Новости раздела

Мәмдүдә Бикбулатова: озын гомер яшәргә насыйп булган кеше

91 яшьлек совет пенсионеры Рәсәй исламы бишегендә милли үзаңны берүзе ничек күтәрә

Мәмдүдә Бикбулатова: озын гомер яшәргә насыйп булган кеше
Фото: предоставлено realnoevremya.ru из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой

«Реальное время» гәҗитенең «Портрет» рубрикасында куренекле шәһесләр турында языла. Эшлекле яңалыкларның көндәлек агымында янәшәбездә яшәүче һәм тормышыбызны яхшырак итүче кешеләрнең гади тарихын сөйләү мөһим. Мәмдүдә Бикбулатова — уникаль кеше. Сугыш һәм хезмәт ветераны, атказанган мәдәният хезмәткәре һәм идеология юнәлешендә эшләгән совет түрәсе. Пенсиядә ул үзен әйләнә-тирә мохитне саклау һәм татар җырларын пропагандалауга багышлаган. Кечкенә генә хатын-кыз берузе туган тел һәм милли тәңгәллек өчен Татарстанда яңа барлыкка килгән күпсанлы берләшмәләргә, комиссияләргә һәм аларның хөрмәтле әгъзаларына караганда нык күбрәк эшләгән.

Эту статью можно прочитать на русском языке.

Исемне һәм тавышны кире кайтару

— Мария Харитоннанын хәлләре ничек? — кызык кына «о» авазына басым ясап, авылдагы күршебез Нюра әби әнидән сорый. Ул миңа һәрчак карт кебек тоела иде, хәер, хәзер аңа теге вакытта алтмыштан да артмаганын аңлыйм. 90 нчы елларның икенче яртысы иде.

Нинди «Мария Харитонна» тагын? Әни белми. Әзрәк фикер алышкач, безнең Мәмдүдә Хәләф кызы турында сүз барганы ачыклана. Нюра әби аңа озак кына яңа сауган авыл сөтен һәм йомыркасын алып килә торган булган икән, аны рус исеме белән атаган. Узган гасыр уртасында татарлар һәм Советлар Союзының башка халыклары исемнәрен руслаштырган. Солтания Бареевна — Светлана Борисовна, Рәмзия — Римма, Балдырхан — Борис... Ил халыкларының үзбилгеләнеше өчен чорлар җиңелләрдән булмаган. 80 нче еллар азагында — 90 нчы еллар башында гына туган исемнәрен кире кайтара башлаганнар. Хәтта Болгар да, Рәсәйнең Ауропа өлешендәге ислам бишеге булуына карамастан, ул елларда рус шәһәре булып саналган.

Мәмдүдә Бикбулатова Башкорт АССРның Уфа кантонының кечкенә генә Игенле (хәзер Инзелга авылы) татар авылында туган. Ул яртылаш башкорт. Тик шул ук вакытта халыкнын татар милли сәнгатенә мәхәббәтен янадан уятуда аның өлеше башкаларныкыннан купкә зур.

1970 нче еллар — Мәмдүдә Бикбулатова уң яктан өченче. Фото предоставлено realnoevremya.ru из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой

«Без аңардан һәрвакыт курыктык»

«Мәмдүдә» гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «озын гомер кичерергә язган зат». Шулай булып чыга да. Гыйнвар урталарында Мәмдүдә ханымга 92 яшь тулыр.

Бикбулатова яшь чагында совет системасының административ-хуҗалык хезмәткәре булып эшләгән. 1953 елдан алып — район башкарма комитеты структураларында. 60 нчы еллардан — идеология һәм агитация юнәлешләре буенча. 1989 елда пенсиягә чыккан, әмма эшен туктатмаган. 1996 елга кадәр «Белем» Бөтенсоюз җәмгыятенең район оешмасы сәркәтибе булган. Ул оешма — академикларны һәм галимнәрне берләштергән, сугыштан соңгы елларда большевиклар тарафыннан мәгърифәт эше һәм дингә каршы пропаганда өчен төзелгән гаять зур җәмгыять (2016 елда бетерелгән).

Бикбулатова кебек биреп эшләүчеләр өчен мондый хезмәт тормыш рәвешенә әверелә һәм 24/7 тәртибендә бара. Идеолог һәм пропагандист Бикбулатова үз максатларына ирешә белгән кеше. «Без аңардан һәрвакыт курыктык», — Мәмдүдә апанын 90 яшен бәйрәм иткәндә шулай сөйләгән Спас районының элеккеге башлыгы Кәмил Нугаев .

Кешеләр белән сөйләшү

Курыктылар, хөрмәт иттеләр, яраттылар, әмма аңладылармы? Шикле. Көлеп тордылар һәм фикер алыштылар — анысы төгәл билгеле.

Бикбулатова тарафыннан 1996 елда Спас районының мәдәният йортында Милли мәдәниятләр клубы оештырылган. Мәмдүдә ханым аның белән 15 ел җитәкчелек иткән, озак вакыт — түләүсез. Бер генә концерт та, Сабан туе да аның катнашыннан башка узмаган.

Кышны озату бара. Сәхнә — урам уртасында. Микрофон һәм колонкалар. Алып баручылар сценарийдан нәрсәдер сөйләп тора. Кинәт сәхнәгә татар милли киемдәге кечкенә хатын-кыз менә. Татар, рус телләрендә җырлый башлый, аннары шигырьләр укый — барысын да үзе язган. Советлар вакытындагыча җырлар һәм шигырьләр мотивацияле, кайвакыт марш ритмында. Алай булса да — чын күңелдән.

