«Алтын чәчәк», «Ашаган белми, тураган белә» hәм «кыш якын»: 2016 ел нинди сүзләр белән истә калган?

Слова и фразы 2016 года на татарском языке по версии «Реального времени» (татарча/русча)


«Алтын чәчәк», «Ашаган белми, тураган белә» hәм «кыш якын»: 2016 ел нинди сүзләр белән истә калган?

«Реальное время» публикует татарскую подборку слов, которые были популярны в 2016 году. Если какие-то из них появились благодаря политикам и общественным деятелям, другие ввели татарские артисты, снимающие затейливые клипы и создающие пародии. Статья написана на двух государственных языках республики.

  1. «Ашаган белми, тураган белә»

    «Ашаган белми, тураган белә», — бу татар мәкален кулланып Рөстәм Миңнеханов Русия финанслар министры Антон Силуановка Татарстанныңпозициясен аңлатырга тырышты. Дискуссиянең төп темасы – Русия субъектларына тиешле дотацияләр – иде. Миңнеханов кайбер төбәкләрнең федераль үзәктән килгән субсидияләрне куллануы, шул ук вакытта алдынгы субъектларының акчадан колак кагуы турында сөйләде.
  2. «Кыш якын» — кырыс яңгырый

    2016 елны тәрҗемәчеләр елы дип тә атарга мөмкин: күптән түгел «Беречне студио» берләшмәсе «Тәхетләр уены» сериалының татарча трейлерын күрсәтте. Дейнерис Таргариан татарча Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Калимуллина тавышы белән сәйләшер дип көтелә.

    Эксперт Александр Галкин әйтуенчә, «Тәхетләр уенының» трейлеры татар теленә уңышлы тәрҗемә ителгән. Аеруча аның хәтеренә «Кыш якын» фразасы кереп калган. Бу фильмда кыш ел фасылы түгел, ә глобаль катастрофа символы булып тора, Winter is coming фразасының татарча яңгырашы аеруча каты һәм кырыс булып яңгырый, дип саный ул.
  3. Ике телдә

    «Сәйран», — «Савиново» сәүдә йортында урнашкан «Карусель» кибетендәге элмә такталарда «пикник» сүзен татар теленә нәкъ менә шулай тәрҗемә иткәннәр. «Домашний уют» сүзтезмәсенә килгәндә, ул «Өй яме»нә әйләнгән.

    Әйтергә кирәк, эләмә такталарын татар теленә тәрҗемә итү өчен татар активистлары бик күп көч куя, һәм кайбер вакытта бу эшчәнлек дискуссияләргә дә китерә. Мәсәслән, журналист Римма Бикмөхәммәтова узенең интервьюсында, ничек итеп ИКЕА хуҗасы Ингвард Кампрадка инглиз һәм швед телләрендә хат язуы турында сөйләгән иде. Үзенең мөрәҗәгатендә Бикмөхәммәтова Казандагы ИКЕАда элмәләрне татар теленә тәрҗемә итү турныда сораган. Журналист сүзләренчә, нәтиҗәне озак көтәргә туры килмәгән – бер ай дәвамында кибеттә ике телле элмә такталары барлыкка килгән.

    Шуңа да карамастан казан ИКЕАсының җитәкчәсе Лиана Сиразетдинова такталарны татар теленә тәрҗемә итү эше бер ел элек башкарылган һәм ул сәүдә үзәгенең үз инициативасы белән бөйле дип белдерә.


  4. «Абау» «Инде»!

    2016 елның башы Татарстан медиа-киңлегендә яңа проект барлыкка килү белән билгеләнеп үтте. Интернет-ресур рус телендә эшләүгә карамастан, ул «Инде» дип атала. Әйтергә кирәк, басмага кисәкчә исемен бирү идеясы соңрак барлыкка килгән – башта аны «Рух» дип атарга уйлаганнар. Ләкин соңрак бу нияттән баш тартырга туры килгән, чөнки шул ук исемне 80-ные еллар азагында барлыкка килгән украин милләтчеләр партиясие дә йөртә.

