Новости раздела

Татарча хөтбәләр: «Мәхәллә халкы аңласын аңламасын, анда һичбер мулланың эше юк»

«Реальное время» продолжает говорить по-татарски. Продолжение истории о внедрении в мечети проповедей на языке Тукая

Колонка историка Руслана Хабибуллина о татарских проповедях, опубликованная в «Реальном времени», не оставила равнодушными наших читателей. Сегодня мы продолжаем повествование нашего колумниста об этом явлении на языке оригинала. В этот раз автор рассказывает об известном татарском богослове и преподавателе Габдулле Буби (Нигматуллин), который погружается в глубины теологии, полемизирует с другими имамами о возможности использования татарского языка в мечети.

Габдулла Бубыйның тормыш юлы

2011 елның 22 сентябрендә Иж-Бубый авылы мәдрәсәләренең 230 еллык юбилее узды.

Иж-Бубый мәдрәсәсе 1781 елда эшли башлаган. Ул тәүге елларда фәкать дини юнәлештә генә эшли. Мәдрәсәләрнең аерым биналары булмый, шәкертләрне Гәрәй Мөхәммәтрәхим углының өенә җыеп укыталар. Укуга сусаган халык аерым бина таләп итә һәм авылның бае Әхмәтҗан Әхмәди углы мәдрәсә бинасы салып бирә. Әхмәтҗан байның малае Мөхәммәтҗан 1875 елда ике яңа мәктәп салдыруга алына. Хәзер инде мәдрәсәләр гөрләп эшләр, барысы да ал да гөл булыр шикелле. Ләкин, Габдулла Бубый әйтмешли, «безнең татар түрә булдымы, үз милләтенең зарарына йөри, үз кардәшенең канын эчә». Ачуыннан кандала шикелле котырган Бәдретдин мулла, иллешәр чакрым юл узып, атнасына икешәр мәртәбә өяз үзәге Сарапулга шикаять белән йөри башлый. Тегендә эш «пешмәгәч», мәдрәсәгә бер кыш эчендә өч мәртәбә ут та төртеп карый. Түземлеге корыган Мөхәммәтҗан хаҗи 1888 елда Әхмәтҗан Габделкәримов атлы бер кешенең утарын сатып ала да мәдрәсәнең дүрт бинасы белән ашханәсен үз хисабына яңа урынга күчерә. Аны шәп коймалар белән урата, шәкертләр суга батып интекмәсен дип, хәтта Иж елгасы аша күперен дә сала.

1890 елда Габделгалләм хәзрәт үзендә белем алган һәм Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган 24 яшьлек малае Гобәйдулланы Төркиянен Истамбул каласына укырга озата. Гобәйдулла 5 ел буе югары гимназиядә төрек, гарәп һәм француз телләрендә белем ала. Гобәйдулла төрек галимнәре, Каһирә профессорлары белән таныша, Америка көллиятләренең укыту системаларын өйрәнә. 1895 елда туган авылына әйләнеп кайтуга, Гобәйдулла Иж-Бубый мәдрәсәсендә укытуны яңача (җәдид) ысул белән үзгәртеп коруга алына. Билгеле ки, әле яңа гына Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган 24 яшьлек энесе Габдулла да, җиң сызганып, революцион яңарту эшенә кушыла. Гобәйдулла мәдрәсәдә география, фәлсәфә, мантыйк фәннәрен, төрек грамматикасын, француз, гарәп телләрен яңача укыта башласа, Габдулла дөньяви фәннәр — химия, алгебра, физика буенча сабак бирә. Ике бертуган да мөселман мәдрәсәләре өчен яңа дәреслекләр яза. Габдулла мөселман дөньясындагы яңалыкларга багышланган китаплар «тудырса», Гобәйдулла география, тарих буенча яңа дәреслекләр төзеп бастыра. 1905 елда хаҗга китеп, Габдулла да бер ел буе Төркия, Сүрия һәм Гарәбстанда йөреп, Истамбул, Бәйрут, Дамаск, Мәккә калаларында булып кайта, инде шул вакытта ук Рәсәйдәге иң күренекле һәм иң прогрессив мөселманнарның берсе булган Исмәгыйл Гаспралы белән таныша һәм аның фикердәшенә, дустына әверелә. Билгеле ки, Нигъмәтуллин-Бубыйлар Әлмәт төбәгеннән чыккан күренекле гыйлем ияләре — Риза Фәхретдин һәм Фатыйх Кәрими белән дә якын таныш була.

1906 елда Сарапул өяз земствосына үтенеч белән чыгып, Гобәйдулла һәм Габдулла Нигъмәтуллиннар Иж-Бубыйдагы малайлар мәдрәсәсе каршында рус мәктәбе ачтыруга һәм үзләренең уку йортына ирләр гимназиясе дәрәҗәсен бирдертүгә ирешәләр. Бу вакытта инде аларның туганнары Мөхлисә дә, кияүдән аерылып, Иж-Бубыйга кайткан һәм кызлар мәдрәсәсенең мөдиренә әверелгән була. 1907 елда кызлар мәдрәсәсе каршында да рус мәктәбе эшли башлый, мәдрәсә хатын-кызлар өчен махсус гимназия итеп үзгәртелә һәм ул Рәсәй күләмендә мондый дәрәҗәгә ирешкән иң беренче уку йорты була. Вакыф акчасы хисабына мөгаллимнәр хатын-кызлар өчен ике катлы, сигез сыйныфлы өстәмә бина төзетә. Гимназиядә Гобәйдулланың хатыны Нәсимә белән Габдулла хатыны Хөснифатыйма да кызларга белем бирә. Мәдрәсәләрдә атнасына 12 сәгать рус теле укытыла, алгебра, химия, физика, география, хокук белеме фәннәреннән тыш гарәп, төрек, француз телләрен укыту да җайга салына. Гимназияләрне тәмамлаучыларга мөгаллим дәрәҗәсе биреп чыгаралар. Иж-Бубый гимназияләре турындагы дан һәм шөһрәт бәтен Рәсәй буйлап тарала. Иж-Бубыйда укырга теләүчеләр Казан, Троицк, Оренбург тирәсеннән генә түгел, хәтта ерак Урта Азия һәм Себердән, Литва белән Польшадан да килеп җитә. Шәкерт-талибәләр тулай торак-интернатта яши. Укучылар саны кайбер елларда 500 гә җитә. Мәдрәсә җәй көннәрендә дә эшләүдән туктамый, анда өч ай буена 70-80 шәр мөгаллим-мөгаллимәләрне яңача укыталар.

Иж-Бубый мәдрәсәсенең даны шултикле дәрәҗәгә менеп җитә ки, белемгә сусаган шәкертләр башка мәдрәсәләрне ташлап монда агыла башлый. Иң әүвәл, 1907 елда, Ишми ишан — Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов мөдәррислек иткән Түнтәр авылыннан (Балтач районында) 10-15 ләп шәкерт качып килә. 1908 елда бөтен Рәсәйгә дан булып саналган Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсеннән Фәйзулла Мөхәммәтов һәм Габдулла Фәхриев атлы мөгаллимнәр Иж-Бубый мәдрәсәсенә күчеп килә. Ә сентябрь аенда инде, алар эзеннән диярлек, «Хөсәения»нең иң алдынгы 33 шәкерте дә Иж-Бубыйга кача. Иж-Бубый мәдрәсәсенең абруен һәм шөһрәтен шәкертләр генә түгел, башка төбәктәге имамнар һәм мөдәррисләр дә таный. Әле 1907 елның маенда ук Тымытык, Чакмак, Биклән, Теләнче Тамак, Нөркәй, Борай, Бәйрәкә, Бәдрәш, Пермь вә Уфадагы мәшһүр мәдрәсәләрдән җыелган 60 вәкил Иж-Бубый мәдрәсәсендәге укыту программасын татар өчен иң камил дип таба…

Ни үкенеч, татар хөсетләре арасында Иж-Бубый мәдрәсәсенә, аны җитәкләгән Гобәйдулла, Мөхлисә һәм Габдулла Нигъмәтуллиннарга теш кайраучылар күбәя. Патша хөкүмәте тарафыннан татарларга дөньяви мәктәпләр ачу болай да тыелып килүгә карамастан, иң беренче чиратта тирә-юньдәге мөселман имамнары һәм мөдәррисләре жандармериягә шикаятьле хатлар яудыра башлый.

Әүвәл 1909 елның маенда мәдрәсәгә Сарапулдан полиция исправнигы, август аенда жандарм ротмистры килә. Билгеле ки, алар кара такта эченнән бернинди тәреләр дә, Бубыйлар йортыннан кызлар бүлмәсенә йөри торган яшерен юллар да тапмый. 1910 елның августында Иж-Бубый мәдрәсәсенә Вятка губернаторы Камышинский үзе һәм аның яраннары килеп төшә. Ирләр һәм кызлар мәдрәсәләренең биналарын астьш-өскә китереп тикшерәләр. Камышинский мәдрәсәдә падишаһ рәсеме юклыктан башка (анысы да җәй көне, ремонт чоры булганга күрә генә алып куелган була) кимчелек таба алмый. 1911 елның гыйнварында Бубый мәдрәсәсенә инде коралланган бер йөз стражник килеп җитә. Өч көн буе тентү үткәргәннән соң стражниклар ирләр мәдрәсәсендәге барча мөгаллимнәрне дә кулга ала һәм Сарапул төрмәсенә озата. Әмма пычрак эш барып чыкмый. Бубый мөгаллимнәрен йөзәрләгән татар зыялылары, хәтта прогрессив урыс вәкилләре дә яклап чыга.

