Новости раздела

Окан Гюлер: «Минем фикеремчə, Казанда татар теле белəн генə яшəп булмас иде»

«Реальное время» говорит по-татарски: можно ли прожить в Казани с языком Тукая, где в Турции такие же морозы, как в Якутске, и чем сложен русский язык

Среди участников международной олимпиады по татарскому языку был и гражданин Турции Окан Гюлер. Гость из турецкого города Болу, учась в Казанском университете, опроверг для себя многие стереотипы о России. В интервью он объяснил, почему не боится местных морозов и почему проголосовал на референдуме.

«Тик əбием генә чит илгə баруыма риза була алмады»

— Окан, син Төркиянең кайсы шәһәреннән буласың? Татарстан якларына нинди җилләр алып килде? Гаиләң каршы булмадымы?

—Үзем Төркиянең Болу шəһəреннəн булам. Россия биргəн стипендия белəн Казан федераль университетына укырга килдем. Хəзерге вакытта анда Əзерлек факультетында укыйм. Əтиемə рəхмəт, ул беркайчан да минем карарларыма каршы булмады. Тик əбием генә чит илгə баруыма риза була алмады, саубуллашканда, хәтта елап җибəрде ул.

— Ни өчен Халыкара татар теле олимпиадасында катнашырга булдың? Биремнәр авыр булдымы? Нинди милләт вәкилләрен белән көч сынаштың?

— Быел Халыкара татар теле олимпиадасында да катнашырга туры килде. Татар теленнəн халыкара олимпиада — татарча сөйлəшүче кешелəрне бер җирдə җыя торган зур чара ул. Биремнəр бик авыр дип əйтмəс идем. Бары тик татар теле, əдəбияты һәм татар халкының тарихы белəн шөгельлəнсəң, барлык сорауларга да җавап биреп була. Мин чит ил студентлары төркемендə ярыштым: быел Япония, Франция, Казахстан, Канада, Үзбəкстан, Əзербайҗан Бельгия кебек 13 илдəн катнашучылар бар иде.

"Үзем Төркиянең Болу шəһəреннəн булам". miroland.com фотосы

— Татар телен өйрәнү вакытында нинди авырлыклар туды? Татар теленең төрек теленә охшаш булуы ярдәм иттеме?

— Татар теле белəн төрек теленең охшаш булуы телне өйрəнүдə миңа бик нык ярдəм итте. Лəкин татарча сөйлəшкəндә, гел төрекчə уйлыйм, шуңа күрə ниндидер авырлыклар туа, хаталар да күзәтелә. Мəсəлəн, татарча «кемгəдер шалтыратсам», мин кайвакытта «кемнедер шалтыратам» дип əйтəм, чөнки төрек телендә əлеге фигыль төшем килешендәге сүз белән кулланыла.

— Төркиядә кемлеккә укыдың?

— Мин Истанбул университетының Төрки теллəр һəм əдəбият бүлеген тəмамладым. Төрек теле һəм əдəбияты укытучысы булып эшлəргə педагогика буенча диплом алсам да, əлеге фəнне укытканым юк әле.

Төркиядәге татарларның күпчелеге Искешəһəр һəм Истанбул шəһəрлəрендə яшилəр

— Белгәнемчә, син инде күпмедер вакыт Казанда яшисең. Бу якта аз булса да яшәп алган кеше буларак син татарлар төрекләрдән нәрсә белән аерыла дип уйлыйсың? Алар арасында нинди охшаш сыйфатлар бар?

— Татарларны төреклəрдəн төгəл аерып булмый инде. Бары тик татарлар милли бəйрəмнəрен саклаганнар, ə бездə үткəрелə торган бəйрəмнəрнең күбесе дини бəйрəмнəр.

— Татарлар төрекләрнең күз алларына нинди халык буларак килә? Аларны кем дип беләләр? Таныйлармы я казаклар белән бутыйлармы? Татарлар күпме? Кайсы шәһәрләрдә торалар?

— Төреклəр татарларны кардəш халык дип саныйлар. Хəзерге вакытта телевизордан төрки халыклар турында тапшырулар еш була, шул сəбəпле кешелəр кардəш халыкларыбызны якынрак таный башладылар. Белгəнемчə, Төркиядәге татарларның күпчелеге Искешəһəр һəм Истанбул шəһəрлəрендə яшилəр.

— Төркиядә татарлар яисә урыслар турында берәр стереотип бармы? Монда килгәч, үзең нинди дә булса ачышлар ясадыңмы?

