Новости

04:27 МСК
Все новости

«Мең ел элек без чирмеш белән чуашның кодасы, Алтай тавы арасында киек тотып ашап йөрүче мәҗүси идек...»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски. Масгуда Шамсутдинова написала для нас колонку о связях между татарами, пророком и Маулидом

«Мең ел элек без чирмеш белән чуашның кодасы, Алтай тавы арасында киек тотып ашап йөрүче мәҗүси идек...» Фото: evening-kazan.ru

Татарский композитор Масгуда Шамсутдинова, ныне живущая в Америке, откликнулась на дискуссию о традиции празднования среди татар Маулида в прошлом веке и подготовила для «Реального времени» новый материал на татарском языке. В колонке она рассказывает историю книги «Мәүлид ән-нәби», выпущенной в Токио татарской диаспорой и попавшей к Масгуде Шамсутдиновой от соотечественника, переехавшего в Канаду.

Изге Мәүлид ае тугдый...

Борынгы фәйләсуф Геродот 25 гасыр элек мондый фикер әйткән: "Әгәр дөньядагы халыкларга иң яхшы йолаларны һәм гореф-гадәтләрне сайлап алырга кушсаң, игътибар белән караганнан соң, һәр халык үзенекен сайлап алыр иде, чөнки барысы да үз халыкларының яшәү рәвешен иң яхшысы дип исәпли" (Геродот. История. Л., 1972, 150 б.). Бабаларыбыз борынгы заманнардан ук безгә мираска Сабан туен, тула басу, киндер сугу, каз өмәләрен сайлап алганнар. Утырмага йөрүләр, әрәмәлеккә кичке уенга барулар, боз озатулар, аулак өйләрдә йолдыз санаулар, түшәм "үбүләр", йөзек салышлар, ир балаларның кәшәкәле-кузналы, кыз балаларның өйле, әниле-кызлы уеннары – санап бетерерлекмени безнең милли бәйрәмнәребезне, гореф-гадәтләребезне? Алар безне табигать белән берлектә яшәргә өйрәтсәләр, дини бәйрәмнәребез исә Ходайның барлыгын һәм берлеген искәртеп торалар. Дини бәйрәмнәребез дә милләтнең тотанагы, аның яшәеш чаралары.

Татар мөселманнары өчен Пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһиссәламнең туган көнендә Мәүлид бәйрәме үткәрү, аңа багышлап салават әйтүләр, мәчетләрдә тәфсилле вәгазьләр сөйләү, Мәүлид ашына туган-тумачаларны, күрше күләннәрне, дус-ишләрне җыеп пәйгамбәребезгә Коръән укыту, «Мәүлид китабы»н уку электән-элек матур гадәт булган. Этнографик экспедицияләр вакытында миңа «Мәүлид китабы»ның вариантлары белән еш очрашырга туры килде.

Сөләйман Чәләбинең «Мәүлид ән-нәби» дип исемләнгән мәснәвиенә таянып Юныс Әмре, Әхмәт Ясәви, Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури һәм башкаларның шигырьләрен файдаланып, татарлар үзләренең рухи кыйбласына тәңгәл булган «Мәүлид китабы»н иҗат иткәннәр. Дини символлар булса да, «Мәүлид аеның мөнәҗәте», «Мәүлид шигыре», «Мәүлид ашы» дигән сүзләр колакларыбызда балачактан ук милли символлар булып торалар.