Бубыйларның әнисе, хатыннары, туганнары ун мең сум күләмендә акча җыеп һәм авыру Габдулланы порукага чыгаруны сорап, 1911 елның март аенда жандарм идарәсенә һәм губернаторларга мөрәҗәгать итә. Ни үкенеч, хатын-кызлар җиңүгә ирешмиләр. Аптыраган Габдулла абый үзләренең Иж-Бубыйда калган бар байлыгын инспекторлардан бәяләтә. Алар йорт-каралтыларга 21 мең сум чамасы бәһа куйгач, шуны залог итеп, Габдулла үзен дәвалану өчен иреккә чыгаруларын сорап карый, әмма бу юлы да уңышсызлыкка ирешә. 1911 елның октябрендә инде алдынгы Иж-Бубый крестияннары үз мөлкәтләрен Вяткадагы страхование компаниясеннән 36 мең сумга бәяләтә һәм шулар хисабына бертуган Нигъмәтуллиннарны порукага чыгаруларын сорый. Бу да барып чыкмагач, Иж-Бубыйдагы Мөхәммәт хаҗи — 25 мең, ә Кукарка, Карман, Бөренең Сәйфуллин, Фәхретдин, Шаһингәрәй кебек байлары тагын 30 мең сум залог биреп, Бубыйларны төрмәдән коткарырга омтыла, тик алар да җиңелә. 1912 елның 13 мартында депутат Садрый Максуди Бубыйларның аяныч хәле турында хәтта Госдума мөнбәреннән дә нотык тотып карый, «бәхетсез, ярлы бер авылда нинди панисламизм оясы таптыгыз сез?» — дип, карагруһчыларны акылга килергә чакыра, ул да җиңүгә ирешми…

Әмма ялган, карагруһчыл җепләр белән теккән «Бубыйлар эше», барыбер, көчле җилгә чыдамаган тәрәзә пыялалары кебек коелып төшә. һәркайсы кимендә 250 биттән торган 12 томлы «җинаять эше» әвәләү ярдәм итми. Җәмәгатьчелек басымы астында, Казандагы суд палатасы тикшерүчесе төп-төгәл бер елдан соң, 1912 елның 29 гыйнварында төрмәдә тотылучы бертуган Нигъмәтуллиннардан башка мөгаллимнәрне, кайсысын өч йөз күләмендәге залог нигезендә, каисысы читкә китмәү турындагы вәгъдәгә кул куйдыртып, иреккә чыгарырга мәҗбүр була. Ләкин 1912 елның 18 гыйнварында, Вятка губернаторы карары нигезендә, Иж-Бубыйдагы ирләр һәм хатын-кызлар гимназияләре рәсми рәвештә ябылган була инде…

1912 елның 28 маенда Сарапул каласында Гобәйдулла һәм Габдулла Бубыйларга суд үткәрәләр. Суд утырышчылары итеп сайланган Сарапул нотариусы, земский управа рәисе, почта-телеграф башлыгы гаепсез мөгаллимнәрне яклау ягына баса. Моны белеп, карагруһчы 4 утырышчыны махсус рәвештә Казаннан китерәләр. Бубыйлар исеменә пычрак өйгән Ишми ишан, крестьян Шиһимәрдән Аппаков белән итекче Ардашев, башка ялачылар — барысы да судка чакыртыла. Иж-Бубыйдагы Мөхәммәтҗан хаҗи да йоклап ятмый. 15 мең сум чамасы акча түгеп, ул Казанның иң күренекле адвокатлары Ибраһим Әхмәтов белән кадетлар фиркасе лидеры, Госдума депутаты В.Маклаковны яллый. Судта татар теленнән урысчага тәрҗәмә кылучылар итеп тә «гади» кешеләрне түгел, ә Казан университеты профессоры, күренекле тарихчы Николай Катанов белән Сүрия гарәбе Жозены чакыралар.

Сарапулның суд бинасы урнашкан урамы иртәдән үк халык белән тула һәм көн буе таралмый. «Җинаятьче» Гобәйдулла белән Габдулланы 7-8 исправниктан тыш 50 гә якын солдат саклап килә. Хөкем иртәнге 9 дан төнге 12 гә кадәр дәвам итә. Карагруһчылар үзләренең пычрак эшен эшләмичә калмый. Гобәйдулла — ике, ә Габдулла Нигъмәтуллин 6 айга хөкем ителә.

Гобәйдулланы 1 ел да 7 айдан соң, Габдулланы 1913 елның 9 февраленда гына төрмәдән чыгаралар. Гобәйдулла әүвәл Уфага юл тота. Гомеренең соңгы елларын Ленинградта үткәрә һәм 1938 елда вафат була.

Габдулла Бубый 1913 елның 25 августында Кытай җиренә үк, уйгур, казакъ, кыргызлар яши торган Голҗа каласына китеп бара. Анда да җәдид ысуллы яңа мәктәп ача, музыка-театр түгәрәкләре оештыра, әдәби әсәрләр иҗат итә, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. 1917 елгы Февраль революциясеннән соң гына ул кабат туган авылына кайтырга карар кыла. Юлга озату алдыннан, 25 апрельдә Голҗа татарлары Габдулла Бубый хөрмәтенә бик зур мәҗлес оештыра. Габдулланы 11 кадак көмеш, 8 кадак алтыннан коелган рәсем рамы бүләк итеп олылыйлар!..

Кайтышлый, Габдулла Бубый Ташкентта туктала. Монда Садрый Максуди, Габделбарый Баттал кебек күренекле татар әһелләре дә килгән була. Мәшһүр татарлар хөрмәтенә монда да бик зур мәҗлес оештыралар. Ташкент татарлары Габдулла Бубыйны татар мәчетенә имам-хатыйб һәм мәдрәсә мөдәррисе итеп чакыра. Озакламый килергә вәгъдә биреп, Габдулла янә кайту юлына чыга.

Самара каласында пароходка кергәч, Габдулла Бубый әле яңа гына Рәсәй мөселманнарының мөфтие булып сайланган Галимҗан Баруди белән очраша һәм аның авызыннан көтелмәгән яңалык ишетеп шакката. Санаулы көннәр элек кенә Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнарының беренче корылтае тәмамлана, анда Рәсәй тарихында беренче мәртәбә мөфтине сайлап куйганнар икән. Гәрчә үзе катнашмаса да, делегатлар мөфтилеккә Габдулла Бубый кандидатурасын да тәкъдим иткән булган һәм Галимҗан Баруди бәйгедә аны бик аз тавыш белән генә җиңүгә ирешкән икән!..

Туган авылына 4 елдан соң гына әйләнеп кайтса да, Габдулла анда озак яши алмый. Сәүдәгәр Яушевлар аны Троицк каласына, ирләр мәдрәсәсе мөдәррисе итеп эшкә чакыра. Габдулла шунда китеп мөгаллимлек эшен дәвам итә. Әмма үпкә туберкулезы сәламәтлеген какшаткач, Габдулла Иж-Бубый авылына, әнисе янына кайтырга мәҗбүр була. Габдулла 1922 елда, 51 яшендә вафат булган. Кабере Иж-Бубый зиратында.

Габдулла Бубыйның әсәрләре

Габдулла Бубый мәдрәсәдә укытучы буларак һәм мәдрәсә шәкертләрен яңа ысул белән укытуда беренчеләр сафында торучы буларак та китаплар язган, шулай ук җәдидчелек, дини реформаторлык вәкиле буларак та әсәрләр иҗат иткән. 1899 нчы елдан алып 1911 елга кадәр аның 14 китабы басылып чыккан. Шулардан:

Мәдрәсә китаплары:

  1. Мөкәләмә гарәбия — гарәп теле укыту өчен дәреслек;
  2. Мохтасар нәхү гарәби — гарәп теле грамматикасы буенча дәреслек;
  3. Фәраиз — Ислам кагыйдәләре буенча мирас хокукы;
  4. Логия яхуд мантыйк фәне — логика буенча дәреслек;
  5. Сарф гарәби — гарәп теле морфологиясе буенча дәреслек;
  6. Гыйлем хәл — фикһи мәсъәләләр буенча дәреслек;
  7. Тәүхид — инану мәсъәләләренә багышланган дәреселек (тәрҗемә).

Дини китаплар:

  1. Заман иҗтиһад мункарыйзмы, дәгелме?;
  2. Хакыйкать яки тугрылык;
  3. Фәннең үсеше вә мәгариф динсезлеккә илтәме?;
  4. Өйләнешүдә бәхет;
  5. Күпхатынлылыкны сәламәтлек саклауга куллану;
  6. Татарча хөтбә уку дөресме?

Соңгы китап аның җомга вә гает хөтбәләрен гарәп теленнән башка укырга яраганлыгын, хәтта тиеш булганын исбатлауга багышланган. Аның бу мәсъәләгә карашлары белән киләсе бүлектә тирәнтен танышырбыз.

Габдулла Бубыйның хөтбәләрне татарча укуга карашы

Алдан әйтелгәнчә, Россия җирлегендә сибелеп яшәгән мөселман гыйбадәтханәләрендә, мәчетләрендә хөтбәләр элек-электән гарәп телендә укылып килгән. Гарәп теле Ислам динендә рәсми дини тел булганга күрә аны күпчелек мөселманнар яхшы белгән. Ләкин 19 гасыр башларында укыту системасының какшавы сәбәпле, кешеләрнең дә диннән ерагая бару сәбәпле гарәп теленә игътибар кимегән, аны белүчеләр сирәгәйгән. Халыкның күпчелеге шулай итеп дини белемнән мәхрүм калган, чөнки дини белемне бала чакта гына үзләштергән, ә соңрак уку практикасы булмаган. Бердәнбер дини мәгълүмат алу чыганагы — җомга хөтбәсе булып торган. Ләкин хөтбәне аңлаучылар күп булмаган.