— Минемчə, һəр илдə башка халыклар турында стереотиплар бардыр. Төркиядə ишеткəнемчə, Россиядə кешелəр бер-берсен белмəсəлəр, елмаймыйлар икəн. Лəкин монда килгəч, шул сүзләрнең дөрес булмавына инандым. Минемчə, монда кешелəр елмаючан, ачык йөзле.

«Төреклəр татарларны кардəш халык дип саныйлар». gossov.tatarstan.ru фотосы

— Юто Хисияма Казан урамнарында татар теле бик ишетелми дигән иде. Синең фикерең нинди?

— Мин Юто белəн килешəм. Кызганычка каршы кешелəр, бигрəк тə яшьлəр, русча сөйлəшүне яхшырак күрəлəр.

— Рус телен дә өйрәнәсеңме? Татар теле белән генә Казанда яшәп буламы?

— Əйе, рус телен өйрəнергə тырышам. Рус теле бик авыр тел ул, аны өйрəнеп бетереп булмый. Минем фикеремчə, Казанда татар теле белəн генə яшəп булмас иде. Татарча сөйлəшкəн вакытта гел рус сүзләрен кыстырып сөйлəшəлəр. Башкача тел булып чыга бит ул.

«Тавыш бирү — гражданлык бурычларыннан берсе ул»

— Соңгы көннәрдә һава торышы кисәк үзгәреп китте. Кояшлы һәм дингез һавалы Төркиядә туып-үскән кешегә Рәсәйдә яшәү авыр түгелме?

— Минем туган шəһəрем Болуда да кышын бик салкын була. Шулай ук Казандагы сыман Болуда да апрель аенда кар яварга мөмкин. Кыш – минем иң яраткан ел фасылым, шуңа күрə Казанда гына түгел, хəтта Якутскида да миңа бик рəхəт булыр иде.

— Казанда яшәүче төрекләр белән аралашасыңмы? Аларның кубесе нинди өлкәләрдә мәшгуль?

— Казанда яшəүче берничə төрек дустым бар. Алардан берсе КФУда төрки теллəр буенча магистратурада укыса, калганнары минем кебек рус телен өйрəнəлəр. Алар белəн атна саен очрашып торам.

— Узган референдумда катнаштыңмы? Кемгә тавыш бирдең? Ни өчен?

— Əлбəттə, катнаштым инде, чөнки, минемчə, тавыш бирү — гражданлык бурычларыннан берсе ул. Əмма сəясəт турында сөйлəшү миңа бөтенлəй ошамый.

— Татар теленең абруен күтәреп буламы?

— Татар телен үстерер өчен, төрле чаралар уздыралар, шактый көч куялар. Лəкин телне үстерү, абруен күтəрү өчен, башта халык үз теленең байлыгына, аның көчле тел булуына ышанырга тиеш. Берничə тапкыр татар теленең миңа нигə кирəк булуы турында сораганнар иде. Димəк, ул кеше үз теленең көченə ышанмый. Без татар теле аркылы төрки халыклар белəн рəхəтлəнеп аралаша алабыз.

«Разговаривая на татарском, я все время думаю на турецком, поэтому возникают ошибки»

— Окан, как тебя занесло в Татарстан?

— Сам я из турецкого города Болу. Приехал на учебу в Казанском федеральном университете по стипендии, выданной Россией. Сейчас учусь на подготовительном факультете. Спасибо моему отцу, он никогда не был против моих решений. Только бабушка не согласилась с моей поездкой за границу, даже заплакала при прощании.

— Что тебя связывает с татарским миром? Как возникло намерение учить татарский язык?

— Я начал учить татарский язык в Стамбульском университете. Для более глубокого изучения татарского приехал в Татарстан в июне 2015 года. После приезда в Татарстан моя любовь к татарскому языку только увеличилась. Я побывал в разных городах — Набережных Челнах, Казани, Болгаре, Елабуге, в разных деревнях Актаныша. Вернувшись в Турцию, я начал мечтать об обучении в Татарстане. И моя мечта сбылась в этом году. Онлайн-школа «Ана теле» оказалась большим подспорьем в моем изучении татарского языка. Можно участвовать в уроках виртуального общения, и этот прием очень полезен, потому что учишься правильно использовать выученное в речи и слушать других. По итогам 2016 года, я оказался одним из самых активных пользователей этой онлайн-школы. Я очень обрадовался этой новости!

«Я начал учить татарский язык в Стамбульском университете». Фото medinaschool.org

— Почему решил участвовать в Международной олимпиаде по татарскому языку? Были ли сложными задания? Представители каких стран были среди твоих соперников?