    «Инде»дә чыккан беренче материалларның берсе шулай ук укучыларның хәтерендә калгандыр. «Республика һәм империя» дип аталган мәкаләдә Татарстан түрәләре «Йолдыз сугышлары» фильмына кагылган сорауларга җавап бирә. Фотосүрәтләр аерым игътибарга лаек – мәсәлән, аларның берсендә Татарстанның икътисад министры Артем Здунов лазерлы кылыч тотып төшә.

    Ел дәвамында «Инде» берничә мәртәбә гаугалы дискуссияләр үзәгендә дә булып өлгерде. Мисал өчен, куптән түгел «Инде» битләрендә Казан дизайнераның кышкы сезон өчен тегелгән киемнәре турында мәкалә чыкты. Бер карасаң, бер кызыклы материал, ләкин модельләр арасына «Сухая река» дип аталган бренд астында тегелгән «свитшотлар» (кызык, бу сүзне татар теленә ничек тәрҗемә итеп була икән?) да кергән. Бу бренд оештырылган җинаятьчел оешмалар символикасы төшерелгән кием-салым тегү белән шөгылләнә. Әйтергә кирәк, мондый свитшотлар киеп йөрү идеясы барлык укучылар да яклап чыкмады. Ни дисәң дә, 90-нчы еллардагы канлы «разборкалар» әле күпләрнең хәтерендә сакланган.

    Кием-салым темасына килгәндә, 2016 елда популярлашкан тагын бер бренд «Абау» дип атала. Ул «Күбәләк», «Бабай», «Өчпочмак» һәм башка киң таралган, башка милләт кешеләренә дә аңлаешлы татар сүзләре язылган свитшотлар сату белән шөгылләнә. Шунсы кызык, соңгы вакытта яңа проектларга кисәкчә яки ымлык исемен бирү нигәдер модага кереп китте. Бер караганда, бәлки бу яхшы күренештер – ничек кенә булмасын, шул рәвешле татар тематикасы да актуалләшә. Ләкин аерым алганда кисәкчә яисә ымлык тулы мәгънәгә ия була алмый.
  5. Тергезергә кирәкме?

    Үтеп баручы елның тагын бер шау-шулы вакыйгасы Казан мэриясенең «Тергезү» истәлек билгесен куярга ниятләве белән бәйле булды. Бу билге рус императоры Екатерина II нең 1767 елда Казанга килүен тарихта калдырырга тиеш иде. Идеяны алга сөрүчеләрнең төп аргументы "әби патшаның" татарларга мәчетләр төзергә рөхсәт итүе булды. Май аенда Казан башкарма комитеты бу һәйкәлнең проектын ясау буенча конкурс та оештырды. Тарих билгесе Иске Татар бистәсеннән ерак түгел, Кабан күле буенда урнашырга тиеш иде.

    Ләкин киң җәмәгатьчелек бу ниятне хупламады. Беренчеләрдән булып инициативага Бөтендөнья татар форумы каршы чыкты. Оешма Екатеринага һәйкәл куюның урынсыз икәнлеген исбатлап ачык хат язды. Тарихчылар арасында да бердәмлек юк иде. Ә инде гади казанлыларга килгәндә, алар арасында чын бәхәс купты: кемдер «әби патша» һәйкәленә катгый рәвештә каршы чыкты, башкалар рус императоры татарларга яхшы мөнәсәбәттә булган дип кабатлады. Ничек кенә булмасын, ахырда Казан башкарма комитетына тарихи билгене Кабан күле буена куюдан вакытлыча булса да баш тартырга туры килде. Шулай да конкурсның нәтиҗәләрен билгеләделәр, җиңүче дип татар муллаларының «әби патша» каршында баш июен сурәтләүче проект табылды.

    Һәйкәл куелырга тиешле урында хәзер төзекләндерү эшләре алып барыла, анда казанлылар өчен ял итү урыны барлыкка килергә тиеш. «Тергезү» истәлек билгесенә килгәндә, аның өчен урын әле сайланмаган – Кабан куле буендагы урыннан кала, Петербург урамы яки Адмирал бистәсе куз алдында тотыла.


