Новости раздела

Прощание с Рамазаном: как проходят ифтары в Стамбуле

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски. Записки нашего колумниста Айзиряк Гараевой-Акчуры с берегов Босфора

Сегодня с заходом солнца заканчивается месяц мусульманского поста — месяц Рамазан. Автор «Реального времени» Айзиряк Гараева-Акчура в своей колонке делится с нашими читателями наблюдениями, как этот месяц проходит в Турции. В ее колонке рассказывается и об разговении, организованном обществом турецких татар, и о семейных пикниках у подножья огромных исторических мечетей Стамбула, и о «пароходах-ифтарах».

Истанбулда ифтарлар ничек уза?

Рамазан мөселманнар өчен изге ай. Төркиядә аны әзерләнеп-көтеп алалар. Шулай да һәр кеше уразага керә димәс идем, кемнеңдер сәламәтлеге җитми, кемдер тәмәкәсеннән баш тарта алмый… Ә менә Рамазан ае икәнне һәр тараф искәртеп тора. Һәм бу искәртү, иң беренче чиратта, сәхәргә барабан кагып уятудан башлана.

Безгә, Татарстанга, караганда сәхәр вакыты бераз соңрак. Иртәнге икеләр тирәсендә барабан кагучылар урамнар буйлап йөриләр. Әгәр дә бу гадәт хакында әйтеп, алдан кисәтеп куймасалар, төн уртасында барабан тавышына сикереп торуың, ни булганын аңлашмыйча куркуың бар. Чөнки тавышлары бик каты, ни кадәр тәмләп йокласаң да уятырлык. Сәхәр барабанчылары ун көн саен рамазан белән котларга көндез чыгалар, кешеләр исә аларга хәер бирәләр.

Рамазан аенда күп каналлардан «Сәхәр вакыты», «Ифтар вакыты» тапшырулары күрсәтелә. Әлеге тапшыруларның күбесе туры эфирда бара. Телевизор хәзрәтләре дини киемнәрдән чыкмыйлар. Шулай да вәгазь укыйлар, дога кылалар, сәгатьләр дәвамында сорауларга җавап бирәләр. Төрекләр исә сорау бирергә кыенсынып тормый. Мәсәлән, «Рамазан аенда биткоен сатып алсаң ярыймы?», «1 000 тапкыр шул-шул доганы кабатласам, кабул булырмы?», «Ураза тотуның файдасы нидә?» һәм башкалар…

Әлбәттә, Рамазан дәвамында барабанчылар уяткач сәхәргә торып, телевизордан дини тапшырулар карап өйдә генә утырсаң да, ураза аеның Төркиядә безгә караганда башкача узуын сизәрсең. Әмма ифтар вакытын үткәрүнең күп төрле вариантларыннан мәхрүм калуың бар… Хәзер шуларның өчесенә тукталып үтәсем килә.

Гомумән, Истанбул урамнары буйлап йөргәндә, бигрәк тә тарихи җирләрендә аваз ачарга уйласаң, ике әйберне истә тоту мөһим: алданрак урын табып калырга һәм үзең белән су, ризык алып килергә

Ифтар — татарлар арасында

Ифтар ашы чит илдә яшәүче татарлар өчен очрашу-күрешү, хәл белешү һәм танышу өчен иң шәп форсат, шуңа күрә Истанбул татарлары бу чарадан бер елда да читтә калмаска тырышалар. Быел 250дән артык милләттәшебез 6 июнь көнне гаиләләре, балалары белән «Төрек дөньясы мәдәният мәхәлләсе»ндә оештырылган ифтар ашына җыелды. Әлеге урын шәһәрнең үзенчәлекле бер җире: бер яктан тарихи, икенче яктан бүгенге заман сулышын тоеп корылган комплекстан гыйбарәт.

Кыскасы, 1453 елда Госманлы дәүләте солтаны Фатих Мәхмәт хан Византия шәһәре булган Константинопольне (Истанбулны) яулап алган чакта чатыр корган, казан аскан урын бу. Истанбул мэриясе нәкъ менә шушы тарихи урыннан Төрки дөнья музей өйләре комплексын корыр өчен җир бүлеп биргән. Төркиядә урнашкан төрки илләр консуллыклары һәркайсы биредә милли байлыкларын тәкъдим итә. Берсеннән берсе төсләре, корылышлары, матурлыклары белән аерылып торган милли өйләр янәшәсендә тарихи мәчет үзенә җәлеп итә. 1592 елны төзелгән Таккеҗи (кәләпушче) Ибраһим ага мәчете Рамазан дәвамында ачык була.