С малых лет твердили мне:
Будь трудолюбивой,
И наперекор судьбе — стойкой, терпеливой!

Болгардагы һәр чарада ул — һәрвакыт сәхнәдә. Кайчагында — милли киемнән. Тамашачы белән сөйләшә, җырлый, шигырьләр укый. 2019 елда Алексеевскида традицион «Балкыш» ветераннар конкурс-фестивале узган. Артистлар җыелган, микроавтобус әзер. Кинәт Мәмдүдә ханым пәйда булган, ә аңа, күз алдына китерегез, 90 яшь: «Мин дә барачакмын һәм чыгыш ясаячакмын». Автобуска барысы белән утырып сәгать ярым барган. Алексеевскида сәхнәгә конкурстан тыш, музыкасыз чыккан. Зал белән сөйләшкән, җырлаган, рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыган. Зал аягүрә басып алкышлаган. Ветераннар һәм пенсионерлар региональ иҗтимагый оешмасының Татарстан советы рәисе Хәбир Иштирәков Мәмдүдә ханымга рәхмәт әйтү һәм аңа залга төшергә ярдәм итү өчен сәхнәгә күтәрелгән. Ә ул аңа үзенең табигать һәм аны саклау мөһимлеге турындагы китабын бүләк иткән. Аннары кире Болгарга сәгать ярым кайткан.

Дусларын, хезмәттәшләрен һәм фикердәшләрен яңа, 2019 ел белән котлау кәгазе. Имзага игътибар итегез — хәзерге татар алфавиты белән латин элементлары кушылган. Фото предоставлено realnoevremya.ru из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой

«Җан картаймый…»

Монда, Болгарда, аның өч баласын — ике улын һәм бер кызын — тәрбияләп үстергән йорты тора. Оныклары һәм оныкчыклары да күптән бар. Барысы да тормышта урынын тапкан, хәлен белеп кенә торалар. Кешеләр үзен күпме хәтерли — Бикбулатова һәрвакыт монда яшәгән. Тормыш иптәше Сәид Әмин улын да «мәрхәмәтле кеше» дип кенә искә алалар. Ул күптән мәрхүм инде.

Мәмдүдә Хәләф кызы беркая да күчәргә җыенмый. Аның йортында бернинди суперкомфорт та, «евроремонт» та юк. Ә бакчасы — Болгарда иң матурларның берсе! Ул монда һәрвакыт эшли, элек ире белән, хәзер балалар һәм күршеләр булыша. Алгы бакчасы юл янында, бик уңайлы. Мәмдүдә апаны күреп алсаң — ярты сәгать әңгәмәгә әзер булып тор. Һәрчак пөхтә киенгән, чәчләрен матур җыйган, бакчага гына чыкса да. Ул, һичшиксез, сине туктатачак һәм сәламәтлегең, тормышың, уңышларың — барысы турында сорашачак. Берничә бик мөһим киңәш бирергә дә онытмас.

Фото предоставлено realnoevremya.ru из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой

Кайчагында ачуланып куярга да мөмкин. Әмма беркайчан тавыш күтәрми. Югары тавыштан да тирәнрәк йөрәккә утә торган сузләрен таба белә. «Без сине укыттык-өйрәттек, хәзер синең чират — эшеңне күрсәтергә». Бәхәсләшергә сүз дә тапмассың.

Гомумән, Мәмдүдә ханым белән бәхәсләшү файдасыз. Ул сиңа бер сәгать, көн, ел, ун ел, гомерен сарыф итәргә әзер. Беркайчан да җибәрмәс кебек. Мәмдүдә апаның һәрвакыт барысына да дәлилләре бар. Аның белән килешергә генә кала. Аны буген Дәүләт Советы депутаты булып эшләүче Нугаев та белә. Шуңа күрә аның белән бергә Болгарда татар җырын күтәрүчеләр бирегә йөзләгән чакрым читтән килеп чыгыш ясыйлар. Мәсәлән, Урта Йорткүлдән Сарым Насыйбуллин яки хәтта Ульяннан килгән талантлы баянчы-аккомпаниатор Ринат Сөләйманов.

Бу эшләрнең барысын да ул түләүсез эшли, чираттагы диплом, рәхмәт һәм чәй табыны өчен генә. Бикбулатова шөгыльләнә торган инициативаларны финанслау тәртибе Рәсәйдә камил түгел. Ә реаль тормыш бу ярым рәсми формулаларга караганда күпкә катырак. Шуны аңларга мөһим: гаҗәеп шәхесләр генә нечкә фикерли һәм кешеләрнең күңелләрен аңлый ала, сабырлыклары һәм вакытлары җитәрлек булган. Шуларның берсе — Мәмдүдә Бикбулатова. Озын гомер яшәргә насыйп булган шәхесләр.

Трудно было, но всегда
Знала: надо справиться!
Что ж, а старость не беда,
Ведь душа не старится…

1/15
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
  • Василий Кощеев
  • Василий Кощеев
  • из семейного архива Мамдуды Бикбулатовой
Сергей Кощеев, перевод Светланы Аликаевой
ОбществоКультураИстория БашкортостанТатарстан

Новости партнеров