  6. «Алтын» кызлар алабута утый

    «Мин алтын, мин алтын, мин алтын матур чәчәк», — бу юллар берничә көн эчендә хитка әйләнде, ә инде блогер Ирина Смелаяның «Мин алтын» җырына төшерелгән клибына килсәк, аны беречне көнне үк ярты миллион кеше караган. Тумышы блән Ирина Смелая Яр Чаллыдан, хәзерге вакытта ул Санкт-Петербургта яши. Үзенең композициясендә ул хайп, вайб һәм миллион лайк теләве турында җырлый. Бу текстны язучы автор — Yummy Music лейблы директоры Ильяс Гафаров.

    Хәзерге көнгә клипны инде якынча 8,4 млн тапкыр караганнар. Клипның рус субтиртлары белән чыккан вариантлары да бар. Әгәр дә Җир шарында 7 миллионга якын татар кешесе яши дип алсак, клипны караучылар саны татарлар саныннан да күпкә арткан булып чыга.

    Айсылу Гәбдинованың « Алабута» җыры андый нәтиҗәләргә ирешмәсә дә, аның иҗаты аша бу чүп үләненең исеме дә үтеп баручы елда киң кулланышка кереп китте. Җыр – «Ленинград» төркеменең «Лабутены» композициясенә пародия рәвешендә язылган. «Алабутаны ах үстем мин авылда утап», — дип суза үзенең клибында Айсылу Гәбдинова. Клипның төп герое Казанга барырга һәм андагы музей-театрларга һәм башка истәлеклен урыннарда булырга хыяллана.
  7. «Үзгәреш җиле»нә «ярый әле бармадым»

    Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов татар эстрадасын катгый рәвештә тәнкыйтләгәннән соң тиз арада «Үзгәреш җиле» фестивале әзерләнә башлады. Проектны тормышка ашыру өчен 70 млн сумга якын акча тотылды. Барлыгы проектта 24 яшь җырчы катнашты — алар татар халык җырларын яңа аранжировкада башкардылар.

    Бер төркем белгечләр «Үзгәреш җиле»ен бик югары бәяләде, чыннан да татар эстрадасы алга атлады дип белдерде. Ләкин аксакаллар арасында башка төрле фикер дә барлыкка килде.

    «Ярый әле бармадым! Җилгә очкан акчалар. Безнең әбиләргә хәзер татар моңы кирәкми, аларга Elvin Grey кирәк», — дип ассызыклыклап үтте җырчы Салават Фәтхеддинов.


  8. Татарча әфсеннәр

    Тәрҗемә темасына кайтсак, КФУ студенты һәм «Гыйлем» проекты җитәкчесе Айдар Шәйхинның Джоанн Роулингның Һарри Поттер турындагы сигезенче китабын рус коллегаларыннан алда тәрҗемә итеп өлгерүе турында әйтми ярамас. «Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала» дигән тәрҗемәне «Татар китап нәшрияте» хәтта бастыру теләге белән дә чыкты. Ләкин инглизлеләр татар тәрҗемәсенең басылуын үзләре өчен финанс яктан артык табышлы дип күрмәделәр булса ки, әлегә китап бастырылмады. Ләкин «Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала»ны potter.tatar сайтында укырга мөмкин.

    Тылсым турында китап тәрҗемә иткән вакытта тәрҗемәче үзе дә теләмәстән неологизымнар авторына әйләнә – тылсымлы предметлар һәм җанварлар өчен исемнәр табарга кирәк бит. «Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала»ныңтәрҗемәчесе айдар Шәйхи узенең иң яраткан тылсымлы сүзе дип «әфсен» сүзен атый – Джоан Роулинг геройлары сихерләү өчен әфсеннәрне еш куллана.

