Новости раздела

«Татар кызы — 2018»: размышления об аэропорте, «пламенные» номинации и автомобиль

«Реальное время» говорит по-татарски: итоги конкурса «Татар кызы — 2018»

Накануне в Театре оперы и балета прошел финал конкурса «Татар кызы — 2018». Его выиграла Диляра Гильмутдинова из Удмуртии, так что призовой автомобиль уедет вместе с ней. Теперь именно Ижевск должен будет принимать конкурс в следующем году. Какой приз получила участница из Татарстана и почему на конкурсе вспомнили про аэропорты, читайте в репортаже «Реального времени». Текст можно прочитать как на русском, так и на татарском языке.

«Сакина Шакировна — пример для наших девушек»

В этом году финал конкурса «Татар кызы — 2018» прошел в Казани, в театре оперы и балета им. Мусы Джалиля. Город, в котором проводится финал, отбирается примерно по тому же принципу, что и на «Евровидении»: в прошлом году конкурс выиграла девушка из Татарстана, поэтому для финала выбрали Казань.

До начала концерта в фойе играла живая музыка, гости фотографировались с девушками, одетыми в красивые национальные костюмы. Там же с журналистами пообщался заместитель премьер-министра Татарстана и председатель Конгресса татар Василь Шайхразиев. Он подчеркнул, что «Татар кызы» не является конкурсом красоты.

— Это не конкурс красоты. В первую очередь мы говорим о духовном богатстве девушек. Мы всегда вспоминаем о наших матерях, сестрах, бабушках. Для татар важно материнство, поскольку с материнским воспитанием приходят понятия о правильном поведении, духовности, семейном единстве, уважительном отношении к взрослым.

Накануне похоронили супругу первого президента Татарстана Сакину Шаймиеву, поэтому перед началом мероприятия объявили минуту молчания. Шайхразиев рассказал, что была мысль об отмене концерта. Но поскольку гости приехали не только из российских регионов, но и из европейских стран, а все остальные даты для проведения мероприятий в театре уже заняты, было принято решение концерт провести. Шайхразиев назвал Сакину-ханум одним из образцов для участниц конкурса.

— Если женщина, как Сакина Шакировна, любит свой народ, своих детей, семью, родственников, мужа, дает ему возможность работать, ее семья будет счастливой, — сказал он.

Шайхразиев назвал Сакину-ханум одним из образцов для участниц конкурса

О танцах и выборе имени для аэропорта

На финал «Татар кызы — 2018» приехали девушки из Оренбурга, Санкт-Петербурга, Москвы, Красноярска, Челябинска, Ульяновска, Ижевска и других городов, а также из зарубежных стран — Литвы, Австрии. Казань на конкурсе представляла студентка Аграрного университета, чемпионка мира по баскетболу Гузель Габдрахманова. Надо отметить, что участницы из зарубежных стран говорили на татарском языке очень хорошо, без ошибок и акцента. Думаю, это похвально, ведь мы привыкли, что часто татар, не говорящих на родном языке, оправдывают тем, что они живут далеко от Казани.

В ходе конкурса девушкам нужно было рассказать о своих родных городах. Они вышли в осовремененных национальных костюмах, с чемоданами в руках. По сценарию они встречаются в аэропорту и рассказывают о своих родных регионах и живущих там татарах. Добавим, что тему аэропорта в своем выступлении поднимал и Шайхразиев. Он призвал всех собравшихся голосовать за новое имя аэропорта «Казань» и прозрачно намекнул на предпочтение назвать его именем Тукая.

Но вернемся к конкурсу. Большинство конкурсов отличалось от тех, что предлагаются на традиционных конкурсах красоты. Связаны они с татарской историей и обычаями. К примеру, девушкам показывали танцевальные отрывки, и они должны были угадать по костюму, музыке, в каком регионе исполняется этот танец.