— В этом году мне также пришлось принять участие в Международной олимпиаде по татарскому языку. Международная олимпиада по татарскому языку — это мероприятие, объединяющее людей, разговаривающих на татарскому, в одном месте. Я бы не сказал, что задания были сложными. Можно дать ответы на все вопросы, занимаясь исключительно татарским языком, литературой и историей татарского народа. Я участвовал в команде иностранных студентов: в этом году были участники из 13 стран — Японии, Франции, Казахстана, Канады, Узбекистана, Азербайджана, Бельгии и других.

— Какие сложности возникали во время изучения татарского языка? Помогло ли сходство татарского языка с турецким?

— Сходство татарского языка с турецким мне очень помогла в изучении языка. Но, разговаривая на татарском, я все время думаю на турецком, поэтому возникают какие-то сложности, наблюдаются ошибки. Например, если я «звоню кому-то», иногда я говорю, что «звоню кого-то», потому что в турецком языка этот глагол используется со словом в винительном падеже.

«Большинство татар в Турции живут в Эскишехире и Стамбуле»

— На кого ты учился в Турции?

— Я окончил отделение тюркских языков и литературы Стамбульского университета. Несмотря на то, что получил диплом преподавателя турецкого языка и литературы, еще не давал эти уроки.

— Насколько я знаю, ты живешь в Казани уже некоторое время. На твой взгляд, как человека, пожившего в этом крае, чем отличаются татары от турков? Какие качества объединяют их?

— Нельзя точно отделить татар от турков. Только татары сохранили свои национальные праздники, а большинство наших праздников — религиозные.

— Каким народом представляют турки татар? Кем они их считают? Они узнают их или же путают с казахами? Много ли татар в Турции? В каких городах они живут?

— Турки считают татар дружеским народом. Сегодня по телевизору часто показывают передачи о тюркских народах, поэтому люди начали чаще признавать наши дружеские народы. Насколько я знаю, большинство татар в Турции живут в Эскишехире и Стамбуле.

— Есть ли в Турции какие-нибудь стереотипы о татарах или русских? Сделал ли ты какие-нибудь открытия для себя, приехав сюда?

— На мой взгляд, в каждой стране есть стереотипы о других народах. Согласно тому, что я слышал в Турции, оказывается, в России не улыбаются незнакомым людям. Но по приезде я убедился в том, что эти слова были ошибочными. Я думаю, что люди здесь улыбчивые и открытые.

«Турки считают татар дружеским народом. Сегодня по телевизору часто показывают передачи о тюркских народах, поэтому люди начали чаще признавать наши дружеские народы.» Фото gossov.tatarstan.ru

— Юто Хисияма говорил, что татарского языка не слышно на улицах Казани. Что ты думаешь?

— Я согласен с Юто. К сожалению, люди, особенно молодежь, предпочитают говорить на русском.

«Зима — мое любимое время года, поэтому мне было бы хорошо не только в Казани, но и в Якутске»

— Ты также учишь русский язык? Можно ли жить в Казани, зная только татарский?

— Да, я стараюсь учить русский язык. Русский язык очень сложный, невозможно его выучить. С моей точки зрения, было бы невозможно жить в Казани, зная лишь татарский язык. Люди всегда вставляют в речь русские слова. Ведь получается другой язык.

— В последние дни погода резко изменилась. Не сложно ли жить в России человеку, который родился и вырос в солнечной Турции с морским воздухом?

— В моем родном городе Болу зимой бывает очень холодно. В Болу может выпасть снег в апреле так же, как в Казани. Зима — мое любимое время года, поэтому мне было бы хорошо не только в Казани, но и в Якутске.

— Общаешься ли ты с турками, живущими в Казани? Чем они занимаются?

— У меня есть пара друзей-турков, живущих в Казани. Один из них учится в магистратуре по тюркским языкам в КФУ, остальные учат русский язык, как и я. Встречаюсь с ними каждую неделю.

— Участвовал ли ты в прошедшем референдуме? За кого проголосовал? Почему?

— Конечно, участвовал, потому что, на мой взгляд, голосование является одной из гражданских обязанностей. Но мне совсем не нравится говорить о политике.

— Можно ли поднять авторитет татарского языка?

— Для развития татарского языка проводят различные мероприятия, прилагают много усилий. Но для развития, поднятия авторитета сначала народ должен верить в богатство своего языка, в его силу. У меня уже спрашивали пару раз о том, зачем мне татарский язык. Значит, этот человек не верит в силу своего языка. Мы с удовольствием можем общаться с другими тюркскими народами через татарский.

Айгуль Зиятдинова

Подписывайтесь на телеграм-канал, группу «ВКонтакте» и страницу в «Одноклассниках» «Реального времени». Ежедневные видео на Rutube, «Дзене» и Youtube.

Новости партнеров