Мәсгудә Шәмсетдинованың балачагы (кызларның иң кечесе). sub.tatars.com фотосы

Япониядән Канадага, Канададан Америкага

Моннан берничә еллар элек хәзерге көндә гаиләсе белән Канадада яшәүче милләттәшебез Аяз Агыш миңа «Мәүлид ән-нәби» китабын тапшырган иде. Бу китап кереш сүз белән башланып китә: «Илебезне вә милләтемезне югалтып чит илләрдә горбәтдә, зур милләтләр арасында диңгездән бер тамчы булып яшәгән вакытларымызда рухымызны төшермәү вә киләчәккә өмид берлән карау өчен Ходайга ышаныч вә динемезне саклау кирәктер. Үземезнең дини рухымызны саклау, яшь буын вә кечкенә балаларымызны дини рухта тәрбия итү өчен дини бәйрәм көнләримизне зурлап хөрмәт итү вә ул көнләрдә тантаналы мәҗлесләр ясап, җыелышып бәйрәм итү киләчәгемез өчен бик кирәкле булган вазыйфамыздыр. Шушы максат берлән 1350 нче ел 12 рабигул әүвәл 1931 ел 28 июль мәүледел нәби хатирәсе буларак, Токиода мәхәлләи исламия әгъзаләринең җыйган ихтияры иганәсилә ошбу мәүледел нәби китабы нәшер ителәдер. Ихтирам илә: Токиода мәхәлләи исламия» (Гарәп хәрефләрен кириллицага күчерүче М.Ш.). Бу китапта Галимҗан Барудиның «Дин вә әдәп» журналында 1906 (2 нче сан) һәм 1916 (3, 5 нче саннар) елларда дөнья күргән «Мәүлид бәйрәме хакында тарихи мәгълумәт» дип исемләнгән мәкаләсе бастырыла. Әлбәттә, бу китап безгә мирас буларак, тарихи истәлек, сибелгән халкыбыз турында мәгълүмәтләр бирү белән бергә эчтәлеге ягыннан да бик кызыклы.

Заманында Токио мәчетендә 1925 – 1938 елларда имам һәм мөдәррис булып торган Мөхәммәд Габдулла улы Корбангалинең бу китапка кергән мәкаләсе аеруча игътибарга лаек: «Мең ел элек без чирмеш белән чуашның кодасы, Алтай тавы арасында киек тотып ашап йөрүче мәҗүси идек. Пәйгамбәребез Мостафа галәйһиссәламнең тәгълиматы аркасында, без бу көн Ходайның берлеген таный торган, динләрнең иң яңасы вә иң заманага муавикъбулган Ислам диненә кердек. Шушы мөселманлык аркасында чирмеш белән татарның җир берлән күк арасы кадәр булды.» «Мөхәммәд галәйһиссәламнең шәмаил шәрифәсе» дигән бүлектә революциягә кадәр Казанда чыккан китаплардан сөземтәләр китерелә. Димәк япон татарларының ерак мөһәҗирлеккә киткәндә кадерле китаплары арасында «Мәүледен нәби китабы» да булган. Пәйгамбәребезнең кыяфәте, аның сыйфатлары турындагы юлларны укып китик: «Разыйаллаһы галәйһиссәлам адәмиләрнең күркәм холыклысы иде. Һәм адәмиләрнең иң күркәмерәге вә җомартырагы вә баһадирырагы вә һәм адәмиләрнең иң сыйфатлысы вә гүзәле иде. Буе исә озынга маил иде вә ике иң башы арасы ерак иде. Аркасында пәйгамбәрлек мөһере бар иде. Яңаклары бик чыккан вә бик тә эчкә кергән булмаенча вә үзенчәрәк иде. Төге (сач вә сакалы) бик кара, күзе кара сөрмәле вә озын керпекле иде. Басканда бөтен аягы берлән басар иде, табанында куышлык юк иде. Пәйгамбәремез галәйһиссәламнең йөзе нурлы, ак төсле иде. Көлгән вакытында бигрәк тә нурланып китә иде. Сакалы бер тотам кыйлап вә мыегы агызына кермәзлек кыйлып киселгән иде. Тирләре энҗе кебек ак бөртек иде. Йөргән вакытында ике якка салмакланыбырак еңел йөрү берлән йөрер иде. Балаларга очраганда аларга сәлам бирә вә башларыннан сыйпап китә иде. Фәкыйрьләрне вә мескеннәрне ярата, алар белән бергә утырып сөйләшә, аларның авыруларының хәлен белергә бара вә һичбер фәкырьне фәкыйрьлеге өчен кимсетми иде вә хурламый иде.