    Һарри Поттер турындагы китапны рус теленә тәрҗемә итүче Мария Спивак яңа китап сатуга чыгуга тәнкытькә дучар булды – тәрҗемәче хәтта исемнәрне дә русчага тәрҗемә иткән, шул рәвешле аларның инде таныш булган инглиз яңгыравы югалган. Айдар Шәйхин әйтуенчә, аңарда да исемнәрне татар теленә тәрҗемә итү теләге булган, ләкин ул бу уйдан баш тарткан.

    — Ләкин әгәр дә текстны игътибар белән укып чыксалар, анда бер кешенең исеме татарчага тәрҗемә ителгән. Мин аны шулай калдырдым, беренче җиде китапны тәрҗемә итү эше башлангач без аны мөгаен үзгәртербез – бэлки ул инглизчә форматта калыр. Ләкин бер персонажның исеме татар теленә тәрҗемә ителгән, ләкин мин аның кем икәнен әйтмим, — ди Айдар Шәйхин.


  9. Татар телен белү татарлык өчен мәҗбүриме?

    «Галимнәребез милли үзенчәлек, аерым алганда, татар кешесенең милли үзенчәлеге, тел белүгә нигезләнмәгән диләр. Ягъни, мәҗбүри түгел. Бүгенге татар кешесе татарча сөйләшмәскә дә мөмкин», — культура министры урынбасары Гүзәл Шәрипованың бу сүзләрен татар җәмәгатьчелеге тискәре кабул итуе турныда искә төшерәсе дә юктыр, мөгаен. Түрә хәтта бу сүзләрне инкарь итәргә теләде, ахырда журналистлар «татар кешесенең милли үзенчәлеге, тел белүгә нигезләнмәгән диләр» фразасында «генә» тәшеп калган дигән карарга килде, ләкин бу инде дискуссиянең асылын артык үзгәртмәде бугай – әйткән сүз – аткан ук дип юкка гына әйтми бит татар халкы. Ничек кенә булмасын күпчелек очракта Шәрипованың бу сүзләренә тәнкыть күзлеге аша карадылар.

    Мәсәлән, Бөтендөнья конгрессы башлыгы урынбасары Данис Шакиров:

    — Әгәр кеше үзен татар дип атый, татар телен белергә тиеш, — дип белдерде.

    Шул ук вакытта телне саклап калу проблемасы тирәсендәге бәхәсләр дәвам итте. Мисал өчен Ленар Мөхәммәдиев«Татар теле, кызганычка каршы, вакыт белән уләчәк» дигәе фикер әйтте. Язучы Роберт Миңнуллин исә телне саклап калу бурычы беернче чиратта Татарстан, Башкортстан һәм башка Русия төбәкләрендә яшәүче татарлардан тора дип белдерде.
  10. «Карьералы» сүз

    «Яңа бистә» дигән язуларны мин беренче мәртәбә 25 ел элек Татарстан урамында урнашкан йорт диварларында күрдем. Ул заманнан бирле «бистә» сүзе үзенә яхшы карьера ясап өлгерде. Муниципаль реформага кадәр казан префектураларының берсе шул исемне йөртә иде. Аннан соң шәһәр метрополитенының ике станциясен шулай дип атадылар. Ниhаять 2016 ялда Казан бистәләрен өйрәнүгә юнәлтелгән «Бистә 2.0» проекты барлыкка килде», – дип саный тарихчы һәм публицист Марк Шишкин. Аның тәкъдиме буенча без дә «бистә» сүзен үзебезнең унлыкка кертергә булдык.

    «Бистә 2.0» проектын оештыручы Бөтендөнья яшьләр форумы» аны «татар бистәләрен өйрәнү һәм яңарту лабораториясе» дип атый. Форум әгъзалары даими рәвештә Казан бистәләренә экскурсияләр оештыра, түгәрәк өстәлләр үткәрә, казанлыларны бистә тормышы белән таныштырырга тырыша.

    Билгеле булганча, 2017 нче елның башында малайзия инвесторлары Татарстан җитәкчелегенә Яңа татар бистәсен үзгәртү һәм яңарту проектын күрсәтергә тиеш. Яшьләр форумы үз чиратында Яңа татар бистәсенең тарихын саклап калу өчен үзенең тәкъдимнәрен кертергә тели.

