Новости раздела

​«Татар баерак булган саен, ул үз хатынын ныграк яшерергә теләгән»

«Реальное время» говорит по-татарски: об исторических спорах о хиджабе в XIX — начале ХХ века

Активные авторы «Реального времени» Дина Гатина-Шафикова и Ильдар Шафиков опубликовали совместный исторический очерк об истории «мусульманской одежды» среди татар в конце XIX — начале ХХ века. Из материала можно узнать о богословских спорах, разновидностях хиджаба в Поволжье и о привычках шакирдов.

«Мөселман зыялылары хатын-кызның тышкы кыяфәте мәсьәләсендә үтә дә таләпчән булган»

Татар хатын-кызы һәм аның тышкы кыяфәте, кием-салымы турындагы бәхәснең әлегә кадәр тынганы юк. Журнал укучылары өчен дә бу мәсьәлә шулай ук актуаль, дип уйлыйм, чөнки кием, аеруча хиҗаб мәсьәләсендә капма-каршы фикерләр бар. Күп кешене, элек татар хатын-кызлары җәмәгать урыннарында яулыктан йөргәнме яки аны кирәк түгел, дип санаганнармы, дигән сорау кызыксындыра. Яулык бәйләп йөрү борынгыдан килгән тарихи күренешме, әллә читтән кергән яңа гадәтме? Һичшиксез, соңгы көннәрдә булган вакыйгалар, аеруча Мордовия Республикасының Ромодан районы Азюрка (Белозерье) авылы мәктәбендә килеп туган вазгыять ялкынга утын өстәп кенә җибәрде.«Ислам» энциклопедик сүзлеге хиҗабка түбәндәгечә аңлатма бирә — урамга чыкканда хатын-кызның йөз-кыяфәтен һәм буй-сынын каплый торган пәрәнҗә, япма, бөркәнчек. Аның төрләре: бөтен буй-сынны яки йөзне дә каплар өчен масус челтәрле, яисә күз өчен ачык урыны булган кара, кайчак башка төстәге бөркәнчек; башны каплар өчен ярым үтә күренмәле кара япма һ.б. Хәзерге заман ислам илләрендә хиҗабның гади төре — яулык һәм кул белән муенны каплый торган күлмәк киң таралган.

Бу аңлатма хиҗабның беренче чиратта гаурәтне, ягъни тәннең чит-ят күздән капланырга тиешле өлешен саклар өчен, ә аннары гына кием буларак кирәклеге турында сөйли. Хатын-кыз тәненең һәр җире диярлек гаурәт, бары йөзе, беләзекләренә кадәр куллар һәм тубыкларына кадәр аяк башлары гына гаурәт саналмый, ягъни гаиләдән читтә һәр гүзәл затка капланып, гаурәт яшереп йөрү мәҗбүри. Ризаэддин Фәхреддин хатын-кызларга мәчеткә кергәндә тулысынча бөркәнергә, хәтта йөзне һәм кулларны да чит күздән яшерергә кушкан. Галим: «Болай булмаганда, ирләр тарафындан кирәк мәнгы (тыелган) булсын вә кирәк булмасын хатынларның мәсҗедләргә йөрүләрендә мәгънә юк, бәлкә өендә укулары яхшы», — дип язып калдырган. Булачак мөфти җомга һәм гает намазларына килүче мөэминнәрнең ихласлыгы юкка чыгудан курыккан, югыйсә гыйбадәтханәгә бизәнеп, киенеп-ясанып килгән гүзәл затлар ир-атларга дога кылырга комачаулаячак. Икенче яктан, Ризаэддин хәзрәт кием-салымның стиль һәм форма ягыннан үзгәрүе тарафдары булган, «мөселманча кием» дигән төшенчәнең мәгънәсезлеген ассызыклаган.