2002 елда Мәсгудә Шәмсетдинова Вашингтонга яшәргә күчә. sub.tatars.com фотосы

«Татар да булмас идек бит, нинди бәхет биргән ул безгә пәйгамбәребез»

Пәйгамбәремез галәйһиссәлам һәркемнең үтенгән гозерен кабул итә, һичкемне салкын йөз берлән каршы алмый, коллар вә ятимнәр белән бергә янәшә атлап йөри, ләкин патшалардан курыкмый. Хода юлында ачулана вә Хода ризалыгы өчен ризалык күрсәтә. Сәхабәләр берлән бергә йөргәндә артдан йөри, чөнки фәрештәләр миннән дә артта баралар, дип әйтә иде.… Пәйгамбәремез галәйһиссәлам йортында йорт кешеләренә, гаиләсенә ярдәм итә, үзенең киемен ямый, кәвешен төзәтеп тегеп ала, куйларны бәгъзе вакыт үзе савып сөтен алып керә иде. Пәйгамбәремез галәйһиссәлам ашны күп ашамый һәм күп эчми иде, аз берлән кәнагать итә иде. Һәм күп сөйләшми, күп көлми, даимә оялып тора иде. Бик шәфкатьле фә җумарт иде. Инсанияткә хезмәт итүне үзенә олуг вә изге бурыч дип саный. Сугышта шәһит булган сәхабәләрнең хатын вә балаларына барып зиярәт итә, хәлләрени сораша вә алар берлән әсәрләнеп егылый иде. Пәйгамбәремез галәйһиссәламгә таулар Ходайның әмре берлән алтын булырга вәгъдә кыйлсалар да, ул байлыкны итхтыяр итми, кичәләрне сәхтиян тышлы, эченә хөрмәлеге (салам) тутырган ястык вә түшәккә ята иде. Бәгъзе вакыт ачлыктан эченә таш бәйләп йөри иде. Пәйгамбәремезнең вафаты вакытында 20 дөясе, 100 куе, 6-7 кәҗәсе вә сугыш кирәкләре илә бер аты калды. Вә вафаты булганнан соңра алтын-көмешдән бер нәрсәсе чыкмады" (гарәп шрифтыннан кириллицага – М.Ш.).

Менә шушы юлларны укыгач Кече Укмаста (Балык Бистәсе районы, Татарстан) яшәүче Шәмсеруй апа Вәлиуллина елап җибәрде. Мин сорадым, ник елыйсың, дидем. «Менә ул безнең турыда алдан уйлап куйган, нишләр идек мөселман булмасак. Татар да булмас идек бит, нинди бәхет биргән ул безгә пәйгамбәребез», — диде, дөньяның ачысына чумып гомер иткән, кыйшаеп беткән сәләмә йортта яшәүче, 100 яшенә якынлашып килүче нурлы әби. Дәүләтсез, патшасыз калган үксез татар халкына бәдәви чүлләрендә туган, гарәп кавеменнән булган Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәләм Токиода да, Азия далаларында да татар булып калырга мөмкинчелек биргән. Пәйгамбәребез олылауга, мәдхияләргә үзе мохтаҗ булмаса да, без мохтаҗбыз. Хәтта үз милләтебез әһелләреннән акча корбаннары (кяферлек безгә ул кадәр янамый, кесә калынлыгы өчен милләтне парчалап сату яный) сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә, милләтнең асылына төрле шәкел белән һөҗүм кылганда, без иманыбызның сәбәпчесе Рәсүлебезгә күңелебез бакчасының иң түрендә урын бирергә тиешбез.

