Новости раздела

Геннадий Макаров: «Борынгы калфак чәчне, башны каплап торган. Хәтта чәч толымнарына да чәчкап кигәннәр»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски: интервью с фольклористом о кряшенском хиджабе, древнем калфаке и оренбуржцах, создавших современную татарскую музыку

Доцент кафедры татарской музыки и этномузыкологии Казанской консерватории Геннадий Макаров в своем интервью «Реальному времени» рассказал, как выглядели древние головные уборы и почему калфак, появившийся в начале ХХ века, нельзя считать элементом национального костюма. Кроме того, ученый поделился любопытными наблюдениями по истории татарской музыки — как оказалось, многие песни, которые могут восприниматься современным слушателем как народные, появились в начале 20-го столетия.

«Борынгы калфак чәчне, башны каплап торган»

Соңгы вакытта яулык бәйләү, гомумән милли кием темасы еш күтәрелә. Мәсәлән, күптән түгел татар хатын-кызларына яулыкка төренүгә караганда калфак кию күбрәк килешә дигән фикер дә яңгырады. Аңлавымча, сез калфакны псевдомилли баш киеме дип саныйсыз.

— Мин аны бәлки этник [элемент] дип атар идем, чөнки ул инде нык үзгәртелгән баш киеме. Аның асылы, беренче төсе, формасы бөтенләй башка. Калфак инде ул хәзер баш очында торган заколка шикелле генә, шуңа күрә ул милли була алмый. Бу аның бер үзгәртелгән төре генә.

— Калфак гомумән кайчан һәм ничек барлыкка килгән?

— Калфак күп халыкларда бар. Аның чыганагы әле борынгы халыклар яшәгәндә үк булган. Әйтик, калфак әле бу якларга төркиләр килгәнче үк кулланылган булырга мөмкин. «Калпак» сүзе күп халыкларда бар – «калпак» һәм «калфак» берүк сүзләр инде. Мәсәслән, Эстониядә дә кызлар калпак кигән. Вологда якларында берәр кызны ярәшсәләр, ул кыз калпак киеп йөргән. «Калпак просватанной девушки» дип аталган ул. Без аны Урта Иделдә киябез, ул чувашларга да, Түбән Иделдә яшәүче нугайларга да билгеле. Аның географиясе бик киң, ул бик борынгы баш киеме. Ә инде безгә килсәк, ул беренче чиратта кызлар кия торган баш киеме булган. Элек вакытта хатын-кызлар аны кимәгән, чөнки кияүгә чыккач алар инде башка баш киеме кигәннәр.

Шулай ук бездә ак калфак образы бар. Популяр җырда «Ак калфакның табылган чагы, туганнарның сагынган чагы», — дигән юллар бар. Кызлар чит авылга, чит ыруга кияүгә чыканнар һәм билгеле, калфакны үзләре белән алып китсәләр дә, аны кимәгән. Ул шул калфакны алып карый, һәм бу очракта ак калфак туганнарны сагыну образы белән бәйле. Ул да туганнарын сагына, туганнары да аны сагына, чөнки ул читтә. Ак калфак — шигьри образ да, шуңа аңа төрле мәгънә биреп буладыр.

Шулай да борынгырак калфак образларын пропагандаласак, тагын да матуррак булыр иде. 20 нче йөзнең башында, милли традицияләр югалаган чорда барлыкка килгән калфакның бүген тагын да пропагандалау бәлки кирәктер, мин анарага каршы түгел. Әмма ләкин ул яулыкны да алмаштыра алмый. Ул нәкъ менә 20 нче йөз башы символы гына була ала, ә инде борынгы булып санала алмый. Борынгыда калфакның төрләре башка булган.

— Борынгы калфаклар башны күбрәк дәрәҗәдә каплаганмы? Алар нәрсәсе белән аерылган?

— Һичшиксез. Борынгы калфак чәчне, башны каплап торган. Хәтта чәч толымнарына да чәчкап кигәннәр. Ул капчык шикелле итеп ясалаган, матур итеп бизәлгән, ә аның очында чулпылар булган. Хәтта толымнарын да качырганнар, аны башка кеше күрергә тиеш булмаган.