«Әд-дин вә әл-әдәб» журналының бер санында Галимҗан Баруди хатын-кызларның хиҗаб киюе һәм җәмгыятьтә үз-үзләрен тотышлары турында 10 кагыйдә бастыра. Игътибарыгызга шуның бишесен генә тәкъдим итәбез, калганын beznenmiras.ru сайтыннан укырга мөмкин.

1) Бәләгатькә ирешкән хатын вә кызның йөзеннән вә кулыннан (вә аягыннан) башка әгъзасы ачылмагы вә намәхрәм (ерак кардәш яки бөтенләй туган түгел. — Авт. иск.) булган ир затына күрелмәге дөрес түгел;

2) Ирләр алдында (әдәпсезләрнең) күңелләрене бозардай вә нәфесләрене кузгатырдай (фетнә чыгарырдай) рәвештә купшыланып вә кыланчыкланып сөйләшүләре дөрес түгел;

3) Каплауда зарурәт булмаганда йөзләре ачык булу фи нәфсә хәрәм түгел, вә ләкин ирләрнең яманлыгын-дан вә күзләре бозылдыгындан сөннәт вә хикмәт ихтият (сак. — Авт. иск.) юлны күрсәтмеш вә каплануның әслах (уңайлы. — Авт. иск.) икәнен белдермештер «...»;

4) Фетнә ихтималы куәтле, күз бозыклыгы анык булганда йөзне каплау ваҗибтыр, ачу дөрес түгелдер. Хосуса, никахлы хатын, никахы сәбәпле үзене зәүҗенә тәхсыйс (хәләленә багышлану. — Авт. иск.) иткәннән соң, күркәм йөзе берлә әҗнәби (чит. — Авт. иск.) күзне ләззәтләндермәге, тәмле сүзе берлә әҗнәби күңелне хушландырмагы зәүҗенә (иренә, хәләленә. — Авт. иск.) хыянәт вә никахына бер нәүг (төр. — Авт. иск.) җинаятьтер;

5) Нәмәхрәм ир берлә аулакта булмагы, күренү вә катышу, вә сөйләшү булмаса да, дөрес түгелдер «...».

Шулай итеп, мөселман зыялылары хатын-кызның тышкы кыяфәте мәсьәләсендә үтә дә таләпчән булган, кайбер очракта йөз һәм кулларны капларга кушкан, ә инде чәч һәм буй-сынны чит күздән яшерү мәҗбүри саналган.

Шәхси тормышның кагылгысызлыгы беренче урынга чыккан

Дөрес, имамнарның язганы тормыш чынбарлыгын чагылдырмаска да мөмкин. Шул чордагы татар хатын-кызының тышкы кыяфәте визуаль (рәсем һәм фото) һәм язма чыганакларда тасвирланган.

1885 елда басылып чыккан юлкүрсәткечтә Казан шәһәрендә булган автор үз күзе белән күргәнне яза: «Күмәк күңел ачу вакытында татар хатын-кызы йөз һәм күкрәген ныклап каплаган икән, аның белән кызыксынырга да кирәкми — ул бер карчык яки шактый ямьсез хатын».

Танылган миссионер П.В.Знаменский 1910 елда басылган «Казан татарлары» исемле этнографик хезмәтендә: «Күлмәк өстеннән татар кызлары җилән яки еш кына озын җиңле халат кияләр, шуның белән башны, йөзне пәрәнҗә урынына каплаганнар», — дип яза. Шунысы кызык, автор киенүнең кайбер җирле ысулларын пәрәнҗә белән чагыштыра. Һичшиксез, бу юлларда сүз буй-сынның тулысынча капланган булуы турында бара.