В ходе конкурса девушкам нужно было рассказать о своих родных городах. Они вышли в осовремененных национальных костюмах, с чемоданами в руках

Автомобиль укатил в Удмуртию

Среди членов жюри были актер Фанис Зиганшин, дирижер Рустем Абязов, депутат Ирек Зиннуров и другие. Когда они вышли из зала, чтобы выбрать победительницу, на сцене выступали ансамбль танца «Казань», дуэт Артур&Марат, Ильгиз Шайхразиев, Артур Исламов, Алина Шарипзянова. Номера были исполнены на высоком уровне. К примеру, молодому исполнителю Ильгизу Шайхразиеву удалось оживить и разогреть зал. Когда он пел «Ай былбылылым», ему подпевали почти все. Улыбались даже взрослые почтенные дамы. Жаль, что такие хорошие концерты можно посмотреть только в театре. Было бы неплохо, если бы таких номеров было больше на татарской эстраде, но, увы, их почти нет.

Пожалуй, самый волнительный момент в любом конкурсе — объявление победителя. Все девушки стали победительницами в какой-либо номинации. Кроме цветов и дипломов они получили бытовую технику, посуду. Участница из Татарстана Гузель Габдрахманова победила в номинации «Пламенная девушка». Главный приз — Гран-при — завоевала Диляра Гильмутдинова из Удмуртии. В этом году главным призом стал автомобиль Lada. Значит, в следующем году конкурс «Татар кызы» должен проводиться в Ижевске.

Гран-при завоевала Диляра Гильмутдинова из Удмуртии

«Сәкинә Шакировна — кызларга үрнәк»

Быел «Татар кызы» бәйгесенең финалы Казанда, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрында үтте. Финал үтәчәк шәһәр «Евровидение»дагы кебегрәк принцип буенча сайлана: былтыр Уфада үткән бәйгедәТатарстан кызы Гөлназ Гатина җиңгән, шуңа күрә финал да Казанда үтә. Конкурс беренче мәртәбә Чиләбедә 2011 елда үткән, кичә Казанда аның җиңүчесе Гөлнара Нәҗипова да чыгыш ясады. Ул «Гармун алыйк әле, дускай»ны җырлады.

Финал концерты башланганчы фойеда тере музыка яңгырады, кунаклар татар костюмнары кигән кызлар белән фотога төште. Шул арада Татарстан респөбликасы пермьер-министры урынбасары һәм татар милли шурасы җитәкчесе Вәсил Шәйхразиев журналистлар белән аралашты. Ул «Татар кызының» матурлык бәйгесе түгеллеген ассысызлыклап үтте.

— Бу матурлык бәйгесе түгел. Бу иң беренче чиратта безнең кызларыбызның рухи байлыгы. Һәм без һәрвакытта да үзебезнең әниләребез, апаларыбыз, әбиләребез турында әйтәбез инде. Татар халкы өчен кыз булу һәм әни булу бик мөһим, чөнки без әниләр аша аларның тәрбиясен, тәртиплелеген, рухлыгын, гаиләнең берлеген, балалрның олыларга ихтирамын күзәтәбез, — диде ул.

Бәйге башланыр алдыннан кичә вафат булган Сәкинә ханым Шәймиеваны искә алып тынлык минуты игълан иттеләр. Кунакларныә Россиядән генә түгел, хәтта Европа илләреннән дә килүе, ә театрда бүтән буш даталар булмау сәбәпле бәйгене кайгылы вакыйгага карамастан үткәрергә булганнар.

— Сәкинә Шакировна кебек үз халкыңны яратып, гаиләңне, балаларынңны, туганнарыңны, иреңне яратып, аңа эшләргә мөмкинлек бирсәң шуннан да бәхетле гаилә юктыр, — диде Шәйхразиев һәм Сәкинә ханымны бәйгедә катнашучы кызларга үрнәк итеп куйды.

«Татар кызы — 2018» финалына кызлар Оренбург, Санкт-Петербург, Мәскәү, Красноярск, Чиләбе, Ульяновск, Ижау һәм башка шәһәрләрдән, шулай ук Австрия, Литва, Казахстан шәһәләреннән килгәннәр

Биюләр һәм аэропортка исем бирү турында

«Татар кызы — 2018» финалына кызлар Оренбург, Санкт-Петербург, Мәскәү, Красноярск, Чиләбе, Ульяновск, Ижау һәм башка шәһәрләрдән, шулай ук Австрия, Литва, Казахстан шәһәләреннән килгәннәр. Казаннан бәйгедә хуҗалык университеты студенткасы, баскетбол буенча дөнья чемпионы Гүзәл Габдрахманова катнашты. Чит илдән килгән кызлар татарча хатасыз сөйләшәләр. Бу бик күркәм күренеш дип уйлыйм. Югыйсә, читтә яшәүче һәм туган телләрен белмәүче татарлар җитәрлек — аларны гадәттә Казаннан ерак торулары белән аклыйлар.