— Ә яулык бәйләү традициясе татарларда тирәнме?

— Әлбәттә. Һәм ул бөтен халыкта да шулай – чәчне туздырып йөрү килешмәгән. Шулай ук өрпәк, тастар дигән баш киемнәре булган. Шул ук керәшеннәрне алсак, хатын-кызлар тастар белән баш бәйләгәннәр. «Тастар» дигән сүз – шулай ук фарсы сүзе. Хәтта Иранда чалманы тастар диләр.

— Классик милли костюмга килсәк, ул нинди? Ул нинди элементлардан тора? Хәзер безгә милли костюм дип тәкъдим ителгән әйбер ул чыннан да милли костюммы?

— Минем үземнең «милли» дигән сүзгә мөнәсәбәтем бераз гына каршылыклы, чәнки «милли», «милләт» – әле күптән түгел барлыкка килгән төшенчә. Бу ниндидер уртак, гомумиләштергән образ. Ә аңа кадәрле һәрбер төбәктә үзенә хас баш киеме элементлары булган. Һәрбер төбәктә ул төрле булган, менә шул төрлелекне югалтмау – бик зур бурыч. Ә инде Сахалиннан Калинградка кадәрле бөтен татарларга да бер үк баш киеме, бер үк күлмәк киертү, бу милли дип әйтү бертөрлелеккә китерә һәм безне юкка чыгара. Һәр төбәкнең үз сыйфатларын саклап калу, үз йөзен саклап калу, безнең байлыкны күрсәтү – чын дәрәҗәдә патриотик бер хәрәкәт булыр иде.

— Хәзерге көндә милли орнаментны кулланучы модельералар да күп. Сезнең фикерегзчә, үзеңнең нинди милләт иясе булуыңны күрсәтү өчен милли кием кию чыннан да мөһимме?

— Миңа калса, һәрбер гаиләдә һәрбер кешенең үз киеме булырга тиеш. Ул аны бәйрәм көннәрендә пөхтә итеп, матур итеп киергә тиешле. Һәм инде белүемчә, Татарстанда милли кием бәйрәме уздырырырга кирәк дигән фикер бар. Аны бөтен кеше дә хуплар дип уйлыйм.

«Шәрык мотивлары дигәндә, аларны тыңлап, тегеннән-моннан нәрсәдер тартып алу беренче яктан көлке хисе тудыра. Икенче яктан – эчке көенү»

— Татар музыкасына килгәндә, аның традицияләре тирәнме? Яисә ислам культурасы белән бәйле булгач ул күпмедер вакыт үсеш алмаганмы?

— Мин музыка тарихын вакытында тирән өйрәндем, тикшердем. Ислам белән бәйле музыканың тарихы күпкә тирәнрәк. Без татар музыкасының ислам белән бәйле тарихын карасак, ул 19 нчы гасыр уртасына кадәр бик бай. Ә аннан соң татарлар европалаша. Без инде милли дип мандалина, скрипка, гармун кебек уен коралларын саныйбыз. Ни өчен шулай? Чөнки ул вакытта татар милләт булып формалаша, ә яңа татар милләте үзенең эчке структураларын Европа моделе буенча төзи. Ә аңа кадәр булган ислам белән бәйле музыканы суфыйлар белән, дәрвишләр белән бәйләр иде, чөнки алар әле 19 нчы йөзнең уртасына кадәр яшәгәннәр, иҗат иткәннәр. Урата Азияга нинди музыка кораллары хас булса, алар да нәкъ шуларны кулланган. Ни өчен? Чөнки алар шунда укырга йөргәннәр, аралашканнар. һәм ул уртак мәдәни бер кыр булган. Ә инде безнең җәдидчеләр, милләт төзүчеләр үзләрен Европа кешеләре итеп хис иткәннәр һәм иске традицияләргә өстен караганнар.

— Димәк, европалашу шуннан башланган?