1908 елда «Әл-ислах» газетасында Бәдриҗиһан Мәүлетованың хаты басыла. Хатта шул чор хатын-кызының тышкы кыяфәте ачынып тасвирлана. Мисал өчен автор: «Ат шикелле артымыздан әллә нинди карчыклар да әллә нинди балалар ияртеб генә йөртәләр дә...», — дип зарлана. Аңлашыла ки, шул чордагы әхлак нормалары кыз һәм хатыннарга (аеруча бай гаиләдән булганнарга) үзләренә генә ирекле рәвештә урамга чыгарга рөхсәт итмәгән, аларны кемдер озатып йөрергә тиеш булган. Әдәп өчен тышкы кыяфәт тә мөһим. Бу турыда Бәдриҗиһан: «Ник безне чүмәлә шикелле, әллә нинди җүләр сартлар киеб йөри торган, бик ямсез, лаштырдык чапанлар белән каплаб йөртәләр?» — дип яза. Хаттан аңлашылганча, автор әлеге гадәткә каршы үзенең моң-зарын, ризасызлыгын белдерә.

1909 елда Чистайда булган бер вакыйга әһәмиятле: сәүдәгәр һәм депутат Мөхәммәтзариф Бадамшин кулга алына. Берникадәр вакыттан соң, мөселман җәмәгатьчелеге тарафыннан аны азат итү турында гариза языла. Тоткынны азат итүгә бер сәбәп итеп хатынының кайгы-хәсрәткә чумуы белдерелә, чөнки ул, сатып алучыларга үз йөзен күрсәтә алмаганлыктан, сәүдә эшен башкара алмаган.

«Ялт-йолт» журналының 1910 елгы санында хиҗабның рәсеме басыла. Карикатураның сюжеты өч хатын-кыз белән Европача киенгән ир-ат һәм улының очрашуыннан гыйбарәт. Улы әтисеннән: «Әти, теге бара торган нәрсәләр, ни алар?» — дип сорый, ә атасы: «Углым, алар Печән базары чүмәләләре», — дип җавап кайтара. Улы яңадан сорау бирә: «Соң, алай булгач, ник аларның аяклары бар?» Әтисе: «Углым, алар әүвәлдәрәк кеше булганлар!» — ди. Бу карикатурадан авторның хиҗабтагы хатыннарга мөнәсәбәте ачык аңлашыла, яңалык тарафдары, ягъни журнал редакциясе кадимиләргә һәм аларның яшәү рәвешенә тискәре карашын белдерә. Тарихи җәһәттән әлеге рәсем гаять әһәмиятле документ: анда гадәти киенү тәртибе — «чүмәлә» тасвирланган, татар хатын-кызы киеме белән чит-ят күздән тулысынча яшеренгән. Бу рәвешле киенеп йөрүче хатын-кызлар күп булганмы? Монысы инде башка мәсьәлә.

Алда искә алынган П.В.Знаменский дөрес яза: «Татар баерак булган саен, ул үз хатынын ныграк яшерергә теләгән. Аңлашыла ки, ярлы, эшче халкына, шәһәр яки авылда яшәмәсен, болай итеп киенү мөмкин булмаган; әмма ярлы хатын-кыз да ир-атлар белән очрашканда йөзен капларга, һич югы аралашкан вакытта читкә карарга мәҗбүр...» Башкача әйткәндә, хатын иренең дәрәҗәсен чагылдырырга тиеш булган. Ир-ат җәмгыятьтә никадәр югарырак урын биләсә, аның хатыны, гомумән бар шәхси тормышы һәм гаиләсе чит-ятлардан ныграк яшерелгән.

Шәхси тормышның кагылгысызлыгы беренче урынга чыккан. Шуңа күрә дә Казанның татар бистәләре һәм бай татарлар яшәгән башка торак пунктлар нигездә бертөрлерәк күренгән: «… гади яки затлы буяу белән буялган гаять биек капка-коймалар сузылып киткән. Йортлар күренми дә диярлек — хуҗалыкның уртасында, яшеллек эчендә урнашкан». Әгәр дә йорт ызан буена салынса, күршеләргә караган диварны тәрәзәсез итеп төзегәннәр. К.Фукс та: «Йорт гадәттә хуҗалыкның уртасына урнашкан, ә аның тирә-ягында амбар һәм башка агач корылмалар», — дип язган.