Бәйге дәвамында кызларга туган шәһәрләре турында сөйләргә дә туры килде. Алар сәхнәгә заманлаштырылган милли костюмнар киеп һәм кулларына чемоданнар тотып чыктылар. Сценарий буенча алар аэропортта очрашалар һәм туган төбәкләре турында, анда яшәгән татарлар турында сөйлиләр. Әйтергә кирәк, аэропорт темасын үзенең чыгышында Васыйл Шәйхрәзиев та күтәрде. Ул һәр кешене Казан аэропортына исем бирүдә катнашыра өндәде. Шәхсән үзенә Тукай исемен бирүне кулайрак күренүен белдерде.

Ләкин бәйгегә әйләнеп кайтыйк. Кызларга тәкъдим ителгән биремнәрнең күбесе гади матурык бәйгеләрендәгедән аерыла – алар татар халкының тарихы һәм гореф-гадәтләре белән бәйле. Мәсәлән, алар биюләрнең кайсы төбәктә башкарылуын белергә тиеш иде. Аларга костюмнардагы һәм музыкадагы аермалар ярдәм итәргә тиеш иде. Дөресен әйтим, шәхсән мин үзем казан татарлары биюен генә таный алдым.

Кичә күбрәк концерт номерлары күрсәтелсә, бәйгенең алдагы турларында ашарага пешерү, токмач кисү, калфак бизәү һәм башка белем һәм һәнәр күрсәтү буенча биремнәр булган.

Сәхнәдә «Казан» бию ансамбле, Артур—Марат дуэты, Ильгиз Шәйхразиев, Артур Исламов, Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясадылар

Машина Удмуртиягә китә

Жюри әгъзәләре арасында артист Фәнис Җиһанша, дирижер Рөстәм Абязов, депутат Ирек Зиннуров та бар иде. Алар җиңучене билгеләү өчен залдан чыгып киткәч, сәхнәдә «Казан» бию ансамбле, Артур&Марат дуэты, Ильгиз Шәйхразиев, Артур Исламов, Алинә Шәрипҗанова чыгыш ясадылар. Номерлар чыннан да сыйфатлы иделәр. Мәсәлән, яшь башкаручы Ильгиз Шәйхрәзиев тамашачыларны бигрәк тә җанландырды. Ул заманча итеп «Ай былбылымны» башкарганда алар да кушылдылар. Хәтта олы яшьтәге җитди ханымнар да елмайды. Кызганыч мондый сыйфатлы концертларны опера һәм балет театрында гына карап була, татар эстрадасында да мондый номерлар күбрәк булсын иде дә, кызганычка каршы, алар юк диярлек.

Һәр бәйгедә иң дулкынландыргыч мизгел, әлбәттә, җиңүчене билгеләү. Барлык кызлар да нинди дә булса номинациядә җиңделәр. Аларга савыт-саба, техника һәм башка бүләкләр бирелде. Татарстан кызы Гүзәл Габдрахманова «Ялкынлы кыз» номинациясен алды. Гран-прины исә Удмуртия кызы Диләрә Гыйлметдинова яулады. Җиңүчегә быел Lada автомобиль бүләк иттеләр. Димәк, киләсе елга «Татар кызы» бәйгесе Ижауда үтәргә тиеш.

1/43
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов
  • Максим Платонов


Гөләндәм Фәтхуллина, фото Максима Платонова

Подписывайтесь на телеграм-канал, группу «ВКонтакте» и страницу в «Одноклассниках» «Реального времени». Ежедневные видео на Rutube, «Дзене» и Youtube.

ОбществоКультура УдмуртияТатарстан

Новости партнеров