Новости

00:43 МСК
Все новости

​Юто Хишияма: «Туган телне башка тел белән алыштырырга ярамый»

«Реальное время» говорит по-татарски: колонка японца в защиту обязательного изучения национального языка

​Юто Хишияма: «Туган телне башка тел белән алыштырырга ярамый» Фото: prav.tatarstan.ru

Японец Юто Хишияма является одним из немногих людей, которые, полюбив татарский язык, самостоятельно его выучили. Японца достаточно хорошо знают в Татарстане, его пример является ярким козырем привлекательности для сторонников национального языка. Специально для «Реального времени» Юто Хишияма написал колонку, объяснив, почему надо знать язык своего соседа. Написал он ее на татарском.

«Минем уйлавымча, татар теле дәресе татар булмаганнарга атнага 1-2 тапкыр җитәр»

Путинның чыгышыннаң соң, милли телләргә басым арта. Башкортостанда башкорт телен мәҗбүри укыту туктатылды. Татарстанда да күп кеше татар телен мәҗбүри укытуга каршы чыгалар. Татар телен яратып өйрәнүче буларак, мин бу хәлгә тик тора алмыйм, үз фикерләремне әйтергә булдым.

1. Татар телен мәҗбүри укытуга каршы чыгучы урысларга әйтер сүзем һәм фикерем: «Кеше хәленә керә белегез. Әгәр Рәсәй Кытайның бер өлеше булып, Кытай башлыгы „Урыслар кытай телен белергә тиеш, чөнки ул дәүләт теле. Ә, Рәсәйдә кытайларга урыс телен укыту ярамаган хәл, чөнки ул аларның туган теле түгел“ дисә, сез килешер идегезме? Рәсәйдәге кытайлар „Рәсәй — хәзер инде Кытайның бер өлеше. Һәркем кытайча белергә тиеш. Урысча кемгә кирәк? Без урысча өйрәнмибез“ дисәләр, сез түзә алыр идегезме?» Глобальләшү чорында, төрле милләтләрнең теле һәм мәдәнияте белән танышу бик мөһим. Шуңа күрә, Татарстандагы урыс балаларына, татар теле һәм мәдәнияте белән танышу һичшиксез бушка булмас. Күрше телен аңлап, тату яши алган кеше төрле телләрне үзләштереп, дөньяда да шулай яши алыр.

Ә, «Татарстан — это Россия! Нам не нужен татарский язык!» дип кычкыручылар, күрше белән тату яши алмаганнар, ничек башка милләт кешеләре белән яхшы мөнәсәбәттә була алыр? Андыйлар инглиз телен дә үзләштерә алмас, гомер буе Рәсәйдә урысча гына сөйләшеп яшәргә туры килер. Балалар шулай булып үсмәсен. Шулай да, аларның хәленә дә керергә кирәк.

Балалар шулай булып үсмәсен. Шулай да, аларның хәленә дә керергә кирәк

Бер урыс кешесе миңа әйтте: татар теле атнага 6 тапкыр укытыла, ә урыс теле 5 тапкыр гына. Бу — татар булмаганнарга бик күп һәм татар теленә нәфрәт уятуга китерә. Минем уйлавымча, татар теле дәресе татар булмаганнарга атнага 1-2 тапкыр җитәр һәм методика икенче төрле булырга тиеш. Иң мөһиме- дәресләр саны аз булса да, мәҗбүри калсын.

2. Татар булып та татар телен белергә, кулланырга теләмәүчеләргә әйтер сүзем: "«Рус теле уңайлырак. Татар теле нигә кирәк?» дип әйтү — хастаханәдә яткан үз әниеңә, "Үги әни исән һәм бай. Ул миңа бик күп мөмкинлек бирә. Син мине тудырдың һәм үстердең, ләкин миңа бернәрсә дә бирмисең. Син инде миңа кирәкмисең." дип әйтүгә тиң." Туган телнең кадерен белергә кирәк. Аны башка тел белән алыштырырга ярамый. Аны саклау һәм үстерү өчен нишләргә кирәк икәнен уйлап, үзеңнән башларга кирәк. Татар теленең киләчәге — татарларның үзләреннән тора. Мин дә, татар телен яратып өйрәнүче буларак, аның киләчәгенә аз булса да өлеш кертәсем килә. Ана телең авырый. Аны яратмаучылар юрганын тартып алырга җыена. Син аны карап кына торасыңмы?

«Битараф булган кешеләр күп булганда, аз гына кеше тырышса да берни дә үзгәрми»

Мин Токио чит телләр университетында төрек теле бүлегендә укыдым. 3 нче курста укыганда (август 2011) интернетта татар җырын тыңлап, кызыксынып китеп, үзем өйрәнә башладым. Университет китапханәсендә алман телендә язылган дәреслекне табып, грамматиканы өйрәндем. Төрек теленә охшаганга күрә, бик авыр булмады. Интернет аша төрле текстларны укып, сүз байлыгын арттырырга тырыштым. Видеоларны карап (мәсәлән, Фәрхәт һәм Фәрхәд), һәм радиоларны тыңлап, татар теленең әйтелешен өйрәнергә тырыштым. Бер ел шулай итеп, беркем белән дә аралашмыйча өйрәндем. 1 ел үткәч (август 2012), татар кешеләре белән аралаша башладым. ВКда теркәлеп, татарлар белән языша башладым. Токиога килгән татар егете белән танышып, аның белән татарча сөйләшеп йөрдем.

