Новости раздела

Инстаграмы татарских звезд: выздоровевший Фирдус Тямаев, трудяга Элвин Грей и садовод Салават Фатхутдинов

Звезды татарской эстрады стараются не отставать от своих российских и зарубежных коллег и активно используют возможности соцсетей для своей раскрутки: пока одни выкладывают фотографии с концертов и с субботников, другие пробуют себя еще и в роли модных блогеров и зарабатывают с помощью своих аккаунтов. «Реальное время» подготовило подборку фотографий из инстаграмов татарских звезд.

Салават — любящий дед и садовод

Ин башта татар эстрадасының короле дип саналган Салават Фәтхетдиновның Инстаграмдагы битенә күз салыйк. Башка татарстанлылар кебек үк атаклы җырчы үзенең ялын ишек алдында эшләүгә, ягъни субботникка багышларга булган. Фотода киң елмайган Фәтхетдинов бер кулы белән кечкенә оныгы Рәйханны кочаклый, ә икенчесе белән зур көрәк тотып тора. Җырчының алмагач утыртырга җыенуы турында ишек алды уртасындагы зур чокыр һәм фото астындагы язу әйтеп тора.

Первым делом обратимся к профилю короля татарской эстрады Салавата Фатхетдинова. Как и многие татарстанцы, знаменитый певец решил посвятить свой выходной субботнику. На фото улыбащийся Фатхутдинов одной рукой обнимает свою маленькую внучку Райхан, а второй держит большую лопату. О том, что певец собирается посадить яблоню, свидетельствуют большая яма во дворе и надпись под фото.

Трудолюбивый Радик Юльякшин

Субботникта ясалган фотосын тагын Радик Юльякшин да бастырган. Тыңлаучыларга ул шулай ук Элвин Грей буларак та билгеле. «Тынычлык, хезмәт, нәтиҗә», — дип язган Юльякшин фото астында. Дөрес, җырчының кулында эш кораллары түгел, ә бәләкәй сеңлесе – әйтерсең лә, ул кызчыкны космоска җибәрергә җыенган. Баланы мондый ысул белән тоту Юльякшинның каайбер җанатарлары арасында хәтта кәнагатьсезлек тә тудырган, ләкин кәпчелек фанатлар, әлбәттә, яраткан артисталарын яклап чыккан. Әйтергә кирәк, Элвин Грей – татар йолдызлары арасында үзенең социаль челтәрләрдәге активлыгы белән аерылып тора – ул даими рәвештә репетициияләр һәм концертлардан онлайн трансляцияләр ясап бара. Мөгаен, бу артистның популярлыгына да йогынты ясыйдыр.

Фото с субботника выложил и другой любимец татарской публики Радик Юльякшин, также известный как Элвин Грей. «Мир, труд, итог» — так подписал свою публикацию Юльякшин. Правда, в руках у молодого певца не рабочие инструменты, а племянница, которую он, кажется, собирается запустить в космос. Такой способ держать ребенка даже вызвал протест у некоторых поклонников Юльякшина, но большинство из них встали на защиту любимого артиста. Добавим, что Элвин Грей — один из наиболее активных пользователей соцсетей среди звезд татарской эстрады. Он регулярно делает публикации и онлайн трансляции с репетиций и с концертов. Возможно, это одна из составляющих большой популярности артиста.

Гузель Уразова — модный блогер

Рус һәм чит ил йолдызлары үзләренең социаль челтәрләрдәге битләрен реклама чыгару өчен кулланалар. Татар артистлары да алардан һич калышмый һәм тыңлаучыларына кайда киенергә һәм кайда кереп ашарга икәнен рәхәтләнеп аңлата (әлбәттә, инде реклама булгач бушка түгел). Үзенең «йолдызлыгын» җырчы Гүзәл Уразова да еш куллана. Мәсәлән, берничә көн элек ул өч яшьлек улы Самирга яңа карават алырга бара һәм бу турыда тәфсилләп сөйли.

Искәртеп үтик, Гүзәл Уразова реклама белән бәйле постларны башка коллегаларына караганда ешрак бастыра. Күпчелек очракта алар җырчының нинди кибетләрдә кием-салым алуы белән бәйле. Кыскасы, әгәр Уразова сәхнәдән китәргә уйласа, ул үзен татар мода блогеры һөнәрендә сынап карый ала.

Многие татарские артисты по примеру своих российских и зарубежных коллег уже давно обзавелись рубрикой «рекламная пауза», где они делают коммерческие публикации и советуют одеваться в том или ином магазине, а также ходить в те или иные рестораны. Довольно активно в этом плане эксплуатирует свой звездный инстаграм Гузель Уразова. К примеру, на днях она отправилась за новой кроваткой для своего трехлетнего сына Самира и подробно рассказала о своей покупке.

Отметим, что Уразова чаще других коллег публикует рекламные посты. Как правило, звезда рассказывает о том, где она приобрела ту или иную деталь своего гардероба. Одним словом, если в один прекрасный день Гузель Уразова решит покинуть сцену, она может стать модным татарским блогером.

Немногословный Ильдар Хакимов

Уразованың тормыш иптәше Илдар Хәкимов бу вакытта җантаралары белән күзәтү тәгәрмәче янында төшкән фотосы белән бүлешкән. Күрәсең, майның кояшлы көннәрен актив ялга багышларга булган. Хатыныннан аермалы буларак Хәкимов фотолары астында озын язулар калдырырыга яратмый һәм кыска хэштеглар гына куя.