  1. «Ашаган белми тураган белә» («Знает не тот, кто ест, а тот, кто готовит»)

    В дискуссии с министром финансов РФ Антоном Силуановым президент РТ Рустам Минниханов вспомнил татарскую пословицу «Ашаган белми тураган белә» — «Знает не тот, кто ест, а тот, кто готовит». Минниханов таким образом отметил, что понимает позицию Силуанова, однако может показаться не совсем справедливым, что одни регионы живут за счет федеральных субсидий, в то время как активно развивающиеся регионы-доноры вынуждены терять средства.

    Отметим, что тема получила продолжение буквально на днях в Госсовете РТ. «Совершенно нас не спросив, федеральный центр принимает решение у субъектов-доноров отбирать деньги, чтобы выровнять бюджетную обеспеченность в других субъектах Российской Федерации, хотя в Конституции РФ прописано — «в совместных полномочиях». У нас один процент с прибыли отбирают, акцизы на нефть и спиртосодержащие продукты отбирают для того, чтобы каким-то образом поддержать выполнение майских указов в таких соседних субъектах, как Кировская область, Марий Эл и так далее. Мы возражаем», — заявил Минниханов.


  2. «Кыш якын» звучит компактно и емко»

    В уходящем году особенно активно трудились татарские переводчики. Так, например, объединение «Беренче студио» уже выпустило татарский трейлер сериала «Игра престолов».

    «По поводу «фразы года»: мне очень понравился татарский перевод трейлера «Игры престолов» (ИП) и ключевая фраза оттуда «Кыш якын» («Зима близко»). Для тех, кто знаком с миром ИП, понятно, что зима — это не сезон, это аллегория глобальной катастрофы, которая вот-вот нагрянет (зима в ИП длится несколько лет и приносит с собой Белых Ходоков, воплощение зла и смерти). Это уже мем в английском языке (Winter is coming), но в татарском языке это звучит еще более компактно и жестко», — говорит эксперт Александр Галкин.
  3. Пикник по-татарски

    «Сәйран» — так перевели слово «пикник» на татарский язык в магазине «Перекресток», расположенном в торговом центре «Савиново». Что касается словосочетания «домашний уют», то оно превратилось в «өй яме».

    Нужно сказать, что татарские активисты проделывают большую работу над тем, чтобы вывески в Казани становились двуязычными. К примеру, журналист Римма Бикмухаметова в своем интервью рассказывала, как писала письмо владельцу ИКЕА Ингвару Кампраду на английском и шведском языках. После этого в течение месяца вывески были переведены на татарский язык. Впрочем, руководство казанской ИКЕА утверждает, что сделало это по своей инициативе.
  4. Как «Рух» превратился в «Инде»

    В начале 2016 года в татарстанском медиа-пространстве появилось издание с татарским названием «Инде». Первоначально оно должно было называться «Рух». Однако это название совпадало с названием украинской националистической партии, возникшей в конце 80-х годов, так что от него пришлось отказаться.

    В течение года «Инде» не раз оказывалось в центре скандальных историй. Буквально на прошлой неделе издание фигурировало в истории с выпуском свитшотов и футболок, на которых была изображена символика ОПГ, существовавших в лихие 90-е.


  5. Отложенное «Возрождение»

    Неудачной оказалась попытка по установлению памятного знака в честь приезда императрицы Екатерины II в Казань в 1767 году, которую мэрия предприняла весной этого года. Как известно, проект должен был носить название «Тергезү» — вероятно, под этим понималось восстановление мечетей после визита царицы. Однако идея не получила поддержки среди широкой общественности, и городским властям пришлось повременить с установкой монумента. Место для его установки также не выбрано: кроме предполагаемого участка на берегу озера Кабан рассматривался вариант по размещению памятника на Петербургской или в Адмиралтейской слободе.
  6. «Мин алтын матур чәчәк» («Я золотой красивый цветок»)

    Клип блогера Ирины Смелой на песню «Мин алтын чәчәк» буквально взорвал интернет — в первый же день он собрал порядка полумиллиона просмотров. На момент подготовки материала число просмотров достигло порядка 8,4 млн, а это больше, чем суммарное число татар, живущих в мире.