Татарлар ифтарын Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге, «Идел-Урал» культур һәм ярдәмләшү җәмгыяте Татарстан сәүдә йорты белән берлектә оештыра.

Ифтар ашы комплексның «Зиннәт» ресторанында әзерләнгән иде. Оештыручылардан «Татарлар ифтары Истанбулда ничәнче мәртәбә үткәрелә?» — дип, кызыксынган идем, төгәл генә әйтә алмадылар. «Оооо… Бик күптәннән инде… Биредә унберенче мәртәбә үткәрәбез. Аңа кадәр шәһәрнең «Аһилек вакф» үзәгендә һәм башка урыннарында җыела идек», — диделәр. Татарстанның Төркиядәге баш вәкиле Айрат Гатауллин кунак буларак Россия баш консуллыгы, Таҗикстан, Кыргызстан консуллыклары, шәһәр мэриясе, Татарстанда эшләүче төрек фирмалары вәкилләре килүе хакында әйтте. «Ифтарны ел саен оештырабыз һәм ел саен яңа татарлар белән танышабыз», — диде. Быелгы ифтарда Әхмәт Зәки Вәлиди Тоганның улы Субидәй, Гаяз Исхакый фонды җитәкчесе Түлай ханым да бар иде. «Татарстан — Яңа гасыр» каналы журналисты Илсур Нафиков «Татарлар» тапшыруы өчен әңгәмәләр корып йөрде.

Ифтар ашы чит илдә яшәүче татарлар өчен очрашу-күрешү өчен иң шәп форсат, шуңа күрә Истанбул татарлары бу чарадан бер елда да читтә калмаска тырышалар

Монда күбесенчә Истанбулда яшәүче татарлар, биредә белем алучы студентлар җыела икән. Ләкин, миңа калса, бу аш Төркиягә килен булып төшкән татар кызларының да очрашу — танышу мәҗлесе. Менә, безнең янга Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә туып-үскән татар кызы Венера улы белән утырды. Венера белән әллә кайчаннан бер-беребезне белгән төсле, Төркиядә яшәү, уку хакында әле татарчага, әле русчага күчеп сөйләшә башладык, кырыйда утырганнар аптырап: «Сез кардәшләрме әллә?» — дип сорыйлар. Аларга әле генә танышканны төрекчә аңлатабыз. Башка бер өстәлдәге Казан кызы Фәридә белән, шулай ук, күптәнге дуслар төсле 1 июльдә Истанбулның Сарыйәр районындагы урманлыкта үткәреләчәк сабан туена килүне тәгаенлибез… Бу арада Истанбул татарлары да тик утырмый, өстәлдән-өстәлгә йөреп үзара хәл белешә, яңалыклар белән уртаклаша.

Комплекска илтә торган юлның ике ягына юкәләр тезелгән. Гөрләп чәчәк аткан мәлләре, хуш исләре кич буе табын түреннән китмәде.

Сәгать кичке алтылардан соң җыела башлаган татарлар сәгать уннан соң гына урыннарыннан кузгалдылар. Кемнәрдер ифтардан тәравих намазына ашыкты, кемнәрдер яңгыр ява башлаганчы дип торды. Ак чәчәкләргә күмелгән юкәләр исә, шушы илдә туып-үскән милләттәшләребезнең дә, күптән түгел генә килеп урнашкан яңа буын татарларның да юлын аклыкка күмеп озатып калды.

Ифтар — Истанбул урамнарында

Алдарак сәхәр, ифтар вакыты тапшырулары хакында әйтеп узган идем. Бу тапшыруларны өйдә генә карап утырасың килмәсә, барып катнашырга да мөмкин. Тарихи мәчетләр янына туры эфирда күрсәтелә торган ТВ тапшырулар өчен махсус сәхнәләр корылган, шунда ук тамашачылар өчен урыннар әзерләнгән. Туры эфирга чыгасың килсә, берничә сәгать алдан килеп урын ал һәм рәхәтләнеп утыр. Теләсәң хәзрәткә сорау бир, теләсәң камера төшергәндә кул болга.