Габдулла Бубый Төркиядә укый, ә Төркиядә милләтчелек тәэсире көчлерәк булу сәбәпле анда бу мәсъәлә хакында инде 19 гасыр азагында ук сөйли вә яза башлыйлар. Ә 1906 нчы елда хаҗдан кайткач, ул тәвәккәлләп татарча хөтбәләр сөйли башлый. Үзенең көндәлегендә ул болай яза: «Инде халык изге санай торган шушы хаҗилык хәленнән бер файда кылып калырга кирәк. Безнең һәрбер мәсҗидтә һәрбер мулла хөтбәне, һичшиксез, гарәпчә укый. Мәхәллә халкы аңласын аңламасын, анда һичбер мулланың эше юк. Татарча хөтбә укучы бер мулла да тапмассың. Минем бу эшкә күптәннән эчем пошып йөридер иде. Ләкин халыктан куркып татарча укыганым юк иде. Менә мин хаҗдан кайтып керүем белән, иң элек җомганы татарча хөтбә белән укыдым, вә шушы хөтбәмдә татарларга укылган һәрбер хөтбәнең шәригать буенча бары тик татарча кирәклеген исбат иттем. Бубый халкыннан тавыш чыгарган бер кеше дә булмады. Фәкать әтраф муллалары бөтенләй һөҗүмсез үк калмадылар. Шулай булса да озакламады, болар да басылды. Хәтта бәгъзе бер яшь муллалар үзләре дә татарча хөтбә укырга тотындылар. Менә шулай итеп 1906 нчы елда, мартның 21 ендә беренче тапкыр татарча хөтбә укылды, бик мөһим бер инкыйлабның башы башланды» [1].

Төрекләрнең дини текстларны төрекләштерү күренеше милләтчелек сәбәпле була, алар хәтта азанны да 1932 нче елдан алып 1950 нче елга хәтле төрек телендә әйтәләр. Бубыйның исә татарча хөтбә сөйләргә теләге төрекләрдәге кебек милләтчелек сәбәпле булмый, ә мәгърифәт тарафдары булу аны хөтбәләрне татарча сөйләргә этәрә. Ул халыкның хөтбәдән файда алмаулары өчен борчыла. Ул «Коръән аңлау вә фикерләү илә боера» дип саный һәм татар мәчетләрендә әлеге максат хасил булмаганга үзенең шушы китабын тәэлиф итә. Анда хөтбәләрнең аңлашылган телдә сөйләүнең рөхсәт булуын гына түгел, хәтта ки, тиеш булуын исбатларга тырыша.

Китапның башында Г. Бубый мәзһәб галимнәренең фикерләрен анализлый. Бу мәсъәләне искә алган китаплардан өземтәләр һәм күчермәләр китерә. Коръән аятьләренә төрле тәфсир китапларыннан шәрехләрен яза. Бигрәк тә татарлар тоткан Әбү Хәнифә мәзһәбе галимнәренең сүзләрен дәлил итеп китерә. Галимнәрнең күпчелегенең хөтбәне башка телдә рөхсәт иткәннәрен күрсәтә.

Шулай ук тарихи фактларны да оста итеп куллана, гарәпләрең яулап алган җирләрендә хөтбәләрне ничек укуларын анализлап вә аңлатып уза.

«Татарча хөтбә уку дөрестме?

Оппонентларының әйтәчәк төрле игтиразларын да алдан ук белеп, шуларны яза һәм аларны кире кага, аларның каршылыкларын тар-мар итә. Түбәндә Габдулла Бубыйның китабының тексты белән таныша алабыз: „Татарча хөтбә уку дөрестме?

Бу сорау болай караганда игътибарга лаеклы булган сорау төсле күренмәсә дә, хакыйкатьтә «татарларга татарча вәгазь ярыймы?» һәм икенче бер гыйбарә илә «татарларга сөйләгән сүзне аңлату рөхсәтме?» мәгънәсендә бик көлкеле вә бик килешсез бер сораудыр.

Шуның өчен исламнан вә Коръәннең аңлау вә фикерләү илә боерыгыннан хәбәрдар булган һичбер кеше, бу сорауны сорарга батырчылык итмәс. Ләкин шулай була торып, бүген бәгзе тилеләр төркеме мәйданга атлап бу сорауны сорауда вә татарча хөтбә укуның харамлыгын исбат итүдә эшләмәктәдер. Болар Аллаһ Тәгаләнең «Саңгыру, телсез, сукыр вә акылсыз» дигән кешеләр җөмләсеннән, «аны авызы белән укып та, аның хакында уйланмаган кешегә кайгы» хәдисе илә кисәтелмеш хайванлардыр.

Әгәр бер адәм татарча хөтбәнең харам яки тиешсезлеген дәгъва кылса, шуңа китап, сөннәт, иҗмагъ, кыясның берсе илә исбат лязим. Хәлбүки бу дүрт дәлилнең һичберсендә бу дәгъваны исбат кыла торган бер сүз дә юк. Бер нәрсәне исбат вә кире кагуга дәлил булмаган вакытта нигез — ул нәрсәнең «ибәхә аслиядә» [2] калуы иде.

Бәс татарча хөтбә уку да «ибәхә аслия» белән калган булырга кирәк. Хәлбүки эш бөтенләй киресенчә: акыл һәм нәкыл [3] татарча хөтбә укуның тиешлелеген исбат ителәдер.

Хөтбәдән максат: атнага бер тапкыр җыелган бөтен як кешеләренә, ислам вә миллиәт рухы бирмәк вә дөнья-ахирәт файда бирә торган нәрсәләр өйрәтмәктер. «Кифәя» вә «Фәтхел-кадир» һәм «Гыйнәя»дә хөтбәдән максат вәгазь вә искә төшерү дип бу хакыйкатьне ачык әйләмешләрдер.

Татарларда хөтбәне гарәпчә укыган вакытта, алар гарәпчә бер нәрсә дә аңламаганларыннан бу максат хасил түгел, шуңа нигезләнеп бу хөтбә — хөтбә дә түгелдер. Бәс кая гавам, хәтта күп имамнар үзләре дә аңламыйлар вә игъраб бинасын да белмиләр. Бикләгән бер гарәпчә хөтбәне атна саен укып чыгу попугай кыланышы кеби адәм көлкесе булудан гыйбарәттер. Чын ихлас илә җыелып килгән, мескен гавамны җомгасыз мәхрүм кую вә бик зур гөнаһтыр. Һич бер әсәрсез укып төшүнең вә агач кеби катып тыңлап торуның Аллаһ кашында һич бер файдасы юклыгы: Киләчәктә бер өммәт булыр, Коръәнне укырлар, бугазларыннан кичмәс“ мәгънәсендә булган хәдис белән дә сабиттыр.

Әхлак китаплары Коръән укуның шарты бары бер — намаз кеби, мәгънәсен исәпләмәк вә әсәрләнмәк диеп бердәм фикердә.

«Ихъйә гулүм» бу дәгъвага «Гафилләрдән булма», «Мине искә алу өчен намаз торгыз», «Ни сөйләгәнегезне белгәнчегә кадәр» аятләре илә дәлил эстәп, бу соңгы аятьтәге исереклекне вәсвәсә вә дөнья уйлары илә исерүдән һәм гафләттән гомуми кылган кебек, әфәндемезнең (галәйһиссәлам): «Кемне намазы бозыклык вә начарлыктан тыймаса — ул Аллаһтан ерагаер гына. Күпме кеше намазыннан ару вә талу гына ала. Кешегә намазыннан аңлаган өлеше генә булыр» дигән сүзләре белән дәлилли вә моннан соң «Аллаһка мөнәҗәт гафләт илә ничек дөрес булсын? Күңелең катнашмаса: безне туры юлдан йөрт, диюдән тел мәшәкатеннән башка нинди файда чыксын? Вә асыл максаты булган күңелне пакьлау бу гафләт илә ничек барлыкка килсен?» дип шәригать исбат иткән бу эшне акыл белән дә беркетә вә иң соңра фәкыйһләрнең: намазга керешү тәкбирен әйткәндә күңелнең уяу булуы җитә дигән сүзләре тышкы яктан хөкем буларак билгеле. Әмма ахирәттә файдасы бармы, аннан эзләнү фәкыйһләр эше түгел, дип ачык әйтмеш вә бу хосуста дәгъва ителгән иҗмәгъны тыеп Суфьян Сәүринең: «Кем намазын бирелеп укымый, намазы бозык була», Хәсәннең: «Калеб катнашмаган намаз җәзага тизрәк җиткерә» дигән сүзләрен күчерә. Хәтта Габделвахид бин Зәеттән: «Кеше намазынның аңлаган өлешеннән генә файдалана дип галимнәр бердәм фикердә» дигән сүзне күчерде.