Идел-Урал буенда яшәгән мөселман хатын-кызлары никаб урынына җилән һәм өрпәкне файдаланган

Йортның эчке-тышкы мәйданы, оештыру тәртибе һәм аның асылы ислам дине таләпләренә җавап биргән. Исламда «ир-атныкы» һәм «хатын-кызныкы», «рөхсәт ителгән» (хәләл) һәм «тыелган» (хәрәм) дигән төшенчәләр анык билгеләнгән. Юкка гына «хәрәм» һәм «гарем» сүзләре бер үк мәгънәне белдерми. Татар йорты дини һәм этник үзенчәлеккә ия, «ир-ат» һәм «хатын-кыз» почмагына, ягъни «ак як» һәм «кара як»ка бүленә. Шушы үзенчәлекне истә тотып, татарда хиҗаб бер гадәти күренеш икәнен, ә «чүмәләләр» кебек тулысынча яшеренү гаилә башлыгының байлыгына һәм дәрәҗәсенә бәйле булганын онытмаска кирәк. Знаменский фикерен А.А.Сухарев язганнар да дәлилли: «Хатын-кызлар фәкать байларның йортында гына яшеренгән, башкалар өчен алар үрнәк булырга омтылган».

Татар хатын-кызлары тарафыннан гәүдә-сынны җәмәгать урыннарында яшерү мәсьәләсенә килгәндә, төрле чыганакларны тикшерергә кирәк. Мисал өчен, урыс рәссамы Е.М.Корнеев иҗат иткән «Казан татарларында ат чабышы» исемле гравюраның сул ягында көймәле арбага утырган бала һәм хатын сурәтләнгән. Бу уңайдан, К.Фукс көймәле арбаларның гадәттә урман эчендә, бәйрәм оештырыла торган урыннан ерак булмаган урында тукталуы, татар хатын-кызларының тамашаны шуннан күз кырые белән генә күзәтүе турында яза. Арба янәшәсендә мех читле такыя бүрек кигән, тезмә таккан хатын да басып тора. Чәчне каплый торган тезмә тукымадан эшләнгән, кызыл һәм зәңгәр төскә буялган ике кисәктән тора, асты чук белән бизәлгән. Хатынның өс киеме озын җиңле камзулны хәтерләтә, аның астыннан кара күлмәге күренә. Аягында — ачык төстәге оек һәм яссы табанлы үкчәсез туфли.

Гравюрада хатын-кыз тагын ике урында бар. Берсе — читтә, чирәмдә урнашкан аерым татар гаиләләре. Аларның киеме схематик рәвештә генә иҗат ителгән булуга карамастан, алгы пландагы хатын-кызларныкына тулысынча охшаганлыгы аңлашыла. Шулай итеп, рәссам ХIХ гасыр башы татар хатын-кызы киемен төрле яктан (арттан-алдан, яннан) тасвирлап, шул чорның җанлы картинасын тудырган.