    Айсылу Габдиновой, спевшей песню «Алабута» («Лебеда») не удалось достичь тех же результатов, что и Ирине Смелой, тем не менее название сорняка благодаря ее песне также употреблялось довольно часто. «Алабута» — пародия на композицию группы «Ленинград» «Лабутены». Габдинова поет о том, что как девушка, выросшая на грядках, выпалывая лебеду, мечтает побывать в казанских музеях и театрах.


  7. Подул ли «Ветер перемен»?

    После критики Рустама Минниханова за короткий срок был организован фестиваль «Үзгәреш җиле» («Ветер перемен»), который должен был изменить татарскую эстраду коренным образом. На это было выделено немало денег — порядка 70 млн рублей. В то же время наряду с положительными отзывами прозвучали и негативные оценки. В частности, певец Салават Фатхетдинов заявил, что деньги были пущены на ветер. Правда, выяснилось, что он и не был на самом концерте.
  8. Особенности татарского перевода

    Студент КФУ и руководитель проекта «Гыйлем» Айдар Шайхин успел перевести на татарский язык восьмую книгу о «Гарри Поттере» раньше своих русских коллег.

    Все желающие могут прочитать его перевод «Һарри Поттер һәм ләгънәтле бала» на сайте potter.tatar. Шайхин признается, что, как и у Марии Спивак, у него возник соблазн переводить на татарский язык имена героев. Однако он решил отказаться от этой идеи. Своим любимым словом из книги о Гарри Поттере Шайхин считает слово «әфсен», то есть заклинание.
  9. Диалоги о языке

    Широкий общественный резонанс вызвали слова замминистра культуры РТ Гузель Шариповой о том, что принадлежность человека к татарской национальности обусловлена не только знанием языка. Общественники жестко раскритиковали ее позицию, со стороны чиновницы предпринимались попытки внести корректировки в сказанное.

    В результате вокруг темы сохранения языка развернулась широкая дискуссия. К примеру, Ленар Мухаммадиев высказался о том, что татарский язык когда-нибудь все равно умрет, а татары будут называть себя татарами, но уже на русском языке. А писатель Роберт Миннуллин заявил, что миссия по сохранению языка в первую очередь лежит на татарах, живущих в Татарстане и в Башкортостане.


  10. Слово с «карьерой»

    — Надписи «Яңа бистә» («Новая слобода») я впервые увидел лет 25 назад на стенах домов и подъездов по улице Татарстан. Таким творчеством поддерживали командный дух представители одной молодежной субкультуры, распространенной в 80-е — начале 90-х. С тех пор татарский аналог русского слова «слобода» сделал неплохую карьеру. До муниципальной реформы так называлась одна из казанских префектур. Затем две станции нашего метрополитена. Наконец, в 2016 году родился урбанистический проект «Бистә 2.0», направленный на изучение казанских слобод и раскрытие их историко-культурного и туристического потенциала. Отличная карьера у слова «бистә» (слобода), — говорит историк и публицист Марк Шишкин.

    Мы также решили включить это слово в нашу десятку. Напомним, что инициатором проекта «Бистә 2.0» стал Всемирный форум татарской молодежи, который решил внести свои предложения по сохранению памятников в Старо-Татарской слободе.
Автор: Гөләндәм Зарипова


Ссылка на материал: https://realnoevremya.ru/articles/51976/print

© 2015 - 2026 Сетевое издание «Реальное время» Зарегистрировано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций (Роскомнадзор) – регистрационный номер ЭЛ № ФС 77 - 79627 от 18 декабря 2020 г. (ранее свидетельство Эл № ФС 77-59331 от 18 сентября 2014 г.)