Менә шуның өчен дә Гали Кариның «Мохтасар»ында һәм „Һидәя“дә искә алынганча Әбү Хәнифә дә гарәпчәдән башка тел илә хөтбә укуны рөхсәт күрмештер. „Һидәя“ имам Әбү Хәнифәнең ике шәкерте сүзенә кире кайтуы (Мәсьәләнең асылында ике шәкерте сүзенә кайтуы риваять ителә) дип, мәсьәләнең асылы, ягъни фарсыча Коръән уку мәтдәсе илә чикләнмеш. „Дөррел-мүнтәка“ исә: „Имам Әгзамның намазга керешү тәкбире фарсыча рөхсәт булу хосусында кире кайтуының чыганагы юк, хәтта “Татархания» бердәм фикер белән рөхсәт ителә ди» дип имам Әгъзамның фарсыча, ә "Җәмигъ-ромуз«ның гомумиләштерүенә күрә татарча да хөтбә укуның дөреслегеннән кайтмавын аңлатмыштыр.

Әбү Хәнифәгә бу мәсьәләдә бик каты каршылык кылганнардан икесе имам Әбү Йосыф илә имам Мөхәммәд була торып, болар бу кайтуны сөйләмичә, фәкать аны имамнан йөз еллап соң барлыкка килгән Әбү Бәкер Рази сөйләмәклеге дә бу кайтуның шөбһәле, хәтта дәлилсез икәнлеген аңлатадыр. Шуның өчен дә „Һидәянең“: „Шуңа таяныла“ дигән сүзе шәрехендә „Гыйнәя“ авторы: „Бөтен галимнәрнең сүзе итеп күренгәнгә күрә“ дип бу тануның фәкать фарсыча Коръән уку дөрес түгеллеккә бердәм фикер хасил булсын өчен кылынмыш нигезсез бер нәрсә икәнлеген күрсәтәдер.

Ничек имам Әгъзам әүвәлге фикереннән кайтсын, хәлбүки бу фикергә дәләләт иткән югарыгы дәлилләр һәммәсе каршылыксыз вә җавапсыз сәламәт калуы кеби болардан башка да бу дәгъваны исбат иткән дәлилләр бик күптер. Имам Әгъзам акылсыз бер ахмак түгелдер. Кем катгый дәлилләр белән исбат ителгән бу фикереннән һич бер чыганаксыз икенче бер фикергә кичсен? Кагыйдәчә мотлакны [4] мотлак көенчә йөртү лязим, әгәр тәкъйидкә[5] дәлил булмаса: фәкыйһләрнең керешү тәкбиренең фарызлыгына дәлил итеп китергән: „Раббысының исемен искә алды һәм намаз укыды“ дигән аять кәримәдәге искә алу да мотлак. Моны гарәпчә илә тәкъйидкә дәлил юк. Бәс, бөекләүне күрсәткән һәрбер сүз илә (теләсә фарсыча, теләсә татарча булсын) керешү тәкбире дөрес булырга тиеш. Керешү тәкбире илә хөтбә арасын аерган кеше юк иде. Бәс бу дәлил буенча, тәкълидчеләрнең үз мәсләкләренә нигезләнеп, татарча хөтбә уку дөрес булып чыгадыр. Хәлбуки, ике имам үзләре дә имам Әгъзам кеби гарәпчәдән башка тел илә иман китерүне, хаҗда тәлбия итүне вә бугазлаган вакытта „бисмилләһ“ әйтүне дөрест күрәләр вә бу дөрестлеген дә максат хасил булганлык өчен дип аңлаталар. Хөтбәне татарча укыган вакытта да максат хасил; бәс гарәп теленнән башка хөтбә укуда дөрес булырга кирәк; хәтта гарәпчә кәлимәи шәһадәт китереп тә, мәгънәсен аңламаган кешенең иманы, факыйһларның һич берсе кашында иман түгел иде. Бәс гарәпчә белмәгән татарларга гарәпчә укылган хөтбәдә мәгънәсе аңлашылмаганлык вә максат булган вәгазь хасил булмаганлыктан хөтбә булмаса кирәк.

Зәтән, „Мәҗмәгүл-әнһүр“нең әйткәне кеби өч имам (Әбү Йосыф, Мөхәммәд һәм Шәфигый) вәгазьне хөтбәдән бер өлеш вә фарыз кыла вә вәгазьсез хөтбә тәмам булмаган кебҗек, җомгасы да дөрес түгел дип торганда, гарәпчә бер сүз дә аңламаган кешеләр каршысында, гарәпчә хөтбәне вә гарәпчә вәгазьне тиеш күрүләре вә бер дә аңлашылмаган бер нәрсәгә вәгазь вә нәсыйхәт исемен бирүләре вә Муса галәйһиссәламнән хикәя кылынып: „Телемнең чөен чиш — сүземне аңласыннар“ дигән аяттән гафил төсле күренүләре вә бу сүзнең мәгънәсе: гарәпләрдән башкаларга вәгазь сөйләү, дөнья вә ахирәт файда бирәчәк нәрсәләрне өйрәт, ләкин алар аңламасыннар, өйрәнмәсеннәр вә гамәл дә кылмасыннар, — дигән сүз булуын игътибарсыз калдырулары, бик артык гаҗәпләнү булачак бер мәсъәләдер.

Чынбарлыкта, вәгазь хөтбәдән бер өлеш яки хөтбәнең үзе булуы тел белгечләренең: хөтбә — вәгазь, кешеләргә аңлату максат булган нәрсәләрне сөйләү мәгънәсендәдер, дигән сүзләреннән аңлашылган кебек, Җәрири тәфсирендә искә алынган күп хәдисләрдән дә вә Нисабури тәфсирендә сөйләнгән хәзрәти Җәбирның: Расүлүллаһның H хөтбәсе хәмде-сәнә һәм вәгазьдән гыйбарәт иде, дип риваятьтән дә бик ачык күренеп торадыр. Хәтта Аллаһ Тәгаләнең: „Әгәр җомга көнне намазга чакырылса Аллаһны искә алуга ашкыныгыз“ дигән сүзендәге искә алудан да Сәгыйд ибн Мөсәййиб, „Тәфсир Хазин“ әйтелгәнчә, имамның вәгазе күздә тотыла дигән. Җәрири тәфсире аңа ияргән.

Димәк ки, хөтбәдә вәгазь вә нәсыйхәт кылу вә дөнья вә ахирәт файда бирәчәк нәрсәләрне гавамга аңлатмак, бу аят буенча җомганың фарызыннандыр. Шуңа нигезләнеп, татарларга үз кирәкләрен бик ачык татарча сөйләп аңлатмыйча торып, җомганың фарызы тәмам түгелдер. Дөрес, тәфсир Казый искә алуны намаз дигән сүзне дә язган. Ләкин аны: „сөйлиләр“ дигән сүз белән аны зәгыйф сүз булуына ишарә кылып язган. Әмма „Тәфсир кәбир“ әйткәнчә, күпчелек каршында вә Әбү Хәнифә каршында да, искә алудан югарыдагы азан, хөтбә азаны булу ишарәсе илә мораддыр. Гали әл-Кари „Мохтасар“ шәрхендә шушыны ук сайлап алган. Чөнки әфәндемез H заманында, җомгада ике азан юк, ялгыз хөтбә алдындагы бер генә азан иде. Әбү Бәкер илә Гомәр дә шул көенчә дәвам иттеләр. Соңра хәзрәт Госман заманында кешеләр күбәйде дә, мәчетнең тышында ике азан илә әмер итте, бу хәдисне Бохари Сәиб бин Йәзидтән риваять кылып язганы кебек, аны Хазин илә Кәшшаф кеби мөфәссирләр дә күчермешләр.Хәтта „Тәфсир кәбир“ бу хөтбә азанының: Безем бу көнге кыйландыгымыз кеби имам алдына килеп түгел, бәлки мәчет ишеге янында укылганын исбатлый.

Инде аңлашылды, бу аяттәге искә алудан имам Әбү Хәнифә кашында хөтбә күздә тотыла. Хөтбәнең телдәге мәгънәсен югарыда белдегез: адәмләргә кирәк нәрсәләрне сөйләп аңлату димәктер. Бәс, җомга хөтбәсе дә гавамга кирәк нәрсәләрне үзләре белгән телдә сөйләп аңлату тиештер. Бәс, имам Әгъзамның: „Хөтбәдән вәгазь ләзем түгел, бәлки Собханаллаһ вәл-хәмдү лилләһ кебек бер җөмлә берлә дә хөтбәнең фарзы табыла“ дигән сүзе тел галимнәренең бердәм фикеренә каршыдыр. Шулай икән, әфәндемез H үзе дә бу зикепр вә бу хөтбәне, вәгазьне тулы бер озын сүз белән тәфсир кылды.

Тәфсир Нисабури хәзрәт Җәбирдан: „Хәзрәт Расүлүллаһ хөтбәсендә хәмд вә сәнә соңында вәгазь вә нәсыйхәт кылыр иде, дигән риваятьне күчергән.

Әгәр вәгазьсез хөтбә дөрес булса иде, рөхсәтне аңлату өчен пәйгамбәребез бер тапкыр булса да, вәгазьне калдырып хөтбә укыр иде. Хәлбуки ул авыру вакытында болай бик мөшкел кувәтсез вакытында, вәгазьне калдырмый уртада утырып хәл җыеп булса да үгет вә нәсыйхәтен тәмам кылды.

Вә “Мишкәтел-мәсабих» һәм Җәбирнең: «Ул хәзрәти H хөтбә укыды исә, күзе кызарыр, тавышы куәтләнер, ачуы көчшер вә гаскәрне алдыннан да, артыннан да дошман басар дип куркыткан кебек — Менә мин килдем, Кыямәт шушы ике бармак кеби генә, дип куркытыр иде» — дигән хәдисне риваять кылды.