2005 нче елның Шәмсетдинованың музыкасы «Кол Шәриф» ачылышы тантанасында яңгыры. kul-sharif.com фотосы

«Ятим тугды, ятим үсте, ятимнәрне сөеп кочты»

Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәламгә багышланган иҗат энҗеләре татар халкында бетмәс-төкәнмәс. Минем архивымда гына да берничә том чыгарырлык рухи ядкарьләр тупланган. Бирмингеймда яшәүче (АКШ) Шәмсия Апакай, Стокһольмнан Әминә Суоккан (Швеция), Габдулла Тукайның бөтен шигъриятен көйләгән Фәизә апа Сәгыйтова (Казакъстан) һәм гомеремнең иң кадерле мизгелләре булып үткән, татарның рухи гүзәллеген миңа тапшырырга ашыккан карт-карчыкларның саф күңеле анда, милләтне милләт итеп сакларга өйрәткән ысуллары. «Мәүлид ән-нәби», ягъни Пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм итү – шул ысулларның иң гүзәле, иң чаралысы.

Ә менә түбәндәге шигырьне миңа Әсәй авылында (Азнакай районы, Татарстан) туган Мөсәппиха апа Хафизова тапшырды. Ул әны Мәҗит хәзрәт шигыре (Мәҗит Гафури – М.Ш.) дип атады. Мөсәппиха апа вариантын чәчми-түкми сезгә тәкъдим итәм:

Ятим тугды, ятим үсте, ятимнәрне сөеп кочты,
Бөтен халык сөеп аны Мөхәммәделәмин кушты.
Яраттылар аны бар да, әдәп саклый олугларга,
Кечеләп лә түбәннәргә якын дус ул түбәннәргә.
Гаделлек саклый, әхлакны, нәзакәтлектә һәр хәле,
Теле һәм пакъ гөнаһлардан күңле шәрья бакмады.
Бу шәфкатьле ана куйнын югалтудан сыналды ул,
Илаһым, бир сабырлык, дип теләде мәлаик, җир, күк.
Сәфәрдин кайтты анасыз, мөбарәк яшьләре акты,
Атасыз-анасыз калып, миһербанда башын тапты.
Сөекле кыйлды Хак Тәңре бу ятимне бабасына,
Мәхәббәтле күренде ул балалары арасында.
Тагын ике сәнадән соң вафат булды бу шәфкате,
Хәзер Әбуталибка бу күренде бик мәхәббәтле.
Сигез яшьтән Расулебез Әбуталиб ханәсендә
Яшәгәндә яшәде ул гүя ата-анасында.
Бу шәфкатьләр һәм рәхмәтләр бары да Тәңредән, әлбәт,
Җиһанга нур булып килгән Аллаһыга хәбиб әхмәт.
Бөтен гарәп арасында танылган ул гали зат,
Мәхәммәт бик тә әмин, дип йөреткәннәр аны мактап.
Расулебез Мөхәммәдне сөябез чын күңелдән без,
Аның кушканнарын эшләргә килгән Аллаһының әмре.
Аңа өммәт булган өчен безне хөрмәтләде Аллаһ,
Вә көнтөм хәйрел өммәт, дип, хәбәр Кәламаллаһ.

Мәсгудә Шәмсетдинова
Справка

Масгуда Исламовна Шамсутдинова (тат. Мәсгудә Ислам кызы Шәмсетдинова; р. 1 июля 1955, Кшлау-Елга, Башкирская АССР, РСФСР, СССР) — татарская писательница и композитор. Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан (1993).

