Новости раздела

«Как радостно было встретиться с семьей и детьми, вернувшись живым»

Из фронтовых воспоминаний педагога советской школы Габсаляма Иштирякова

«Как радостно было встретиться с семьей и детьми, вернувшись живым»
Фото: предоставлено realnoevremya.ru из архива Наиля Иштирякова

Габсалям Иштиряков (1906—1992) родился в деревне Анаково в семье муллы, учился в медресе и готовился к жизни мусульманского священнослужителя. Но судьба распорядилась иначе, на его долю выпали тяжелые испытания: эпидемия тифа, революция, Гражданская война, голод в Поволжье. Эти факты из биографии советского учителя и воспоминания педагога публикует в своем блоге доктор исторических наук, главный научный сотрудник Института истории им. Ш. Марджани Академии наук РТ Лилия Габдрафикова. В очередном фрагменте речь идет о фронтовом периоде жизни Иштирякова.

В предлагаемом фрагменте воспоминаний советского учителя Габсаляма Иштирякова (1906—1992) речь идет о его фронтовой жизни. Он призывался из запаса во время советско-финской войны, участвовал также в Великой Отечественной. Публикуется оригинал текста на татарском языке. Автор записал свои мемуары в 1987—1988 гг.

«1939—1940 елларда ак финнар белән сугыш барды. 1940 елның март азакларында ул туктаса да 100 меңнәрчә кешеләрне һәләк итте. 1940 елның февраль башында мин Кызыл Армия сафына алындым. Запастагы кече командир идем. 5-7нче яшьләрендә ике баласы белән Шәмсенурымны ташлап китүе бик авыр булды. Сугыш барган чакта армияга алынгач, исән килеш әйләнеп кайтуны уйламыйсың шул.

Но сугышка озатмадылар. Свердловск шәһәрендә Урал хәрби округының 440 полктан КУКСЗга җибәрделәр (запастагы командный составының хәзерләген камилләштерү курслары дигән сүз ул КУКСЗ. Свердловскидән ерак түгел генә Сухой Лог дигән поселокта иде ул курслар).

Анда ике ай тулуга мин авырдым. Ютәл төшеп, тын кысылу һәм какрык чыгу сизелде. Санчастьта врачка күрендем. Рентген аша үткәрделәр, 1936—1937 елларда үпкәдә туберкулез аркасында барлыкка килгән һәм санаторийларда кысылган куышлык (каверна) яңадан ачыла башлаган. Чир күренеп тормагач армиядә синең белән күп сөйләшеп тормыйлар шул, фәкәтъ «стройся» да «шагом марш», «быстрей» һәм башка. Свердловскида гарнизонная военная комиссия мине армиядән кайтарып җибәрде.

Фрагмент тетради с воспоминаниями Габсаляма Иштирякова. Фото: предоставлено realnoevremya.ru Л. Габдрафиковой

Белешмә кәгазында «со снятием с военного учета» дип язылган иде. Авырганыма кайгырсам да, гаилә янына исән кайтуыма бик сөендем. Шәмсенур һәм балалар — бигрәк тә. 1940 елның җәен һәм кышын хәлдә булганча тәрбияле торып, даваланып яшәдем. Сыерыбыз булгач, сөт һәм сатып алып умарта кортының яңа балын, дуңгызның эч мае белән кайнатып эчүне куштылар, ул файда итә иде. Хәлнең әйбәтләнүен сизә идем.

1941 елның 21 июнендә Герман фашисты Адольф Гитлер гаскәрләре Советлар илебезгә басып кереп дәһшәтле сугыш башладылар. Мин Казан Дәүләт Университеты кырында заочный пединститутта укырга китәргә эзерләнеп йори идем. Сугыш башланганын хәбәр иттеләр. Казанга барудан туктадым. Хәрби учеттагы ирләрне райвоенкоматка чакырып, армиягә, сугышка җибәрү башланды.