— Җәдидчеләрдән башланган, чөнки элеккеге традицияләр үсеш алмыйча, бер урында тукталып торган. Җәдидчеләрне дә аңлап була, чөнки үсеш кирәк булган, ә Европа алар өчен матур үрнәк булып торган.

— Ә менә бу Европа традицияләре татар музыкасын нык үзгәрткәнме?

— Әлбәттә, нык дәрәҗәдә үзгәргән. Безнең бит хәзер шагыйрьләр дә гаруз бәзе белән язмый, европа метрикасы белән яза.

— Әгәр хәзерге татар музыкасын алсак, анда шәрык мотивлары бармы?

— Шәрык мотивлары дигәндә, аларны тыңлап, тегеннән-моннан нәрсәдер тартып алу беренче яктан көлке хисе тудыра. Икенче яктан – эчке көенү, чөнки белми торып без борынгы традицияләрне кулланабыз кебек булып чыга. Эчтән кереп өйрәнмичә аларны кулланып булмый, аның өстен булуы шундук ачыклана. Әйтик, бүгенге көндә бәет-мөнәҗәт тә көйли алмыйлар – аны «Шахта» көенә җырлыйлар. Ә элеккечә көйләп укуны безнең көндә Ислам институтында да, бер мәдрәсәдә дә өйрәтмиләр, шуңа күрә кем ничек белә, шулай итеп көйли. Ничек итеп «Төфтилләү», "Әллүки" җырласалар, шулай итеп бәетләрне дә көйләп укымыйлар, җырлыйлар. Ә бу һичшиксез традицияләрне югалтуга алып бара торган гамәл.

— Хәзерге татар җырлары еш кына уйгур җырларын хәтерләтә. Бу чыннан да шулаймы, сезнең моны күзәткәнегез бармы? Нигә ул шулай?

— Мин хәзерге яшьләрнең иҗатына болай итеп бәя бирер идем. Алар эзләнәләр, алар өчен дөньякүләм информация бик күп, күңелләренә нәрсә якын, алар шуны кулланалар. Шуңа күрә аларның кулларына да сугасым килми. Әмма ләкин бер киңәш итеп кенә әйтәсем килә – тирәнрәк өйрәнсәк, үзебездә дә шундый матур ресурсларыбыз бар.

— Яшь җырчыларны алсак, сезгә ошаган башкаручылар бармы?

— Яшьләрне яшьләр тыңлый, һәрбер кешенең үз зәвыгы бар. Әлбәттә, олырак яшьтәгеләр җырларда үзенә бер тәм таба. Яшьләр арасында да һичшиксез ошаганнары, ихлас җырлаганнары бар. Аннары башкаручы артык академизм белән мавыкмаса яхшы — кеше җырлаганда үзенең тавышы турында түгел, ә [җырның] эчтәлеге турында уйларга тиеш. Әгәр дә җырчының үз йөзе булса, үз стиле булса, әлбәттә, рәхәтләнеп тыңлыйбыз.

— Сез "Үзгәреш җиле" фестивален карадыгызмы? Анарга мөнәсәбәтегез нинди?

— Мин аны телевизордан гына бераз карадым. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә бер тапкыр гына уздырыла торган чара белән генә әллә ни үзгәртеп булмый торгандыр. Безгә бу өлкәдә, эстрада җыры өлкәсендә бәлки махсус уку йортлары, профессионализация кирәктер. Әлбәттә, ул Мәдәният институтында бар инде ул. Яшьләрне өйрәтсәк, безнең бу өлкәдә дә уңыш булыр. Татар эстрадасына безнең Идел буе халыклары карап торалар, өйрәнәләр, һәм барыбер татар эстрадасы үзенә күрә флагман шикелле алда бара, безнең тирә-як күршеләргә үрнәк булып тора.

«Татарларның сәхнә музыкасы Оренбургта барлыкка килгән»

— Сез музыка тарихы турында сөйли башалаган идегез. Кыскача татар музыка культурасы турында сөйләп китегезче. Мәсәлән, Болгар вакытыннан алып хәзерге вакытка кадәр карасак, татар музыкасы нинди үзгәрешләр кичергән? Бәлки ниндидер периодлар бүленәдер?