Тагын бер ел үткәч (сентябрь 2013), беренче тапкыр Татарстанга 5 көнгә генә сәяхәт итәргә килдем. Ярты ел узгач (апрель 2014), Халыкара татар теле олимпиадасында катнашып, гран-при алдым. Шул елның сентябрь аеннан башлап, 2 ел КФУда магистратурада белем алдым, татар теленең тартым кушымчалары темасына диссертация яклап, токиога кайттым. Чит телне үзләштерер өчен, беренчедән утырып өйрәнергә, икенчедән практика кирәк. Күп кеше мәктәптә инглизчә (һәм татарча) өйрәнәләр, ләкин сөйләшә алмыйлар. Чөнки практика юк.

Глобальләшү чорында, төрле милләтләрнең теле һәм мәдәнияте белән танышу бик мөһим

Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү хәзерге шартларда җиңел түгел кебек. Чөнки барыбер урыс телен җиңеп, аны алмаштырып булмый. Шулай да, аны саклау һәм үстерү юллары бар. Инде аны табып, туган телнең киләчәге өчен тырышучылар бар. Ләкин, битараф булган кешеләр күп булганда, аз гына кеше тырышса да берни дә үзгәрми. Һәрбер кеше татар теленең киләчәге өчен нәрсәнедер эшли башласа, киләчәкне үзгәртеп була. Рәсәйдә рус теленнән баш тартучылар юктыр. Япониядә дә шулай. Япон теле — дәүләт теле функциясен үти, аны белмичә яшәү бик авыр. Чит илгә киткән японнар арасында япон телен белмәүчеләр бар. Аеруча, Япониядә туып үсмәгән 2 нче, 3 нче һәм соңрак буыннар арасында андыйлар бик күп.

​Юто Хишияма
Общество
комментарии 13

комментарии

  • Анонимно 17 сент
    Мин татар малай, Японияда университетда укыдым, японча билем! Юто Хишияма -сан чын кунелдан сизга рахмат ! Кокоро кара аригато гозаимасу! 心からありがとうございます!
    Ответить
  • Анонимно 17 сент
    А японец ничего там не балакал про то: почему они мусульман на свои острова не пускают надолго? Вместе бы учили языки, напрямую общаясь с носителями.
    Ответить
    Анонимно 17 сент
    Что за бред, там мусульмане еще с начала 20 века живут и прекрасно живут.
    Ответить
  • Анонимно 17 сент
    Автору, спасибо за поддержку татарского языка!
    Ответить
  • Анонимно 17 сент
    Смешно слышать про то, что мусульман не пускают в Японию. Насколько надо быть неграмотным чтобы нести такую чушь! В своё время татары-беженцы, вынужденные покинуть свою родину строили в Японии мечети. Но шовинисты же другие народы, кроме своего, за людей не считают.
    Ответить
  • Анонимно 17 сент
    Это типа кто не понял - учите Татарский. Как бы Россию раскатать думает каждый японка, что бы Курильские о трава прибрать. Вообще Япония до сих пор с нами в состоянии войны. И я бы не стал прислушиваться, что враг наштптывает.
    Ответить
  • Анонимно 17 сент
    Уважаю японцев.Бик Зур рэхмэт .Бэхэтле бул Юто.
    Ответить
  • Анонимно 17 сент
    Афэрин, егет! Дэрес яздын! Рэхмэт сезгэ!
    Ответить
  • Анонимно 17 сент
    Пусть расскажет как они народность айнов ассимилировали. И мы с япошками де юро в состоянии войны еще
    Ответить
  • Анонимно 18 сент
    Рәхмәт Юто!
    Әфарин!
    Японнар бар милләтләргә үрнәк халык. Алар кайда гына яшәмәсеннәр, үзләренең тамырларын онытмыйлар, аннан ваз кичмиләр. Һәи бик тә урынлы, шуның белән горурланалар да.
    Ответить
  • Анонимно 18 сент
    Татар теле милләт һәм туган теле генә түгел. Татарстанда ул дәүләт теле, бутамагыз зинһар өчен.
    Ответить
  • Анонимно 18 сент
    Афәрин, Юто!)
    Ответить
  • Анонимно 21 сент
    Зур хөрмәт сиңа, Юто һәм гомумән Япония! Үземнән әйтә алам, Япониядә эшләдем, бер ай дигәндә иркен, рәхәтләнеп сөйләшә башладым. Япон татар теле белән охшаш яклары бар, музыкасы һәм рух якын.
    Ответить
Войти через соцсети
Свернуть комментарии