Гитлерчы фашист гаскәрләре көнбатышта күп шәһәрләрне алып, каршылык күрсәтүче безнең граҗдан халыкларын да җәбәрли, үтерәләр дигән хәбәрләр һәр көн таралып, дөрселәнеп барды. Авылда, колхозда 1941 ел уңышын җыеп алу, ирләр азая барганга күрә, авырлашты. Укытучыларның армиягә алынмаганнарын колхоз басу эшенә, ашлык сугу, көлтә кертү һәм башка эшләргә җәлеп иттеләр. 1942 елга чыккачта әле фронтта халыкның күпләп кырылуы давам итте. Херби учетта тормаган ирләрне дә военкомат комиссиягә чакыра башланды. 1942 елда мин дә нестроевой службага яраклы табылдым. Ләкин нестроевой укытучыларын армиягә алмадылар, отсрочка бирә иделәр. Но авылда тормыш бик авырайды. Ярым ачлык-ялангачлык башланды. «Все для фронта» иде боевой лозунг.

1944 елга чыккач, янә комиссиягә чакырдылар. Свердловскидәге хәрби комиссиясенең хәрби учеттан төшерелгән таныклыкны күрсәтмәдем. Строевойга яраклы ясап, армиягә алдылар,16 февральдә Уфага озаттылар. Яңа Кизгәннән алынганнар 70ләп идек. Бер кат ранен булып кайтканнарын да алдылар, кайберләре (Рух, Миңни) Уфадан кайтып киттеләр. Безне, районнан бер взводлык кешене Алкино дигән атаклы алама лагерьга озаттылар. Анда 4—5 көн кар ярып урманнан утын кисеп, иң башка алып лагерьга ташып яттык. Тар землянкаларда өс киемендә килеш атна-ун көнләп торгач, маршевый 16нче полкка озаттылар. Аннан товарный вагоннарга төяп УССРның Чернигов өлкәсе Конотоп станциясендә төшерделәр.

Станциягә якын бер зур авыл кырында безне апрель урталарына кадәр хәрби үрәнүләрдә тоттылар. Аннан җәяүләп Украина башкаласы Киевка озаттылар.

Бу юлларда йөргәндә авылда калган гаиләне (Шәмсенур һәм 11, 9, 3 яшьләрдәге өч баланы) уйлап борчылып та алам. Аларның тормыш бик авыр, ачлар, ялангачлар диярлек. Бөтен азык запаслары 10 килограмм тарыдан гыйбәрәт иде мин киткәндә. Аны да бик качырып, посырып кына бирде Кисияр колхозы председателе Фархетдинов. Аларда мин ике ел диярлек сельсоветның уполномоченные булып, уборка оештыруда, фронтка ярдәм итүдә булышып (1942—1943 елларда) йөрегән идем.

Киевтан безнең команданы тагы яңартып, украинецлардан да солдатлар өстәп Ровно шәһәренә озаттылар. Апрельның соңгы көннәре иде. Казарма корпусларының кайберсе җимерелгән. Бер исән корпуска безне урнаштырдылар. Ләкин шул ук төнне немец налет ясап, казармаларга бомба ташлап китте, көчле зенит артиллериясе немец бомбардировщикларны тиз куалады. Шулай да корпусның бер почмагына бомба төшеп өч солдатны һәләк иткән иде.

Без Борай районы Мулла авыл кешесе Сәлемгәрәев белән зданиедән чыгып окопка төшкән идек. Бу хәл якыннан бомбеҗканы икенче кабат күрүем, Днепрның сул як ярына якын узловой Дарница станциясе янындагы авылда (урман эчендә) кунарга туктагач, йоклап киткәч булган иде. Без өйдән чыгып каралты стеналарына ышыкландык, өйләр селкенеп торды, тәрәзәләре ватылгалды, ишекләр ачылып китә иде. Зарарланучы булмады, әммә Дарницада поездларны, рельсләрен кырып бетергән иде.