— Гади халык, авыл халкына хас көйләр булган элек – алар ханлык заманында да, ханлык беткәч тә булган. Гомумән халык көйләре әле 19 нчы гасырның урталарына кадәр булган. Алар өлешчә керәшеннәрдә һаман да саклана. Моннан тыш ислам цивилизациясе белән бәйле сәнгать булган. Бу элитар сәнгать. Әлбәттә, ул көйләр, шигырьләр авылда түгел, ә укымышлы кешеләрнең өйләрендә башкарылган – ул үзе бер юнәлеш. Аны гади этник музыка белән чагыштырып булмый.

20 нче йөз башларында сәхнә музыкасы барлыкка килә. Сәхнә музыкасы элеккеге этник музыкадан нык аерылган, аңарга ошамаган. Әйтергә кирәк, татарларның сәхнә музыкасы Оренбургта барлыкка килгән. Иң беренче концертлар, сәхнәдә чыгыш ясап репертуар барлау шунда башланган. 1905 елдагы Буржуаз демократик революциядән соң Казанга бөтен татар укымышлысы агыла, һәм алар Оренбурдан шул көйләрне алып киләләр. Сәхнәдән җырланган ул көйләрне без беләбез – "Әллүки", «Тәфтилләү», «Зиләйлүк». Алар барсы да Тукай сүзләренә җырлана. Күрәсез, ул популяр җырлар — сәхнәдән кергән көйләр, алар һич тә борынгы түгел. «Кара урманны» мин фольклорчы буларак Казан әйләнәсендә 300 чакрымда йөреп эзләдем, беркайда да, бер вариантын да тапмадым. Оренбур авылларына барган идем, һәрбер авылда өч-дүрт вариант җырлыйлар – сүзе дә, көе дә башка, әмма нигезе шул ук «Кара урман». Димәк, бу сәхнәдән халыкка яңадан кергән көйләр — яңа дәвердә чыккан көйләр.

— Сәхнә музыкасы нигә нәкъ менә Оренбурда барлыкка килгән? Моның сәбәпләре бармы?

— Һичшиксез бар. Урта Азиядә татарларга сәүдә эше белән шөгылләнергә рөхсәт ителгән. Оренбур, Троицк, бигрәк тә Каргалы бистәсендә татарларга карата артык тыю булмаган, шуңа күрә анда бай кешеләр, миллионерлар булган. Аларның үзләренә концерт, сәхнә, газета-журнал, мәдрәсәләр ачу буенча аларга Казанга караганда мөмкинлекләр күбрәк булган. Шуңа күрә беренче татар милли культурасының бишеге шунда.

— Беренче барлыкка килгән сәхнә музыкасын хәзерге музыка белән чагыштырсак, ул нык үзгәргәнме? Аның үзгәрүе яки үзгәрмәве яхшымы, начармы?

—Без ул көйләрне беләбез. Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев Оренбурда үскәннәр. Нәҗип Җиһанов шулай ук Уральский, Оренбур якларыннан. Мирхәйдәр Фәйзине алыйк. Сәхнәбезне бизәгән кешеләр иҗатларын шунда башлаган. Мин әйтеп үткән композиторларның җыетыклары чыкты. Ключарев җыентыгында да, Җәүдәт Фәйзи җыентыгында да нәкъ шул чактагы сәхнә көйләре.

Гөләндәм Зарипова, Роман Хасаев фотосы
Справка

Геннадий Макаров — доцент кафедры татарской музыки и этномузыкологии Казанской государственной консерватории имени Н.Г. Жиганова.

Музыковед-фольклорист, педагог, мастер-изготовитель и исполнитель на традиционных инструментах.

Сфера научных интересов: реконструкция и возрождение традиционных музыкальных инструментов; изучение вокального, музыкально-поэтического, инструментального искусства этнических групп татар; история тюркского искусства.

Кандидат искусствоведения (2005).

Новости партнеров