Әфәндемез H кеби тугры хәлифәләр дә һич бер хөтбәләрендә вәгазьне ташламадылар. Дөрес, хәзрәти Госман хәлифәлегенең башлангыч чорында минбәргә менеп, әлхәмдү лилләһ, диде, дә калтырый башлады.

— Бәс Әбү Бәкер илә Гомәр бу урында бераз сүзләр сөйли торганнар иде. Сез исә күп сөйләүче имамнан күп эшләүче имамга мохтаҗсыз. Мин дә киләчәктә сезгә хөтбәләр сөйләячәкмен диде дә, төшеп китте вә сәхабәләрдән беркем дә инкяр итмәде, дип риваять кыла.

Менә шушы сүзләр илә вәгазьләр фәкат Аллаһны искә алу илә хөтбә хасил дигән кешеләр дәлил телиләр. Ләкин гозерсез булган вакытта хөтбәдә вәгазьне кую дөрес түгел, әмма монда хәзрәт Госман вәгазьне калтырап калдыру сәбәпле гозерледер. Гозер сәбәпле бер бу гына түгел, бәлки җомгага бару да һәм башка фарызлар да өстән төшә. Хәлбүки, безнең сүз җомга хөтбәсендә иде.

Тәфсир Кәшшаф битләре читендә Әхмәд исә бу хөтбәне җомга хөтбәсе түгел, бәлки хәлифәлеккә керешү хөтбәсе диде. Димәк ки, сәхабәләр шуңа күрә дә инкәр кылмаганнар.

Хәзрәти Госман үзе дә вәгазьсез булганы өчен бу бер-ике сүзен хөтбә димичә, хөтбәләрне соңрак укыячагым димеш. Вәгазьнең хөтбәдән өлеш булуын аңлаткан. Шуның өчен Шәйхзадә дә имам Әбү Хәнифәдән башка имамнар хөтбәсез фарыз җомга дөрес булмаган кебек, хәмд, салават, вәгазь вә тәкъвалык илә вәсыят, Коръәннән берәр аят вә мөэминнәргә догасыз шәргән хөтбә булмый дип иттифак кылдылар.

Ихтимал, кайберләр булыр: вәгазь — Аллаһны искә алу түгел ул, шуңа аяттәге искә алуның тәфсире булган хөтбә вәгазь тиешле түгел, дип әйтерләр. Ләкин Аллаһны искә алуның тәфсире булган хөтбәдә, әфәндемез вә тугры хәлифәләрнең вәгазь сөйләүләре исбат ителгәннән соң бу бәхәсне кылып маташу гәбәс вә бик зур ахмаклыктыр. Шуның өчен дә, тәфсир Кәшшаф хәмд вә салаватны һәм изге дога илә нәсыйхәтне Аллаһны искә алу дип ачык әйтә, вә барча тәфсир галимнәре Аллаһны искә алу вәгазьне дә үз эченә ала димешләр.

Дөрес, әфәндемез H һәм тугры хәлифәләр вәгазьне гарәпчә сөйләгәннәр, ләкин татарларга түгел, гарәпләргә сөйләгәннәр. Әгәр татарларга сөйләсәләр иде, алар безнең кебек бер ятланган гарәпчә хөтбәне бер нәрсә аңлатмыйча укып төшеп ахмаклык кылмаслар, бәлки татарча сөйләп һәрбер максатны аңлатырлар иде. Ул хәзрәт H татарлар арасында килгән тәкъдирдә максаты аңлашылсын, аңлашылмасын, гарәпчә генә сөйләп торыр иде дип әйтергә кем генә батырчылык кылыр икән?

Әгәр һәрбер милләткә хитап гарәпчә тиеш булса иде, Тәүрат илә Инҗил дә гыйбрани түгел, бәлки гарәпчә иңгән булыр вә хәзрәт Муса белән хәзрәт Гыйсә дә вәгазь вә нәсыйхәтләрен гыйбраничә түгел, бәлки гарәпчә кылырлар иде.

Аллаһ Тәгаләнең: «Чынлыкта ул әүвәлгеләр язмасында» дигән сүзе дә Коръәннең мәгънәләре элекке пәйгамбәрләр китапларында барлыгын аңлатадыр. Әлбәттә, моның ул китапларда барлыгы гарәпчә түгел, бәлки башка телдә иде.

Эш болай булганда, гарәпчәдән башка телләр илә хөтбә уку нигә дөрес булмасын? Бәс бу милләтнең галимнәре Бәни Исраил пәйгамбәрләре кеби булганга күрә кайсы тел илә сөйләшә торган халык арасында килсәләр Исламны вә башка дөнья вә ахирәт файда бирәчәк максатларын аларга үз телләрендә сөйләп аңлатуга мәҗбүрләрдер.

Шуның өчен дә Аллаһ Тәгалә хәзрәтләре: «Без һәр илчене дә үз халкы телендә сөйләшүче итеп җибәрдек, аларга аңлатсын өчен» дип илчеләр дәгъвәт кыла торган нәрсәләрне кешеләргә аңлатсыннар өчен кайсы милләт арасында җибәрелгәннәр, шулар телендә сөйләүнең тиешлеген аңлаткан вә икенче бер урында: "Әгәр Коръәнне чит телдә кылсак алар әйтерләр иде: Аятләре аңлатылса иде, дип". Шулар телендә сөйләмәгән вакытта: «Без алар сөйләгән нәрсәләрне аңламадык» дип кешеләрнең акланаячагын бәян итә.

Шулай булгач, кешеләр акланырлык булмасын өчен, без дә татарларга Коръәнне татарча тәрҗемә кылып аңлатмалы, вә вәгазь вә нәсыйхәтне татарча кылмалы.

Менә без шушылай кылсак кына исламның бөтен дөньядан гомуми бер дин икәнлеген исбат итәчәкбез. Юкса бу аятьләр, аңламаган адәмләрнең акланулары кабул булаячагына бик ачык дәлил булып торалар.

Димәк ки, гарәп түгелләргә Коъәнне үз телләрендә аңлату вә Исламга чакырып үз телләрендә вәгазь вә нәсыйхәт кылу, бөек сәхабәләр вә хөрмәтле сәләфләр заманларында ук башланмыштыр. Шуның өчен дә, "«Мохтасар» шәрхе Гали әл-Карида, һәм дә «Мәҗмәгүл-әнһүр»дә гарәпчәдән башка тел илә иман китерү, хаҗда тәлбия итү вә чалганда бисмилләһ укуны имам Әгъзам кебек ике имам каршында да бердәм рөхсәт диелә.

Инде иман кеби иң зарури бер эш татарча дөрес булгачтан, фәкать аның тармагы булган хөтбә нигә дөрес булмасын.

Дөрес, сәхабәләр яулап алган җирләрдә гарәпчә хөтбәләр укыганнар, ләкин башка тел белмәгәнгә күрә гозерләре булган. Соңра үз хаҗәтләрен җирле халыкка тәрҗемәчеләр аркылы аңлатканнар. Юкса, болар җирле халыкка аларның үз телләрендә хөтбә сөйләүдән бер дә чирканмаганнар. Аннан чиркану кая, хәтта болар Шамны яулап алгач, мәхкәмә язуларын шулай румча язып йөртмешләрдер, хәтта боларның гарәпчәдән хәбәрсез халыкларга гарәпчә хөтбә укулары исбатланмаган да, әгәр бер кеше исбатланганын дәгъва кылса, тарих илә исбат итсен. Бәлки тарих илә исбат булган нәрсә — фәкать боларның үз гаскәрләрен — гарәпләргә гарәпчә хөтбә укыганнар. Юкса, алар халыкка бер нәрсәне аңлатыйм дип теләгәч, үзләре халык аңламаган бер телдә хөтбә укудан вә бу зур ахмаклыкны кылудан пакь вә бик ерактыр.

Хәлбуки, әгәр әфәндемез галәйһиссәлам илә мөхтәрәм сәхабәләрнең гарәпчә хөтбә уку һәм вәгазь нәсыйхәт кылуларыннан без татарлар да хөтбә вәгазьне гарәпчә уку тиеш килсә, ул мөбарәк затлар иманны да гарәпчә өйрәтәләр вә тәлбияне дә гарәпчә укыйлыр иде.

Бәс, бездә дә иманны гарәпчә өйрәтү вә тәлбияне дә гарәпчә әйтү тиеш булса кирәк. Хәлбуки, болай бердәм фикер белән тиеш түгел, киресенчә, тиеш булганы капма-каршы, һәркемгә иман вә исламны аңлау үз телендә аңлап иман китерү тиеш.

Шула иман вә исламга юл булып торган вәгазь вә нәсыйхәт тә вә кешеләрнең калепләрен йомшарта вә Аллаһның газабыннан куркыта, уку-укытуга кызыктыра вә берләшү вә бердәмлеккә чакыра торган хөтбәдә, халыкның үзләре аңлаган телдә булулары тиештер.

Хәтта әхлак галимнәречә: безнең хөтбәдәге догабыз да гарәпчә түгел, бәлки татарча булмак тиештер. Чөнки алар бердәм фикердә — доганың шарты әсәрләнү. Кешеләр үзләре аңламаган сүзләр илә ничек әсәрләнсен вә ничек Аллаһка ихлас күңеле илә тәүбә кылсын?