Гомумән, Истанбул урамнары буйлап йөргәндә, бигрәк тә тарихи җирләрендә аваз ачарга уйласаң, ике әйберне истә тоту мөһим: алданрак урын табып калырга һәм үзең белән су, ризык алып килергә.

Зәңгәр мәчетенә якынлашканда буй-буй итеп тезелгән өстәлләр инде яртылаш тулы иде. Югыйсә әле ике сәгатьләп бар авыз ачарга. Кешеләр үзләренең ашъяулыкларын җәйгәннәр дә, өстәлнең бу урыны «занято» дигән төсле ифтар вакытын, якыннары килгәнне көтәләр. Шул ук вакытта самоварларга кадәр күтәреп килгәннәр яшел чирәмлектә мәш килеп урнашалар.

Мәчет манаралары арасына эленгән утлар белән язылган сүзләр яктырды. Бу — борынгы гадәт

Зәңгәр мәчет янында ук диярлек бер мәйданны полиция уратып алган, бу шул ТВ тапшыруы төшерә торган урын булып чыкты. Полиция тикшереп кертә икән. Без дә кызыксынып кереп чыктык. Берән-сәрән калган урыннарга сыяр идек, әмма өч сәгать буе монда ТВга төшәм дип, әлсерәп утырасы килмәде.

Айя София мәчете янында тагын бер ТВ сәхнә күрдек. Монысын тимер койма белән уратып алганнар, шуның янында басып карап торсаң гына. Аерым тамашачылар өчен урындыклар ясалмаган.

Айя София һәм Зәңгәр мәчетләре арасында шактый зур мәйдан бар. Бирегә киң итеп ясалган, 3-4 кешелек эскәмияләр тезелгән, ифтарга кадәр аларга ятып йоклап алсаң булыр. Чыннанда кайберәүләр шулай эшләде дә. Эскәмиядә утырасың килмәсә, ифтар пикнигы өчен менә дигән яшел чирәмлек үзенә чакырып тора. Балалар белән килгәннәр күбрәк шунда урнашты.

Халык ифтар вакытына таба күбәйде. Кем генә җыелмады… Эскәмияләргә, яшел чирәмгә келәмнәр җәелде, сумкалардан ризыклар бушатылды. Барысы да — туристлар, ифтарчылар, рекламга төшүче кызлар кояш баеганчы танылган тарихи мәчет фонында, диварлары буенда фотога төшеп калырга ашыктылар. Ул арада һава кызуы кимеде, бераз салкынча җил исә башлады. Һәм менә Истанбулның барча мәчет манараларында утлар янды. Димәк, ифтар вакыты керде.

Моннан тыш, мәчет манаралары арасына эленгән утлар белән язылган сүзләр яктырды. Бу да борынгы гадәт. Электр булмаган заманнардан ук килә. Әлеге элмә утлы язуларны «махья» дип атыйлар. «Махья» майлы ут дигәнне аңлата, элек шулар белән язганнар. Нинди язулар соң ул? Әйтик, Явыз Сәлим мәчете манаралары арасына «Ураза тот — сихәт тап» дип язылган иде. Сөләйман мәчетендә «Сөйик — сөелик», Яңа мәчеттә «Юксылны онытма», Зәңгәр мәчеттә «Һәр нигъмәт әманәттер» диелгән. Башка бер мәчеттә «Зәкят бир — бәракәт ал» дигәнне күрдем. Утлы язулар рамазан дәвамында сүнми икән, алар ерактан ук күренеп тора.

Ике тарихи мәчет арасында фотоларга төшеп, меңләгән халык арасында урамда авыз ачкач урыннан кузгалырга булдык. Исәп берәр кафега кереп тамак туйдыру иде. Әмма тиз генә урын табармын димә, шәһәр урамнары буйлап тезелгән ашау урыннары хисапсыз тоелса да, берсе дә буш түгел иде.

Эскәмиядә утырасың килмәсә, ифтар пикнигы өчен менә дигән яшел чирәмлек үзенә чакырып тора. Балалар белән килгәннәр күбрәк шунда урнашты

Төнге шәһәр ифтары хәлләре белән таныша-таныша җәяү генә юлны дәвам иттек. «Хуҗа Паша» тарихи рестораннары арасыннан барганда исә бер ханым безне үзе эләктереп алды, бер буш өстәлгә китереп утыртканын сизми дә калдык. Утырдык та… укырга керештек. Чөнки өстәлгә Мәскәү, Санкт-Петербург, Украина, Грозныйдан сәламнәр язып калдырганнар. Шундагы русча сәламнәрне укый-укый тамак ялгадык.