  • Выпускник музыкального училища в Казахстане. В 1979 году окончила Казанскую государственную консерваторию имени Н. Г. Жиганова. В 1979—1985 заведующий музчастью Казанского государственного театра кукол. В 1985—1991 музыкальный редактор Казанской студии телевидения. С 1995 года заведующий кабинетом музыки народов Поволжья Казанской консерватории.
  • В 1982 году была принята в члены Союза композиторов СССР.
  • 25 октября 2001 года успешно защитила диссертационную работу по темe «Маулид-байрам у мусульман Среднего Поволжья» на философском факультете Петербургского университета. Ей присвоено звание кандидата философских наук.
  • В 2002 году переехала на постоянное место жительства в город Сиэтл, штат Вашингтон, где ныне живет и работает.
  • Основные сочинения: симфоническая сюита «Сказки Тукая» (1987 г.), музыкально-театральные действия «Магди» (1989 г.), «Кыссаи Сююмбика» (1991 г.), «Курбан байрам» (1992 г.), симфония «Чингисхан», оратория «Каин и Авель», оратория «Трагедия Сыновей Земли», камерно-инструментальные произведения, вокальные циклы, песни, музыка к драматическим спектаклям.
  • М. Шамсутдинова — автор рок-сюиты «Магди» с либретто на сюжет Корана, посвященной знаменательной дате — 1100-летию официального принятия ислама Волжской Булгарией. 22 августа 1989 года была представлена грандиозная постановка рок-сюиты под названием «Дастан древнего Булгара» — «Махди» (режиссер-постановщик Дамир Сиразеев, солист — Альберт Асадуллин, г. Ленинград). Сценой для представления стала арена Центрального стадиона города. В 1990—1992 «Магди» показывалась во всех крупных городах Татарстана, Ленинграде и Москве.
  • Шамсутдинова уже более 20 лет занимается исследованием народной (татарской) музыки, суфизма, магической практики и о цветах символов татарского народа. Под ее музыку 24 июня 2005 года в Казани состоялось торжественное открытие мечети «Кул Шариф».

комментарии 9

комментарии

  • Анонимно 24 дек
    а переводы больше не печатаете?
    Ответить
  • Анонимно 24 дек
    Масгуда Исламовна, бик зур рэхмет
    Ответить
  • Анонимно 24 дек
    я б тоже с радостью почитал, но с татарским не дружу 0_о
    Ответить
  • Анонимно 24 дек
    При всем моем уважении к труду редакции.
    Если язык не применяется для описания актуальной сегодняшнему моменту деятельности, если на языке не описывают помыслы желаемого будущего - языку место рядом с латынью и древнегреческим.
    Хотите помочь - ищите и общайтесь с теми, кто способен развернуто говорить на татарском о переднем крае. Без английских и русских заимствований.
    Ответить
    Анонимно 24 дек
    А ничего, что большинство научных терминов из латыни?
    Ответить
    Анонимно 24 дек
    Во-первых:
    Будьте любезны примеры вновь введенных научных терминов за последние 25 лет (на латыне).
    Во-вторых:
    Да, Вы правы. И места рядом с латынью тоже врядли найдется.
    Ответить
  • Анонимно 24 дек
    Бик зур рэхмет
    Ответить
  • Анонимно 24 дек
    Күпме татарлык!
    Күпме милли рух!
    Ә теле нинди!
    Татарның хәзерге атаклы язучыларында да ул кадәр саф, ул кадәр пак, ул кадәр чиста, ул кадәр бай татар теле юк.
    Мең рәхмәт Мәсгудә, мең яшә!
    Синең кебек фидәкарләребез булган вакытта татарның бетәчәге юк!
    Ответить
  • Damir Nabi 25 дек
    Она в школе училась в Караганде, где была единственной татаркой. И каждый раз вспоминаю про это, что впрочем в отношении для татар не было редкостью :
    "Вспоминает композитор Масхуда Шамсетдинова (Идель, 1990, № 1. С. 35), закончившая среднюю школу в городе Караганде, как она, будучи единственной татаркой в классе, была избита всем классом, где обучались казахские, русские и немецкие дети, после урока, посвященного татаро-монгольскому игу."
    Только после мы вспоминаем, почему же учителя так подчеркивали про "иго" делали "ударения" читая нам стихотворения про "плохих татарах" и это в уроке татар әдәбияте...
    А что в самом деле было ? Никакого "иго" не было, те самые московиты оказывается "жили как у бога под мышкой"....
    ---бары да ялганга корылган, психологик эшкәртү булган, татарлыктан тайпылсын өчен !
    Бүген, шул Мәсхүдәне тукмаучы казаклар, татар-монгол тарихын, Чыңгызхан белән кушып, үзләренеке итеп үз-үзләренә ялган тарихлар язалар...
    Бу аның сайты
    http://tatars.com/
    Ответить
Войти через соцсети
Свернуть комментарии