Ихтимал, кайберәүләр булыр: «Сез татарча хөтбә укып „Һидәя“нең: „Ике хөтбә кыла, арасын утыру белән өзә“, дигән сүзенә каршы төшәсез» — дип, бәхәсләшеп маташкан булырлар, ләкин татарча уку ике хөтбә арасында утырырга бер дә каршы түгел, бер адәм булыр, татарча ике хөтбә укыр да, талчыгыр, арада бераз утырып ял итәр.хәлбуки, ике хөтбә арасында утыру белән "Һидәя" әйткәнчә гадәт булып барсын, ләкин Гайни Бохариның «Сахих»ына язган шәрехендә: «Бу утыруны Шәфигыйдан башка ваҗиб дигән кеше юк, бәлки кайберләрчә сөннәт, кайберләрчә мөстәхәб вә аны калдыруда һич бер зарар юк. Хәтта кайберләренчә махсус бер тәнәфес диелсә, аяк өсте бераз тик тору илә дә булсын», дип ачык әйтә вә моннан соң: "«Күпчек каршында бер хөтбә сөйләү дә җитә, бу Мәлик, Әбү Хәнифә, Әүзәгый, Исхак бин Раһәвәйһ һәм Әби Сәүр ибн Мунзир сүзләре һәм имам Әхмәттән риваять кылына», дигән сүзне язмыштыр.

Инде бу кадәр сөйләнгән дәлилләрдән аңлашылды ки, безнең бу заманда фәкать кием сәбәпле галимнәр хисабында йөртелгән кешеләребездән кайберсенең татарча хөтбә укыган кайберләребезнең хәлләренә ачуланып язулары бик урынсыз вә үзе борчылуга лаеклы бер хәлдер.

Әгәр уйлап каралса, борчылу татарча хөтбәне укып хак вәгазьне җиренә җиткергән кешенең хәленә түгел, бәлки ятлаган гарәпчә бер хөтбәсен укып, гавамга һич бер нәрсә аңлатмыйча, өч имам каршында сөннәт булган вәгазьне калдырган кешенең хәленә тиештер.

Димәк ки, вәгазьсез хөтбә өч имам каршында хөтбә түгел, имам Әбү Хәнифә каршында хөтбә булса да, вәгазьне калдырган өчен укучы гөнаһлыдыр. Агач, таш, сарык-сыерга каршы ни кадәр сөйләнеп торсаң да вәгазь тыңламыйча, мәҗнүнлек вә ахмаклык саналган кебек гарәпчәдән бер хәбәрсез гавам каршысында: «Усыйкүм битәкъваЛлаһ» дип гарәпчә хөтбә укып маташу да вәгазь вә нәсыйхәт түгел бәлки ахмаклык вә юләрлек.

Шуңа нигезләнеп, безнең гавамыбыз каршысында татарча вәгазь сөйләмичә фәкать гарәпчә хөтбә укып төшеп китү өч имам сүзе буенча харам вә Әбү Хәнифә сүзе буенча начарлыктыр.

Дөрес, мин боларның бу сүзгә каршы: Без хөтбәдә укылган нәрсәләрне җомгадан соң татарча сөйләп кешеләргә аңлатабыз һәм вәгазь вә нәсыйхәт кылабыз, дип әйтәчәкләрен бик беләм. Минем үземә дә моны югарыдагы дәлилләр илә тәмам кысылып җиткәннән соң әйткәннәре бар. Ләкин безнең сүз җомга соңындагы түгел, ә җомга хөтбәсендәге вәгазь вә нәсыйхәттер. Менә шушы вәгазь өч имам каршында фарыз вә Әбү Хәнифә каршында сөннәт иде. Бәс, сез җомга соңындагы татарча вәгазегез илә дә (файдасын кире какмыйбыз, файдалы да булсын, ләкин үзегез иярергә тиеш күргән имамнар каршында һаман) харам яки начарлыктан чыкмыйсыз. Хәлбуки мин күргән муллалардан укыган хөтбәсендәге сүзләрне җомга соңында гавамга татарча аңлатып мәшәкатьләнгәне уннан берсе бармы икән?

Бәс, сезнең үзегезчә дә уннан тугызыгыз һаман харамлык яки начарлыктан чыкмады. Кяшки, әгәр сез бу начарлыктан котылыр өчен татарча хөтбә уку мәшәкатьләрен өсләренә алган кайберләребезгә сүз әйтеп юк белән маташканчы үзегезнең бу хаталарыгызны вә муллалык вазыйфаларыгызны начар куллануны бетерергә керешсәгез иде, бәлки Аллаһ кашында иске гөнаһларыгыз җуелыр иде.сез хзегез бер дә хөтбә укымыйча вә җомганың башында һәм ахырында вәгазь әйтмичә эш бетергән вә шулай була торып та үзе татарча вәгазь сөйләүне харамга санаган вә өч мәртәбә Әлхәмдүлилләһ илә бутен фарызларын, сөннәтләрен бетердем дип ышанып, бик күп имамларның хәлләрен бер дә тикшермисез вә имам Әгъзам каршында сөннәтне калдырып начарлык эшләгәннәрен бер дә уйламыйсыз.

Әмма татарча хөтбә укыган кешеләребезнең өч тапкыр Әлхәмдүлилләһ кенә түгел, бәлки әлхәмдүлилләһи раббилгаләмин, вәссаләтү вәссәламү галә расүлиһи Мөхәммәдин вә галә әлиһи вә сахбиһи әҗмәгыйн. Дип хәмд янына гарәпчә салават әйтүләренә дә күз йомасыз, бик мәгълүм: максатыгыз хаклык түгел, бәлки шәригать исеме илә ялганнап, гавамны теләүдер.

Юкса, бик беләсез, безнең ошбу гарәпчә хәмед вә салаватыбыз белән сез мөкаллидләрчә хөтбә тәмам булды, моннан соңгы татарча вәгазь вә нәсыйхәтебез хөтбәдән тыш булган ялгыз бер яхшылыкка боерудыр.

«Фәтәви һиндия», «Фәтхел-кадир»дан күчереп: «Хөтбә сөйләүченең хөтбәдә булганда сөйләшүе мәкрүһ, ләкин яхшылыкка боеру булса — рөхсәттер», — димешләр. Хәтта «Сахихел-Бохари»: "Әфәндемез галәйһиссәлам" хөтбәдә вакыт бер адәм яңгыр өчен дога үтенде вә пәйгамбәребез дә дога кылып яңгыр яуды" — дигән мәгънәдәге бер хәдисне терки.

«Гул мәсъәләсенең» (минбәр мәсъәләсе) хәзрәти Галидән хөтбә халендә соралганлыгы вә ул да инкяр кылмыйча хөтбә арасында җавап биреп китүе мирас бүлү гыйлемен укыган һәрбер адәмгә мәгълүм бер мәсъәләдер.

«Татарча хөтбә уку дөрес түгел», — дигән кешеләрнең имам Әгъзамнан күчереп: «Хөтбә белән намаз арасында сөйләшү мәкруһ» дигән сүзләрен бу югарыдагы хәдисдләр кире каккан кебек, Касталәнинең хәзрәти Гомәрдән: "Җомга намазы ике рәкәгать илә тәмам, киметү түгел, моны хөрмәтле пәйгамбәр үзе сөйләде", — дип күчергән сүзе дә кире кага.

«Фәтәви һиндия» һәм ике имам каршында минбәргә менгәч хөтбәгә ябышканга кадәр вә хөтбәдән соң намазга керешкәнче сөйләшүдә зарар юк («Кяфи»дә шулай). Теләсә кеше сүзе булсын, теләсә сәлам кайтару булсын ("Әс-сираҗ әл-ваһһаҗ«да кебек) дип билгелиләр.

Бу тәкълидчеләрнең гавамны котырта торган тагы бер сүзләре бар: „Бу татарча хөтбә укучылар акрын-акрын Коръәнне дә татарча укый башларлар, шулай итеп отыры асатланыр, җиңеләер, дин бетәр“. Менә болар шушы сүзләр белән халыкны өркетәләр вә хөтбәне гүя Коръән кебек хисаплыйлар.

Хәлбуки, Коръән Аллаһ сүзе, сүзләре дә могҗиза булганлыктан ихтимал аны аңламыйча укыган вә тыңлаган тәкъдирдә дә азрак файда булса булыр. Әмма ялгыш-ялгыш тәртип ителгән һәм кем тәртип иткәнлеге бөтенләй беленмәгән бер хөтбәне укып чыгуда я тыңлап торуда аз гына булса да бер файда табылу ихтималы юктыр.

Фәкать гомер уздыру, вә мулланың тавышы ыспай булса гавам моңланып утыру вә күбесе йоклап ял итү вә мулланы безнең мулланың тавышы кубыз кеби дип мактау кадәресе булса булыр.