Урамга ифтарга чыккан халык тиз генә таралырга ашыкмады, күбесе сәхәр вакытын көтеп калды. Без исә татарларча итеп ясалган каты, сөтле чәйләребезне иркенләп эчәрбез дип, өйгә таба юл алдык.

Ифтар — Босфор өстендә

Ураза тоткан кешенең хәле ташып тормый, бигрәк тә көндез мәшәкатьләре күп булса, эшләсә. Ләкин бернигә карамастан ифтар вакытында өйдә утырасың килмәсә — иң кулай вариант, мөгаен, Босфор өстендә үткәрүдер. Бердән, диңгез һавасы үзе шифа, икенчедән, шәһәр матурлыгына хозурланасың, күңелең белән ял итәсең. Тагын… Бу матурлыкны күрер өчен аяк туздырып йөрисе юк. Хәл җыеп, тик кенә утырасы.

Әлбәттә, без мондый нәтиҗәгә соңыннан гына килдек. Ә башта…

Диңгез ярында яңа тотылган балыкларны пешереп бутерброд ясап сатучылар янында тукталырбыз дигән идек. Янәсе, диңгез буена утырып авыз ачабыз. Менә шул уй белән Босфор яныннан, төгәлрәге Әминөне бистәсеннән үтеп бара идек. 5-6 балыкны берьюлы эләктергән балыкчыга ис китеп торганда ярга туристлар ташый торган паром килеп туктады. 15 лирага (200 сум) бер сәгать ярым диңгез буйлап йөртеп алып кайтабыз диләр. Нәкъ менә ифтар вакытына туры килә. Тиз генә яр буенда көфтә (төрек котлеты) хот-догы ясатып алдык та паромга мендек.

Босфор Кара диңгез һәм Мәрмәр диңгезләрен тоташтырган култык. Бер ярында Истанбулның Европа ягы, икенчесендә — Азия тарафы. Яр буйларына тарихи мәчетләр, бик купшы ясалган сарайлар тезелгән. Караңгы төшә башлаганга күрә Босфорның озын асма күпере утлар янып каршылады.

Төркиядә ифтар ашына өйгә яки ресторанга гына түгел, су өстенә дә чакыралар

Паромның эчке ягында өстәлләр куелган, тагын сумкалар бушатылды, халык авыз ачты. Бер башта чәй, тәм-томнар сата торган кечкенә кафе бар. Ифтар вакытында чәйләп тә алгач бик яхшы булды. Аннары тышкы якка чыгып утырдык, диңгез ярларына хозурланып бардык.

Без кыска юл белән сәяхәт иттек. Теләгәндә бу паромның көн дәвамында йөри торганнары бар икән. Бәяләре дә артык кыйммәт түгел. Шуны да әйтергә кирәк, без утырганы туристлар өчен иде, аны «ифтар паромы»на үзебез әйләндердек. Рамазан аена махсуслашкан паромнар исә аерым. «Ифтар паромы» дип язып куелган шундый берничә теплоход яныбыздан үтеп китте.

Менә шулай, Төркиядә ифтар ашына өйгә яки ресторанга гына түгел, су өстенә дә чакыралар. Әмма урамнарда ризыклардан сыгылып торган әзер өстәлләр куелган «күргәзмә шатырлар», «күргәзмә ифтарлар» күрмәдем. Күрәсең, соңгы елларда бездәгечә «ифтаритет-афторитет» күренеше, ягъни әзер ашлардан ашларга, анда теге киләчәк, монда бу җитәкче булачак дип, сайлап йөрү галәмәте юк. Һәркем үз җаена, үз көенә тыныч кына авыз ача. Суы-ризыгы үзе белән. Янында ире, хатыны, төрле яшьтәге балалар, туганнары… Монда ифтарлар күбрәк гаилә, туганнар белән рухи ял итү пикнигы рәвешендә таралган.

Айзирәк Гәрәева-Акчура, Төркия
ОбществоКультураИстория

Новости партнеров