К.Ф.Гунның 1862 елда Бирдебәк авылында иҗат иткән «Казан губернасындагы татар кызы» исемле әсәрендә хатын-кыз кәчтүме сурәтләнгән. Уң якта утырган кыз – төрле төстәге киндер трикотаж тукымадан тегелгән, өсте чуклы калфактан. Калфакның маңгай өлешенә алтынсу чуклы ука чәчәк беркетелгән. Рәсемгә карап, аның җете кызыл төстәге (өйдә тукылган тукымадандыр, мөгаен), аскы өлеше чуар фабрика тукымасыннан тегелгән бала итәкле, кулны каплый торган озын җиңле тоташ толыплы күлмәк кигәнлеген күрәбез. Күлмәкнең күкрәк өлеше төрле төстәге тукымадан тегелгән изү белән капланган. Муенында – материядән эшләнгән яка чылбыры, аның күкрәк ягыннан металл каптырмасы һәм дүрт асма бизәге бар. Сул як иңбашыннан хәситә асылган, андагы тар тукыма кисәкләренә төрле тәңкәләр тегелгән. Аягында казан татарларына хас милли аяк киеме – читек. Ул яссы табанлы, яшел төстә һәм төрле орнамент белән бизәлгән. Бу уңайдан Н.И.Воробьев язганны да искәртеп китү урынлы булыр: «Авылларда аны таза тормышлылар гына кия, ә гади крестьяннар сирәк...» Бу киемнәрне гадәттә бәйрәм вакытында кигәннәр. Сул яктагы кыз, киресенчә, безне көндәлек кием белән таныштыра. Аның башында төрле төстәге тукымадан тегелгән, ияк астыннан ике почмагы белән бәйләнгән яулык. Зәңгәр төстәге өске күлмәге башка тукымадан тегелгән геометрик бизәкле бала итәк белән эшләнгән. Кызның күкрәгендә изү, аягында оек һәм чабата. Шулай итеп, рәссам бер картинада ике төрле кәчтүм комплексын берләштерә, бер үк социаль төркемдәге кызларның бәйрәм һәм көндәлек тормышта киенү рәвешен күрсәтә.

«Ялт-йолт» журналының бер санында йөзләрен җилән һәм яулык белән каплаган кызларны мәдрәсә тәрәзәсеннән күзәтүче яшь егетләр тасвирланган. Карикатура астына: «Казан мәдрәсәләренең берсендә шәкертләрнең өйләдән соң шөгыльләре», – дип язып та куелган.

Татарларның киемнәре турында язганда, халыкның европалашуы хакында да онытырга ярамый, чөнки кайберәүләр үзләренә, мөселманчадан бигрәк, Европача киенүне үрнәк итеп алганнар.

Шунысын әйтергә кирәк: гасырлар дәвамында үзгәреп торган хатын-кыз киеме тулысы белән хиҗаб принцибына тәңгәл килгән. Идел-Урал буенда яшәгән мөселман хатын-кызлары никаб урынына җилән һәм өрпәкне файдаланган. Шуның өстенә күлмәк, баш киеме, бөркәнчек, яулык кебек киемнәр гаурәт саклау мәсьәләсен тулысынча хәл иткән.

Традицион халык киемнәре турында сөйләгәндә төрле аспектны күз уңында тотарга кирәк. Аерым катлау халыкка яки бер яшьтәгеләргә карап кына да фикер йөртергә ярамый. Бу мәсьәләдә катгый фикер белдергәнче, ашыгыч карар кабул иткәнче, иң әүвәле шул чордагы тарихи чыганакларны тәфсилләп өйрәнү мөһим.

Редакциядән: Ә сез ничек уйлыйсыз? Галимнәрне, әдипләрне һәм башка зыялыларны, шулай ук дин әһелләрен бу мәсьәлә буенча фикер алышырга чакырабыз.

«Безнең мирас» № 3,март 2017

Динә Гатина-Шәфыйкова, Илдар Шәфыйков, файдаланылган архив фотолар
комментарии 4

комментарии

  • Анонимно 30 апр
    Бик матур
    Ответить
  • Damir Nabi 30 апр
    "Идел-Урал буенда яшәгән мөселман хатын-кызлары никаб урынына җилән һәм өрпәкне файдаланган " -- шулай, димәк бернинди "хиҗаб-миҗап" булмаган
    Ответить
  • Анонимно 01 май
    Әфарин РВ!
    Күбрәк татарча мәкаләр булсын сайтыгызда!
    Авторларга да рәхмәт.
    Саф татарча язылган. Тексттагы кайбер китерелмәләрне бәхәссез дип әй1теп булмаса да.
    Ответить
  • Анонимно 01 май
    Бик яхшы! Кубрэк татарча языгыз
    Ответить
Войти через соцсети
Свернуть комментарии

Новости партнеров