан ханлыгы чорында да «Казан шагыйрьләр белән тулган» дип яза Мөхәммәдъяр. Димәк, укучысы да булган. 1907 елда Тукайның беренче җыентыгы чыга. 1905 елларда «Фикер»газетасында, «Уклар», "Әлгасрелҗәдид" журналларында әсәрләре чыга башлый һәм шактый киң тарала.
Чистайда Зәйтүнә Мәүлүдованың Бәдриҗиһан исемле апасы булган. Алар — Фатих Әмирханга кодачалар. Без үскәндә дә тере шагыйрь, тере язучы күрү кызык иде, ә кызлар тере шагыйрьләрне бигрәк тә яраталар — бу күптәннән килгән матур традиция дип саныйм мин моны. Казанга килгәч, Зәйтүнә Фатих Әмирханнан Тукай белән таныштыруны сорый. Аңа кадәр ул аның шигырьләре белән таныш булган — алар Чистайда вакытлы матбугатны, Казан газета-журналларын, Уральск матбугатын укып барганнар. Тукайны инде 1906-1907 нчы елларда ук таныганнар. Фатих Әмирхан ул вакытта "Әл-ислах" газетасын языша. Алар редакциягә киләләр. Зәйтүнә белән Тукай белән өч мәртәбә очрашалар. Һәр очрашу кыенлык белән уза — Тукай я чыгып китә, я салкынлык күрсәтә. Ләкин бер кичә алдыннан ул Зәйтүнәгә контрамаркамы, билетмы бирә, Кичәдән соң очрашырга сөйләшәләр, ләкин очраша алмыйлар. Тукай Зәйтүнәне киткәндә озатырга төшмәкче була, ләкин соңарган дип әйтәләр, ул пристаньга төшә алмый. Бу турыда хикәя дә бар.
Бер яктан, Тукай Зәйтүнәгә һич тә битараф булмаган, икенче яктан, сәламәтлеге булмау, күзендәге табы аркасында мәхәббәт хисләрен куертудан үзен-үзе тыеп торган.
— Габдулла Тукайның язмышында Зәйтүнә туташтан башка хатын-кызларның булуы билгелеме?
Зөфәр Рәмиев: Аны конкрет әйтмиләр, ләкин профессор Рәфыйк Нәфыйков Уральскида чакта Тукайның күзе төшкән икеме-өчме кыз турында яза — кызык, аларның исемнәре Фатыйма булган.
Илһам Гомәров: Берара Тукайның иптәшләре дә аны башлы-күзле итү мәсәләсе белән йөреп алалар. Ул барыбер барып чыкмый инде.
Зөфәр Рәмиев: Аның шигъриятендә шагыйрьнең үз дөньясы нечкәлеге белән чагылыш тапкан. «Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма» дип яза Тукай. Шагыйрьләр үз «кимчелекләре» турында әйтмиләр, ә ул шуны да әйтә алган. Ул үзенең эчке дөньясын да яшерми. Аның шигъриятендә шагыйрь образы, шагыйрьнең кеше буларак рухи дөньясы, эчке кичерешләре дә теге яки бу дәрәҗәдә чагылыш тапкан. Акыл өйрәтү, дидактик рәвештә түгел, ә кичерешләр рәвешендә. Шул ук вакытта ул үзенә-үзе бәя бирә алган.
Илһам Гомәров: Мондый сорау биргәндә, без бүгенге көн күзлегеннән дә карап фикер йөртәбез. Ул вакытта җәмгыять бераз икенче төрле булган. Хәзерге шикелле мәхәббәт сорауларында ачыклык буламаган. Ниндидер тыйнаклык, бер береңнән дистанция, бер-береңне хөрмәт итү хас булган. Чат саен «яратам» дип кычкырып йөрүләр булмаган. Ә инде бер тапкыр шигырьдә ачылышы, яңгыравы мең тапкыр «Яратам» дип кычкыруга караганда зуррак саналган. Хәзер без шигырьнең көчен икенче төрлерәк кабул итәбез, ә ул вакытта ул зур корал рәвешендә булган. Ул моментны да исәпкә алырга кирәк дип уйлыйм.
Илһам Гомәров: «Аның шигъриятендә шагыйрьнең үз дөньясы нечкәлеге белән чагылыш тапкан. «Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма» дип яза Тукай»
Зөфәр Рәмиев: Ул вакытта мәхәббәт шигырьләре язу татар әдәбиятында зур урын алган дип уйламыйм.
Илһам Гомәров: Чыннан да бар шагыйрьләр — аларның иҗатларында мәхәббәт темасы бөтенләй дярлек юк. Мәсәлән, Акмулла иҗатында кызларга мәхәббәт хисен үзәккә алган шигырьне шәм белән эзләсәң дә табып булмый. Моның үзенең сәбәпләре бар. Шул ук вакытта Габделҗаббар Кандалыйны алып карагыз — менә мәхәббәт лирикасының үрнәге. Бу кешенең шәхси тормышы, яшәеше, кичерешләре белән дә бәйле. Шушы төшенчәгә үзенең мөнәсәбәте белән дә бәйле. Мин Акмулла мәхәббәт хисе кичермәгән дип әйтә алмыйм. Аның да тормышында бу хис булгандыр, әмма ул аны шигырьгә салырга кирәк санамаган. Урта гасырларда, 19нчы йөздә татар шигъриятендә «югары стиль» шигърияте өстенлек иткән. Ә ул белгәнебезчә, шәхси кичерешләрне, аерым бер кешенең хисләрен үзәккә алмый, киресенчә, югары рух, әдәп-әхлак мәсьәләләре, иҗтимагый яңгырашка корылган. Татар шигъриятенең гомумилектән аерым бер шәхес кичерешләренә борылышы нәкъ менә Кандалый, Тукай иҗаты белән бәйле дә инде. Шуңа күрә Тукайда мәхәббәт лирикасы юк дигән фикер бик үк дөрес булмас.
Зөфәр Рәмиев: Тукайның лирикасы бик бай — мәхәббәт темасы да, башка темалар да чагылыш алган. Шул ук вакытта ул төрле жанрларда иҗат иткән — аның мәдхияләре, мәрсиялары, газәлләре бар. Ул шул жанрларга туры китереп тә язган. Анда традиционлык та, яңалык та бар.
Илһам Гомәров: Мәхәббәт төшенчәсен төрлечә биреп була бит. Гомәр Хәйямне мәхәббәт шагыйре дип әйтәбез. Шул ук вакытта мәхәббәт тышчасына ул бөтен кешелекнең яшәеш фәлсәфәсен, дөнья, вакыт агышы фәлсәфәсен — барсын да дүртьюллыкта бирә алган. Тукай аларны укып, шигъри традицияләрне кабул итеп үскән.
Подписывайтесь на телеграм-канал, группу «ВКонтакте» и страницу в «Одноклассниках» «Реального времени». Ежедневные видео на Rutube, «Дзене» и Youtube.