Хәлбуки, имам Суютый „Иткан“да Аллаһ Тәгаләне „Коръәнне сузып укы“ дигән сүзе белән Коръәнне дә фикерләү өчен акрын укуның сөннәтлегенә дәлил иткән вә укыган вакытта фикерләүне сөннәт дигәндер. „Коръән укудан иң зур максат вә иң зур таләп шул фикерләүдер. Фикерләү белән воҗданар тазара вә калебләр нурланадыр“, — дигәннән соң бу сөннәтлекне: „Без сиңа иңдергән китап мөбарәк, аның аятләре өстендә фикерләсеннәр өчен һәм акыл ияләре исләренә төшерсен өчен“, „Коръән аятьләре хакында уйланмыйлармы — әгәр Аллаһтан булмаса анда бик күп каршылыклар табар иделәр“, — дигән аятьләр илә исбат итә вә фикерләү вә уйлануның сыйфатын: авызы укыган нәрсәнең мәгънәсен калбенә китереп һәрбер аятьнең мәгънәсен белер, әмер-тыюларын исәпләп хаклыгын игътикад кылыр. Әгәр электән кимчелек китергән булса — гафу вә кичерү сорар. Рәхимлелек турында аятьләр укыса шатланыр, сорар. Газап турында аятьләргә ирешсә — куркыр, сыеныр. Пакьлау аятьләрен укыса — Аллаһна пакьлар, олуглар. Дога турында аятьләр укыса –ялыныр, таләп итәр, дип бәян кылганнан соң, әфәндемез укуы хакында бик күп хәдисләр риваять итә вә иң соңында: Әй Коръән әһелләре! Коръәнне хак уку белән көне-төне укыгыз, аны таратыгыз, анда булган нәрсәләр хакында уйланыгыз — шаять, уңышка ирешерсез.

Гает хөтбәләренең татарча язылганнары булганда сез аннан карап бик асат укып чыгасыз да, ансы дөрес дисез. Әгәр җомга хөтбәләренең дә татарча язылганнары булса иде, ул вакыт тәртип-фәлән илә мәшәкатьләнәсе булмаганлыктан, сез дә аны могаен дөрес дияр идегез.

Бер ятлаган гарәпчә хөтбәне шатырдап укып чыгу бик асат, әмма атна саен минбәргә менеп заманга туры килердәй вә кешеләргә дөнья вә ахирәт файда бирәчәк татарча вәгазь сөйләп төшү, ансы бик уен нәрсә түгел, киресенчә байтак кына авыр нәрсә…

Инде ни булса булды, язылды, каләм кипте, эш бетте. Хәтеребезгә килгән шәргый вә гакли дәлилләр сөйләнде. Ихтимал безшә каршы бәхәсләшергә керешкән адәмнәр дә булгалар, ләкин сукыр тәкълид тарафдарлары дәлилләребезгә каршы күз йомып фәлән әйткән, төгән әйткән дип кычкырыша тотынсалар бездән җавап көтмәсеннәр. Алар илә баш авырттырырга бер дә вакытымыз юк, безнең белән бәхәсләшәячәк кеше дәлил кешесе, сүзе дәлил булсын, менә шул вакыт, инсафлылык шарты илә без аның белән бәрабәр һәрбер эзләнү ишегенә керергә әзербез.

Габдулла Бубый 1908 15 сентябрь».

Йомгак

Вәгазьне татарча сөйләү татар теле, татар риторикасы үсешенең бер юнәлеше булып тора. Мәдрәсәләрдә, дини уку йортларында да, вәгазь, хөтбә сөйләү серләре махсус дәресләрдә өйрәнелә.

[1] Бертуган Бубыйлар һəм Иж-Бубый мəдрəсəсе: Тарихи-документаль җыентык. –. Казан: Рухият, 1999. — 40 б.

[2] Рөхсәтлек презумпциясе

[3] Дини чыганаклар

[4] Ирекле

[5] Бәйле

Руслан Хабибуллин
Справка

Руслан Хабибуллин — казанский историк.

Образование: КФУ, Институт социально-философских наук и массовых коммуникаций (2016 год)

ГАБДУЛЛА БУБИ

Буби (Нигматуллин) Габдулла Габдулгаллямович родился 9 ноября 1871 года в д. Иж-Буби Сарапульского уезда Вятской губернии (ныне — Агрызский р-н РТ) в семье муллы и мударриса Габдулгалляма Нигматулловича Нигматуллина (1834-1903). Взросление его пришлось на 80-е годы, когда реалии второй половины XIX века требовали нового осмысления эпохи. Образование Г.Буби получил в медресе своего отца. «Хотя наше старое медресе и не пользовалось славой на стороне, — вспоминал он, — в нем обучали всему, чему учили в знаменитых в то время медресе Тюнтер, Кышкар, Казани. Даже толкование Корана и хадисы, чему в тех медресе не обучали или обучали очень мало и лишь летом во время каникул, было внесено в число уроков нашего медресе.

В формировании и развитии мировоззрения человека первостепенное значение имеют среда, близкое окружение, воспитание. Особая атмосфера уважения к знанию и книгам, царившая в семье, окружала мальчика с детства. Истинным образцом служения знаниям и просвещению были для него родители — Бадрельбанат абыстай и Габдулгаллям хазрат, а также дядя Габдулла, младший брат отца, мударрис знаменитого тогда медресе Стерлибаш. Значительную роль в духовном становлении Г.Буби сыграл его родной брат Губайдулла, который был старше Габдуллы почти на шесть лет. Под их влиянием он рано пристрастился к чтению, много и увлеченно читал. Особенно большое воздействие на него оказали произведения Шигабутдина Марджани, Каюма Насыри, и, конечно же, газета „Тарджеман“ И.Гаспринского, идеи которого в сравнительно короткий срок начали завоевывать умы. „Его газета издавалась один-два раза в неделю в небольшом формате и в небольшом количестве экземпляров, но действие, производимое этим маленьким листком, было в тысячу раз важнее русского “Нового Времени» или какого-нибудь английского гиганта, вроде «Таймса», — подчеркивал Дж.Валиди. — Прошло несколько лет, и уже плоды его усердной работы вырастали на его глазах. Под влиянием «Тарджемана» открывались в разных концах России масса новых школ, много благотворительных учреждений, начиналась литературная деятельность. Мусульмане России посредством «Тарджемана» ознакомлялись и сообщались друг с другом и осведомлялись о том, что совершается во всем культурном мире. Газета побуждала иных к совершенствованию своих знаний, иных к общественной работе, а иных к литературной, иных к педагогической деятельности, и не прошло десятка лет, как Гаспринский нашел себе сотни сторонников, которые развивали и распространяли идеи великого учителя".

Всю жизнь Г.Буби занимался самообразованием, изучал труды арабских просветителей-гуманистов Мухаммеда Абдо, Абдуррахмана ал-Кавакиби, Касима Амина, турецких реформаторов-идеологов «новых османов» Намыка Кямала, Зии-бея, Ахмеда Мидхата (Мидхата-паши) и других. Через их произведения он воспринял идеи французских просветителей Руссо, Монтескье, Вольтера, а воплощение этих идей стало смыслом его жизни.

Еще будучи шакирдом, Г.Буби стал помогать отцу в медресе, постигая таким образом искусство обучения. Тогда же написал несколько комментариев к классическим арабским учебникам богословия, в которых критиковал старых авторов. Затем увлекся сравнительным изучением религий, написал несколько работ, посвященных критическому анализу христианства.

В 1895 году Г.Буби, ставший к этому времени горячим сторонником и последователем И.Гаспринского, стал указным муллой и с благословения отца приступил к реорганизации иж-бубинского медресе. Он отправил одного из своих шакирдов, М.Ф.Галимова, в Бахчисарай к И.Гаспринскому для обучения новому методу (ысуле джадид) и на деньги купца М.Ахметзянова построил здание для начальной джадидской школы из четырех больших комнат (для четырех классов), снабдив их настоящими партами, классными досками и другим оборудованием (чего никогда не было в старых мусульманских школах). Осенью того же года из Стамбула, завершив учебу в передовом турецком учебном заведении «Мектебе мулькиеи шахане», вернулся его старший брат Губайдулла, и Габдулгаллям хазрет полностью передал медресе в ведение братьев и впоследствии ни разу не усомнился в правильности своего решения.

Главным организатором, душой и вдохновителем создания в Иж-Буби очага просвещения, подобного которому не было в то время не только у татар, но, пожалуй, и во всем мусульманском мире, был Габдулла Буби. Но не только братья, а и их жены Насима и Хуснифатима и сестра Мухлиса самозабвенно отдались делу просвещения, А родители своим авторитетом всецело поддержали их начинания. Вспоминая о родителях, Габдулла Буби неоднократно подчеркивал, что ни одно из их с братом начинаний не было бы реализовано, если бы они не ощущали постоянную их поддержку и одобрение.

Постепенно отказываясь от старых книг и приучая шакирдов к новым порядкам, семейство Буби к 1902 году создало комплекс мужской и женской средних школ, где наряду с глубоким изучением богословия давалось и широкое светское образование. Но и в дальнейшем, подвижнически служа высоким просветительским целям, Буби продолжали совершенствовать учебные программы, вводить новые предметы, открывать новые классы. Так, с 1903 года было введено преподавание русского языка, в 1905-1907 годах Буби добились от Сарапульского уездного земства открытия одноклассной женской и двуклассной мужской русско-татарских школ, разрешения выдавать свидетельства с правом преподавания в начальных татарских школах. В Иж-Буби за знаниями потянулась молодежь со всех уголков России — из Казани и Оренбурга, Москвы и Иркутска, Уфы и Ташкента…

Росту популярности медресе Буби способствовало и то, что Габдулла Буби всегда сочетал практическую работу с теоретическим обоснованием и пропагандой своих взглядов. На рубеже XIX-XX веков он выступил с целым рядом публицистических произведений. Особую известность получили его философско-полемические очерки «Хакыйкать, яхуд тугрылык» («Истина, или верность»), семь частей которых были опубликованы в Казани в 1904-1906 годах. Остальные (до 1910 г. Г.Буби написал более двадцати очерков под этим названием) после того, как восьмая часть сразу же после издания была запрещена казанским губернатором, широко распространялись среди молодежи в списках.