Супруг Уразовой, Ильдар Хакимов, в это время делился с подписчиками фото на фоне колеса обозрения недалеко от казанской «Ривьеры». Видимо, певец решил посвятить солнечные майские дни активному отдыху. В отличие от своей жены Хакимов, как правило, не любит делать длинные подписи к фото и ограничивается парой хэштегов.

Как Данир Сабиров искал любимую за пальмами

Башка йолдызлар тырышып ишек аллраын җыештырган арада артист Данир Сабиров тормыш иптәше белән океан буена ял итәргә китеп барган. Фотога каралган һәм елмаеп торган Данир пальмага сөялеп төшкән. Ләкин ул үзенең туган якларын сагынып өлгергән булса кирәк, сүрәт астына Рәсим Низамовның каеннар турындагы җырын үзгәртеп «Кайсы пальмада кайсы син» дип язып куйган.

Пожалуй, больше всех повезло ведущему Даниру Сабирову — пока остальные звезды трудились на субботнике, он со своей супругой отправился на океанское побережье. На фото загорелый и улыбающийся Сабиров опирается на пальму. Однако, по всей видимости, шоумен успел соскучиться по родным краям — в надписи к фото он перефразировал известную песню Расима Низамова о березах и недоумевал за какой пальмой прячется его любимая.

Семейный отдых Рифата Зарипова

Ә менә аның коллегасы алып баручы һәм җырчы Рифат Зарипов гаиләсе өчен мәдәни ял оештырган һәм хатыны Диләрә белән улы Исламны Казан Кремленә алып барган. Шулай итеп Зариповлар гаиләсе туган яктагы ялны кулайрак күргән.

А вот его коллега по цеху — ведущий и певец Рифат Зарипов — организовал для своей семьи культурно-развлекательный отдых и повел свою жену Диляру и сына Ислама в Казанский кремль. Так семья Зариповых импортозаместила отдых на заморских курортах.

Как Ришат Тухватуллин купальный сезон открывал

Хатын-кызларның тагын бер яраткан җырчысы – Ришат Төхвәтуллин – үзенең туган Карамалы Гобәй авылына кайтып коену сезонын ачып җибәргән. Дөрес, видеода Төхвәтуллин суга үзе чуммый. Аның каравы артистның шат тавышы дусларына һәм туганнарына яз килүен хәбәр итә.

Другой любимец женской аудитории Ришат Тухватуллин открыл купальный сезон в родном Карамалы Губеево в Башкорстане. Правда, на видео ныряет не сам певец. Зато голос Тухватуллина за кадром весело сообщает друзьям и родным, что пришла весна.

Ностальгирующая Ильсия Бадретдинова

Бәләкәй шоколад конфетлар җырчы Ильсия Бәдретдиновага балачагын хәтерләткәннәр. «Зууур кисәк ипигә шикәр сибәсең… и все десерт әзер», — дип махсус инструкция яза артист. Шуннан соң ул башка балаларның да кайнатма яки бал яккан ипи кисәкләрен алып чыгуын искә төшерә. «Бер-береңә тешләткәндә ипи комга төшеп китә ялгыш… аны комы-чурты белэн шатыр-шотыр ашыйсың», — дип сагына Бәдретдинова балачагын.

Воспоминания о детстве на певицу Ильсию Бадретдинову навеяли маленькие шоколадные конфеты. «Нужно насыпать сахар на бо-ольшо-о-ой кусок хлеба, и десерт готов», — инструктирует артистка. Затем она рассказывает о том, как во двор выбегали другие дети с такими же десертами — у кого-то на хлебе было варенье, у других — мед. «Просишь дать попробовать. Откусываешь и нечаянно роняешь хлеб на землю и все равно продолжаешь жевать вместе с песком», — ностальгирует Бадретдинова.

Выздоровевший Тямаев

Җырчы Фирдүс Тямаев үзенең битендә шатлыклы хәбәр белән бүлешкән – ул авырудан терелгән. Ул инде яңа сезонга да әзерләнә башлаган: Тямаев видеода яңа җыр яздыра.

Радостным событием поделился на своей странице певец Фирдус Тяямаев. Он выздоровел после болезни. Более того он готовится к новому сезону: Тямаев опубликовал видео, на котором он вместе со своей командой записывает новую песню.

Мунир Рахмаев и танцующие томичи

Томск шәһәренең истәлекле урыыннары белән җырчы Мөнир Рахмаев танышкан. Артист бу шәһәргә «Сәлам шоу» программасы кысаларында килеп эләккән. Фотода Рахмаев биюче кыз белән егет сыны янында басып тора «Биегез һәм бәхетле булыгыз! – дип язылган һәйкәлнең астыында. Сын узган елны „Себернең алтын капкалары“ концерт һәм бию залы алдында ачылган.

С достопримечательностями Томска знакомился певец Мунир Рахмаев. Он посетил город в рамках концертного тура «Сэлам шоу». На фото Рахмаев стоит рядом со скульптурной композицией в виде танцующей пары. «Танцуйте и будьте счатливы»» гласит надпись на ее постаменте. Памятник был открыт в прошлом году на площади перед концертно-танцевальным залом «Золотые ворота Сибири».

Гуландам Зарипова

Новости партнеров