Автор мемуаров Г.Иштиряков (справа) в 1944—1945 гг. с фронтовым другом. Фото предоставлено realnoevremya.ru из архива Наиля Иштирякова.

Ровнодан безне районнарга бүлеп Райвоенкоматларга җибәрделәр. Мизоч райвоенкоматында без бер отделение идек. Без Сәлемгәрәев белән ике татар, Орел, Курск өлкәләренән ике рус, калганнары яшь украинецлар идек. Икешәр-өчешәр солдатны квартирларга керттеләр. Төннә берәрләп коралланып деҗурить итәбез. Урамга чыгып йөрергә ярамый. Коралланган бандеровецлар Совет солдатын үтерәләр. Көндезләргә безне урман, басу чокыр-чакырларын тикшереп йөрергә команда белән алып чыгалар, кай вакытта 3—5 кешедән торган бандитларны тотып РВКга тапшыра идек, унлап җыелса, этап белән Ровнога илтеп (20 километр чамасы) НКВД частьләренә тапшыра идек.

1944 елның беренче маеннан беренче августка кадәр хезмәтебез шул булды. Передовой фронт кебек үк булмаса да куркыныч иде. Гаилә, балалар истән чыкмый. Алардан сирәк кенә килгән хатларның да кайбер җөмләләрен укый алмаслык итеп сызгалап бетерелгән була иде. Чөнки һәрбер хат хәрби цензура аша үтә, тормыш авырлыгын тасвирлаган сүз һәм җөмләләрне солдатка, яки солдатныкын тылдагыларга җиткерергә ярамый иде.

1944 елның язында (апрельдә булса кирәк) Аида кызым басуда җирдә калып чыккан ашлык башагын ашап (ачлык сәбәпле) чак кына үлми калган. Яңа Кизгән авылының 100ләгән кешеләре шуның белән үлгәннәр. Шуны мин 1945 ел октябрендә армиядән кайткач кына белдем.

Сугыш барганда алгы сафта булырга туры килмәде. Но сакланып йөрмәсәң үлүең дә, яралануың да бик ихтимал иде. Бандеровецлар сугыш туктагач та әле советскийларны үтерү белән шөгылләнделәр. 1945 елның 9 маен соңгы ял көннәренең берсендә бер старшинасы белән шоферны бандеровецлар атып үтергәне, аларны җирләү митингысына барганым хәтердә калды. Безне 1944 елның августында Ровнодан Львовка күчергәннәр иде. Анда башта бер ай чамасы бандерлар белән болгашып, соңнан хозвзводта атлар лечить итү һәм көтүләү кебек простой эшләрдә 2—3 ай хезмәт иткәч, мине хәрби округның штаб автогаражына писарь итеп алдылар. 1945 елның октябрендә демобилизация булганга кадәр шунда хезмәт иттем.

Исән кайтып, гаилә, балалар белән күрешүе әй күңелле иде. Бер ай ял иткәч, 1945 елның ноябрендә мине җиде еллык мәктәпнең директоры итеп билгеләделәр.
Г.Иштирякова с семьей в 1959 г. Деревня Юмакаево, Бураевский район Башкирии. Фото предоставлено realnoevremya.ru из архива Наиля Иштирякова.
Урта мәктәпнең зур агач зданиесын детдомга алганнар. Шартлар начар, класслар суык. Укытучының да, укучының да өс-баш киеме һәм ашау-эчү начар хәлдә иде. Аякларда чабата, өсләрдә ертык бишмәтләр, ашаган-эчкәнебез күбрәк болтушка, умач. Авыл магазинына сатарга икмәк килсә, чиратта этешә, төртешә торгач, пуговицалар өзелеп бетә иде. Хәлләр 1960—1965 елларда гына аруланып, икмәк ашый башладык».
Лилия Габдрафикова
ОбществоИсторияКультура Татарстан

Новости партнеров