Раздумывая о судьбах своего народа, Г.Буби приходит к выводу, что действенным средством преодоления его отсталости явится возврат к первоначальному исламу, очищение его от позднейших наслоений.

Как и Ш.Марджани, он считал ислам идеологией, наиболее отвечающей принципам равенства и братства между людьми, отвергающей социальную несправедливость. Вслед за каирским философом М.Абдо он утверждал, что ислам первый из религий обратился к разуму. Именно потому первоначальный, истинный, чистый ислам является, по его мнению, вечной и самой высшей религией, дающей возможность для развития всех естественных потребностей человека. Рационализм Г.Буби был направлен против косности традиционного мышления, против некритического подхода к средневековой интерпретации мусульманского вероучения. «Здесь имеет место не только отречение от старой схоластики, не только стремление к чистому и честному пониманию ислама, но и тенденция к полному примирению ислама с современной европейской культурой… Коран толковался по самой новой моде: его аятам придавались самые невероятные значения в целях осуществления идей нового времени… Он приводил в изумление молодежь, у которой только-только начала пробуждаться мысль, своей смелостью в религиозных вопросах. Не знаю, было ли другое произведение, так способствовавшее потере авторитета ортодоксального духовенства и крушению старых медресе? Многие из приехавших в Буби учиться, и я в том числе, были лица, прочитавшие „Хакыйкать“ и стремившиеся услышать эти мысли из уст самого автора» — писал татарский литературовед Дж. Валиди, сам окончивший это медресе.

Сведя в одну таблицу изучаемые в медресе Буби предметы и учебные дисциплины российских государственных средних учебных заведений — мужской гимназии (по учебному плану 1914 г.), реальных училищ, рассчитанных «на удовлетворение образовательных потребностей средних городских слоев населения», Казанской татарской учительской школы (КТУШ), готовившей учителей для русско-татарских школ, и одной из лучших турецких гимназий «Султания», мы сможем воочию увидеть достижения создателей нового для татар учебного заведения. Составленная нами таблица показывает также, как менялось соотношение общего количества недельных часов по предметам в разные годы реорганизации медресе.

В 1910 году известный исламовед Н.А.Бобровников в своей «Записке по вопросу о распространении русского образования среди туземного населения русских владений в Средней Азии» анализирует учебный план медресе Иж-Буби, взятый им из татарской периодики. Он разделил преподаваемые в медресе дисциплины на предметы светские (189 уроков в неделю в восьми классах) и религиозные (24 урока). При этом в число последних он почему-то внес и этику с психологией. По-видимому, здесь сыграл свою роль консерватизм мышления исламоведа — в старых медресе, естественно, речь шла бы о религиозной этике, тогда как в Буби изучалась наука об общечеловеческих, в том числе и мусульманских ценностях. Дело в том, что изменения в медресе Иж-Буби не ограничивались только введением светских предметов в программу обучения, что само по себе было уже проявлением большого мужества. Изменилось содержание обучения: даже религиозные предметы, очищенные от схоластики, зазвучали по-новому.

Н.А.Бобровников и сам обращал на это внимание: «Одного взгляда на эту таблицу достаточно, чтобы убедиться, что времена неподвижности и косности медресе миновали. При 24 уроках в неделю по религии медресе уже не может являться рассадником мусульманского фанатизма. Оно является рассадником чего-то нового, к сожалению, нам мало известного, но, несомненно, для массы народа обаятельного. Бросающиеся в глаза педагогические недочеты этой программы, а равно несомненные недостатки преподавания большого значения иметь не могут, так как медресе, как свободные школы, могут постепенно совершенствовать и то, и другое, руководствуясь опытом. По типу медресе Буби реформируются медресе Европейской России, и за ними, несомненно, и часть медресе Средней Азии».

Как показывает наша таблица, достижения братьев Буби еще более отчетливо видны при сравнении программы медресе с учебными планами государственных школ России и Турции. По объему изучаемых предметов медресе Иж-Буби вполне сравнимо с гимназиями как России, так и Турции, а по разнообразию даже превосходит русские учебные заведения. Исходя из этого, можно сделать вывод, что очаг просвещения в Иж-Буби к 1910 году вступил в стадию зрелости.

Слава медресе и яркая публицистика Г.Буби обратили на себя внимание царской администрации, результатом чего стали разгром медресе, обыски и аресты. В ночь на 30 января 1911 года в Иж-Буби нагрянули жандармский ротмистр с сотней конных стражников. Обыск-погром, всколыхнувший все татарское общество, продолжался три дня. Братьев Буби и учителей мужского медресе отправили в сарапульскую тюрьму. Материалы следствия составили более десятка томов. Братьям, просидевшим в тюрьме 16 месяцев, были предъявлены обвинения по трем статьям, однако суд, состоявшийся в Сарапуле 28 мая 1912 года, признал Буби виновными лишь по ст. 132 Уголовного уложения о неуважении к властям и распространении литературы бунтовщического характера. Речь шла об очерках «Хакыйкать», в частности, их восьмой и девятой частях, в которых и были усмотрены антиправительственные выпады автора. Г.Буби был приговорен к шести месяцам тюремного заключения.

После освобождения он уехал в г.Кульджу (Китайский Туркестан), где создал женскую учительскую семинарию, стремясь подготовить как можно больше учительниц. Г.Буби полагал, что быстрый прогресс татарского народа возможен только при предоставлении женщинам широких прав и при серьезной постановке их образования: «Нация, половина которой содержится взаперти, ничем не отличается от наполовину парализованного человека». Первым и наиважнейшим шагом на пути обеспечения свободы народа является, по его мнению, просвещение: «Без основательных знаний и просвещения невозможно узнать болезни нации и по-настоящему лечить их».

В связи с этим интересны и размышления Г.Буби о природе деспотизма во всех проявлениях. Он был твердо убежден, что народ может и должен добиваться своей свободы и победы над деспотизмом. Да, невежественный народ — «пища деспота и его сила». Но если деспот лишается поддержки народа, он теряет почву под ногами. Следовательно, для уничтожения деспотизма и возможности его возрождения нужно, чтобы в умах всего народа созрел сознательный протест против тирании, возникло понимание гибельности деспотического режима. А этого можно достигнуть лишь путем приобщения народа к науке. Между деспотизмом и наукой, считает мыслитель, идет непрекращающаяся борьба. Но не всякая наука может убедить народ, что «свобода дороже жизни», и показать ему «величие и права личности, пути сохранения их и освобождения от гнета, прелести и пользу свободы и равенства». Лишь науки об обществе «рассеивают облака, выпускают солнце, воспламеняют сердца, расширяют умы, доказывают человеку, что он человек, показывают народу его права и угнетенность под деспотизмом, учат народ путям достижения и сохранения своих прав». Поэтому, считал Г.Буби, «российское правительство в то время, как дает полную свободу нашим старым религиозным школам, закрывает наши новые дома науки, будящие сознание и мысль, изгоняет наших руководителей школ, пытается погасить знания и просвещение, соответствующие времени и начавшие распространяться среди нас».

Г.Буби верил, что падение деспотизма в России близко: «Если в результате этой войны в России наступит свобода — наступит наверняка, — писал он брату осенью 1914 года, — если нам будет дана свобода открывать школы — обязательно будет дана, если найдется возможность открыть школы Буби — несомненно, найдется, — тогда я здесь не останусь ни дня, возвращусь».

Свержение царизма он встретил восторженно. Как и многие представители интеллигенции, Г.Буби верил в светлое будущее татарского народа в свободной России и 1 мая 1917 года двинулся на родину. По пути его всюду встречали как национального героя, приглашали на работу, делились планами. В период коренных общественно-политических изменений, гражданской войны, голода, искренне веря в наступление новой эры, он, несмотря на болезнь, с головой окунулся в свое любимое дело — просвещение народа. 1917-18 учебный год он проработал в женской учительской семинарии Яушевых в Троицке. Летом 1918 года вернулся в Иж-Буби и начал восстанавливать школу. Он считал, что «полупролетарское сельское мусульманское духовенство не имеет права во время революции оставаться в стороне», и в меру сил и своим авторитетом помогал бывшим ученикам строить новую жизнь.

Летом 1919 года, сразу после установления советской власти в регионе, он организовал в Иж-Буби летние учительские курсы, явился одним из руководителей съездов духовенства и интеллигенции пяти уездов (Сарапульского, Елабужского, Бирского, Бардымского, Осинского) в поддержку молодой советской власти. При его активном участии в Иж-Буби возникла школа второй ступени, где он преподавал до конца своей жизни.

7 февраля 1922 года Габдулла Буби скончался от туберкулеза и был похоронен в Иж-Буби. Учитывая его заслуги, Советское правительство назначило его жене Хуснифатиме персональную пенсию. Его именем была названа одна из улиц Казани в районе Черного озера (это решение было отменено в 30-е гг., когда Г.Буби был признан лидером панисламизма и пантюркизма). И только с началом перестройки стало возможным вернуть доброе имя Буби. В Иж-Буби создан музей, проводятся научно-практические конференции.

Вниманию читателей предлагается отрывок «Деспотизм и знания» из большого философского трактата Г.Буби «Женщины», рукопись которой хранится в отделе рукописей и редких книг Научной библиотеки им. Н.И.Лобачевского. Название отрывка дано самим автором. В конце публикации дан словарь использованных в тексте арабских и персидских заимствований, широко употреблявшихся тогда в научной литературе, но непонятных современному татарскому читателю.

Опубликовано в журнале «Гасырлар авазы. Эхо веков»

Новости партнеров